ТикТок юморы: Балтачта ирләр йокы чүлмәген бүлешеп уйнаган | intertat.tatar

ТикТок юморы: Балтачта ирләр йокы чүлмәген бүлешеп уйнаган

ilshat758 аккаунтында Илшат Фатыйхов әбисенә 60 яшь тулу уңаеннан узган юбилейдан видеолар куйган.

Уен шарты буенча ирләр йокы чүлмәген үзенә алырга тиеш.

Укучыларны ике йокы чүлмәген дә үзенеке итәргә теләп коры калган ир көлдергән.

«Ике горшок артыннан чапсаң, берсеннән дә коры калырсың!»

«Т.какларга — горшок, биючегә — алкышлар!»

«Горшоксыз калган егеткә — лайк!»

«Биюгә алданып, музыка туктаганын да сизми калган».

Бу мәҗлестән башка уеннарны да карый аласыз.