Айдар Әхмәдиев коронавирус белән көрәшүе турында: «Суга чумгандагы кебек тыным бетте»

Авыруны лифтта йоктырып, берничә тәүлек хәлсез яту, зур кыенлыклар аша хастаханәгә эләгү, анда эсселектән иза чигү: коронавирус инфекциясе белән авыручы казанлы Айдар Әхмәдиевка боларның барысы аша да үтәргә туры килгән. Үзенең авыру тарихын ул «Татар-информ» журналистына сөйләде.

«Коронавирус йоктыруымны шундук аңладым»

Айдар, син коронавирус инфекциясен ничек йоктырдың? 

Әниемнәндер, мөгаен. Чөнки коронавирусның барлык билгеләре, иң беренче булып, анда күзәтелде. Ул 28 июнь көнне чирли башлады. Саклану чараларын күрүемә карамастан, 1 июльдә миндә дә авыру билгеләре барлыкка килде. Битлек, перчатка киеп йөрсәк тә, саклануның барлык нечкәлекләрен төгәл үтәү мөмкин түгеллекне аңлыйм. Урамда вакытта битлеккә кул белән кагылганымны, күзлекне җайлап кигәнемне хәтерлим. 

Авыруның билгеләре нинди? 

Әнинең температурасы 38,5кә кадәр күтәрелде, бик нык өшеде. Соңыннан миндә дә шул ук билгеләр күзәтелде, аларга эч китү өстәлде. Мин нигәдер шунда ук бу коронавирус дип уйладым, моны тойдым. Без яшәү урыныбыз буенча табиб чакырттык, чөнки теркәлгән урында тормыйбыз. Терапевт килеп: «Бу вакытлыча, барысы да узачак», — диюдән башка сүз әйтмәде. 

Терапевтның ничек киенгән булуы турында тулырак сөйли аласыңмы? Сезгә килгәндә аның махсус саклану чаралары бар идеме? 

Терапевт бик җиңел киенгән иде. Юка гына үтәкүренмәле битлек һәм накидка. Төгәл хәтерлим, кулында перчаткалары да юк иде хәтта.

Безнең әни белән хроник үпкә авыруыбыз бар. Мин элек тә, үпкәм зарарланып, хастаханәләрдә озак яттым. Шул сәбәпле, без риск төркеменә керәбез. 

 «Хәлебез авырайса да, хастаханәгә эләгә алмадык»

Сер булмаса, нинди авыру?

Бу — үпкәне зарарлый торган аутоиммунлы авыру. Пульмонологта даими тикшеренәбез. Бездә, коронавируслы кешеләрдәге кебек үк, үпкә фиброзы башлана. Безнең иммунитетның реакциясе шундый.

Температурабыз күтәрелгәч, бик нык курыктык, чөнки риск төркеменә керәбез. Мин шунда ук бу коронавирустыр, табиб чакыртырга кирәк дип уйладым. Температураны төшерә торган препаратлар кабул иткәнгә күрә, ул: «Менә бит, хәлегез яхшырган. Өч көн вируска каршы торучы дарулар эчегез», — диде. Өч көннән соң да безнең хәл яхшырмады, табибны яңадан чакырттык. Бу юлы башкасы килде.

Хәлегез начарландымы? Температура күтәрелүен дәвам иттеме? 

Үземне начар хис иттем. Хәтта урыннан торып бәдрәфкә барып җитәрлек тә көч юк иде. 

Мускуллар авырту, хәлсезлекме?

Әйе, бик каты мускулларым авыртты. Әнинең дә мускуллары һәм буыннары сызлады. Кан тамырларына хәтле авыртты, аларны тәннән аерып алалармыни! Буыннарны кисәкләргә телгәләп алган кебек булды. Күзләр бик нык авыртты, аларны ача алмадым. Күзләрне йомып, бернәрсә дә эшләмичә, ятып торасы гына килде. Аппетит булмады, бик хәлсез идек. 

Авырый башлаганның бишенче көнендә коры ютәл башланды. Без янәдән табиб чакырттык. Бу юлы килгәне саклану костюмы кигән иде. 

«Безне хастаханәгә салсыннар өчен, сәбәп эзләдек»

Сез, табиб чакырткач, үзегездә коронавирус билгеләре булуны, шикләрегезне әйттегезме? Алар моны ничек кабул итте?

Чынлыкта безгә коронавирустан терелгән икетуган апамның киңәше ярдәм итте. «Мин коронавируслы кеше белән элемтәдә булдым дип әйт, шулай димәсәң, алар синең сүзләргә игътибар итмәячәкләр», — диде ул. 

Мин әнинең иске фатирыбызга баруын искә төшердем. Әлеге йортта безнең коронавирус белән авыручы туганнарыбыз яши. Әни алар белән бер лифттан файдаланган булып чыга. Коронавирусның безгә алар аша йоккан булуы ихтимал.

Без, шалтыратып, үзебезнең коронавируслы авыру белән элемтәдә булуыбыз турында әйттек. Шунда ук өйгә терапевт килде. Ул барлык саклану чараларын күргән, яхшылап киенгән иде. 

Җентекләп караганнан соң, ул безгә ниндидер стандарт дәвалау схемасы билгеләде: вируска каршы препаратлар һәм башкалар. Авыруыбызның алтынчы көнендә безгә әлеге дарулар гына ярдәм итмәячәге билгеле иде инде. Терапевт безгә рентгенга юллама бирде. Әлбәттә, ул берни дә күрсәтмәде.

Үпкәгезгә зыян килүне күрсәтмәдеме?

Юк, чөнки аны рентген аша күреп булмый икән, компьютер томографиясе узарга кирәк. Казанның барлык клиникаларына шалтыратып чыктык. Бер җирдә дә, хәтта медицина полисы белән дә томография ясау мөмкин булмады. Акча түләп үтсәң генә. Өметсезләнеп, иң якын буш дата — 10 июльгә түләүле КТга язылдык. Мәүлетов урамы, 2нче йортта урнашкан клиникада бер кешегә КТ үтү 7 мең сумга якын. Хроник авыруларыбыз булуын да исәпкә алып, без бу эшне сузмаска уйладык. 

 Безнең элек тә РКТ нәтиҗәләре бик яхшы булмый иде. Шуңа күрә, хастаханәгә яту өчен, кичекмәс сәбәп кирәк булды. 

Без әни белән авырып өйдә ятканда, терапевт чакырмаган килеш килде. «Мин сезне карарга тиеш», — диде ул. Аның кулында пульсоксиметр бар иде. Алар аның белән кандагы кислород микъдарын үлчиләр. Әнинеке бик түбән — 92не күрсәтте. 94 тән дә түбән булу — борчылырга урын бар дигәнне аңлата.

«Мин сезгә хастаханәгә юллама бирәм. Сез ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм аларга минем фамилиямне атарга тиеш», — диде терапевт. Шулай итеп, ул безгә Республиканың йогышлы авырулар хастаханәсенә юллама бирде һәм безне коткарып калды. 

«Коронавируска тестны мамыклы таякчыклар белән алдылар, ә нәтиҗәсе сер булып калды» 

 Терапевт сезгә, беренче тапкыр килгәч, коронавируска тест ясадымы? 

Әнигә өйгә килеп тест ясадылар, ләкин мазокны дөрес алмадылар. Алар таякчыкның очын борынның арткы зондны стенасына җитәрлек итеп төшерергә тиешләр. Ә алар гади мамыклы таякчыклар белән эшләделәр. Мазокны борын яфракларыннан гына алдылар булып чыга.

Әнигә тестның нәтиҗәсе дүрт көннән соң әзер булачак дип әйттеләр. Бу бик озак вакыт.  

Нигә сездән алмадылар? 

Алар моны Роспотребнадзордан рөхсәт килмәү белән аңлаттылар. Мин интернеттан караган идем. Анда, чыннан да, бөтен анализларның да Роспотребнадзор аша үтүе язылган иде. Кешегә нинди диагноз куярга кирәклекне, тест ясарга рөхсәт бирү-бирмәүне дә алар хәл итә икән. Шуңа күрә табиблар безгә бер тест белән генә килделәр. Әнидән алдылар, ләкин без аның нәтиҗәсен белә алмадык. 

«Коронавируска тест бирү өчен, берничә сәгать эсседә, чиратта басып торганнан соң гына хастаханәгә юллама алдык»

Сезне ничек хастаханәгә салдылар?

Безне терапевтның өйгә килүе һәм үз теләге белән юллама язып бирүе коткарды. Ул безгә кайгыртучанлык күрсәтте. 

Юлламаны алганнан соң, без ашыгыч ярдәм чакырттык. Аны тугыз сәгатькә якын көтәргә туры килде. Алар үзләре белән әнине генә алып китәргә теләделәр, ләкин әни, тикшеренү үтәр өчен, мине дә алуларын үтенде. Сүз уңаеннан, ашыгыч ярдәм фельдшеры тулысынча саклану киеменнән булса да, табибы маскасыз һәм перчаткасыз килде. Бәлки аларның махсус саклану костюмнары беткән булгандыр, ләкин аңа чирләсә дә, чирләмәсә дә барыбер кебек иде. 

Ашыгыч ярдәм безне бик тиз алып китте. Башта безне Казанның тимер юл хастаханәсенә алып килделәр. Бәхетебезгә, анда чират юк иде. Компьютер томографиясен дә чагыштырмача тиз ясадылар. 

Анда коронавируска тестны ничек алдылар?

Йогышлы авырулар хастаханәсендә тестны безгә дөрес итеп, барлык таләпләргә туры китереп ясадылар. Моның өчен берничә сәгать чиратта басып торырга туры килсә дә. 

Барлык авырулар ашыгыч ярдәм машиналарында утыралар. Эссе, ләкин машинадан чыгарга ярамый, ятып торасы килә — булмый, берничә сәгатьне уңайсыз утыргычларда утырып түзәргә туры килә. 

Безне йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлегенә алып керделәр. Бераз көткәннән соң, табиб-инфекционистка күрендек. Анда безнең пульсны һәм кандагы кислород микъдарын үлчәделәр.

Төнге икеләр тирәсендә бездән коронавируска мазок алып, аның кичке 7дә әзер булачак нәтиҗәсен өйгә кайтып яки хастаханәдә калып көтәргә мөмкин булуы турында әйттеләр. Башка авырулар белән утырмас өчен, такси чакыртып, өйгә кайтып киттек. 

«Газапларыбыз бетә икән дип шатландык»

Сез тест нәтиҗәләрен каян белдегез?

Йогышлы авырулар хастаханәсенә егерме тапкыр шалтыратканнан соң гына чыга алдык. Безгә тест нәтиҗәләренең уңай булуын һәм аны алу өчен хастаханәгә килергә, ә аннан ашыгыч ярдәм белән 7нче шәһәр хастаханәсенә барырга кирәклеген хәбәр иттеләр. 

Газапларыбыз бетә икән дип сөендек. 

Димәк, башта йогышлы авырулар хастаханәсенә, аннары өйгә, кабат ашыгыч ярдәм белән кире хастаханәгә киттегез?

Әйе, хастаханәгә эләгү өчен, ким дигәндә ике тәүлек вакыт үтә. 

Чынлыкта, респиратор авыруларга шикләнеп килүчеләр бик күп. Бу бик куркыта. Кешеләр үз аяклары белән йогышлы авырулар хастаханәсенә: «Зинһар, кабул итегез безне», - дип киләләр. Ә аларны кабул итмиләр, чөнки чиратта ашыгыч ярдәм машиналары белән килүчеләр тора. Кыскасы, тәмуг анда.

Без, кулыбызга тест нәтиҗәләрен алганнан соң, ашыгыч ярдәм чакырттык. Ул бик тиз килеп җитте. Башта әнине генә алып китәселәр иде, ул мине дә тикшерүләрен үтенде. Минем кислородны үлчәп карагач, ул 92не күрсәтте. Әнинеке тагын да түбәнрәк иде. 

Безне 7нче шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр. Ашыгыч ярдәм машинасында без таң атканчы утырганбыздыр, мөгаен.

Кабул итү бүлегендә кеше артык күп түгел иде. Араларында тәүлек буе утырганнары да бар. Аларның кайберләре үзләре килгәннәр, кайберләрен йогышлы авырулар хастаханәсеннән җибәргәннәр. Мин кабул итү бүлегенә төнге 2дә кердем. Анда исә алдагы көнне иртән килеп, һаман да медицина ярдәме күрсәтелмәүче пациентлар утыра. Кабул итү бик әкрен башкарыла.

Аларның зарарсызландыру беркетмәсе бар. Аның буенча бинаны һәр пациенттан соң зарарсызландырырга, җилләтергә һәм күпмедер вакыт көтәргә кирәк. Авыруны кабул итү — бик әкрен процесс. Чиратта утыручыларның яртысыннан артыгын кире өйләренә кайтарып җибәрделәр. Чөнки хастаханәгә хроник авырулары булган, өлкән яшьтәге, авыр хәлдәге пациентларны гына яткыралар. 

«Әниемнең үпкәсенә 71 процент зыян килгән. Ул, мине тынычландырып, барысы да яхшы, ди»

Сезне ничек кабул иттеләр? Госпитализацияләү процессы турында сөйләгез әле. Хастаханәгә кергәч, хәлегез җиңеләйдеме?

Мине бары тик иртәнге 7дә генә кабул иттеләр. Әнинең күрсәткечләре начар булгач, сузып тормадылар. Аны чиратсыз һәм бик тиз теркәделәр. Ә миңа: «Син әле яшь», — дип, көтеп торырга куштылар. Мин иң соңгы булып кердем, башка авыруларны кабул итмәделәр.

Миңа шунда ук капельница куйдылар. Ул, мин уйлаганча, гормон булып чыкты. Әлеге гормон ялкынсынуны бетерә һәм иммун системасын тынычландырырга булыша. Аны куйганнан соң миңа җиңел булып китте. Мине хәзер дә шуның белән дәвалыйлар. Әнигә антибиотиклар да кадыйлар. 

Шулай ук безгә Плаквенил бирәләр. Иртән һәм кич кабул итәбез. Маляриягә каршы кулланылучы бу препарат коронавируска каршы да нәтиҗәле булып чыккан, күрәсең.

Яңа препаратлар кулланмыйлармы?

Әлегә юк, шул элеккеләре генә. 

 Эчебезгә, тромблар барлыкка килмәсен өчен, уколлар кадыйлар. Чөнки коронавирус вакытында тромблар ясалу куркынычы бар икән. Мин амбулатор дәвалауның хастаханәләрдәге дәвалаудан аермалы булуына игътибар иттем. Амбулатор дәвалаганда Арбидол, Гриппферон кебек дарулардан кала берни дә билгеләмиләр. Ә монда бөтенләй башкача. 

Хәзерге вакытта 7нче шәһәр хастаханәдә авыручылар күпме? Анда, чыннан да, урыннар җитмиме? 

Мин палаталар яныннан үткәндә, ишекләр ачык иде. Аларның тулы булуына игътибар иттем. Без палатада дүрт кеше ятабыз. Ләкин палата өч кешегә хисапланган кебек. Без дә хәзер өчкә калдык, беребезне реанимациягә алып киттеләр. Аның язмышы турында берни дә белмибез. 

Әниемнең үпкәсенә 71 процент зыян килгән. Аңа кабат КТ ясадылар һәм соңгы тапкырында зыян килүнең ничә процент булуын әйтмәделәр. «Әлегә бик үк яхшы түгел. Озаклап дәваланырга әзерләнегез», — диделәр. Без болай үзебезне ярыйсы хис итәбез. Кислород түбән булуга карамастан, организм яңа халәткә ияләшә, күрәсең. 

Әниегез хәзер үзен ничек хис итә?

Әнидән «Хәлең ничек?» — дип сорагач, «Начар түгел, үземне ярыйсы хис итәм», — ди. Бәлки мине тынычландыру өчен генә әйтәдер. Аның үпкәсенә нык зыян килгән. Ул әлегә реанимациядән башка гына дәвалана. Ләкин табиб әле сөенергә иртәрәк булуын, клиник яхшыру күзәтелмәвен әйтте. Эченә трубка куелган кислород битлегебез бар. Аның аша еш суларга тырышабыз.

Әниегезгә ничә яшь?

Аңа 56. Әлегә барысы да катлаулы, әмма организмның авыру белән көрәшүе сөендерә. 

«Эсселек сәламәтләнүгә нык комачаулый, чөнки безгә саф һава җитми»

Хастаханәдә шартлар нинди? 

Монда психологик яктан бик авыр: палатадан чыгарга ярамый. Ә палаталар бик кечкенә. 

Кондиционерлар, вентиляторлар бармы?

Кондиционер да, вентилятор да юк. Җил йөрсен өчен, ишекне ачып куялар. Чир таралмасын өчен, саклык чарасы буларак, вентиляция системасы да ябык. Әле дә ярый палаталарда душ бар. 

 Душ кергәннән соң, минем кандагы кислород микъдары нык кими. Мин беренче тапкыр душка кергәч, ул 82гә кадәр төште. Миңа бик куркыныч булды. Суга чумгандагы кебек тыным бетте, шунда ук кислород битлеге артыннан йөгердем. Икенче тапкыр кергәндә, минем кислород микъдары тагын да түбәнрәк төште, ләкин тыным кысылмады. Организмым ничектер ияләште димме соң... 

Бу турыда табиблар нәрсә әйтә? Душка йөрүне тыялармы? Нинди күрсәтмәләр бирәләр?

Минемчә, табиблар моңа күнеккәннәр инде, чөнки тын кысылу — әлеге чир вакытындагы гадәти күренеш.

Без палатаның ишекләрен ачарга курыкмыйбыз. Ә әнинең палатасында чагыштырмача өлкән яшьтәге ханымнар ята. Алар ишекне ачмаска, сквозняк ясамаска тырышалар, шуңа палатада һава бөтенләй юк. Мин әнигә ешрак битлек аша кислород суларга, юеш сөлге белән сөртенергә киңәш итәм. 

Бу эсселек сәламәтләнүгә бик нык комачаулый, чөнки безгә саф һава җитми һәм бик авыр. Син тәүлек буе кушеткаңа береккәнсең. Палатаның бер почмагыннан икенчесенә барырга була — бөтен хәрәкәт шул. 

Сез хастаханәдә күптәннәнме?

Минем өчен көннәр бер-берсенә кушылдылар. Без бирегә тугызынчымы, унынчымы июльдә эләктек кебек. Бишенче көн ятабыз инде (әңгәмә 14 июльдә үткәрелде — авт.).

Хастаханәдә ниләр белән шөгыльләнәсез, вакытыгызны ничек үткәрәсез? 

Гомумән, көчем юк. Хәлсезлеккә эсселек һәм күп дозалы дарулар өстәлә, шуңа гел йоклыйсым килә.

Кайвакыт китаплар укыйм, социаль челтәрләрдә үз халәтемне тасвирлыйм, артык тынычланмасыннар өчен, кешеләрне кисәтергә тырышам. Битлексез йөрүчеләр бик күп. Минем авыру тарихым аларга сабак булсын иде. Кабул итү бүлегеннән палатага күчергәндә миңа санитарка: «Кибеткә азык-төлек алырга чыкканда да коронавирус йоктырган кешеләр бар», — дип әйтте. Авыручылар бик күп. Миңа күзлек, битлек һәм перчатка киеп йөрергә куштылар. Уяулыкны югалтырга ярамый. 

«Бик тә диңгезгә барасым килә»: коронавирус белән авырганда, хыяллар нинди була?

Коронавирус йоктырган танышларыгыз күпме?

Минем бик күп туганнарым коронавирус белән авырды. Әнинең эшендәге хезмәткәрләрнең яртысы диярлек чирләде, үлем очраклары да булды. Бу вирус яшьләрне дә кызганмый. Мин моның дәвамлы процесс икәнлеген аңлыйм. Безгә, тулысынча сәламәтләнеп бетәр өчен, ким дигәндә ярты ел вакыт кирәк булыр дип уйлыйм. 

 Сез хәзер нәрсә эшләргә теләр идегез? Туңдырма ашаргамы, елгада су коеныргамы? 

Диңгезгә барыр идем. Бик тә диңгезгә барасым килә. Хәтта гади генә күл янына барып, ятып тору, тынлыкта ял итү, урманда йөрү дә — минем өчен зур бәхет булыр иде. Кечкенә бүлмәдә ябылып утыру бик кыен, психологик яктан авыр.