Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әҗәлне күрдем»: Казанда яшәүче ханымның коронавирус белән авыру тарихы

Үпкәләрнең 70 процентка зарарлануы, 15 көн реанимациядә яту һәм кабаттан йөрергә өйрәнү. Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең Covid-госпитале пациенты коронавирусның бөтен куркынычы турында сөйләде. Якында йөргән әҗәл һәм гомерләрне саклап калучы табиблар турында — «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
«Әҗәлне күрдем»: Казанда яшәүче ханымның коронавирус белән авыру тарихы
Владимир Васильев

«Гомерем кыл өстендә иде»

Казанның 7нче клиник хастаханәсе пациенты Ләлә Газизова үзенең коронавирус инфекциясе белән көрәшү тарихын сөйләргә ризалашты. Ханымга 64 яшь, ул иминият компаниясендә эшли. Ләлә апа таксида да, кибетләрдә дә битлек һәм перчатка киеп йөргән, өйдә кулларын һәм битләрен юып торган, борын-колакларын юдырткан, барлык санитария кагыйдәләрен үтәгән. Шуңа да карамастан, инфекция аны аямаган. 

«Бу - гаҗәеп тарих. Бу вирусны кайда эләктергәнемне әле дә аңлый алмыйм, чөнки мин читтән торып эшлим, офиста бик сирәк булам», — дип сөйләде Ләлә Газизова.

Ләлә ханым әйтүенчә, ул вирус йоктырганнан соң эш урынында беркем дә авырмаган. Шулай ук ирен һәм 99 яшьлек әнисен дә бу авыру читләтеп узган.

«Бу авыру минем өлешкә эләкте. Бик җитди авырдым. Мине реаниматологлар гына коткарып калды дип саныйм. Гомерем кыл өстендә иде инде», — дип сөйләде Ләлә Газизова.

9 сентябрь көнне Ләлә апаның бераз температурасы күтәрелә һәм коры ютәл барлыкка килә. Моңа кадәр өч көн элек ул бөтен гаиләсен җыеп туган көнен уздырган була, чөнки ул вакытта бу диагноз турында аның башына да кереп карамый. Бәйрәмне бакчада уздыру гына коткарып калган, күрәсең. Саф һава аркасында гына Ләлә ханымның өч улы вирус йоктырмый кала.

Пациентка сүзләренчә, гайре табигый берни дә булмаган, әмма 11 сентябрьгә каршы төндә сулыш алу авырлашуын тоя ул. Ханым әйтүенчә, ашыгыч ярдәмне бераз көтәргә туры килгән, әмма ул хәзерге катлаулы чорда моның гадәти хәл икәнен аңлый.

Ашыгыч ярдәм аны Республика клиник инфекцион хастаханәсенә алып китә. Анда аның үпкәләренә томография ясыйлар һәм яңа коронавирус инфекциясенә ПЦР-тест алалар. Компьютер томографиясе үпкәләрнең нибары 25 проценты гына зарарланган дип күрсәтә. Ләлә Газизова сүзләренчә, аны дәваланырга өйгә дә кайтарып җибәрә алырлар иде, әмма хастаханәдә үк аның хәле начарлана.

«Мин китәргә тиеш идем инде һәм кинәт кенә аңымны югалтыр хәлгә җиттем. Алар курыктылар һәм мине иртәнгә кадәр хастаханәдә калдырдылар», — дип сөйләде ханым.

Икенче көнне ПЦР-диагностика нәтиҗәләре әзер була, яңа коронавирус инфекциясе раслана. Шуннан соң Газизованы Казанның 2нче шәһәр хастаханәсенә җибәрәләр. Анда Ләлә ханым алты көн ята, дәвалануга карамастан, динамика тискәре була, үпкәләрнең зарарлануы 70 проценттан артып китә.

Пациентканы 7нче шәһәр хастаханәсенә күчерәләр.

Ләлә Газизова 15 көн реанимациядә ята. Ханым бу вакытларны исенә төшергәндә күз яшьләрен тыя алмый.

«Япь-яшь егетнең әнисен чакырып кычкыруы — коточкыч. Йөрәгем ярыла дип торам, анда йоклый алмый башлаган идем инде. Беркемгә дә боларны күрергә язмасын», — дип күз яшьләре белән искә ала ханым.

Ләлә Ивановнаның үзенең дә өч улы бар һәм янәшәдә яткан кешенең авыртудан үзәкне өзеп кычкыруын тыңлау авыр була.

«Ковид турында күп язалар, чынлыкта бу бик куркыныч», — диде ханым.

Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе реанимациясендәге зур залда табибларга күзәтү өчен ярымбоҗра рәвешендә урнаштырылган өстәлләр куелган, ятаклар арасына пәрдәләр корылган. 

«Бер төндә хәтта әҗәлне дә күрдем, бәлки бу саташу булгандыр. Пәрдә артында тора иде ул. Мине алырга килгәндер дип уйладым. Борылдым — ә ул каядыр юкка чыкты. Һәм ул төнне бер ир-ат вафат булды», — дип исенә төшерә Ләлә Газизова.

Ханым әйтүенчә, вафат булган ир-ат мәһабәт гәүдәле, 60 яшьләр чамасында булган. Аны көндез алып киләләр һәм үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтыралар, табиблар төне буе аның гомере өчен көрәшә, әмма коткарып кала алмыйлар.

«Янәшә ятуны күз алдына китереп карагыз, бу бик авыр», — диде ул.

Ләлә ханым ИВЛ аппаратында ятмаган. Ул интенсив терапия палатасында кислород бирә торган катлаулы маскада була.

«Бик җитди битлек ул. Дарт Вейдерныкы кебек дип әйтимме. Шундый зур иде», — диде пациентка.

Ашау авыррак була, бер кашык ризык кабу өчен битлекне бер секундка гына ычкындырып торырга кирәк була. Ә соңыннан битлекне кабат ычкындырып булсын өчен, берникадәр вакыт сулап алырга кирәк.

Бер атнадан соң Ләлә ханымның хәле бераз яхшыра һәм «Дарт Вейдер маскасын» гадирәгенә алмаштырырга мөмкин була. Хәзер Ләлә ханым борынга кертелгән кислород трубкасы аша сулый.

Пациент үзенең гомерен саклап калу өчен барлык чаралар күрелгән дип ышана.

Кабаттан йөрергә өйрәнү

Ханым сәламәтләнү өчен һәр көнне кечкенә адымнар ясый.

«Биш көн элек мине реанимациядән чыгардылар. Бөтенләй йөри алмый идем, яңадан йөрергә өйрәнергә туры килде», — диде Ләлә Газизова.

Хәзер пациентканың коронавируска ике тесты тискәре булган. Шушы көннәрдә аңа бишенче тапкыр компьютер томографиясе ясаячаклар. Шулкадәр еш нурланыш аркасында чәчләре өчен борчылуын әйтте, әмма башкача мөмкин түгеллеген аңлый.

«Үпкәләремнең 50 проценты зарарлануга сөенермен дип гомердә дә уйламаган идем — мин бәхетле идем, чын әйтәм», — дип сөенгән ул күптән түгел узган тикшеренү нәтиҗәләрен белгәч.

Ләлә ханым табибларга ярдәм итәргә тырышуын дә сөйләде. Ул үзенең үпкәләрен матур, ачык-алсу төстә итеп күз алдына китергән.

Бик күп дуслары, хәзерге һәм элекке хезмәттәшләре көн саен Ләлә ханымның хәлен белешеп, аңа терәк булып торган.

«Көрәшче булырга кирәк — шул вакытта гына җиңеп була. Барысы да нинди кәефтә булуың мөһим диләр, бу чыннан да шулай», — диде ханым.

Ләлә Газизова бөтенләй төшенкелеккә бирелгән чаклары булганын да әйтте, әмма гаиләсе, дуслары һәм хезмәттәшләре ярдәменнән ташламаган аны. Ләлә ханым ул вакытта догалар тыңлаган һәм аның хәле җиңеләйгән.

Пациент әйтүенчә, госпитальдә әйбәт ашаталар. Иртәнге ашка май белән ипи, ботка һәм омлет яки запеканка. Төшке ашка шулпа һәм икенче аш бирәләр.

Коронавирус булганда күпләр ашамый башлый, әмма көрәшергә көч булсын өчен ашарга кирәклеген аңлый Ләлә ханым.

Ләлә Газизова икенче тапкыр коронавирус йоктырып, тагын шушы мәхшәрне узудан курка.

«Тормыш кыйммәтләрен аңладым»

Хәзер пациентның хәле яхшырган, үпкәләрнең зарарлануын 70 проценттан 47 процентка киметә алганнар. Ләлә Ивановна киләсе тикшеренүдә тагын да яхшырак нәтиҗәләр булыр дип өметләнә.

«Барысы өчен дә табибларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларның реанимациядә бар кешенең дә көен көйләп йөрүен, аларның нинди ягымлы булуын күз алдына да китерә алмыйсыз. Алар бөтен кешене дә аңлый. Реанимациядә генә түгел, монда барысы да молодцы. Яшь булуларына да карамастан, табиблар барысы да булдыклы, ә урта медперсонал ярдәмчел һәм тәҗрибәле. Табибларга баш иям», — диде Covid-госпиталь пациенты.

Реанимация мәхшәрен һәм түзеп булмаслык авыртулар кичергән Ләлә Газизова күп нәрсәгә яңача карый башлаган.

«Бәлки бу бик купшы сүзләр булыр, әмма мин тормышта иң мөһиме нәрсә икәнен беләм — бу мәхәббәт, Аллаһ, гаилә, яраткан эшең. Ә акча — ул тузан гына», — диде ул.

Ханым татарстанлыларга үзләрен сакларга киңәш итте: битлек кияргә, дистанция сакларга кирәк, диде ул. Хәтта агентлык фотографы белән хәбәрчесенә дә «кызыл зона»да озак тоткарланмаска кушты. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100