Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 6 август чыгарылышы

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы — пенсия белән танышу иде. Акчаң да юк, эшең дә юк.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 6 август чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Шоу-бизнеста барысы да түшәк аша эшләнә дип тавыш чыгаргач, «Бурановские бабушки» төркеменең продюсеры качып киткән.

 

Телевизордан бер тапшыру карый башлаган идем, безнең илдә әбиләрне юл аша чыгара торган мәрхәмәтле яшь егетләр бетмәгән әле дип сөенеп куйдым башта. Игътибар белән караган идем — Максим Галкин белән Алла Пугачева турында тапшыру икән.

 

Киләсе елга календарьлар юкмы?

Нинди киләсе ел ди әле монда, быелны исән чыгасы иде…

 

Россия космонавтлары әйтүенчә, олигархларның хезмәт хаклары космостан да күренә.

 

Вәли кодасына кунакка килә. Болар кич буе эчеп утыралар, аннары ул өенә кайтырга җыена.

Кодасы:

Бәлки, бездә генә куна калырсың?

Ничек? Сезнең бит өегез кечкенә, урын да юк.

Син бит безнең кода! Безнең белән ятарсың…

Болар өчесе бер түшәккә ята. Иртән торгач, Вәли кодасына зарлана башлый:

Кодагый бигрәк бозык икән! Төне буе мине капшап ятты. Йоклап китә генә башлыйм — капшап карый.

Юк, кодагыең түгел ул, мин!

Ә нигә?

Берәр нәрсә булмасын дип.

 

Ирләр галстук кебек — матур, әмма болганып йөрүдән башка эшкә ярамый.

 

Элек җиң сызганып эшлиләр иде, хәзер масканы ияккә төшереп эшлиләр.

 

 Вирусологлар коронавирус беткәнче вакцинаны уйлап чыгару өстендә армый-талмый эшлиләр.

 

Әти, нәрсә ул коррупция?

Әниеңнән сорап, 500 сум алып килсәң, әйтәм.

Ул әтиеңә акча бирсәң, эчеп бетерә, ди.

Миңа акча алып килсәң, сиңа шоколад алып кайтам.

Ярар.

Менә шушы коррупция дип атала да инде.

 

Прокуратура Россиянең иң коррупцион төбәкләрен атады. Иң күп түләгән төбәк җитәкчеләре исемлеккә кертелмәде.

 

Хәзерге заман соравы: егетең беренче очрашуда ук секстан баш тартса, аның белән алга таба очрашып йөрүнең мәгънәсе бармы?

  

Бер ханым гинеколог янына керә:

…Гафу итегез, мин кичә сездә трусигымны калдырмадым микән?

Юк, күрмәдем.

Бераздан гинеколог ул ханымны коридорда очрата:

Таптыгызмы?

Таптым, стоматологта калдырган булганмын икән.

 

Хатыны иренә:

Әйдә, фильмнардагы кебек итеп мәхәббәт белән шөгыльләнәбез!

Ире дәртләнеп китә:

Әйдә!

…Эшне төгәлләгәч, хатыны, ризасызлык белдереп еламсырый:

Әй, Вәли, без төрле фильмнар карыйбыз икән шул!

 

Дәүләт Думасында көненә өч тапкыр дезинфекция ясый башладылар, әмма паразитлар кимергә уйламый да.

 

Эпидемия беткәч, гаеплеләргә җәза бирәчәкләр:

Халыкка — кулын начар юганы өчен,

Табибларга — начар дәвалаган өчен.

Бүләкләячәкләр дә. Түрәләрне — дөрес итеп көрәшкән өчен, телевидение алып баручыларын — дөрес итеп көрәшкән түрәләрне күрсәткән өчен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100