Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табибларга хезмәт хакы, яңа инфекционка һәм прививка: Марат Садыйков белән туры эфир

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында республика халкының сорауларына җавап бирде. Татарстан халкын ниләр кызыксындыруы турында «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Табибларга хезмәт хакы, яңа инфекционка һәм прививка: Марат Садыйков белән туры эфир

Казанда Республика инфекцион хастаханәсенең яңа корпусы коронавирус белән көрәшү өчен генә төзелмәде

Кичә Казанда Республика клиник хастаханәсенең яңа корпусы ачылды, ул 100 көн эчендә төзелде. Ул республикада коронавирус инфекциясе белән көрәшү өчен генә төзелмәде, диде министр туры эфирда.

«Вируслар элек тә килә иде, алар беркая да китми. Шул ук коронавирус, ул безнең белән гомерлеккә калачак. Әгәр узган елларны карасак, без атипик пневмония вирусы белән дә, дуңгыз гриппы белән дә очраштык, ә бүген — коронавирус, шуңа күрә инфекцион хастаханә кирәк. Ул өстәмә урыннар тоту өчен түгел, ул киләчәктә дә эшләячәк», — диде республиканың сәламәтлек саклау министры.

Аның сүзләренчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан башка юлны сайлады, чөнки коронавирус белән көрәшү өчен вакытлы госпиталь түгел, ә капиталь корылманы сафка бастырды. Нәтиҗәдә, республикада йөз көн эчендә, 232 урынга исәпләнгән, гомуми мәйданы 15 мең квадрат метрны тәшкил иткән һәм үзенең лаборатор корпусы булган, дүрт катлы, монолит-кирпечтән төзелгән бина барлыкка килде.

Ел ахырына кадәр табибларның хезмәт хакы кимемәячәк

Министр билгеләп үткән тагын бер тема — медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү. Туры элемтә барышында Марат Садыйков хезмәт хаклары кимемәячәк дип вәгъдә бирде.

«Икътисадның төшүе күзәтелде, әмма республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов карары белән түләүләрне киметү — „юл картасын“ тормышка ашыруны (чаралар планын эшләүдә медперсоналның хезмәт хакын арттыру) киметү булмады. Һәм ел ахырына кадәр булмаячак», — диде Марат Садыйков.

Ул аңлатканча, гадәттә, «юл картасы» икътисадның нинди хәлдә булуына бәйле, ул Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» белән билгеләнде. Программаны тормышка ашырганда сәламәтлек саклау өлкәсендә «юл картасы» буенча урта һәм кече персонал категориясенә караган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы ике тапкырга, ә квалификацияле табибларныкы өч тапкырга артырга тиеш.

Шулай ук Марат Садыйков әйткәнчә, Россия Хөкүмәтенең 415нче карары нигезендә, Covid-19 белән эшләгән табибларга өстәмә түләү 2020 ел ахырына кадәр сакланачак. Ә 484нче карар буенча август ахырына кадәр гамәлдә.

Коронавирус белән эшләүче табибларга өстәмә түләүләр дәвам итәчәкме-юкмы икәне соңрак билгеле булачак. «Ил Президенты карарын көтәбез», — диде министр.

Татарстанда кабаттан Covid-19 йоктыруның рәсми очраклары юк

Шулай ук Татарстан халкын Covid-19 белән икенче тапкырга авырып буламы дигән сорау да кызыксындырды. Министр Татарстанда да, гомумән, Россиядә дә мондый очракларның теркәлмәгәнен әйтте.

«Мондый очраклар (коронавирусны кабат йоктыру) Россия Федерациясендә, шулай ук Татарстанда да теркәлмәде. Кайбер илләрдә мондый очраклар булуы турында мәгълүмат бар. Әмма әле моны өйрәнергә һәм тикшерергә кирәк: мөгаен, коронавирус инфекциясенә дөрес диагностика булмагандыр», — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры.

Моннан тыш, коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация булачакмы дип тә кызыксындылар. Министр сүзләренчә, әлеге процедура ирекле һәм бары тик күрсәтмәләр буенча гына булачак.  

Республикадагы балалар бакчаларында коронавирус таралу күзәтелмәгән

Яңа уку елы башланыр алдыннан республика халкын мәктәп укучыларының иминлеге дә борчуга салды. Туры эфирда министр әти-әниләргә борчылмаска кушты һәм мәктәп укучыларының эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча бөтен чаралар да күреләчәк дип ышандырды.

Алай гына да түгел, республика мәктәпләрендә Татарстандагы балалар бакчаларында кулланылган яңа коронавирус инфекциясеннән саклану методикасын куллану планлаштырыла. Бакчаларда коронавирус таралуның бер генә очрагы да теркәлмәде, дип хәбәр итте Садыйков.

«Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзордагы хезмәттәшләребез белән берлектә, без бу проблеманы уңышлы хәл иттек, бер генә балалар бакчасында да коронавирус табылмады. Шуңа күрә без 1 сентябрьдән шушы ук методика буенча эшләячәкбез», — диде Марат Садыйков.

Татарстанда коронавируска коллектив иммунитет 30 процентка кадәр җитмәде әле

Татарстанда коронавируска антитәнчекләрне ачыклау өчен 2,8 мең кеше тест узган. Әмма, коллектив иммунитет 30 процентка кадәр җитмәгән, дип сөйләде министр.  

«Роспотребнадзор төрле яшьтәге 2,8 мең кешене тикшергән. Анда коллектив иммунитет булуы ачыкланган, әмма ул әле 30 процентка җитмәгән», — диде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Министр сүзләренчә, бу бер ай элек булган нәтиҗәләр, әмма республикада яшәүчеләр Covid-19 антитәнчекләренә тест тапшыруны дәвам итә.

Искәртеп үтик, июль аенда ук республикада очраклы кешеләргә Татарстанда коронавируска коллектив иммунитет булу-булмавын ачыклау өчен кан тапшырырга тәкъдим иткәннәр иде. Тәҗрибәдә 1 яшьтән алып 70 яшьтән өлкән кешеләр катнашкан.  

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкның 60 процентына прививка ясарга планлаштыра

Республика халкы коронавирустан тыш, гриппка каршы прививка кампаниясе турында да кызыксынды. Ачыкланганча, халыкның 60 процентына прививка ясатырга планлаштыралар. Нигездә, вакцинация риск төркеменә керүчеләргә ясалачак.  

«Вакцинацияне августта ук башлаячакбыз. Роспотребнадзор һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы бурычлар куйды — халыкның 60 процентына вакцинация ясалырга тиеш. Шушы 60 процентка кергән халыкның 70 процентына, ягъни риск төркеменә керүчеләргә: өлкән яшьтәгеләргә, балаларга һәм билгеле бер авырулар буенча куркыныч янаган кешеләргә ясалырга тиеш», — диде Марат Садыйков.  

Көзгә коронавируска башка авырулар да өстәләчәк. Аерым алганда, бу ел фасылында респиратор-вируслы авырулар һәм грипп очраклары арту күзәтелә, дип өстәде министр.

 «Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, бездә А һәм В штаммлы грипплар булачак, соңгы елларда бу грипптан бездә прививкалар ясатылмаган иде. Минемчә, бу кискен респиратор-вируслы инфекциядән, грипптан торган катнаш микс булачак, әле коронавирус та калачак», — диде ул.

Министр искәрткәнчә, яшәү урыны буенча поликлиникада әлеге прививканы түләүсез ясатырга була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100