Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем өчен иң мөһиме — сәламәтлек»: Казанда шикәр диабетын кисәтү акциясе узды

9-18 ноябрьдә Татарстанда шикәр диабеты профилактикасы декадасы уза. Ул 14 ноябрь — Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышлана. Шул уңайдан Казандагы сәүдә үзәгендә акция оештырдылар.

news_top_970_100
«Минем өчен иң мөһиме — сәламәтлек»: Казанда шикәр диабетын кисәтү акциясе узды
Владимир Васильев

Казандагы сәүдә үзәгендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» һәм «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсе шикәр диабетын кисәтү буенча акция оештырды.

Битлек, перчатка һәм кызыл форма кигән волонтер-табиблар сәхнә янындагы җиде өстәлгә урнашкан иде. Бу өстәлләрнең медицина станцияләре дип аталуын дә аңлаттылар. План буенча, акциядә катнашучы шикәр диабетының барлыкка килүе, аның билгеләре, бу авырудан килеп чыга торган өзлегүләр һәм сәламәт туклану турында тулы мәгълүмат алу өчен барысын да узарга тиеш иде. 

«Мәгълүмат» дип аталган беренче станциядә кешеләргә аңлатма бирәләр. Мәсәлән, аларга шикәр диабетының эндокрин авыру булуын һәм аның организмда инсулин җитәрлек булмау яки аның күләме кими аркасында килеп чыгуын аңлаттылар.

«Мин табиб» дип аталган икенче станциядә практик биремнәр үтәргә кирәк иде.

«Мин бирем бирәм, ә катнашучы дөрес җавап бирергә тиеш. Мәсәлән, 45 яшьлек ир-атның гел ашыйсы килеп тора, ачлык, сусау хисе барлыкка килә. Спорт белән шөгыльләнергә яратмый, өстәвенә күп калорияле ризыклар ашый. Кибеткә барырга кирәк булганда да транспортта бара. Күз алдыгызга китереп карагыз әле, анда нинди авыру һәм аңа нинди анализлар бирергә кирәк?» — дип аңлатты волонтер-табиб. Яннан узып баручы ханым елмаеп бу кешедә шикәр диабеты булырга мөмкин һәм ул глюкозага анализлар бирергә тиеш дип җавап бирде.

«Тормыш — хәрәкәт» һәм Пирамида» дип аталган өченче һәм дүртенче станцияләр — уен форматында ясалган. Монда кешеләргә «физик активлык» һәм «физик күнегү» төшенчәләренең аермасын һәм диабетны кисәтү өчен күнегүләрнең күпме вакыт эшләргә кирәклеген аңлаттылар.

«Физик активлык — скелет мускуллары башкара торган нинди дә булса хәрәкәт энергия чыгаруны таләп итә. Әмма нәкъ менә физик күнегүләр сәламәтлек өчен файдалы. Ә соңыннан кешеләргә нәрсәнең нәрсәгә туры килүен бүлгәләп чыгарга кирәк иде. Мәсәлән, йөгерү — күнегү, эшкә кадәр җәяү бару — активлык», — дип аңлатты волонтер.

«Сәламәт туклану пирамидасы» кешеләргә ризыкларның организмга тәэсире, аларның азык кыйммәте, составындагы витаминнар буенча бүләргә өйрәтә.

«Ешрак кулланылырга тиешле ризыклар пирамиданың нигезе итеп алынган. Очында урнашкан ризыкларны без көн дәвамында мөмкин кадәр сирәгрәк ашарга тиеш. Мәсәлән, пирамиданың иң очында — баллы ризыклар һәм фастфуд, аларны сирәк кулланырга кирәк. Без катнашучылардан пирамида төзүләрен сорыйбыз, аларга хаталарын аңлатабыз. Тулаем алганда, кешеләр дөрес җавап бирә», — диде волонтер. Сүз уңаеннан, 15 минут эчендә генә дә бу станциядә уннан күбрәк кеше булды. 

Алдагы станция — «Игътибар: инсульт» дип атала. Монда акциядә катнашучыларга шикәр диабеты китереп чыгарган өзлегүләрнең берсе — инсульт булырга мөмкин дип аңлаттылар. «Шикәр диабеты булганда кан тамырлары патологиясе килеп чыга һәм төерчекләр барлыкка килә. Сәбәбе шул», — диде волонтер.

«Юк» дип әйтәм» дигән алтынчы станциядә катнашучыларны наркотик кулланып карау тәкъдименнән дөрес итеп баш тартырга өйрәттеләр. Ахыргы станцияләр — «Кан басымын контрольдә тот» һәм «Скандинавия йөреше» дип атала. Бу станциягә килүчеләр инсульт белән авыру ихтималын киметә алсын өчен, аларның кан басымнарын бушлай үлчәделәр һәм дөрес йөрергә өйрәттеләр

Казанда яшәүче 18 яшьлек Анастасия Саблина үз белемнәрен тикшереп карарга теләде. Аның сүзләренчә, бу акция бик файдалы һәм мәгълүматка бай. Кыз алга таба зыянлы ризыкларны сирәк ашарга һәм физик күнегүләрне ешрак эшләргә вәгъдә итте.

«Минем өчен иң мөһиме — сәламәтлек. Мин үз фигурамны контрольдә тотам һәм фастфудны, торт-шоколадларны сирәк ашыйм. Әмма сәламәтлек белән проблемалар булмасын өчен, аларны куллануны киметергә тырышачакмын һәм спорт белән дә күбрәк шөгыльләнәчәкмен», — диде ул.

Акциядә Татарстанда яшәүче 1,5, мең кеше катнашты

Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көненә багышланган акция республиканың биш шәһәрендә — Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Яшел Үзәндә һәм Әлмәттә узды. Анда республикадагы 60 волонтер, 1,5 мең кеше катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасында «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Анна Макарова сөйләде.

«Татарстан Республикасы буенча 60 волонтер җәлеп кителде, акциядә 1,5 кеше катнашты. Шикәр диабеты — еш очрый торган авыру. Кешеләргә бу авыруны китереп чыгара торган риск факторлары турында сөйләү мөһим. Мондый чаралар ел саен уздырыла», — диде Анна Макарова. 

«Мондый чаралар уздыру бик әһәмиятле, ә безнең бурыч — моны халыкка аңлаешлы тел белән аңлату. Квест — кызыклы һәм күңелле ул. Аны узганда кеше үзе өчен бик күп мәгълүмат ала». — дип өстәде ул.

Авыру барлыкка килмәсен өчен хәрәкәтләнергә — саф һавада җәяү йөрергә һәм зарядка ясарга кирәк дип киңәш итте Анна Макарова. Шулай ук туклану да мөһим — артык майлы һәм гади углеводларга бай ризыклар организмга тискәре йогынты ясый һәм авырулар китереп чыгара.

Искәртеп үтик, ел саен 14 ноябрьдә дөнья күләмендә Шикәр диабетына каршы көне уза. Аны 1991 елда Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы игълан иткән.

Бу хакта тулырак мәгълүматны социаль челтәрләрдә һәм сайтта, шулай ук #РЦМР #ЯЗДОРОВ #ЗОЖРТ @iazdorov теглары аша укырга була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100