Мәзәкләр: 2 октябрь чыгарылышы

Быел исән калганнар киләчәктә оныкларына элек ничек рәхәт яшәүләрен сөйләячәк.

Малай, еламсырап, кухнядан чыгып бара. Әтисе:

Улым, ни булды?

Ни булды, ни булды! Әле генә хатының белән талаштым!

 

Малай беренче тапкыр дуңгыз күрә.

Әни, бу нәрсә?

Дуңгыз!

Ә ул сиңа нинди начарлык эшләде, нигә дуңгыз дисең?

 

Сыра кибетенә чират. Малай әтисеннән сорый:

Әти, бу кешеләр кемнәр соң?

Улым, болар көмешкә куарга иренгән ялкаулар!

 

Хатын-кызларга мәхәббәт кирәк, ирләргә — секс… Ә чынлыкта тегеләре дә, болары да бер үк нәрсә белән шөгыльләнә.

 

Авыл клубында игълан: «Мәхәббәт төрләре — фотоларда». Кичен клубта бармак төртер урын да юк.

Лектор чыга:

Иптәшләр, мәхәббәт төрле була. Хатын-кыз хатын-кызны ярата икән, алар лесбиянкалар дип аталар.

Халык акырыша:

Фотоларны күрсәт!

Лектор:

Ә инде ир кеше ир кешене ярата икән — алары «зәңгәрләр» дип атала.

Халык:

Фотоларны күрсәт!

Лектор:

Әмма мәхәббәтнең иң югарысы була. Бүген без шул мәхәббәткә багышланган фотоларны карарбыз. Ул Ватанга мәхәббәт дип атала.

 

Хатын — иренә:

Мәхәббәт белән өч рәвешле шөгыльләнеп була.

Ире, әсәрләнеп:

Нәрсә, калган ике төре белән шөгыльләнәбезме әллә?

Юк. Хатын-кыз жәлләп, рәхмәт йөзеннән һәм ярату сәбәпле мәхәббәт белән шөгыльләнә ала.

 

Ир белән хатын мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә кемгә рәхәтрәк — хатын-кызгамы, ир кешегәме?

Әлбәттә, хатын-кызга. Колакны кашыганда кайсына рәхәтрәк соң — бармаккамы, колаккамы?

 

2021 елдагы иң көтелгән вакыйга нинди?

Июнь, июль, август.

 

Биология дәресе. Укытучы балаларга җан ияләре турында табышмаклар бирә:

Ике аяклы, бөтен гәүдәсендә каурыйлар, суда да йөзә, һавада да оча. Нәрсә ул, балалар?

Бер кыз кул күтәрә:

Үрдәк!

Дөрес, Галия. Әмма мин аккош дип уйлаган идем. Икенче табышмак — дүрт аягы бар, болында үлән ашый.

Гали:

Ат!

Дөрес, Гали. Әмма мин сыер дип уйлаган идем.

Вәли кул күтәрә:

Минем дә табышмагым бар иде. «Кулланганга кадәр коры һәм каты, кулланганнан соң юеш һәм мәлҗерәп төшкән». Нәрсә ул?

Укытучы Вәлинең яңагына менеп төшә.

Вәли:

Сез уйлаган әйбер дә дөрес. Әмма мин пакетлы чәй дип уйлаган идем.

 

Укытучы балаларга символик рәсем ясарга куша. Гали болытлар ясый. Укытучы:

Бу нәрсә?

Бу — хыяллар символы!

Молодец, Гали!

Галия чәчәкләр ясый.

Бу нәрсә?

Бу әниләрне ярату!

Молодец, Галия!

Вәли ап-ак кәгазь уртасына зур итеп кара нокта ясап куйган. Укытучы, гаҗәпләнеп:

Вәли, бу нәрсә?

Бу паника!

Ничек инде?

Беләсезме, минем апам ай саен календарьда нокта куеп бара иде. Җәйге лагерьга барып кайткач, нокта куймады. Беләсезме өйдә нинди паника купканын!!!

 Тормышта булган кызыклык хәлләр

Энемнең улы беренче класста укый башлады. Авыр булган, гел елап интектергән. Күргәч, сорыйм моннан:

Ничек соң укытучыгыз? Яшь апамы, олымы?

Яшь… — ди бу кайгылы тавыш белән.

Әйбәт бит инде яшь булгач! — дим.

Сиңа әйбәттер ул! Ә миңа начар — әле күпме яшәячәк!!!


Эш эзләп озак йөрдем. Әңгәмәгә дип чакыралар һәм гел бер үк сорауны бирәләр: «Ә сез нигә элекке эш урыныгыздан киттегез?» Мин каушап калам, җавап бирә алмыйм… Нәтиҗәдә, «без шалтыратырбыз» дип чыгарып җибәрәләр.

Чираттагы эш урынында әңгәмә алганда шулай дип сорагач, каян башыма килгәндер: «Ә бу урында моңа кадәр эшләгән кеше нигә шундый шәп эш урынын калдырып китте соң?» — дип сорадым. Үзләре җавап бирә алмадылар. Эшкә алуын алмадылар, әмма шар булып ачылган күзләре өчен булса да ул сорауны бирергә кирәк булган! Бөтенегезгә дә киңәш итәм.


Тукталышта басып торам. Ике студент та шунда басып тора. Берсе пакетына кулын тыгып, нәрсәдер ала да ашый. Автобус килми дә килми, тегесе ашый да ашый. Икенчесе, моны ачуланып әйтә: «Җитте инде сиңа пилмәннәрне ашарга, кайткач нәрсә пешерәбез аннары?»

 

Кич кайтып барам. Минем алда бер кыз телефоннан сөйләшеп бара. Минем яшьләрдә. Кызык сөйләшә, шуңа тыңлый башладым.

Начар хәлләр минем! Бөтен яшәгән тормыш кызганыч. Менә инде миңа 19 яшь, ә айфоным да юк. Беркем дә мине яратмый. Кешеләргә әниләре фатир алып бирә, ә минем машина да юк! Әниләр белән яшим… Ярар инде, машинасы булмаса да, мине бер генә егет тә яратмый! Минем белән танышырга да теләмиләр! Кеше белән урамда килеп танышалар, ә минем белән танышмыйлар да! Мин ямьсездер инде дип төннәр буе елап чыгам. Ямьсез инде мин, ямьсез, танышмыйлар шуңа күрә. Алло… Алло!!!

Кызның телефоны утырды ахыры, сумкасына тыгып куйды. Карыйм — матур гына кыз, сылу гына. Ошады. Танышырга кирәк әле дип уйладым — бәлки, ошап китсә, йөреп тә китәрбез, егете дә юк бит. Куып җиттем, янәшә атлап киттек.

Сәлам, матур кыз! Танышырга мөмкинме?

Кит әле бар моннан, дебил!

Кызу-кызу атлап китеп бардым.

 

Әни әтине ата-аналар җыелышына җибәрде. Кайткач, «Кызыбыз турында ни әйттеләр?» — дип сорый.

Әти әйтә:

Берни дә әйтмәделәр.

Әни:

Әйткәннәрдер. Класс җитәкчесе әйтте, ата-аналар җыелышында да мактыйм, диде.

Әти:

Юк. Телгә дә алмадылар.

Әни:

Ышанмыйм!

Әти талашырга чамалый. Әни моннан сорый:

Ә син кайсы класска кердең соң?

Дүртенче Бга!

Әни:

Ә син кызыңның өченче Бда укыганын белмисеңмени?