Баланың күкрәге эчкә батып, я чыгып торган очракларны Казан табиблары ничек дәвалый? | intertat.tatar

Баланың күкрәге эчкә батып, я чыгып торган очракларны Казан табиблары ничек дәвалый?

«Әле ярый вакытында операциягә килдек…» - ди күкрәк төзелеше дөрес булмаган балаларның әниләре. Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары күкрәк эчкә батып, я чыгып торган очракларны титаннан эшләнгән махсус пластиналар ярдәмендә дәвалый. Казан травматолог-ортопедлары бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Хастаханәнең травматология-ортопедия бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов әйтүенчә, күкрәк деформациясен дәвалау методикалары күп төрле, тик күпчелек операцияләр шактый озакка сузыла, күкрәк читлегендә кисем дә зур ясала. Ә Казан табиблары 2018 елда эшли башлаган яңа технология тәнне аз җәрәхәтли, операцияне 20-40 минут эчендә башкарып чыга алалар.

Күкрәк деформациясе — тумыштан килгән зәгыйфьлек. Әле бала сабый чагында ул сизелмәскә дә мөмкин, үсә төшкәч, инде шактый күзгә ташлана. Ул баланың сулыш алуын кыенлаштыра башлавы бер хәл, үсмер яшкә җиткән балалар кеше янына чыгарга да кыенсына башлый. Бу тайпылыш күбрәк чандыр, озын малайларда еш күзәтелә. Иң мөһиме шул: баланың күкрәк читлеге я эчкә батып, я тышка чыгып торганын күрүгә, табибларга барырга кирәк, узар әле, дип йөреп, хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин. Бала никадәр кечерәк булса, операция шулкадәр җиңелрәк уза.

Титаннан бу пластиналарны һәр пациентка туры китереп, индивидуаль заказ буенча эшлиләр. Алар баланың күкрәк читлеге үлчәменә карап ясала. Бик чыдам, сыйфатлы материалдан эшләнгән пластиналар ничек кирәк, шулай бөгелә. Аларны табиблар ике як кабыргага махсус винтиклар ярдәмендә беркетә. Бала шул килеш 8-12 ай йөри, аннары табиблар шул пластиналарны салдыра. Ә элекке пластиналар белән хәтта 2-5 елга якын йөрергә туры килгән очраклар булган.

Татарстан табиблары күкрәк деформациясен төзәтү операцияләрен 1990 елдан бирле ясый, тик ул вакыттагы технологияләр андый ук уңайлы булмаган. Элек пластиналар бер кабыргага гына беркетелгән. Күкрәк читлеге төзәлү дә озаккарак сузылган.

— Төрле яшьтәге балаларда күкрәк читлеге деформациясе төрлечә. Элекке алым олырак балалар өчен тәнне җәрәхәтләү ягыннан катлаулырак. Без олырак яшьтәге балалар өчен үзебезнең дәвалау технологиясен уйлап таптык. Бу ысул җайлырак, нәтиҗәсе дә яхшы. Дөрес, чыгымлы, кыйбатлы, бу югары технологияле операция санала, ләкин шулай уңайлырак. Безнең яңа ысул инде патент белән расланган, — диде Республика балалар хастаханәсе травматолог-ортопеды, яңа методикага нигез салган Петр Андреев.

Соңгы ун елда күкрәк деформациясен төзәтү буенча 150дән артык операция уздырылган булса, яңа методика буенча 30лап операция ясаганнарын әйтте.

«Операция ясау өчен иң оптималь вакыт — 8-12 яшь»

Руслан Хәсәнов сүзләренчә, яңа методика буенча бер операцияне хәтта нибары 20 минут эчендә ясаганнар. Нәтиҗәдә, бала реанимациядән дә тиз чыгарыла, инде 2-3нче көнгә аягына да баса.

Табиблар әйтүенчә, әгәр баланың сулыш алу функцияләре, йөрәк-тамыр эшчәнлеге бозылса, операцияне 4-6 яшьтән үк ясарга да була. Ләкин иң оптималь вакыт — 8-12 яшь. Табиблар практикасында иң нәни пациентка дүрт яшь булган. Әле күптән түгел хәтта 38 яшьлек ир-атка да шундый операция ясаганнар. Руслан Хәсәнов әйтүенчә, шушы деформация балачагында төзәтелмәгәнгә, ир-атның олыгайгач тыны бетә башлаган. Икенче катка гына җәяүләп менгәч тә, йөрәк кага башлый дип зарланган булган.

Ни өчен элек бу зәгыйфьлеккә бик игътибар итмәгәннәр? Петр Андреев әйтүенчә, табиблар бу хакта үзләре дә белмәгән.

— Элек рахит нәтиҗәсе дип уйлаганнар, шуңа педиатрлар рахиттан озак дәвалаган, 12-15 яшьтә төзәлә ул, дигәннәр. Әниләр ортопедка күренмәгән, 15-17 яшькә кадәр сузып, табибка соң килеп эләккәннәр. Хәзер дә әле 14 яшьтән иртәрәк күренүчеләр аз.

Безнең методика белән олы яшьтәге кешеләрне дә дәвалау мөмкинлеге бар. Ә элекке традицион ысул буенча дәвалаганда, хәтта кабыргалар да сынарга мөмкин, — диде белгеч.

«Күлмәк, футболкада улым кешеләр алдында йөрергә ояла иде»

Шуның кадәр имплант эчкә куелсын да, шул сизелмәсен әле — беренче карашка шундый уй килә. Ләкин кабыргаларга беркетелгән пластина эчтән уңайсызлык тудырмый, тоелмый да икән. Моны пациентлар үзләре дә раслады.

Яшел Үзәннең Карагуҗа авылында яшәүче 15 яшьлек Марат күкрәге бик нык эчкә батып торганга футболкада да йөрергә оялган. Декабрь уртасында ул шушы операциягә килә, операциядән соң бер атнадан йөри башлаган.

— Яшәргә комачаулады инде, йөрәк турыннан кыса дип тә әйткәләде. Мин курыктым, ә улым: «Әйдә, ясатабыз, әни», - диде. 8 яшьтә үк борчый башлаган иде, 12 яшьтә тагын да тирәнәйде. Ортопедка барсак та, ул вакытта курыктым, бетәр әле, дип уйладым. Күлмәк, футболкада кешеләр алдында йөрергә ояла иде. Рәхмәт шушы операция төрен уйлап табучыларга, — дип рәхмәтләр укыды Маратның әнисе.

12 яшьлек Йосыф Әхтәмов — Казан малае. Ул да шушы операцияне кичергән.

– Йөрәге, үпкәсенә комачауламый иде. Аннары бик бөкрәйгәч, ортопедка күрендек, ул мине кичекмәстән шушында җибәрде. Баланың неврология ягыннан башка чире булгач, наркозның зыяны булырмы дип шикләнгән идем. Аллаһка шөкер, уңышлы узды. Әле дә ярый табибларны тыңлаганмын, мин бик рәхмәтле, әле ортопедка бармаган булсам, операция турында уйламас та идем. Бала тагын да азапланыр иде, олырак яшьтәге балалар авыррак кичерә диләр бит. Улым бик түзем, икенче көнгә үк авыртуны баса торган дару сорап та карамады, — дип сөйләде Йосыфның әнисе.

Петр Андреев әйтүенчә, якын арада тагын шушы операциягә мохтаҗ балалар чиратта тора.

— Бөтен әти-әниләр дә табиблар сүзенә колак салмый, «уйларбыз әле» диләр, халык медицинасында дәвалау эзли башлыйлар. Нәтиҗәдә, вакыт кына сузыла.

Күкрәк деформациясен төзәтүнең 80 нән артык методикасы бар. Күкрәк читлеген ачып, тышка таба чыгарып, эчтән дә җайланмалар куела, башка конструкцияләре дә бар. Ләкин ул очракта бала реанимациядә озак ята, аппаратны да еллар буе йөртәсе. Күкрәк төзелешендә ниндидер тайпылыш сизүгә, ортопедка барырга кирәк, — дип киңәш итте табиб.