Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алар психолог ярдәменә мохтаҗ» - коронавирус белән авыручылар ничек тернәкләнә?

Коронавирус инфекциясе – катлаулы формада үтеп кенә калмыйча, үзеннән соң күп төрле тискәре нәтиҗәләр дә калдыра торган куркыныч чир. Covid-19 ни белән тәмамланырга мөмкин, психолог һәм табиб-гематолог нәрсә белән ярдәм итә ала — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Эвелина Киселева репортажында.

news_top_970_100
«Алар психолог ярдәменә мохтаҗ» - коронавирус белән авыручылар ничек тернәкләнә?
архив / Александр Эшкинин

Коронавирустан соң тернәкләнү узарга кирәк

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәесханова Covid-19 коронавирус инфекциясеннән яки гадәти вируслы үпкә ялкынсынуыннан соң җитди һәм профессиональ тернәкләнү узарга кирәк, дип белдерде.

 «Безнең пациентлар савыкканнан соң яки стационардан чыккач, табибларга мөрәҗәгать итми башлады, әмма, кызганыч, коронавирус инфекциясе яки үпкәләргә вирус эләгү (хәтта бу һәрвакыт инфекция булмаса да) пациентларга диспансер күзәтүе уздыруны таләп итә», — дип ассызыклады ул.

Табиб билгеләп үткәнчә, еш кына тискәре нәтиҗәләр савыгуның беренче көннәрендә түгел, ә шактый соңрак башлана. 

Бигрәк тә алар шикәр чире, симерү, бөерләрнең хроник авыруы, йөрәккә ясалган операция, тромбоз, йөрәк чире белән авыручылар өчен куркыныч. Моннан тыш, ир-атлар үзләре үк куркыныч астында тора, дип раслады белгеч.

«Пациент стационардан тернәкләнүнең клиник билгеләре белән чыкса яки поликлиника шартларында гына дәваланса да, ул табиблар күзәтүендә калырга тиеш», — дип билгеләп үтте Фәесханова.

Әгәр дә татарстанлының үпкәләре авыр формада зарарланса, аңа якын көннәрдә, хастаханәдән чыгарылганнан соң, мәҗбүри рәвештә участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Монда ситуация бик җитди: тернәкләнү узу үпкәләрнең вируслы зарарлануын дәвалау кебек үк мөһим роль уйный» - ди табиб Люция Фәесханова.

Табиблар сүзләренчә, еш кына элеккеге пациентлар катлаулы чирдән дәвалануны, хастаханәдән чыкканнан соң дәвам итү түгел, искә төшерергә дә теләми. Фәесханова билгеләп үткәнчә, бу өлкән яшьтәге кешеләрдә бигрәк тә еш күзәтелә.

«Туганнар, якын кешеләр әлеге эшне контрольгә алса иде, авыруларның сәламәтлеге еш кына шушы ике арада аңлашып эшләүгә дә бәйле», — диде ул.

Шунысы мөһим, тернәкләндерү бөтенләй бушлай, ул ОМС полисы буенча дәүләт гарантияләре программасы буенча уздырыла.

Татарстанда сәламәтлекне ныгыту буенча нинди эшләр алып барыла?

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина тернәкләндерүе буенча штаттан тыш баш белгече Резидә Бодрова Татарстанның Россиядә беренчеләрдән булуын һәм Идел буе федераль округында беренче булып Covid-19дан соң сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүен сөйләде.

Медицина тернәкләндерүенә ярдәм күрсәтү системасы үз эченә өч этап һәм дүрт дәрәҗәне ала. Беренче этап — коронавирустан яки вируслы ялкынсынуыннан дәвалау, дип аңлатты ул.

Икенче этап — стационар, ул «Нехама» шифаханәсе госпитальләре базасында уза. Пациентлар тәүлек буе хастаханәдә табиблар күзәтүе астында тора, бу үзләренә хәрәкәт итү авыр булган кешеләргә кагыла, аларның сулышы кысыла, дип билгеләде Бодрова.

Өченче этап — амбулатор, ул көндезге стационар формасында яки хастаханәгә ирекле керү формасында булырга мөмкин, ягъни пациентка медицина тернәкләндерүенең берничә төре билгеләнгән булса, ул аларга гына килә.

Шулай ук шифаханә-курорт дәвалануы белән ныгыту да файдалы, әмма аны финанслау башкача үтәлә. 

«Күп кенә пациентлар май аенда, июньдә үпкә ялкынсынуы белән чирләделәр һәм хәзер Татарстан Республикасында шифаханә-курорт дәвалануының тулы бер программасы эшли башлады, әлеге учреждениеләрнең кайберләре пациентларны нәкъ менә шифаханә-курорт дәвалануына кабул итә», — дип билгеләде ул.

Авыручылар өчен дәвалау һәм сулыш алу гимнастикасы үткәрәләр, сулыш тренажерларына, озон терапиясенә, ингаляциягә, физиотерапиягә, электромагнит терапиясенә җибәрәләр, массаж ясыйлар һәм психологик ярдәм күрсәтәләр.

Республиканың 12 медицина учреждениесе көненә коронавирус белән авырган 25ләп кешене кабул итә

Бодрова сүзләренчә, Татарстанда 12 медицина учреждениесе коронавирус инфекциясен узган кешеләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә.

«Бездә 5 июньнән Казан шәһәре сугыш ветераннары госпитале базасында медицина тернәкләндерүе буенча ярдәм күрсәтә башладылар. 15 июньнән Казанның 7нче санлы поликлиникасы да кушылды. Атна саен, йә ике атнага бер безгә Татарстан Республикасының күп кенә учреждениеләре дә кушыла. Аерым алганда, Казан буенча медицина тернәкләндерүенең инновацион технологияләре булган 21нче шәһәр поликлиникасы, Иннополис шәһәренең махсус сулыш тренажерлары булган медицина үзәге», — дип сөйләде реабилитолог.

Шулай ук, табиб сүзләренчә, Казанда мондый ярдәмне 20, 10нчы шәһәр поликлиникасы һәм башка учреждениеләр күрсәтә башлаган. Шулай ук сугыш ветераннары госпиталендә, Чаллыда 7нче поликлиникада, Яшел Үзәннең үзәк район хастаханәсендә сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итәләр. Тиздән Әлмәт шәһәренең 3нче поликлиникасында да сәламәтлекне ныгыту өстендә эшли башлаячаклар.

5 июньнән авыруларны кабул итә башлаган сугыш ветераннары госпиталенең тернәкләндерү бүлеге аша 151 кеше үткән. Бодрова билгеләп үткәнчә, башка медицина учреждениеләрендә ярдәм күрсәтү тизлеге шундый ук, тик алар соңрак ачылган.

«Һәр учреждение көн саен ким дигәндә Covid-19дан соң барлыкка килгән үпкә ялкынсынуы кичергән 20-25 пациент кабул итә», - ди табиб-реабилитолог Резидә Бодрова.

«Һәр учреждение көн саен ким дигәндә Covid-19дан соң барлыкка килгән үпкә ялкынсынуы кичергән 20-25 пациент кабул итә», - ди табиб-реабилитолог Резидә Бодрова.

Covid-19 аркасында кан нык куера, даруларны хастаханәдән чыкканнан соң да кабул итәргә кирәк

Коронавирус инфекциясе кешенең канына нык тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырларына зыян китермәс өчен, канны сыекландыра торган препаратларны инфекцияне җиңгәннән соң да кабул итәргә кирәк.

«Катлаулы очракларның күп өлеше гемостаз системасында ачыкланган тискәре нәтиҗәләр белән уза. Гади тел белән әйткәндә, бу пациентларның каны бик нык куера. Әлеге реакция инфекция таралмасын өчен организмны саклау чарасы булып тора. Коронавирус инфекциясе һәм вирус пневмонияләре вакытында бу үзгәрешләр тискәре нәтиҗәләргә китерә, үпкәләрнең микротромбозы үсә», — дип сөйләде «Айболит» медицина үзәге табиб-гематологы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының клиник медицинаның фундаменталь нигезләре кафедрасы ассистенты Светлана Сафиуллина.

Ул канның теләсә нинди инфекция вакытында куеруын, әмма Covid-19 вакытында әлеге процессның зуррак тизлек белән баруын билгеләп үтте.

Табиб сүзләренчә, бу очракта канны сыекландыра торган препаратлар — антикоагулянтлар билгеләнә. Covid-19га ике тискәре тест алганнан соң, еш кына пациентлар әлеге дарулар турында оныта.

«Кемдер ситуациянең җитдилеген аңламый, кемдер акчасын жәлли, чөнки бу препаратлар шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин. Әмма илебездәге һәм чит илләрнең күп кенә тикшеренүләре күрсәткәнчә, әлеге пациентларда канның патологик куеруы 40 көнгә кадәр сакланырга мөмкин», - ди табиб-гематолог Светлана Сафиуллина.

«Кемдер ситуациянең җитдилеген аңламый, кемдер акчасын жәлли, чөнки бу препаратлар шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин. Әмма илебездәге һәм чит илләрнең күп кенә тикшеренүләре күрсәткәнчә, әлеге пациентларда канның патологик куеруы 40 көнгә кадәр сакланырга мөмкин».

Әгәр пациентта кан куеруга китерә торган чирләр бар икән, тромблар барлыкка килү куркынычы берничә тапкырга арта. Белгеч сүзләренчә, шул ук вакытта пациент мондый авыру барлыгын белмәскә дә мөмкин.

Эксперт аңлатканча, вируслы үпкә ялкынсынуы аша узган барлык пациентлар, хастаханәдән чыккач, ким дигәндә ике атна дәвамында стационарда билгеләнгән антикоагулянт профилактикасын кулланырга тиеш. Үпкәләрнең вируслы зарарлануы булган пациентларга гади аспирин киңәш ителми.

Ә гемостаз күрсәткеченә канны пациент дарулар эчеп туктаганнан соң 14 көн узгач тапшырырга кирәк. Әгәр анализ нормада икән, табиб препаратларны туктатырга мөмкин. 

Сафиуллина билгеләп үткәнчә, коронавирус җиңел формада үткән булса да, кеше антитәнчекләргә анализ ясап, инфекция турында белгән икән, табибка мөрәҗәгать итү һәм сәламәтлекне кайгырту комачауламаячак. Әгәр дә табиб кирәк дип саный икән, ул кан анализын билгеләячәк һәм кирәк очракта махсус препарат язып бирәчәк.

Европа тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, Covid-19 авыруларының 20 %ка якыны тромбоз белән очраша. Тромблар барлыкка килү катлаулы йөрәк-кан тамырлары авыруларына — инсультка һәм инфарктка китерергә мөмкин.   

Коронавирус белән авыручыларга психолог ярдәме кирәк

Коронавирус инфекциясе кешенең психоэмоциональ фонына да йогынтыны ясый.

Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләр еш кына куркып кала һәм ярсулы була. Мондый симптомнар булган вакытта психолог ярдәм итәргә тиеш.

«Психоэмоциональ фонны аеруча ассызыклыйсы килә. Клиник психологлар белән уздырыла торган төркем дәресләре безнең пациентларда барлыкка килгән авыруларны коррекцияләргә мөмкинлек бирә. Төрле тискәре нәтиҗәләрне күрәбез — йокы бозылу, күңел төшенкелеге, ярсулык кына түгел, ә курку, һава җитмәү аркасында чир кузгалудан шүрләү, сулыш кысылу, үзең һәм гаиләң өчен борчылу», — дип билгеләде Резидә Бодрова.

Хәзер табиблар авыру аша узган һәм әле дә курку-борчылу хисләре кичерә торган пациентлар өчен төркем һәм индивидуаль дәресләр кирәклегенә басым ясый.

«Аларда депрессив күренешләр ачыктан-ачык барлыкка килә. Күңел төшенкелегенә биреләләр, хисчән була башлыйлар, ахыр чиктә дәваланырга да теләмиләр. Бөтен әйбер туйдыра. Инде сәламәтләнү стадиясенә килеп җиттем генә дигәндә, барысына да кул селтисе килә башлый. Хастаханәдән чыгуга, барысын да онытасылары килә», — диде Люция Фәесханова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100