Мәзәкләр: 3 август чыгарылышы

Әгәр урлаган өчен кулны киссәләр, Думада тавыш бирү өчен педальләр куярга туры килер иде.

Бер патша яшәгән. Аның алма бакчасы булган. Бакчага карак ияләнгәч, патша каравылчы яллый.

Каравылчы да бар, әмма алмаларны урлыйлар… Патша каравылчыны суктырырга фәрман бирә. Хәзер инде бу төнлә дә чыга — каракны тотарга кирәк бит, ачуы кайный… Бөтенләй йокламый хәзер.

Шулай иртәнге дүрттә нидер ишетеп ала. Алмагачында тавыш ишетә. Ачуы яман — эләктереп ала кай җиреннәндер… Аннары гына абайлап ала, бот арасыннан эләктергән икән!

Кем син?

Карак дәшми. Каравылчы шатырдатып кыса:

Кем син, әйт!

Карак дәшми, тыпырчына гына. Әмма каравылчының да ачуы яман, шатырдатып кысып боргалый:

Әйт яхшы чакта, барыбер җибәрмим, кем син?!

Алмалар арасыннан тавыш ишетелә:

Телсез Вәли мин… Сөйләшә алмыйм…

 

«Аннары үбәрмен әле…» — диде принц, йокыга талган гүзәл кыз өстеннән төшеп, чалбарын күтәреп куйгач.

 

Кибеткә кергәндә башыгызга градусник терәп температурагызны үлчәргә телиләр икән, риза булмагыз!

Шул рәвешчә кешенең хәтерен юкка чыгаралар икән!

Мине хатын ипи белән сөт ал дип акча биреп чыгарып җибәргән иде, онытып, ике шешә сыра алып чыкканмын.

 

Ир — хатынына:

Миңа яңа расческа алыйк әле, теше сынды.

Теше сынган саен яңаны ала башласаң!

Ул соңгы теше иде шул.


Гаилә табынга җыелган. Улы — әтисенә:

Әти, хатын-кыз төрле яшьтә төрлечә була ди, шул дөресме?

Әтисе:

Әйе. Башта хатын-кыз кавын кебек — үзе тыгыз, үзе тәмле. Аннары груша кебек — тәмле әле, әмма йомшак һәм асылынып төшкән. Аннары хатын-кыз суган кебек.

Ничек?

Чишендерүгә үк елыйсың килә башлый.

Хатыны белән кызы нервланып утыралар.

Кызы:

Әни, ирләр дә төрле яшьтә төрлечә буламы?

Әнисе:

Әйе. Башта ирләр имән кебек — нык утыра. Аннары тал кебек — сыгылса да, эшкә ярый әле. Аннары ул Яңа ел елкасы кебеккә әйләнә.

Нигә Яңа ел елкасы?

Үзе инде эшкә яраксыз, матур итеп шарлары яна.


Вәли, син бер ярты аракы эчсәң, эшли аласыңмы?

Алам!

Бер литр эчсәң?

Алам!

Ә ике литр булса?

Эшли алмасам да, җитәкчелек итә алам.


Официант — иргә:

Сезнең хатыныгыз нәрсә эчә?

Минем канны!


Ир кешене ничек бар, шулай итеп военкомат кына кабул итә ала.


Бер-берсенә карап торган ир белән хатын һәйкәленә озак карап торгач, бер хатын аларны кызгана да, боларга бер сәгатькә генә булса да җан керсен иде, үзләре теләгәнне эшли алсыннар иде дип тели. Моның теләге «амин» дигәнгә туры килә. Һәйкәлләр кешегә әйләнә дә, кулга кул тотынышып, куаклар арасына йөгереп кереп китә. Хатын, оялып, куак арасына керми: «Ярар, җаннары теләгәннәрен эшләсеннәр инде…» Ә куаклар арасыннан гел көлгән тавышлар гына ишетелә һәм «хәзер син тотып тор», «хәзер син тотып тор» дип сөйләшәләр.

Хатынга бу сүзләр гаҗәп булып тоела, ул сак кына куаклар арасына кереп карый. Караса — болар күгәрчәннәрне тотып алалар да, өсләренә кәкәй итәләр.

Хәзер син тотып тор, мин өстенә йомышлыйм… Ә хәзер мин тотып торам, син йомышла…


Дөньяда миннән дә ахмаграк кешеләр бар икәнен күрсәтеп, мине тынычландырганы өчен интернетка рәхмәт. Ә иң зур рәхмәтем - Инстаграмга.


Безнең шәһәрдә патриотлар күп яши - айфон өчен үтерергә дә мөмкиннәр.


Хатын - иренә:

Мин үз гомеремдә ике генә чын ирне күрдем.

Икенчесе кем?

Син беренчесен дә белмисең.


Телефоны белән йөри, телефонын кулга тотып ашый, телефонын кырыена куеп йоклый, бәдрәфкә дә телефон белән керә.

Ә шалтыратасың - алмый, ишетмәгән, кабат та шалтыратмый.