Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 1 октябрь чыгарылышы

…Вәлине җирләгәндә шулкадәр нык мактадылар ки, хатыны: «Дөрестән дә аның турында сөйлиләрме соң?» - дип, ике тапкыр кабер янына барып карап килде.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 1 октябрь чыгарылышы
Александр Шульпинов карикатурасы, "Чаян" журналыннан

Кыз — әтисенә:

— Әти, мин җомга туйга барам, акча бир әле.

— Биш мең җитәме?

— Ничек инде? Фата, туй күлмәге, кафе… Биш мең генә җитми.

***

Базарда.

— Бу балыгыгыз нигә кәкре?

— Аны борылган вакытында тотып алганнар.

***

— Галия, синең тешләрең бигрәк матур, энҗе кебек.

— Әбидән калган протез ул, рәхмәт!

***

Хатыны — иренә:

— Вәли, Яңа елда миңа нәрсә бүләк итәсең?

— Үземне!

— Шулайдыр шул, Үгез елы бит.

***

Хатын — ашыгып чыгып китеп барган иренә:

— Син озаккамы?

— Юк, тиз генә исерәм дә кайтам.

***

Ике классташ кыз озак еллардан соң очраша:

— Ай, Галия, син шулкадәр юанайгансың — мин сине урамда күрсәм, танымас та идем!

— Шул ук борчаклы күлмәгеңне кимәгән булсаң, мин дә сине танымаган булыр идем.

***

Кайбер көннәр була — син күгәрчен буласың, ә була шундый көннәр — һәйкәл буласың.

***

Хатын — иренә:

— Чүпне чыгар әле.

Ире телевизор карый:

— Ярар.

Бераздан хатыны иренә:

— Чүпне чыгар әле.

Ире телевизор каравын дәвам итә:

— Ярар.

Хатыны:

— Әйдә, кафега барып, сыра эчеп кайтабыз?

Ире сикереп тора:

— Нәрсә дидең? Хәзер.

Хатыны:

— Чүпне чыгарып түк, дим.

***

Доктор, минем хатынның тавышы бетте, нишләргә икән?

— Төнге өчтә кайтып кара.

— Булышамы?

— Мин үзем шулай эшләп карадым — ышанасызмы-юкмы, кычкырган тавышына колаклар томаланып бетте.

***

Ике хатын үзләренең кызларын Сөләйман патшаның улына кияүгә бирмәкче була. Болар үзара талашып, дошманлашып бетәләр — егетне бүлә алмыйлар. Егет тә бер кызга карата да фикерен белдерми, патша да. Кызлар да, әниләре дә сугышып беткәч, егетне бүләргә дип Сөләйман патша янына киләләр.

Беренче хатын:

— Синең улың минем кызыма өйләнәм диде!

Икенче хатын:

— Юк, ул минем кызыма өйләнергә тели!

Беренчесе:

— Ул минем кызыма инде бүләк бирде!

Икенесе:

— Ул минем кызыма да бирде!

Беренчесе:

— Ул минем кызым белән йоклады!

Икенчесе:

— Ул минем кызыма инде бала ясады!

Икесе дә Сөләйманга ялыналар:

— Патша, улың кайсыбызның кызына өйләнергә тиеш? Хаклык белән хөкем ит!

Сөләйман патша:

— Сезнең икегезнең дә кызыгызның минем улыма тигез хакы бар, әмма ул берегезнең генә кызына өйләнә ала. Шуңа күрә шундый карар чыгарам: улымны кылыч белән урталай чабам да, икегезнең дә кызыгызга бирәм. Теләсә нишләтерсез.

Беренче хатын:

— Минемчә, бик гадел хөкем.

Икенче хатын куркып кала:

— Юк, үтермәгез улыгызны. Исән калсын. Үтермәгез баланы, аның кызына өйләнсен алайса.

Сөләйман патша улына:

— Аңладыңмы, улым? Син менә бу беренче хатынның кызына өйләнергә тиеш.

Улы куркып кала:

— Ничек инде, әти? Ул бит әле генә мине үтерүргә риза булган иде!

Сөләйман:

— Улым, син нәкъ менә шул хатынның кызына өйләнергә тиеш, чөнки чын теща гына чын күңеленнән киявенең үлемен тели ала!

***

Солдатлар парашюттан сикерергә өйрәнәләр. Бер солдат командирына сорау бирә:

— Әгәр парашют ачылмаса, ни була?

— Син калган гомерең буена җиргә таба очачаксың.

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Кан басымым күтәрелде дип ашыгыч ярдәм чакырткан әби янына табиблар килә. Әби — табибларның күптәнге клиенты, атна саен диярлек чакырып тора. Әмма табиблар килә, кан басымын үлчәргә утыралар гына… бик каты итеп мияулаган песи тавышы ишетелә. Табиб сикереп тора, урындык астыннан мәче атылып чыгып, карават өстеннән чабып уза һәм келәм буйлап үрмәләп, шкаф өстенә менеп китә.

Табиб гафу үтенә башлый: «Мәчегезне күрмәгәнмен, гафу итегез, өстенә утырдым».

Әбинең кызы әнисенә текәлеп карап тора башлый: «Беләсезме, ул мәчене без авыру дип уйлый идек, инде берничә ай ашарга да, туалетка да күтәреп кенә алып бара идек».

***

Бәдрәфтә кәгазь тиз бетә башлады. Куябыз гына - юкка чыга. Ни булды икән дип озак уйланып йөргәч, ачыкладык - малай кәгазьне бераз сүтә дә, бер очын бәдрәфтәге суга сала икән.  Аннары суны җибәрә - агым кәгазьне йолкытып алып кереп китә, төргәк әйләнә, малайга кызык. Белдек, малайны орыштык, алай ярамый дидек.

Аннан соң кәгазь тагын да тизрәк бетә башлады. Мин малай сүзне тыңламады дип борчылып йөрим. Аннары гына күреп алдым - ирем, 30 яшьлек ир-ат! - малайдан күреп калган да, шулай ук кәгазьне суга агызып уйный башлаган икән.

***

Медицина институтында укыган студентларны практикага җибәрәләр. Табиблар коридорда кала, болар операция бүлмәсенә керә. Ике студент шаяртырга ният кыла. Ятакта яткан авыруга карап, берсе калганнарына дәшә:

— Карагыз әле, моның сул аягын кисеп ташларга дигәннәр иде бит. Сул аягы сәламәт күренә бит моның. Уң аягын кисәргә кирәк минемчә.

Ятактагы авыруның коты алына — ул бөтенләй башка органына операция ясатырга кергән була. «Минем аягымны кисәргә кирәкми, сез ялгышасыз, башка кеше белән бутыйсыз», — дип сөйләнә башлый. Ә «хирург», бик белдекле кыяфәт белән сөйләнүен дәвам итә:

— Иптәш анестезиолог, ә нигә әле бу пациент үз аңында? Кичекмәстән наркоз ясагыз да, операция бүлмәсенә кертегез!

Авыру, бу сүзне ишеткәч, ятактан сикереп төшеп качмакчы була. Студентларга каты эләгә эләгүен, әмма гомерлеккә бөтен хастаханәнең исендә калырлык итеп шаярталар.

*** 

Мәктәптә балалар бер малайга бәйләнә башлый. Баланың әнисе килә, әмма мәктәп җитәкчелегенең бу проблема барлыгын таныйсы килми. Директор хатын әни кешегә сөйләнә башлый — балалар бит уйныйлар гына, бу яшьтә шулай була, борчылырга кирәкми… Әни кеше тегеләй аңлатып карый, болай аңлатып карый — директор аңламый.

Аннары әни кеше директор хатынның өстәлдән сумкасын ала да, аның эчендәге әйберләрне идәнгә коя һәм аяклары белән шуннан коелган әйберләрне идәндә типкәләп йөри башлый.

Директор хатын ачудан телсез кала аннары котырып ябыша. Баланың әнисе исә тыныч тавыш белән генә җавап бирә.

— Мин бит уйныйм гына. Сезнең мәктәптәге балалар да минем баланың әйберләре белән шулай уйный гына. Нигә әле сез миңа уйнаган өчен генә ачуланасыз? Борчылырга кирәкми…

Баланы башка класска күчерәләр, аны кыерсытучыларга карата чаралар күрелә.

*** 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100