Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 6 июль чыгарылышы

Гаиләдә бар дә әйбәт булсын өчен бер-береңнең кимчелекләреңә күз йомарга кирәк, диләр. Бар да яхшы, бер генә соравым бар: ә күзне кайчан ачарга ярый соң?

news_top_970_100
Мәзәкләр: 6 июль чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Хатын-кызлар арасында дуслык була алмый.

Хатын-кыз белән ирләр арасында дуслык була алмый.

Нәтиҗә: хатын-кызлар дустанә җан ияләре түгел.

 

«Кош сөте» дигән конфетны күргәч, японнар:

Сездә кошларны да савалармыни?

Бездә бөтен нәрсәне дә савалар!

 

«Ир кеше сүзе бер була» дигән мәкальне үзгәртәбез:

«Ир-кеше әйтте. Хатын-кыз искә төшерде.

Хатын-кыз искә төшерде.

Хатын-кыз искә төшерде.

Хатыны гарык итте.

Ир сүгенде һәм эшләде».

 

Гомереңнең беренче өлешендә эшләргә өйрәнәсең, икенче өлешендә эшлисең, өченче өлешендә эшләгәнеңне туздырасың дип өйрәтте әти белән әни. Менә акчаны туздырыр чак җитте, ә дәүләт минем шул вакыт җиткәнне белеп, әзерләнеп куйган, ахры.

 

Халык:

Нигә халыкның өч кат тиресен туныйлар?

Дәүләт:

Ә нигә сезгә өч кат тире?

 

Депутат улы:

Әти, нәрсә ул МРОТ?

МРОТ ул — минималь хезмәт хакы.

 Әти, нәрсә ул хезмәт?

 

5 меңлекне фотога төшереп, классның ватсап төркеменә җибәрдем — укыту онлайн булгач, ярдәм дә онлайн булсын.

 

Әнисен, әбисен һәм бабасын интернетка өйрәткәннән соң Вәли инде үзен биш ел буе ятим бала дип хис итә.

 

Ир ялган детекторы алып кайта да дөреслеген тикшерә башлый:

Улым, мәктәптә булдыңмы?

Әйе.

Детектор кычкырта:

Пи-ип!

Улы:

Ярар, ярар. Мин дуслар белән сыра эчтем.

Әтисе, ярсып китә:

Ничек инде! Синең кадәр яшьтә мин сыраның ни икәнен дә белми идем әле!

Детектор:

Пи-ип!

Әниләре көлә башлый:

Алма агачыннан ерак төшми! Синең балаң булгач, нинди булсын инде!

Детектор:

Пи-ип!

 

Бер депутат — икенчесенә:

Миңа табиб эшләмичә торырга кушты. Алайса авыруың көчәя ди.

Тагын геморроең борчыймыни?

 

Өйләнгәннән соң бер ир дуслары белән очраша.

Ничек соң гаиләле тормыш?

Бик күп яңа әйберләр белдем.

Нәрсә инде ул?

Мәсәлән, суыткычка сөтне дөрес түгел итеп тә куеп була икән.

 

Кодагый, синең кызыңның ире әйбәтме соң?

Бик әйбәт, тун да алып бирде, ял итәргә дә алып йөри.

Ә улыңның хатыны әйбәтме?

Юк, начар килен эләкте. Тун сорый, ял итәргә алып бар дип үзәгенә үтә. 


Онык, әти кеше һәм бабай автобуста балыкка баралар. Сеткалы колготкилы кыз керә.

Онык:

Вау нинди кыз!

Ата кеше:

Атасының җилкәсендә ятып, акча суырып ята торган хөрәсән инде бу!

Бабай:

Сетка алырга онытканбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100