ЛОР - «колак-тамак-борын» авыруларын булдырмау һәм дәвалау ысуллары

Табиблар кышын киң таралган авырулардан ничек сакланырга икәнен сөйләде.

Кышын, яз һәм көз айларында кешеләр төрле сәбәпле авырып табибларга ешрак мөрәҗәгать ителүе күзәтелә.

Белгечләр балалар иң еш авырый торган ЛОР авырулар рәтенә: отит (колак авыруы), фарингит, тонзиллитны кертә. Олыларда исә синусит, фарингит һәм ларингит белән ешрак авырый. Соңгысы дәвалап бетерелмәгән кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) нәтиҗәсендә килеп чыга.

Без белгән профилактика чаралары ни дәрәҗәдә актуаль һәм авырудан саклап кала алуы турында белгечләр киңәше.

Битлекләр авырудан саклыймы?

Битлек сәламәт кешеләргә ниндидер махсус профилактика чарасы булып тора алмый. Аны авыруны таратмас өчен чирле кеше кияргә тиеш.

«Лор авыруларын булдырмый калуның иң җиңеле — кешеләр күп җыела торган урыннарга барудан чикләнеп тору. Хәзерге вакытта иммунитеты какшаган кешеләр, бигрәк тә балалар, олы яшьтәгеләр һәм авырлы хатыннар өчен мөһим», — дип белдерде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече — гомуми практика табибы Люция Фейсханова.

Нәрсә яхшырак: тозлы сумы, мазьмы?

Әниләр тарафыннан яратып кулланыла торган, составында төрле шифалы «интерфероннар» булган мазьлардан да зур нәтиҗә көтү дөрес түгел. Бу ысул да вирустан саклап кала алмый. Ул күбрәк җан тынычлыгы, плацебо эффектын гына бирә.

«Респиратор инфекцияләр белән авыручы кеше белән аралашканнан соң, борынны тозлы су белән юдырып алу яхшырак. Аптекаларда бик күп төрдә тәкъдим ителә алар», — дип сөйләде Люция Фейсханова.

Иммунитетны ныгыту

Саф һавада ешрак булу, организмны төрле күнегүләр белән чыныктыру — грипп яисә вирус вакытында сау-сәламәт булып калу өчен иң мөһим этапларның берсе булып тора. Торган, йоклаган бүлмәне җилләтеп алу да һавадагы вируслар санын киметә. Сәламәтлекне саклау өчен белгечләр дөрес туклануга аерым басым ясап, рациональ рәвештә туклану кирәклеген ассызыклады. Ризык төрле витаминнарга, файдалы элементларга, аксым һәм клетчаткага бай булуы зарур.

Кешенең стресс халәтендә булу аның иммунитетын төшерә.

«Бары табиб билгеләгән даруларны гына эчәргә кирәк. Гади генә ОРВИ вирусы да дөрес дәваламаган очракта катлауларырга һәм аның башка авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Бу организмның ни дәрәҗәдә сәламәт, нык булуыннан тора. Баланың туклануын контрольдә тотарга кирәк, күбрәк клетчаткага бай ризык ашарга киңәш итәр идем», — ди Балалар Республика клиник хастаханәсе табибы оториноларинголог Ильмира Нифталиева.

Аденоидлар ни дәрәҗәдә куркыныч?

Аденоидлар организмны, әле өлгереп җитмәгән иммунитетны саклый торган орган булып санала. 2 яшьтән алып 5 яшькә кадәр ул үсә, зурая. Һәм шушы аралыкта балалар күбрәк авырыйлар, балалар бакчасына йөри башлыйлар. 7-14 яшьләр вакытында исә, киресенчә, кечерәя. Олыларда ул бөтенләй дә булмаска мөмкин, чөнки иммунитет инде барлыкка килгән, аденоидларның кирәге калмый.

«Аденоидлар комачаулаганда һәм башка органнар үсешенә тискәре йогынты ясаганда, үзе үк хроник инфекция чыганагы булганда аңа операция ясыйлар. Башта, әлбәттә, аденоидларны дәвалап карарга кирәк, хирургик ысул иң соңгы чара буларак кына күрелә ала», — диде оториноларинголог Ильмира Нифталиева.

«Олы яшьтә дә аденоидларга операция ясатучылар бар. Болар барысы да кайчандыр, кечкенә чакта каралып бетмәгән, дөрес дәваламау нәтиҗәсе», — ди Казан шәһәренең 16 нчы хастаханәсенең лор бүлеге мөдире Екатерина Лаптева.

Витамин С һәм D

Авырганда яратып чәй эчелә торган һәм С витаминына бай булган лимон гына чирне тиз җиңәргә ярдәм итә алмый. «Организмда ул булырга тиеш. Ләкин кирәгеннән артык күләмдә түгел. С витаминының артык булуының файдасына караганда зарары күбрәк тә, бигрәк тә ашказаны асты бизе өчен», — диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече.

Табиблар киңәш иткәнчә, витамин табигый булса, тагын да яхшырак.

«D витамины дәрәҗәсе дә тиешле күләмдә булырга тиеш. Витамин җитәрлек күләмдә булмаса, ОРВИ белән авыру һәм төрле хроник авыруларның ялкынсынуы ешрак күзәтелә», — дип әйтте Балалар Республика клиник хастаханәсе табибы оториноларинголог Ильмира Нифталиева.

D витамины балаларга да, олыларга да бик кирәк. Үсә торган организм өчен ул алыштыргысыз элемент. Анализлар биреп D витаминның дәрәҗәсен белергә мөмкин. Балалар өчен профилактика буларак D витамины 1000 МЕ күләмендә каралган.

Мәтрүшкәле чәй дәвалыймы?

«Табиб буларак мин мәтрүшкәле сөт эчегез дип әйтәм икән, бу дөрес булмаячак. Без халык медицинасы белән дәваланыгыз дип әйтә алмыйбыз. Әгәр дә баллы яисә суганлы сөт сезгә булыша, файдасы бар икән, яхшы. Тик хәзер бит бик күп балаларга мондый ысуллар килешми, киресенчә, хәлне катлауландырырга мөмкин.

Бигрәк тә диатездан интегүчеләр өчен авырганда сөт продуктларын кулланып торудан тыелып тору яхшырак булачак. Кибет киштәләрендәге сөт ризыкларыбыз бик яхшы, сыйфатлы дип әйтеп булмый. Шуңа күрә моны табиб белән берлектә һәм балага карап кына хәл итеп була», — диде Балалар Республика клиник хастаханәсе табибы.

Үз белдегең белән генә дәваланып чирне җиңеп булмый. Авырган очракта һичшиксез табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә кат-кат басым ясады белгечләр. Сәламәтлек һәр кешенең үз кулында. Киңәшләр аерым түгел, ә бер зур комплекс буларак үтәлгәндә генә уңышка ирешеп була!