Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аннан соң организм җиңеләеп кала»: кан бирүчеләрне нинди ният йөртә?

14 июнь - Бөтендөнья кан донорлары көне. Шул уңайдан, Республика кан үзәгендә булып кайттык, мохтаҗларга каннарын бирүчеләр белән сөйләштек. Аларны бу изге эшкә нәрсә этәрә икән?

news_top_970_100
«Аннан соң организм җиңеләеп кала»: кан бирүчеләрне нинди ният йөртә?
Михаил Захаров

Кан үзәге иртәнге җидедән донорларны кабул итә башлаган. Без килгәндә сәгать тугыз иде, ул вакытта инде электрон таблода 62нче кешенең теркәлүе күренде. Акцияне уздыруда Казан медицина университетының студентлары да катнаша. Алар кан биреп чыккан донорларга истәлекле бүләкләр тапшыралар.

«Кан бирү ир-атның исәнлеге өчен дә әйбәт»

Бер егет кан биреп чыгып бара иде, терсәгенә бинт бәйләп җибәргәннәр. Булат Сәгыйтов инде тәҗрибәле донор, ул ун тапкырдан артык кан биргән.

«Мин кан бирергә еш киләм, бик файдалы эш дип саныйм. Ул үземнең организм өчен дә, башка кешеләрнең гомере өчен дә файдалы. Беренче тапкыр Вертолет заводында эшләгәндә табиблар үзләре безгә килгән иде, эш урынында гына кан бирдем, шуннан соң донор булып киттем. Хәзер миңа 28 яшь, беренче тапкыр канны ике ел элек биргән булганмын», — дип сөйләде ул.

Аннан соң без кан алына торган җиргә — операция бүлмәсенә күтәрелдек. Анда буш ятак юк иде, барысында да ир-атлар ята. Шәфкать туташы сүзләренчә, кан бирүчеләрнең күпчелеге ир-атлар. Хатын-кызлар да юк түгел, әлбәттә, тик барлык кан бирүчеләрнең 70 проценты ир-атлар икән.

Игорь Федоров инде 35нче тапкыр кан бирергә килгән. Мактаулы донор исемен алу өчен күп тә калмаган. Ул — ике бала әтисе.

«Беренче тапкыр канны 2007 елда хәрби хезмәттә вакытта биргән идем. Кешеләргә ярдәм итүемне аңлыйм. Кан бирү ир-атның исәнлеге өчен дә әйбәт. Эштән вакыт булганда килергә тырышам. Дуслар арасында да кан бирүчеләр бар. Донор булу бер дә куркыныч түгел, башта бераз курку хисе булгандыр, хәзер онытылды инде. Гади генә процедура кебек. Кан биргәннән соң организмда җиңеллек сизелә. Балаларда да бу эшкә мәхәббәт уятырга тырышам», — дип сөйләде ул.

«Минем әбием мактаулы донор исемен йөртә»

Ир-атларга канны елына биш тапкыр, ә хатын-кызларга дүрт тапкыр бирергә ярый. Хатын-кызлар өчен чикләүләр дә күбрәк, мәсәлән, йөкле вакытта, бала имезгәндә кан бирергә ярамый. Шул ук вакытта курку факторы да бар, бу мәсьәләдә ир-атлар кан бирүгә әзеррәк.

Каннан кала, плазма бирүчеләр дә бар. Плазманы ешрак бирергә ярый, чөнки ул бик тиз яңара, ә эритроцитлар яңарсын өчен өч-дүрт атна вакыт кирәк. Тромбоцитлар тапшыру өчен дә ешрак килергә була, тик алар озак сакланмый, шуның өчен авыр хәлдә булган авыруларга «адреслап» кына алалар.

Ел саен утыз меңнән артык кеше кан бирүдә актив катнаша икән. Үзәкнең базасына кереп калган, сирәк фенотиплы донорлар да бар. Алар бик сирәк кан бирергә йөрсә дә, кирәк вакытта ул донорларга мөрәҗәгать итәләр.

Операция бүлмәсенә керер алдыннан кулын юып торган Марианна ханым кан бирергә беренче тапкыр килгән иде, ә теләге инде күптән булган.

«Мин беренче тапкыр өч ай элек килдем, анда биреп булмады, чөнки бала имезә идем. Баланы күкрәк сөтеннән аерганнан соң яңадан килдем. Минем кан группасы сирәк очрый — дүртенче тискәре. Минем әбием мактаулы донор исемен йөртә», — дип сөйләде ханым.

«Имтиханны бирә алмадым, әмма шул көннән донор булдым»

Ишек төбендә мактаулы донор исеменә лаек булган икенче бер ханым күренде. Екатерина Фролова инде 100дән артык донация ясаган. Ул каннан кала плазма һәм тромбоцитлар да тапшыра.

«2007 елның декабрь аенда КАИ профилакториясендә беренче тапкыр дусларым белән бергә кан бирдек. Миңа ул вакытта 19 яшь иде. Хәтерлим, шул ук көнне имтихан бирергә барган идем, анысын бирә алмадым, әмма шул көннән донор булдым. Минем бер тапкыр да аңымны югалткан булмады. Күп кызларның ул көнне хәле начарланган иде. Мин каннан башладым, аннан соң плазмага күчтем: шулай уңайлы булды. Дусларымның барысы да ул юлны сайламады, әлбәттә, һәркем үзе хәл итә. Минем кан бирүемне әти-әнием дә хуплый. Шуның өчен бу миссияне дәвам итәм.

Үз сәламәтлегем өчен җаваплылык хисе дә артты. Мин элек спорт белән шөгыльләнми идем диярлек. Хәзер минем тормышымда спорт, марафоннар бик күп, үземне формада тотарга тырышам. Чөнки канымның сыйфаты әйбәт булырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам. Кан бирергә бәйрәмгә барган кебек йөрим. 

Без инде барыбыз да үзара танышып беттек. Мин әле 15нче хастаханә янында кан бирә башлаган идем, анда да шул ук кешеләр иде. Без бер гаилә кебек, бер-беребездә булган үзгәрешләрне сизеп яшибез. Килгәч тә хәлләребезне сорашабыз, бер-беребезнең туганнары турында да беләбез инде.

Күпләр кан биргәндә берәр авыру йоктырырмын, дип курка. Без 21 гасырда яшибез, кан бирү тулысынча чиста эш, бернинди куркынычы юк. Куркырга кирәкми. Барырга, беренче адымны ясап карарга кирәк. Ул кешенең максатыннан да тора: мактаулы донор исемен аласы киләме, әллә инде кеше гомерләрен саклап калырга телиме? Минем мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә ярдәм итәсем килә.

Минем әтием дә донор иде. Балачакта аның кем өчендер кан бирүе бик кызыклы тоела иде. Ул вакытта кемнең нинди кан группасы булуы турында мәгълүматны бөртекләп җыялар иде. Кан бирү дә минем өчен башка кешенең тормышын саклап калу буенча бер операция кебек иде. Шунда мин дә биреп карарга булдым», — дип сөйләде ул.

«Өйдә утырганда, яшен булып, „кан бирергә кирәк“ дигән уй килә»

Кан бирү бүлмәсеннән тагын бер яшь кенә егет чыкты. 21 яшьлек Азат Баһаветдинов кан бирергә алтынчы тапкыр килгән.

«2018 елның апрель аенда беренче тапкыр кан бирдем. Миңа бик кызыклы тоелды, биреп карарга булдым. Башта канны тикшерделәр, аннан соң табиб белән сөйләшәсең, минем барысы да әйбәт булды. Дуслар арасында да кан бирүчеләр бар. Беренче тапкыр университетта биргән идем. Кайвакыт табиблар төркеме шулай килә һәм кан ала. Кан биргәннән соң организмда ниндидер җиңеллек сизелә. Кайвакыт өйдә утырганда, яшен булып, „кан бирергә кирәк“ дигән уй килә», — дип сөйләде яшь егет.

«Үз гомерендә 80 литрга якын кан биргән донорлар бар»

Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев бүгенге акция һәм бу көннең тарихы турында сөйләде.

Бездә сихри көчкә ия булган сыеклык бар. Мин аны хәтта орган дип атыйм. Аннан башка бер медицина учреждениесе дә эшли алмый. Дөньяда күпме операция ясала, кан яки аның компонентлары һәрвакыт кирәк. Кешеләр килә һәм үзләрендә булган иң зур байлык белән уртаклаша. Кан — кешенең тормышы, аның уйлары, яшәеше. Донор кемгә ярдәм итәчәген белми, ул — изге эш.

Донор көне кан группаларын ачкан галим Карл Ландштейнер туган көненә багышланган. Татарстанда 70 меңгә якын донор теркәлгән. 12 меңнән артык мактаулы донор бар. Үз гомерендә 80 литрга якын кан биргән донорлар да бар. Россиянең иң яшь мактаулы доноры Казанда яши, аңа 26 яшь. Без алар белән горурланабыз. Үзенең сәламәтлеге белән уртаклашырга әзер булган кешеләргә рәхмәт әйтәбез. Хәзер донорлыкка бик зур игътибар бирелә. Кан бирүчеләр — изге кешеләр. Алар аның өчен берни дә алмый. Бары тик горурлык хисе. Социаль ярдәм бар, әмма аны бу гамәлдән алган канәгатьләнү хисе белән чагыштырырлык түгел.

Республикада елына 52 -54 тонна кан әзерләнә. Ул республиканың дәвалау учреждениеләрен тәэмин итү һәм запас булдыру өчен җитә. Нинди хәл буласын алдан белеп булмый. Менә мәктәптә коточкыч хәл булды. Ул көнне монда бик күп халык килде. Илле елга якын сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлим, әмма андый хәлне күргәнем булмады. Ишегалды кешеләр белән тулган иде. Меңләгән кеше килде, хезмәткәрләр дә һәр кешене кабул итәргә кирәклеген аңлады, төнгә кадәр эшләделәр.

Кеше үзен исән-сау хис итә икән, кан бирергә була. Һәркем белән аерым сөйләшәбез. Коронавирус белән авырган кеше терелгәннән соң донор була ала. Авыру вакытта беркем дә кан бирә алмый. Сау-сәламәт кеше генә кан бирә ала, ул очракта да, без канны өч баскычта тикшерәбез. Ярты елдан соң яңадан донорны да тикшерәбез, авыру табылмаса, без ул канны хастаханәгә озатабыз», — дип сөйләде баш табиб.

Ул кан үзәгенә дин әһелләренең дә килүен әйтте. Алар вәгазь вакытында кан бирүнең изге эш булуын аңлата, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100