«Арка, баш авыртуларымны оныттым»: остеопат ничек дәвалый?

Сәламәт булуга ни җитә! Тик бу сүзләрнең чын кыйммәтен, кызганыч ки, инде авырый башлагач кына аңлыйбыз. Остеопат нинди авыруларны дәвалый һәм кайсыларын булдырмый кала? Шул сорауларга җавапны медицина фәннәре кандидаты, невролог, остеопат Альмира Мадякина белән табарга тырыштык.

— Альмира Альфировна, гади тел белән генә әйткәндә, остеопатия нәрсә ул? Аның төп эш алымнары нидә? 

— Остеопатия ул — традицион медицинаның аерым бер юнәлеше. Рәсми, кабул ителгән медицина. Аның нигезендә булган чирне генә түгел, ә организмны тулаем дәвалау ята. Остеопатия ул  — һәр пациентка, авыруга, чиргә индивидуаль якын килү дә. Мәсәлән, бер үк баш авыртуы төрле кешедә төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килергә мөмкин. Медицинада остеопатия нәкъ менә шуны ачыкларга ярдәм итә торган тармак булып тора. 

Аның төп эш коралы — табибның куллары. Бу без ниндидер экстрасенсорлык белән шөгыльләнә дигән сүз түгел. Пальпацияләү, ягъни тотып карап тикшерү яисә перкуссия (тәннең аерым бер җирләренә суккалап, тавышны тыңлау) — болар барысы да медицина университетында бик яхшы өйрәтелә. Дөрес, остеопатия мәктәбендә бу күнекмәләргә игътибар тагын да күбрәк бирелә. Без анатомияне функциональ һәм физиологик үзенчәлекләре белән бәйләп карыйбыз. Остеопатиянең башка белгечлекләрдән төп аермасы да шунда. 

Остеопатлардан куркырга кирәкми. Алар табиб белгечлекләре исемлегенә кертелгән. Остеопатиянең хроник авыруларны яхшы дәвалау турында бик күп тикшеренүләр үткәрелгән. Гадәттә, олы яшьтәге кешеләрнең бөтен җире авырта һәм бу вакытта эчелә торган дарулар да күп була. Остеопатия ярдәмендә кан әйләнешен яхшыртып, кайбер урыннарның, мускулларның киеренкелеген киметеп, дарулар куллануны әзәйтергә яисә, гомумән, туктатырга мөмкин. Бу бит бик яхшы. Аннары пациентларга да дөрес мәгълүмат биреп, моның панацея түгеллеген, ә бары дәвалауның глобаль алымнарының берсе генә булуын аңлатырга кирәк. 

— Остеопатия күбрәк нинди төр авырулар белән эш итә? 

— Остеопатия иң беренче чиратта функцияләрнең тайпылуын дәвалый. Анатомик яктан зыян килмәгән булса. Әгәр дә бала башына кан саву белән дөньяга килсә, яисә балалар церебраль параличы (ДЦП) диагнозы куелган булса, дөрес, без моны тулысынча дәвалап бетерә алмыйбыз, кызганыч. Шулай да тонусны киметеп, кан әйләнешен яхшыртып, йокысын яхшырта алабыз. Бүсерне дә (грыжа) бөтенләй дәвалап бетерә алмаячакбыз. Пациентның бөтен индивидуальлеген, эшен, яшәү рәвешен истә тотып, төрле киңәшләр бирәбез. Болар үз чиратында авыруның кискенләшүен киметү һәм алга таба үстермәү өчен эшләнә. Пациентка чире турында дөрес мәгълүмат бирү дә бик мөһим. Аның ни өчен барлыкка килгәнен, алга таба да үсмәсен өчен нишләргә кирәклеген яхшы аңларга һәм остеопатиягә генә зур ышанычлар багларга тиеш түгел ул. 

— Мануаль терапия һәм остеопатия арасында аерма нәрсәдә? 

— Чынлыкта исә, мануаль терапевтларга да, остеопатларга да бер үк төрле борчулар белән килә кешеләр. Алар да кул белән дәвалый. Принципиаль аермалыклар юк алай. Мануаль терапия остеопатиядән килеп чыккан, ул әле шактый яңа өлкә. Мануаль терапиянең аермалыгы — авыруны локаль дәвалауда, ягъни кешенең уң тезе авырта икән, димәк, шул җирне караячаклар да. Остеопатия әлеге проблемага глобаль яктан якын килә: ул тез ни өчен авырта башлаган? Остеопатия булган авыруның сәбәбен табып, аны өйрәнеп, башка әйләнеп кайтмаслык итеп эшләргә өйрәтә.

— Альмира Альфировна, остеопатка кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк? 

— Остеопатка иртәрәк мөрәҗәгать иткән саен, дәвалауның уңай нәтиҗә бирүе тизрәк тә, яхшырак та булачак. Мәсәлән, 15-20 ел элек үк барлыкка килгән, буыннар авыртуын дәвалап бетерә алабыз дип әйтү алдау булыр иде. Әгәр дә гипертоник авырулар бар икән, аны да тулысынча юк итеп булмаячак. Без кан басымының кискен генә югары күтәрелү моментларын — кризларны киметә алырлык вазгыять тудырырга тырышабыз. Авыруларны булдырмый калу, профилактика йөзеннән мөрәҗәгать итү бик файдалы бу очракта. Остеопатияне профилактик медицинага да кертеп булыр иде. 

Хәзер күз күреме начарлану, умыртка баганасының кәкрәюе кебек проблемалар белән 1-2 класс укучылары күп килә. Сораша башлагач, баланың бер яшькә кадәр үк проблемалар булуы, бала табу вакыты, әнисенең авырлы чагы да бик җайлы үтмәве ачыклана. Хәзер бит балаларның мәктәптә һәм аннан тыш та эшләре күп: дәрес хәзерләүләр, төрле түгәрәкләр, өстәмә укулар… Һәм барысы да кечкенә бала өстенә авыр йөк булып төшеп утыра. Болар барысы да элек булган проблемаларны калкытып чыгара, авыруга әйләнергә мөмкин. 

— Хәзер бит тугач ук баланы кайбер кешеләр остепатка күрсәтергә кирәк, диләр. Кечкенә балаларны ничә яшьтән остеопатка күрсәтергә ярый? 

— Педиатрлар ассоциациясе рәсми рәвештә баланы 28нче көненнән үк остеопатка күрсәтергә рөхсәт итә. Әлбәттә, моның өчен остеопатның яңа туган балалар белән эшләргә рөхсәте булырга тиеш. Франциядә бала табу йортларында остеопатлар яңа туган баланы икенче көнгә үк карый. 

— Альмира Альфировна, шулай да сезгә олылар һәм балалар күбрәк нинди авырулар белән мөрәҗәгать итәләр? 

— Олы кешеләр турында сөйләшсәк, бу күбрәк тәннең билгеле бер җирендәге авыртуга зарлану: баш, бил авыртуы, баш әйләнү, муен сызлау, умыртка баганасындагы авыртулар. 

Авырлы хатын-кызлар биредә аерым бер урынны алып тора. Аларга башка пациентларга язган кебек дарулар да язып биреп булмый бит. Монда бик сак эш итәргә кирәк, булачак әни кешегә дә, балага да зыян килергә тиеш түгел. Авырлы булуның 16 атнасыннан остеопатка йөрергә була. Әгәр дә ниндидер авыртулар, зарланулар бар икән, иртәрәк тә килергә ярый.

Балалар — остеопатия өчен бик зур эш өлкәсе. Бала табу вакытындагы йөрү яки сөйләшү белән бәйле төрле кыенлыклар булган очракларда да ярдәм итәргә тырышабыз. Баланың имә алмаган очракта да моны җайга салып була. Бу очракта аның муенында тонус яки имү һәм йоту функцияләре кыенлашкан булырга мөмкин. Баш авыртулары, төрле неврологик тиклар, энурез ише проблемалар да уңай хәл ителә. Соңгы арада балаларда гиперактивлык сәбәпле игътибар җитмәү синдромы диагнозы бик еш очрый башлады. Менә бу авыру белән килгән балаларның да хәлен җиңеләйтеп була. 

Менә сколиозны остеопатия генә дәвалап бетерә ала дип әйтеп булмый. Бу очракта, әлбәттә, гимнастика да кирәк. Авыруның эшләгән яки укыган вакытта өстәл артында дөрес утыруы, һәм гомумән, табиб киңәшләрен тыңлау — болар барысы да аның файдасына. Кайвакытта кеше үзенең зарларын бик озак вакытларга онытып тора. 

Без барысын да дәвалыйбыз дип әйтә алмыйбыз. Әгәр ниндидер проблеманы тагын да ныграк ачыклап бетерергә кирәк булса, диагностикага мрт яки компьютер томографиясенә жибәрәбез. Тар белгечлекләр белән һәрвакыт элемтәдә булып, бергә тандемда эшлибез. Үземә исә, бу вакытта, невролог булуым ярдәм итә. Мин пациентны неврологик яктан да, остеопатия белән дә якын килеп карый алам.

— Хәзерге вакытта остеопатия буенча хезмәт күрсәтүче клиникалар күп. Альмира Альфировна, остеопат сайлаганда иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?  

— Россиядә бөтен остеопатлар да, беренче чиратта, югары медицина белеме булган табиблар. Нәкъ менә югары медицина белеме булган кеше генә остепат табиб булып санала ала. Әлбәттә, башта табибның белемен карарга кирәк. Аннары инде 4 еллык остеопат белеме булуы да мөһим. Билгеле бер табиб турындагы кайтаваз-бәяләмәләрне карап чыгу да артык түгелдер, минемчә.

— Остеопатиянең тискәре йогынтысы бармы? Кемнәрне һәм нинди очракта остеопат кабул итмәскә мөмкин? 

— ОРВИ яки ОРЗ симптомнары, тән температурасы югары булган кешеләрне кабул итмибез. Организм үз көчләре ярдәмендә сәламәтләнергә әзер һәм пациентның безгә килгәндә хәле булырга тиеш. Төрле тән җәрәхәтләренең азган вакытында, сулау органнары, йөрәк эшчәнлеге белән кыенлыклары булган кешеләрне шулай ук кабул итә алмыйбыз, чөнки бу очракта беренчел башка ярдәм кирәк. Онкологик авырулар белән дә шулай ук. Монда һәр очрак шәхси карала дисәк тә, дөрес.  

— Авыруларның төрлесе бар, шулай да, остеопатка якынча ничә тапкыр килергә кирәк булачак? 

— Гадәттә, 3-5 тапкыр киңәш ителә. Беренче 3 тапкыры 21 көн эчендә. Аннары ай ярымнан һәм 3 айдан соң кабат килеп остеопатка күренү яхшы булачак. Профилактик яктан күренүчеләргә 1 тапкыр да җитә. Әгәр дә сүз кечкенә бала турында барса, әлбәттә, бала үскән дәвердә ярты елга бер күренү комачауламас. Беренче 3 күренү вакытында остеопат үзенең киңәшләрен бирә һәм шул вакытта алга таба табибка күренү алгоритмы да төзелә. 

— Чирдән котылгач, остеопатка тагын килергә кирәкме соң? 

— Мин моны машиналарны техник яктан карау белән чагыштырыр идем. Без бит бер урында гына тормыйбыз, һәрвакыт хәрәкәттә, шуңа күрә ярты елга бер булса да күренү, минемчә, яхшы булыр иде.  

— Бүгенге көндә күп кенә балаларның сөйләм белән проблемалары бар. Телләре соң ачыла. Менә бу проблеманы остеопатия хәл итүдә булыша аламы? 

— Әйе, мондый балалар бик күп. Иң зур пласт, дияр идем, хәтта. Бу проблема белән дә остеопатия бик нәтиҗәле эшли, дарулар куллануны киметә. Бу баланың кан әйләнеше белән кыенлыклары бар дигән сүз. Яисә төрле мускулларның артык хәлсез яки, киресенчә, киеренкелеге белән бәйле дә булырга мөмкин. Төрле очракта төрлечә дәвалана, шулай да эш күп вакытта кан әйләнешен яхшыртудан башлана. Аннары организм үзе дә эшли башлый. Баланың интеллектына зыян килмәгән булса, ул, һичшиксез, сөйләшәчәк. Дөрес, бу проблема белән бик соң килүчеләр дә бар, ул очракта логопед белән дә шөгыльләнергә тәкъдим итәбез.  

— Остеопатлар үзләренә ярдәм итә алалармы? Альмира Альфировна, сез үзегез остеопатка күренәсезме? 

— Үзем генә дә дәвалый алган моментлар бар. Без бик еш укырга йөрибез: чит илләргә — Франция, Англия, Россия буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургка да. Менә шунда бер-беребезне дәвалыйбыз да инде. Мин үзем остеопатка йөрим. Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр бит. Менә шуның кебек булды минем белән дә. 

Авырлы вакытымда билем бик каты авыртты. Ул вакытта мин инде 5 елдан артык балалар неврологы булып эшли, медицина фәннәре кандидаты идем. Мануаль терапевтка баруның файдасы 2 атнага гына җитә дә, тагын сызлана башлыйм. Шуннан остеопатта булдым. Беренче сеанстан ук авырту бетте, гомумән, югалды. Невролог буларак, мин бар әйберне дә дару ярдәмендә генә дәвалап була дип уйлый идем. Һәр булачак остеопатка башта бу ысулны үзендә сынап карарга киңәш итәр идем. Шуннан соң мин француз мәктәбендә остеопат белгечлегенә 4 ел укыдым һәм эшли башладым.  

— Белмәгәннәр өчен, Альмира Альфировна, әйтегез әле, беренче сеанста ук пациентны нәрсә көтә, ничек дәвалаячаксыз? 

— Беренче сеанста ук сезне чишендереп карауларына әзер булырга кирәк. Әгәр дә ояласыз икән, бу очракта табибны үз җенесегездән сайларга киңәш итәм, чөнки тынычланып, табибка ышанырга һәм тартыну хисләреннән арынырга кирәк. Икенчедән, сезне баскан килеш тә, яткырып та, хәрәкәт вакытында һәм тынычлыкта да караячаклар. Кайвакытта билгеле бер каршылык тудыру да соралырга мөмкин, мәсәлән, тын алмый тору. Кайбер очракта, табиб әкрен генә кулын куеп торган кебек, билгеле бер ноктага басым ясаган кебек тә хис итәчәксез.  

— Альмира Альфировна, үзегезнең тәҗрибәгездә нинди очраклар истә калды? 

— Мин пациентларымны хәтерлим, бигрәк тә озак вакыт йөргәннәрен. Соңгы өметләрен баглап килүче ата-аналар да күп. Бер гаилә баласына остеопат кирәк булгач, Казанга ук күчте, чөнки үзләренең кечкенә шәһәрләрендә мондый белгечләр юк икән. Алар психиатрга йөриләр иде, аутизм диагнозы куелган балаларга бирелә торган дарулар эчәргә кушканнар. Әни кеше бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, әлеге дарулардан баш тарткан. Боларны эчкән вакытта бала бөтенләй әллә нишләп, «яшелчә хәлендә» кала торган булган. Мин бу баланы дәвалый башладым. 2 айдан соң әнисе шалтыратып, баласының хәле яхшы якка үзгәрүен сөйләде: башкалар белән контактлары яхшырган, шигырьләр дә сөйли башлаган.  

Аннары минем инсульт кичергән бер пациентым бар. Хәзер барысы да яхшы, тик әлеге ханымның вакыт-вакыт тик торганнан тавышы югала. Миңа шалтыратканда белеп торам инде тавышы беткәнен. Берсендә 2 ай йөргән тавышсыз, даруларның да ярдәме тимәгән. Минем сеанстан соң кайвакыт икенче көнгә үк тавышы кайта, күп дигәндә 2-3 көндә. Минем өчен пациентларым белән элемтә булуы бик мөһим. Син теләгәнчә, гел уңай нәтиҗәләр булмаса да. Без барыбер кечкенә генә адымнар белән булса да, һәрвакыт алга барабыз. Үз пациентларыңа ышанырга кирәк! 

— Куллар белән дә эшләгәч, күп көч сарыф итәсездер, яңадан ничек итеп көч туплыйсыз? Ресурсларыгызны ничек саклыйсыз? 

— Безне укытканда ук бертөрле нейтральлек сакларга өйрәтәләр. Читтән башка энергия алып килергә тиеш түгелбез. Кешенекен алырга да хокукыбыз юк. Энергияләр алмашы булырга тиеш түгел, кайсы гына медицина өлкәсен алсак та. Бу инде бер дә елмаймыйча, салкын сөйләшү дигән сүз түгел. Күпмедер күләмдә нейтральлек саклаганда армыйсың да, үзеңә дә берни алмыйсың.

Дөрес, төрле вакыт була, кыен очраклар да. Мәсәлән, бер әни баласын сөйләшми дип алып килде. Алар миңа кадәр бик күп табибларга күренгәннәр. Карый башлагач, баланың сезне ишетмәгәнен белә идегезме, дим. Әлбәттә, бу шок булды ата-ана өчен. Сурдологка җибәрдем. Беренче тапкыр мин әйттем бу турыда, кыен булды… Кайберәүләр сеанска килгәч елыйлар да, тик нишләтәсең. Пациентларыма авыр вакытларда сорарга, сөйләшергә кирәк булса дип телефон номерымны бирәм. Дөрес, алар биргән сорауларга мин дә җавап табып бетерә алмаска мөмкинмен. Тик шулай да, бу аннары миңа кабат китаплар ачып укыр, уйланыр өчен азык та булып тора. Аннары, табибның графигы уңайлы булырга тиеш. Ул арыган булса, кирәгенчә ярдәм итә алмаячак.

Остеопатка йөрисезме?

Авыру-борчулары белән төрле остеопатларга йөргән Казан кешеләре фикерен белештек.

Айгөл Фәсхетдинова улын 2,5 яшь чагында остеопатка алып бара. Бала сөйләшми һәм начар йоклый торган була. «Беренче сеанстан ук балам тынычлап, төне буе йоклый башлады. Без остеопатка әледән-әле күренеп тордык. Шулай берсендә сеанстан соң 2-3 көннәр үткәч, ике сүзле җөмләләр әйтеп сөйләшә башлады, аннан озакламый әйбәтләп сөйләшеп китте. Дөрес, бу вакытта балага инде 4 яшь тула иде. Әллә остеопат ярдәме булды, әллә вакыты җитте. Үзем умыртка баганам авыртуга түзә алмыйча остеопатка күренергә булдым. Хәрәкәтләнү бик авыр бирелә иде. Бетте авыртуларым, башым да авыртмый хәзер. Файдасын күрдем», — ди Айгөл.

Алинә Соколованың үзенә дә, ике айлык баласына да остеопат ярдәме тигән. «Кызымның эче бик авырта иде (колики). Безгә остеопатка күренергә киңәш иттеләр. Беренче сеанска барганда балама ике ай чамасы иде. Икенче көнне үк борчуларыбыз бетте. Бер айдан соң янә эче авырта башлагач, тагын бер сеанска барып килдек тә, шуннан соң эч авыртуның нәрсә икәнен дә белмәдек. Барысы да үтте. Үземнең арка авыртуын җиңәргә дә остеопат ярдәм итте. Дөрес, икенче баланы тапкач, авыруым янә кузгалды», — ди Алинә.

Эльвираның ире, биле һәм аркасы авырту сәбәпле, еш кына остеопатларга йөргән. «Башта ярдәме тиде. Хәзер инде алар да ярдәм итә алмый, дарулар да көчсез. Аларга еш йөрергә киңәш итмәс идем. Консультацияләре дә бик кыйммәткә төшә», - ди Эльвира.

Һәр кеше индивидуаль, шуңа күрә берәүгә килешкән дәва икенче кешегә ярамаска да мөмкин. Күп нәрсә безнең үзебезнең кулларда, шул исәптән сәламәтлек тә… Авырмагыз!