«Күршеләрнең ишеген шакыган чагымда уяндым»: лунатиклар төнлә ни өчен йөри?

Лунатиклыкның икенче төрле исеме — сомнабулизм. Ул латинчадан «йокы вакытында йөрү» дигәнне аңлата. Кеше төнлә йөри, сөйләшә, тик уянгач берни дә хәтерләми, бер дә көтмәгән җирдә уянырга да мөмкин. Лунатиклык балаларда ешрак күзәтелә. Алар төнлә нишләп йөри? Моның нинди куркыныч яклары бар?

«Төнлә көндез булганнарны сөйләп бирә идем»

Кама Тамагы районында яшәүче Хәбибрахман Рәхимов (исеме үзгәртелде) берничә тапкыр төрле җирдә уянган.

2000 еллар башында ике-өч тапкыр булды андый очрак. Ул вакытта мин эшли идем инде, гаиләм да бар иде. Китап укырга ярата идем, яхшы кешеләр белән сөйләшсәм дә, озак күңелдән уйлап йөри идем алар турында. Шулай хисле булуым белән бәйле булгандыр, бәлки. Бер тапкыр өстәл астында уянып киттем, гаиләм өйдә юк иде ул вакытта. Ничек анда уянганымны аңламадым, күз алдыма да китерә алмадым.

Икенче хәл дә шул елны ук булды. Лапаста уянып киттем. Утларны кабызып, өйдән чыкканмын. Кергәч карадым — вакыт төнге икенче ярты тирәсе иде. Нәрсәгә чыкканмын, нишләгәнмен — берсен дә белмим. Аннан тынычлангач, кире кереп яттым.

Яшь вакытта йоклаганда сөйләшә идем. Төнлә көндез булганнарны сөйләп бирә идем. Иртән әти-әни нәрсә сөйләгәнемне тасвирлап биргәннән соң, карале, бу бит көндез булган нәрсәләр, дип уйлый идем. Олыгая башлагач, андый хәлләр булмады. «Тегеләр» картаеп, пенсиягә киттеләр, ахры, — дип сөйләде Хәбибрахман.

«Күршеләрнең ишек звоногына шалтыраткан чагымда уянып киттем»

Яр Чаллы шәһәреннән Елена Исламова мәктәптә укыган вакытта төнлә күршеләренә керә язуы турында сөйләде.

Мин унынчы сыйныфларда укыган вакытта булган иде ул хәл. Миңа хәзер 35 яшь. Ничек булганын үзем хәтерләмим, әлбәттә. Йоклаган җиремнән торганмын, бүлмәдән чыкканмын, агач ишекне, аннан тимер ишекне ачып фатирдан чыкканмын һәм коридор буйлап күршеләргә киткәнмен. Безнең йортның бер катында дүрт фатир урнашкан. Без дүртенче фатирда яши идек, икенче санлы фатирга бару өчен бер коридор аша үтәргә кирәк.

Күршеләрнең ишек звоногына шалтыраткан вакытта гына уянып киттем. Яланаяк йокы күлмәгеннән ишек төбендә басып тора идем. Ишек артыннан: «Кем бу?» — дип сорыйлар, ә мин тавыш ишетәм, тик нәрсә сораганнарын аңламыйм. Тирә-якка карасам, артымда әни басып тора: «Лена, нишлисең монда?» — ди. Шул сораулар исемдә калган. Күршеләргә тозмы, онмы кирәк иде дип әйттем дә, йөгереп өйгә кереп киттем.

Беренче баламны тапканнан соң да бер хәл булды. Ул бәлки йөклелек белән бәйледер, ничек булганын ирем сөйләде. Мин төнлә уянганмын һәм, җыр җырлап, мендәрне бала йоклаткан кебек тирбәтә башлаганмын. Бала үз урынында тыныч кына йоклаган ул вакытта. Иремнең: «Син нәрсә?» — дип соравына уянып киттем. Ирем минем өчен курыккан булган анда.

Башка андый очраклар булмады, балалар да алай төннәрен йөрми, — диде Елена.

«Иртән ванна бүлмәсе идәнендә уянып киттем»

Казанда яшәүче Ландыш Хөсәенова:

Бер тапкыр бүлмәдә уянып киттем. Уянган кебек булдым инде, уянмаганмындыр. Бик нык бүлмәдән чыгасым килә башлады. Стенага үрмәлим, тик чыгар өчен ишекне таба алмыйм, аның кайда булуын белмим дә. Чыга алмыйча җәфаландым. Соңыннан берни дә булмагандай үз урынымда уяндым.

Тагын шундый гадәтем бар: мин төнлә торам, тик күзем йомык була һәм ашыйм. Авызымда берәр әйбер булырга тиеш, соңыннан тынычланам һәм йокларга ятам.

Казанда шундый очрак булды: салкын булуын сизеп ятам. Өстемә юрган ябынасым килә, аны эзлим, тик таба алмыйм. Күземне ачам һәм ачык ишектән ак ут күрәм кебек, тик ишектән дә чыга алмыйм, бик нык туңам үзем. Иртән ванна бүлмәсе идәнендә уянып киттем. Ничек анда чыкканымны белмим. Кафель идәндә салкын булган, күрәсең.

Җеннәр бастыра дигән әйбер дә бар, анысы лунатиклыкка кермидер, тик ике-өч тапкыр бастырылганым да бар. Ул вакытта мин аңымда идем, нәрсә булганын да аңлыйм, күзләр ачык, тик тавыш чыгарып, дәшеп булмый. Кемдер буа, сулый алмыйм, әти-әнине чакырып кычкырам, ләкин тавыш чыкмый, мине ишетмәгәннәрен дә аңлыйм. Җеннәр бастырган вакытта сүгенергә кирәк, диләр иде. Әллә нинди сүзләр әйтеп сүгенергә телим, тик ул сүзләр дә чыкмый, аннан барыбер җиңелрәк булды. Шуннан соң йоклап китәргә куркыныч була.

«Улым төнлә торып, балконга кадәр чыккан иде»

Яр Чаллыдан Алинә Ганиуллина (исеме үзгәртелде) сигез яшьлек баласының төнлә йөрүе турында сөйләде:

Лунатизм нерв системасының какшавыннан барлыкка килә. Ешрак балаларда күзәтелә, яшүсмер вакытта юкка чыга. Ул кешенең төнге уянуы дип аңлатыла. Кешенең күзләре ачык була, үзе уянган кебек, тик чынлыкта йоклый, ә иртән берни дә хәтерләми. Бала өйдә йөри, утырып тора, сөйләшә, нидер сөйли һәм өстәвенә нәрсәдер җыйган кебек хәрәкәтләнә.

Улым төнлә тора һәм караваттан нәрсәдер җыя башлый. Бер тапкыр төнлә торып, балконга кадәр чыккан иде. Балкон тәрәзәләре ябык, ә ишеге ачык калган иде. Мин балконга чыгып киткәнен ишетеп алдым. Үсә барган саен ул күренеш сирәгрәк күзәтелә башлады. Кечерәк чакта атнасына берничә тапкыр шулай йөри иде.

«Мин: „Конфет бир!“, — дип акыра башлаганмын»

Казаннан Фирания Хәбибуллина (исеме үзгәртелде):

Миңа 11-12 яшь булгандыр. Үзем ул хәлне хәтерләмим, миңа әнием сөйләде. Мин уянганмын, торып утырганмын. Әни яныма килеп: «Кызым, нәрсә булды?» — дип сораган. Мин: «Конфет бир!» — дип акыра башлаганмын. Әни кухнядан ниндидер конфет алып килгән. Ул йомшак конфет түгел, ә суыра торган каты булган. Мин аны биш секунд эчендә ачканмын һәм кимереп бетергәнмен. Шуннан соң кире ятканмын. Иртән берни дә хәтерләми идем.

Минем әби белән дә кечкенә чагында булган андый хәл. Ул авылда өйдән ишекне, капканы ачып чыккан һәм күрше авылга таба киткән. Әнисеме, апасымы аның артыннан барган, ул өйдән ерак киткән. Әбине әкрен генә кире борганнар, ул тыныч кына кире кайткан һәм өйгә кергән.

Бервакыт энекәшем көндез йоклап киткән иде. Кичкә таба уянды һәм миңа карап: «Документлар кайда?» — дип сорый. «Нинди документлар?» - дим инде, ул: «Кул куя торган», — ди. Документлар сорап, акыра башлады. Мин дәрес хәзерләп утыра идем, курыктым, кул астындагы кәгазьләрне аңа бирдем. Ул кулында ручка тоткан кебек кәгазьләргә кул куйды, миңа кире бирде һәм кире барып ятты.

«Баланы әкрен генә кулыннан тотарга һәм караватка китереп яткырырга кирәк»

Республика клиник балалар хастаханәсе неврологы Лилия Салихова:

Лунатиклыкның икенче атамасы — сомнабулизм, йоклаганда йөрү, неврозның бер төре булып санала. Ул халәттә бала йоклаган вакытта тора һәм йөри башлый. Лунатиклык балада невротик тайпылышлар булганда барлыкка килә. Ул борчылу, тәэсирләнүчәнлек көчле булган очракта, бигрәк тә ниндидер стресслы вакыйга: әти-әни белән аерылу, гаиләдә, классташлар, укытучылар белән конфликт, күп укудан талчыгу нәтиҗәсендә килеп чыга.

Нәселдән лунатиклык үзе түгел, ә әти-әнинең берсендә булган нерв системасының борчулы төре күчә ала. Әти-әнинең берсендә башка төр невротик какшаулар булырга мөмкин, мәсәлән, балачакта тик яки энурез.

Йоклаганда йөрүнең куркыныч ягы шунда: бала абынып егылырга, яраланырга, бүлмәдән, өйдән чыгып китәргә мөмкин. Әти-әни баланың торып йөри башлаганын сизә икән, аны әкрен генә кулыннан тотарга һәм караватка китереп яткырырга кирәк. Баланы уятырга яки кычкырырга ярамый. Ул кешедә өстәмә курку һәм стресс тудырырга мөмкин.

Бала бер тапкыр гына төнлә йөрсә дә, бу хәл әти-әнине сагайтырга тиеш. Димәк, бала ниндидер стресс яки борчу кичерә. Нинди стресс факторы икән дип уйланырга кирәк, күп укудан талчыгу да булырга мөмкин. Ул факторны бетерергә тырышу мөһим.

Төнлә йөрүләр тагын кабатланса, неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб җиңел тынычландыру дарулары бирер: глицин, магне-В6, валериан, тенотен. Аны бер ай эчәсе була. Психологка бару да киңәш ителә. Төнлә йөрүләр еш кабатланган очракта невролог билгеләве буенча электроэнцефалограмма (ЭЭГ) үтәргә кирәк, ул эпилепсиянең яшерен формасы булмауны ачыклау өчен кирәк.

«Эпилепсия белән сомнабулизм якын йөри»

Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Марат Хәйруллов:

Без 18 яшьтән олырак гражданнар белән эшлибез. Лунатиклык булган кешеләр, гадәттә, хастаханәгә үзләре килми. Аларны безгә экспертлар, мәсәлән, хәрби комиссариат, яки әти-әниләре алып килә.

Лунатиклык — ул йокы фазасының бозылуы. Кеше уяна, тик тулысынча түгел. Ешрак ул өй буйлап йөри һәм урынына барып ята, яки кемдер яткыра. Урамга чыгулар сирәк була. Әгәр тулай торакта андый күренеш күзәтелсә, яшьтәшләре көлерләр, начар шаянлык кылырлар.

Олыларда йоклаганда йөрүләр сирәк була, нигездә балаларда һәм үсмерләрдә күзәтелә. Олыларда дарулар эчү нәтиҗәсендә яки икенче бер авыру фонында төнлә йөрүләр булырга мөмкин. Лунатиклык берничә төн йокламау, озак вакыт дәвамында алкоголь куллану, интоксикация, температура күтәрелү нәтиҗәсендә күзәтелергә мөмкин. Аның сәбәпләре әле дә өйрәнелә, чөнки баш миенең серләре бик күп.

Тагын эпилепсия дигән авыру бар, ул шулай ук төнлә йөрүләр рәвешендә була ала. Йокы вакытында йөрүләр өянәкнең бер компоненты булырга мөмкин. Мәсәлән, кешедә өянәк булды ди һәм ул йөри башлый. Эпилепсия белән сомнабулизм якын йөри, белгеч лунатикны эпилептиктан аерырга тиеш.

Әти-әниләр лунатиклык һәм эпилепсия турында балага әйтмәскә мөмкин, андый күренеш тә бар. Үсә башлагач, ул хакта бала яшьтәшләреннән белә.

Пациент хастаханәдә тикшеренүләр узып, дәвалануны өйдә үтә ала,. Полисомнография тикшерүе авыруны ачыкларга ярдәм итә, графиктан барысы да күренә. Дәвалау пациенты тынычландыруга кайтып кала.