Мәзәкләр: 4 июль чыгарылышы

Фатир бәясе артты, кибеттә бәяләр артты. Бензин артты, аракы артты, он артты, ярма артты. Хезмәт хакы гына артмады. Тотрыклылык дигәннәре шулдыр инде.

Бәләкәй Вәли, төнлә торып бәдрәфкә бара. Әти-әнисенең бүлмәсендә тавыш ишетә дә, шыпырт кына ишекне ачып карый. Аннары үзалдына: «Һәм шушы кешеләр миңа әле борын казырга рөхсәт бирми!»

 

Яшь укытучы мәктәпкә килә. Ул үзенчәлекле итеп дәрес алып бармакчы була да, балаларга яңа бирем әйтә:

Балалар, миндә нәрсә ошаганын әйтегез, ә мин сезнең үскәч кем булачагыгызны әйтәм. Гали, синнән башлыйбыз.

Галия Сәлимовна, миңа сезнең елмаюыгыз ошый!

Димәк, Гали, син стоматолог булачаксың! Мәхбүдә, сиңа ни ошый?

Сезнең күлмәгегез бик матур!

Димәк, Мәхбүдә, син модельер булачаксың! Вәли, ә сиңа ни ошый?

Мин инде үземнең сыер савучы булачагымны аңладым.

 

ЗАГСка килгәч, Вәли: «Әйе дигән ди сиңа монда менә!» — дип кычкырды, әмма беренче сүз мөһимрәк дип, «әйе» дип кабул иттеләр.

 

Алгебра укытучысына бер укучы:

Менә сез интеграллар укытасыз, ә аларның тормышта бер тапкыр булса да файдасы тигәне бармы соң?

Нишләп булмасын? Менә мин бервакыт бәдрәфкә ачкычлар төшереп җибәргән идем, чыбыкны билгесез интеграл рәвешендә кәкрәйттем дә ачкычны тартып чыгардым.

 

Студентлар пышылдаша:

Сез ишеттегезме? Деканда СПИД тапканнар икән!

Бишкә генә укыган студентка, коты алынып:

Ничек?!

 

Теща, бүләкләрен төяп, кызларына кунакка килә. Кияү аны кызганган тавыш белән:

Әби, нигә шулай азапланып бүләкләр алып киләсең инде! Килми калсаң гына да була иде бит.

 

Кияүгә чыккан кыз әти-әнисе янына кайта.

Әни, без талаштык, ул миңа шайтаныңа олак диде!

Әтисе — әнисенә:

Менә шуңа күрә кызың синең яныңа кайткан да инде!


Их, самолет сатып алырлык акчам булсын иде.

Нигә сиңа самолет?

Самолет кирәк түгел миңа, самолет сатып алырлык акча кирәк.

 

Доктор, рәхмәт инде сезгә. Сез булмасагыз, мин биш ел элек үлгән булыр идем.

Сезгә рәхмәт! Биш ел элек үлгән булсагыз, минем улымның фатиры да, үземнең яңа машинам да булмас иде.

 

Диңгез яры. Бер ир бата башлый — ярдәм сорап кычкыра. Яр буенда хатын-кызлар, бала-чага гына — берсе дә зур гәүдәле ирне коткарырга керергә җөрьәт итми, куркалар.

Бер ир килеп чыга да кычкыра:

Парла Итальяно? (Итальянча беләсезме?)

Батучы ир, өметләнеп:

Парло Итальяно! Aiuto, per favore! (Итальянча сөйләшәм, ярдәм итегез, зинһар өчен!)

Ярдагы ир:

Менә шул — Вәли, итальян теле өйрәнәсе урынга йөзәргә өйрәнгән булсаң, хәзер батып ятмас идең.

 

Гинеколог коридорга басып торган иргә:

Сезнең хатыныгыз авырлы.

Ничек? Без бит сакланабыз.

Сез машина йөртәсезме?

Йөртәм.

Авариягә эләккәнегез бармы?

Юк, мин бит сак йөртәм.

Менә монда да шуның кебек үк. Сез саклангансыз, ә кемдер — юк.


Бабай - әбигә:

Галия, син минем кызлар артыннан карап калганыма ачуланасыңмы?

Юк, нигә ачуланыйм. Безнең эт тә һәр машина артыннан өреп кала бит, әмма ул бит үлсә дә машина руленә утыра алмый.


Әби - оныгына:

Мин синең кадәр булганда инде эшли идем!

Ә син хәзер ял итәсең, ә мин синең кадәр булганда әле эшләячәкмен.


Борынгы Кытайда мунчалар ирләрнекенә һәм хатын-кызларныкына аерылмаган. Бары тик халык 1 миллиардтан артып киткәч кенә алар моның ялгыш икәнен аңлаган.