«Берничә ел ит ашамыйм»: вегетарианлык сәламәтлеккә зыянлымы?

Вегетариан, веган, чи килеш ашаучылар, фрукторианец, моноед һәм башкалар. Бу сәер исемнәр кемнәргә кагыла? Иттән баш тарту - модамы, сәламәт яшәү рәвешеме? Үзеңне ашаудан тыю – файдамы, зыянмы? «Татар-информ» хәбәрчесе ит ашамаучылар белән аралашты.

Хәзер күпләр дөрес туклануга өстенлек бирә. Авыр эшкәртелә торган, баллы, камыр ризыкларыннан баш тарталар. Яшелчә ашап утыручылардан көлүчеләр дә, аларны яклаучылар да бар. Хәер, вегетарианлык — ул ике атналык диета гына түгел, ул яшәү рәвеше.

  • Вегетарианлык — ит, балык һәм диңгез продуктларыннан баш тарту. Хәзерге көндә иң популяр юнәлеш. Болай яшәүчеләр яшь, көчле булырга, сәламәтлекләрен яхшыртырга һәм шул ук вакытта әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәскә телиләр. Вегетарианлык артык авырлыктан интегүчеләр, кан әйләнеше начар булган кешеләр өчен, йөрәк авырулары, атеросклероз, бавыр циррозы, остеопороз, артриттан интегүчеләр өчен вакытлыча файдалы булырга мөмкин. Ә йөкле хатын-кызларга, кечкенә балаларга, өлкән яшьәгеләргә, операция кичерүчеләргә һәм шикәр чиреннән интегүчеләргә киңәш ителми.
  • Веганнарга ит, диңгез продуктлары, йомырка, бал, кайбер камыр ризыклары, сөт продуктлары ашау тыела. Алар күн, йон, ефәк һәм мехтан эшләнгән кием, аяк киеме кию һәм аксессуарлар тагу; составында хайваннардан алынган компонентлар булган дарулар, косметика куллану ярамый. Веганлык холестеринны киметергә, организмдагы токсиннарны чыгарырга һәм бөер ташларын булдырмаска ярдәм итә. Веганлык хроник авырулар булган кешеләр, балалар, өлкән яшьтәгеләр, имезүче һәм йөкле хатын-кызлар, диабетиклар, спортчылар; ашказаны-эчәк авырулары, колит, холецистит, кан авырулары (аеруча анемия) белән интегүчеләргә катгый тыела.
  • Чи килеш ашаучылар («сыроед») пешкән ризыкта витаминнар, кирәкле матдәләр юкка чыга дигән фәлсәфәгә таянып яшиләр. Алар ит һәм балык продуктлары, он продуктлары, икмәк, бал, барлык термик эшкәртелгән (кайбер вакытта — кипкән һәм туңдырылган) ризыкларны ашамый. Алар «свежий» яшелчәләр, җиләк-җимешләр, яңа сыгылган соклар, салатлар, ярмалар (карабодай, кукуруз, солы), үләннәр, орлыклар белән туклана. Бу юнәлеш югары холестерин, артык тазару янаган кешеләр өчен вакытлыча файдалы. Ул шулай ук чәч, теш һәм эчәк торышын яхшыртырга ярдәм итә, кайбер очракларда психик халәткә уңай йогынты ясый.
  • Фрукторианецлар, ягъни җиләк-җимеш белән тукланучылар. Вегетарианлыкның бу төре фәнни яктан нигезләнмәгән. Аларның төп принцибы — табигатьткә һәм аерым алганда үсемлекләргә зыян китермәү. Алар ашар өчен генә үсемлекне юк итүгә каршы. Шуңа күрә җимешнең агачтан коелып төшкәнен көтеп торучылар да бар. Җиләк-җимеш ашау ничек кенә файдалы булмасын, фрукторианлыкның бу төре күп очракта киңәш ителми. Чөнки организмда, сөт продуктлары булмагач, кальций һәм D витамины дефициты булырга, ә ит ашамау сәбәпле тимер җитми башларга мөмкин. Шулай ук матдәләр алмашы да әкренәя.

«Иттәге витаминнар башка ризыкларда да бар»

Блогер Камилә Һадиева — вегетариан. Быел аның веганлыкка күчәсе килә. Камилә әйтүенчә, иттәге витаминнар башка продуктларда да җитәрлек һәм итсез яшәп була. «Веган дусларым бала да таптылар, барысы да исән-сау», — ди Камилә.

— Узган ел җәй көне 21 көнгә иттән баш тарттым. Үзенә күрә бер челлендж иде ул. 21 көнгә баллы ризыклардан, камырдан баш тартканым бар иде. Бу юлы ит ашамыйча торырга булдым. Шулай итеп 21 көн үтте. Җәй көне гомумән ашыйсы килми бит ул, күпчелек вакытта су гына эчеп торасы килә. Шуннан соң җәй буе ит ашамыйча торып карарга булдым. Инде ярты елдан артык вакыт узды, ә мин һаман ит ашамыйм.

Хәзер әйләнә-тирәм бик үзгәрде. Дусларым барысы да веганнар. Кызыксынулар бер төрле булган тирәлектә яшәве рәхәт. Бәлки вегетарианлыкка нәкъ менә алардан күреп тә кереп киткәнмендер. Әлбәттә, үзем дә моның турында еш уйлана идем. «Чәчләрем коела, тешләрем кителә», — ише сүзләр ишеткәнем булды ит ашамаучылардан. Хәзер аермачык беләм: ул проблемалар ит ашамаудан гына түгел. Веган дусларым рәхәтләнеп бала да таптылар әле. Барысы да сау-сәламәт.

Хәзер ирем дә вегетариан. Ул һәрвакыт: «Ничек инде итсез торып булсын? Мин беркайчан да иттән баш тартмаячакмын!» — дип әйтә иде. Җәй көне мин аңа аерым, үземә аерым пешерә идем. Башта шулай яшәдек. Көннәрдән бер көнне өйдә ит бетте. Булатка: «Әйдә, кибеткә кереп чыгыйк, сиңа пешерергә өйдә ит бетте», — дим. Ә ул: «Ярар, кирәк түгел. Син ашаган әйберне ашармын мин дә», — диде. Һәм шуннан китте. Ул да бүтән ит ашамаска карар кылды.

Бервакыт «Макдональдс»ка килдек. Булаттан: «Нәрсә ашыйсың?» — дип сорыйм. Ә ул берни булмагандай: «Миңа һәрвакыттагыча чикенбургер һәм бәрәңге», — ди. «Чынлапмы?» — дип берничә тапкыр сорадым. «Әйе», — ди бу. «Ярар соң, тик анда ит бит», — дигәч кенә аңлап алды. «Онытылганмын, димәк, бүтән чикенбургер ашамыйм икән», — дип көлде аннары.

Кайвакыт онытылып китеп ашаганда кинәт кенә: «Мин хәзер ярамаган бернәрсә дә ашамадыммы?» — дип уйлап куям. Күптән түгел үтереп бургер ашыйсым килде. Сәгатькә карыйм: вегетарианнар кафесы бикләнергә ун минут калган. Йөгереп бардым да, борчактан ясалган котлетлы бургер алдым һәм биш минутта ашап та бетердем. Ул шундый тәмле иде, мин аны итле котлет белән дип уйлап ашадым инде…

Әти-әниләр башта: «Ничек инде ит ашамыйсың? Әкият сөйләмә!» — диләр иде. «Кыланып йөрисез инде», «Аллаһы Тәгалә сезгә ризык бирә, сез аны алмыйсыз», — ише сүзләр дә ишеткәләдем. Аларга, әлбәттә, озак аңлатырга туры килде. Чөнки заманасы да икенче. Элегрәк итсез ризык ашауны күз алдына да китереп булмаган бит. Әбиләр өчен бөтенләй әллә нәрсә инде ул. Ир дә булсын, ит тә ашамасын, имеш. Хәзер әти-әниләр ияләштеләр инде. Хәтта бәйрәм өстәлләрендә дә итле ризык бөтенләй юк безнең. Әни үзенең туган көненә дә шундый өстәл әзерләде. Анда балык бар, ә ит юк иде. Алар, әлбәттә, иттән баш тартмый. Бары тик безгә шулай теләктәшлек күрсәтәләр. Мәсәлән, әниләр бәлешне, өчпочмакны безгә бәрәңгедән, ә калганнарга ит белән пешерәләр.

Мин вегетарианлыкка сәламәтлегемне кайгыртып күчтем. Вегетарианлыкны яклап та, кире кагып та чыгучылар күп булды. Вегетарианлык турында бик күп фәнни эшләр бар. Мин ит организм өчен авыр эшкәртелә торган ризык һәм аны ашамыйча да яшәп була дип уйлыйм.

Элек ауга барганнар да, хайваннарны үтереп, ит алып кайтканнар, шуны ашаганнар. Иттән энергия алганнар, ит ашап яшәгәннәр. Чөнки ашарга бүтән ризык булмаган. Хәзер замана башка.

Элек ауга барганнар да, хайваннарны үтереп, ит алып кайтканнар, шуны ашаганнар. Иттән энергия алганнар, ит ашап яшәгәннәр. Чөнки ашарга бүтән ризык булмаган. Хәзер замана башка. Иттә аксым күп икәнен бөтен кеше белә. Тик беркем дә, мәсәлән, борчакта аксым иткә караганда да күбрәк икәнен әйтми. Миндә нинди дә булса витаминнар җитмәү проблемасы юк. Иттәге витаминнар башка ризыкларда да бар бит. Мин хәзер күбрәк ашыйм. Ә организмда шундый җиңеллек. Хәтта сирәк авырый башладым, — дип сөйләде Камилә.

«Син ничек итсез яшисең?» — дип сорыйлар»

23 яшьлек Чулпан Җәләлова инде ел ярым веган. Аны да әниләре башта ашатырга тырышкан. Чулпан әйтүенчә, элек ул итне күп ашаган, шуңа күрә дә веганга әйләнүен күпләр аңлый алмаган. «Киләчәктә иттән баш тартучылар артачак кына. Иттән кала да тәмле ризыклар күп бит. Кешеләр итсез ризык ашарга өйрәнмәгән генә», — ди Чулпан.

— Мин веган. Тик мин кайбер нәрсәләрне ашыйм. Мисал өчен, чизкейк ашый алам. Ул бит сөт продуктларыннан ясала. Үземне тыярга тырышсам да, сөтле, йомыркалы ризыклар да ашыйм кайчак. Хәтта тавыктан ясалган роллы да ашаганым булды. Үземне бик каты чикләмим.

Тик, мәсәлән, кыздырылган тавыкның тәмле булуын беләм, ләкин аны ашамасам да яшәячәкмен. Шуны аңлыйм да, үземне тыям.

Веганлыкка тиз күчтем. Әлбәттә, аңа кадәр озак уйлап йөрдем. Күп китаплар укыдым, өйрәндем. Аннары бер ай вегетариан булып алдым да, кабат ит ашый башладым. Шулай озаклап өйрәндем дә, ел ярым элек үземә: «Булды, җитте, бүтән ашамыйм», — дидем.

Әти-әнием мине башта ашатырга тырышты. Тик мин аларга үз позициямне җиткерә алдым. Аннары мин гел сөтнең, итнең организм өчен зарарлы булуы турында сөйли идем. Алар мине аңладылар, миңа сайлау иреге бирделәр.

«Син нәрсә кыланасың?», «Ул бит ашамаган кыяфәт кенә чыгара», — диючеләр дә күп булды. Гомумән, мин веган дигәч, күп кешенең реакциясе бер төрле була. Беренче булып: «Ничек син итсез яшисең?» — дип сорыйлар. Чөнки мин башта итне күп ашый идем, аны ашамасам, туймам дип уйлый идем. Хәзер ит ашамасам да, барысы да әйбәт.

Беренче чиратта, мин вегетарианлыкка организмга файдалы булганы өчен кереп киттем. Итнең, сөтле продуктларның зарары турында күп укыган идем инде. Минем тән тиресе белән проблемаларым бар иде. Аннары гына рухи яктан да уйлана башладым. Әгәр бүтән ризык бар икән, нигә хайваннарны ашарга? Минемчә, киләчәктә иттән баш тартучылар артачак кына. Иттән кала да тәмле ризыклар күп бит. Кешеләр итсез ризык ашарга өйрәнмәгән генә. Веганлыкка күчүемә һич үкенмим. Ит — авыр эшкәртелә торган ризык, сөт продуктлары да бик әйбәт түгел, — дип сөйләде Чулпан.

Диетолог киңәше: «Вегетарианнарга кан составын даими тикшертеп торырга кирәк»

Диетолог, нутрициолог, терапевт Элина Борһанова:

— Күпләр белүенчә, вегетарианлыкның төрләре күп. Беренчесе — лакто-ововегетарианлык. Бу төрдә ит ризыкларыннан баш тарталар, әмма йомырка һәм сөт продуктларын куллануны дәвам итәләр. Пескетарианлык — иттән баш тартып, тик шул ук вакытта балык һәм диңгез продуктлары ашаучылар. Флекситарианнар — шул ук вегетарианнар, тик ашыйсылары килсә, алар ит тә ашый алалар.

Чи килеш ашау, ягъни «сыроедство», күпчелек очракта дефицитка китерә һәм ул күп кешегә киңәш ителми. Дөрес, бу юнәлешкә күчүчеләр башта үзләрен яхшы хис итә башлый, чөнки организмда клетчатка күләме арта. Тик чи продуктлар ашап кына кирәкле күләмдә аксым җыю авыр. Ашказаны-эчәк авырулары булган кешеләргә чи ризык ашау тыела.

Фрукторианлык фәнни яктан нигезләнмәгән. Шуңа да игътибар итәргә кирәк: җиләк-җимеш ашаучыларның күбесе — зур гәүдәле кешеләр. Чөнки фруктоза майга әйләнә. Бу сәламәт туклану, сәламәт яшәү рәвешенә керми.

Праноедлар — кояш энергиясе белән тукланучылар. Бу юнәлеш тә фәнни яктан берничек тә өйрәнелмәгән, нигезләнмәгән. Фанатикка әйләнмәс өчен, безнең организмда үсемлекләр кебек фотосинтез процессы юк икәнен аңларга кирәк. Кеше кояш энергиясе белән генә яши алмый.

— Иң популяр юнәлеш — ул вегетарианлык. Вегетарианлык организмга файдамы, зыянмы?

— Вегетарианлыкның төп зыяны — организмга аксым күләме җитмәскә мөмкин. Безгә кирәкле алыштыргысыз 20 аминокислотаның күбесе ит продуктларында бар. Тик аларны үсемлек продуктларын ашап кына да организмга кирәкле күләмдә җыеп була. Бу очракта составында аксым булган продуктларны күпләп ашарга кирәк. Организмга фасоль, соя, ногыт керергә, рацион да төрле булырга тиеш.

Файдасы — рационда күп күләмдә яшелчә, җиләк-җимеш барлыкка килә. Димәк, организмда клетчатка күләме дә артачак. Ә клетчатка ашказаны, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыкмасын өчен кирәк. Шулай ук, вегетарианнарның канында холестерин күләме аз була. Чөнки организмга хайван майлары керми.

Әгәр дә гадәти рационны яшелчә, җиләк-җимеш белән тулыландырасыз икән, вегетарианлыкның кирәге дә булмаска мөмкин. Өстәлдә һәрвакыт ярты тәлинкә яшелчә, җиләк-җимеш торырга тиеш. Хроник бөер авырулары булган кешеләргә вегетарианлык киңәш ителә. Ит ашамаучыларга кан анализы тапшырып, организмдагы тимер күләмен, ферритин һәм В-12 витамины күрсәткечләрен даими белеп торырга кирәк. Чөнки бу витаминнар күбрәк ит продуктларында бар.

Ит ашамаучыларга кан анализы тапшырып, организмдагы тимер күләмен, ферритин һәм В-12 витамины күрсәткечләрен даими белеп торырга кирәк. Чөнки бу витаминнар күбрәк ит продуктларында бар.

— Вегетарианнар, веганнар рухи якны уйларга тиешме?

— Күпчелек вегетарианнар рухи якны уйламый. Мин үз пациентларымнан һәрвакыт аларның ни сәбәпле иттән баш тартуларын сорыйм. Әгәр этик яктан дип әйтәләр икән, монда барысы да аңлашыла. Әгәр ул: «Ит ашаганнан организмга авыр, миңа ит ашказанында чери кебек тоела», — ди икән, ул очракта сәбәп ашказанының әчелеге түбән булуда яки үт куыгының дөрес эшләмәвендә була ала. Әгәр бу органнарның эшчәнлеген тәртипкә салсак, ул кешеләрнең күбесе кабат ит ашый башлый.

Веганнар исә хайваннардан алынган продуктларны бөтенләй кулланмаска тырыша. Ит продуктлары ашамаудан тыш, алар косметика, ягъни бизәнү әйберләренең дә хайваннарга катнашы булмаганын ала. Этик яктан карасак, веганнар күн, мех кияргә тиеш түгел. Тик ул хәзерге вакытта мәҗбүри әйбер түгел. Беренче чиратта — организм.

— Ни өчен вегетарианлык һәм аның төрләре хәзер бик популяр?

Дөрес туклану хәзер бик популярлашып китте. Чөнки ул йолдызлар, танылган блогерлар тарафыннан пропагандалана. Тик аларның күбесе көньякта, яшелчә, җиләк-җимеш күп булган якларда яши. Ә безнең климатка ияләшергә дә кирәк бит әле.

Вегетарианлыкның генетикасы дигән төшенчә бар. Мәсәлән, Азия илләрендә яшәү рәвеше вегетарианлыкка җайлашкан. Ә төньякта яшәүчеләргә ит, хайван майлары кирәк, — дип сөйләде диетолог Элина Борһанова.