«Соңгы авыруны дәвалагач, батырлык турында сөйләрбез, хәзергә үз эшебезне башкарабыз»

Коронавирус йоктырган авыруларны дәвалаучы табибларның яшәү рәвеше үзгәрде. Гаиләләре белән озак күрешми тору, көнне махсус саклык киемнәрендә үткәрү алар өчен гадәти күренеш. Республика клиник хастаханәсенең инфекцион бүлегендә журналист Равил Мөкминов булды.

«Һәр табибка пациент булу куркынычы яный»

Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлеге бинасы вакытлыча инфекция бүлеге итеп җиһазландырылган. Анда 60 һәм аннан да олырак яшьтәге авыруларны, моңарчы хроник авырулары булып, коронавирус йоктыручыларны китерәләр. Хастаханәдә 200 кешелек урын каралган. «Бездә 20 ИВЛ аппараты һәм 72 кислород ноктасы бар, барысы — 92 аппарат», — ди бүлек мөдире Сәяр Сираҗетдинов

Бүлектә көн дәвамында 90 хезмәткәр эшли, тик яртысыннан әзрәге генә «пычрак зонага» керә. Калган эшчеләр чиста зонаның туктаусыз эшен тәэмин итәләр. Махсус өйрәтелгән хезмәткәрләр авырулар янына керүче табибларга киенергә булыша. «Минем төп бурыч — шәхси саклык киемен кияргә булышу. Костюм регламент буенча киелергә тиеш», — ди үзәк хастаханәнең өлкән фәнни хезмәткәре Анна Шульман.

Фәнни хезмәткәрләр, травматологлар, терапевтлар, реаниматологлар, анестезиологлар — барысы да инфекционист курсларын үткән һәм яңа авыру белән көрәшәләр. Һәр табибның баш тарту мөмкинлеге булган. «Минемчә, мин яки безнең башка хезмәткәр баш тарткан булса, безгә бөтенләй башка мөнәсәбәт булыр иде. Коллектив бергә эшләргә тиеш», — ди анестезиолог-реаниматолог Рөстәм Камалиев.

«Һәр табибка пациент булу куркынычы яный. Без булмасак, кем дәвалар?» — ди Сәяр Сираҗетдинов.

Карина Борисова берничә атна элек кенә терапевт булып эшләгән. Бүген ул иң авыр зонада эшли. Табибларның башка әйбер турында уйларга мөмкинлекләре дә, вакытлары да юк. Гадәттә, кызлары белән дә кич кенә сөйләшәләр. Карина видеоэлемтә аша тиз генә кызлары белән сөйләшеп алды. Ике кызы инде ике атна үзләре генә яши.

«Авыруларны елмаеп тынычландырам»

Хезмәткәрләр аерым бүлмәдә туклана. Бүген төшке ашка борщ, сосиска һәм тозлаган кыяр белән бәрәңге измәсе. «Бик тәмле», — ди алар. Табибларга күп көч кирәк, чөнки смена дүрт сәгать дәвам итә. Саклык киемендә аннан да озак йөрү физик яктан мөмкин түгел.

Табиблар бер ишектән «пычрак зонага» кереп китә һәм, барлык чистарыну этапларын үтеп, икенче ишектән чыгалар. Ультрафиолет лампа, махсус химик чистарыну һәм душтан кала, соңгы этапта табибларның күзләренә һәм борыннарына бор кислотасын салалар. Авызларын 70 процентлы спирт белән чайкыйлар.

Табиблар күңелдәгеләрне тышка чыгармаска тырыша, тик психологик яктан аларга авыр. Һәр катта табибларга психологик һәм физик ял өчен ярдәм күрсәтелә. Шәфкать туташы Роза Хәйруллина музыка тыңлап һәм зарядка ясап тынычлана. «Психологик яктан бик авыр. Авыруларны елмаеп тынычландырам, укол ясыйбыз, система куябыз. Палатада ятучыларга рухи яктан авыр», — дип сөйли шәфкать туташы.

«Икенче ишектән чыккач „пычрак зона“ башлана»

Коронавирус белән авырулар ята торган «пычрак зонага» кергәндә шәфкать туташлары: «Исән-сау чыгыгыз», — дигән теләктә калдылар.

Эпидемиология бүлеге мөдире Назико Когуашвили белән беренче ишекне үтәргә кирәк иде. «Беренчедән шартлы чиста зонага керәбез, ул шлюз дип атала. Һава агымнары кушылмасын өчен беренче ишекне япкач кына икенчесен ачабыз. Бу өлештә бактерицид лампалар тора. Икенче ишектән чыккач, „пычрак зона“ башлана. Без беренче катка төшәбез», — дип сөйли бүлек мөдире.

Һәр кат арасында шулай ук бактерицид лампалар тора. Беренче каттагы төп керү ишекләре ябык. «Ишекләр ябык тора, болай гына безгә керә алмыйлар. Авыруларны чыгып каршы алабыз. „Чиста зонага“ бернинди документлар да чыкмый. Кызлар документларны компьютерда тутыралар һәм штабка җибәрәләр. Ишектән лифтка кадәр пациент үткән барлык юлны чистартып торалар», — дип сөйләде терапевт Карина Борисова.

Кан анализы алу һәм тикшерү бүлмәләре дә беренче катта урнашкан. Җил йөрмәсен өчен барлык ишекләр дә ябыштырылган. «Инфекция йоктырган авырулар йөргән урын тулысынча аерылган. Азык-төлек, чиста керләрне, калдыкларны йөртү өчен лифтлар аерым», — ди Назико Когуашвили.

«Соңгы авыруны дәвалагач, батырлык турында сөйләрбез»

Авыру йоктырган һәм авыру булмаган кешеләрнең очрашуын булдырмас өчен, пациентларны урнаштыру өстән аска юнәлгән. Иң өске 7 катта реанимация, 6-5 катта коронавирус белән авыручылар, 4-3 катта анализ нәтиҗәсен көтүчеләр. Икенче кат бердәнбер «чиста зона», анда оператив штаб урнашкан. Табиблар махсус тулай торакта яши.

Реанимациядә ятучы авыруларның бер өлеше үзләре сулый, бер өлеше ИВЛ аппаратларына тоташтырылган.

Коронавирус йоктырган авырулар үз тарихларын һәм хастаханәдә дәвалау дәрәҗәсе турында сөйләделәр.

«Алай булыр дип бер дә уйламадым. Үземне бик сакладым. Гаиләм белән авылга кайтып киттек. Авылдан өч көнгә бер тапкыр эшкә йөрдем. Ничек курыкканымны белсәгез иде, кечкенә оныгым бар минем. Хәл юк, укшыта, егылам дип уйладым», — дип сөйли бер пациент, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Пациент Александр Виногоров: «Үзизоляциядә утырдык, кибеткә чыккаладык. Безгә тимәс дип уйладык. Битлекне һәрвакыт кимәдем, булышмас дип уйладым. Каяндыр вирус килеп чыкты», — дип сөйли.

«Дәвалау әйбәт, антибиотик кадыйлар, үзем дә тамакны чайкыйм. Ашату әйбәт», — ди пациент Мария Иптеева.

Кайбер пациентларга карап, начар вирус белән авырыйлар дип әйтеп тә булмый. Тик организмда үзгәрешләр бик тиз була. Һәр авыруда үз симптомнары. Тамак авыртмаганда һәм температура булмаганда комплекс тикшерү генә организмда вирусның булу-булмавын раслый ала.

Инфекция булуга табибларны һәр көнне тикшереп торалар. Безнең өчен алар — батырлар, тик үзләре бик тыйнак: «Барлык сүзләр дә карантин беткәч булачак. Соңгы авыруны дәвалагач, батырлык турында сөйләрбез, хәзергә без бары тик үз эшебезне башкарабыз», — ди Карина Борисова.