Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Наркоманияне кисәтүнең иң үтемле юлы — психик һәм физик яктан сәламәт бала үстерү»

Киләсе унеллыкта илебездә наркотикларга каршы көрәш Россия Федерациясендә наркотикларга каршы дәүләт сәясәтенең яңа Стратегиясенә нигезләнәчәк.

news_top_970_100
«Наркоманияне кисәтүнең иң үтемле юлы — психик һәм физик яктан сәламәт бала үстерү»
Солтан Исхаков

Әлеге документка яраклы рәвештә, Стратегия шул исәптән мәгариф системасын да колачлый. Белем бирү учреждениеләре «синтетик» явызлыкка ничек каршы тора ала? Бу хакта — ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина белән әңгәмәдә. 

Алсу Мөнибовна, бүген дә наркомания темасы актуальлеген югалтмадымы? Безнең Татарстанда мәктәпләр, югары уку йортлары, көллиятләр әлеге проблема белән еш очрашамы?

Дөньяда әлеге күренеш яшәгәндә, актуальлеге югалмас, дип уйлыйм. Яшь буын мәктәпләрдә формалашканлыктан, бу мәсьәләгә без аеруча зур игътибар бирергә бурычлы. Белем йортларында бу проблема белән еш очрашасызмы, дип сорыйсыз — бәхеткә, еш түгел. Наркомания буенча профилактик күзәтү һәм тестлар ясау оператив штабы мәгълүматлары да шуны раслый. 

Стратегиядә законсыз наркотиклар куллануны иртә ачыклауга зур игътибар бирелә. Бу очракта тестлар ясау ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? Ул бит һәр коллективта даими ясалмый, сайлап алып кына уздырыла. 

Эш шунда ки, мондый тестлар ясар өчен зур әзерлек эше таләп ителә. Иң әүвәл, ул социаль-психологик тест нәтиҗәләре буенча зур ышанычлылык күрсәтмәгән уку йортларында уздырыла. Ягъни, без башта белем бирү даирәсенең куркынычсызлыгына мониторинг ясыйбыз. Социаль-психологик тест безгә билгеле бер маркерларны күрсәтә — тотрыксызлык күренсә яки пошаманга калдырса, без шуларга нигезләнәбез. Наркотикшерү — ул инде икенче баскыч. Шуңа күрә наркотиклар куллануга тестлар үткәрүне вакытлы акция дип атау дөрес түгел. Бу — системалы эш, ул эчтән даими алып барыла. 

…Һәм менә сез яшүсмернең организмында наркотик матдәләр барлыгын ачыкладыгыз. Шуннан нишләргә?

Бу мәгълүмат ябык, аны әти-әниләр белән табиблар гына белә. Алар белән аерым эшли башлыйлар, сәламәтлек саклау органнары, психологлар һәм башка белгечләр ярдәмгә килә. Мәктәптә бу хакта берәүгә дә хәбәр ителми — шәхси мәгълүмат закон тарафыннан саклана. 

Стратегия шулай ук наркоманияне профилактикалауга да зур игътибар бирә. Аның бер пункты «укучыларда наркотикларны законсыз куллануга тотрыклы каршылык формалаштыручы рухи-әхлакый тәрбия”гә багышланган. Әмма теләсә нинди стратегиянең бары тик гомуми ниятләр декларациясе генә икәнлеген барыбыз да аңлыйбыз. Әлеге глобаль бурычны гамәлдә ничек тормышка ашырырга соң? 

Бары тик наркотиклар белән бәйле теләсә нинди тискәре күренешләрне алдан күреп кенә ирешергә мөмкин. Һәм монда иң мөһиме — баланың эчке психологик халәте. Мин инде моны министр урынбасары буларак түгел, озак еллар мәктәптә укыткан мөгаллим буларак әйтәм. Сүз уңаеннан, профилактик эшчәнлегебездә «наркотиклар» дигән сүзне кулланмыйбыз. Психологлар безгә күптән тыйды моны. Чөнки наркотиклар турында күбрәк сөйләгән саен, алар баланы үзенә күбрәк тарта. Протест һәм кызыксынучанлык — үсмерләр белән идарә итүче төп хисләр. Гомумән, наркоманияне кисәтүнең иң үтемле юлы — психик һәм физик яктан сәламәт бала үстерү. 

Сүзегез нигезле яңгырый, әмма моңа ничек ирешергә?

Рухи-әхлакый тәрбия турында сөйләгәндә, без дини тәрбия турында сүз алып бармыйбыз. Гәрчә, кайбер алга киткән илләрдә анысына да урын бирелә. Әмма без дөньяви дәүләттә яшибез, шуңа да рухи-әхлакый тәрбия баланың рухи дөньясын баетучы, үстерүче кызыклы, сәламәт әйләнә-тирәлек булдыруны үз эченә ала. Ул тирәлектә бала начар гадәтләргә тартылмасын, анда астыртын җимергеч берләшмәләр булмасын.

Беләсезме, бала белән бер тапкыр тәрбияви әңгәмә уздырып, аннары «наркотикларны законсыз куллануга тотрыклы каршылык формалаштыру» буенча эш башкардым дип, әлеге пунктка тамга куеп кына бернигә дә ирешеп булмый! Юк, без әти-әниләр белән көндәлек хезмәтебезнең баланы дөрес тукланырга, сәламәтлеген кайгыртырга, яхшы физик форманы сакларга, буш вакытны дөрес, файдалы үткәрергә өйрәтүдән гыйбарәт булуын яхшы аңлыйбыз…  

Әти-әниләрне өйрәтүне ничек оештырасыз? Балаларыннан аермалы буларак, алар бит мәктәпкә йөрми. 

Безнең министрлык каршында инде берничә ел Ата-аналар советы эшләп килә. Анда 45 муниципаль районнан аеруча актив әти-әниләр керә. Социаль челтәрләрдәге әти-әниләр чатлары һәм каналларына алмаш түгел ул, безгә бергәләшеп проблемаларны өйрәнергә һәм балаларыбызны тагын да яхшырак аңларга ярдәм итүче тагын бер юнәлеш. Совет эшләгән чорда шундый аралашу буенча зур тәҗрибә тупланды. 

Укучы наркотик матдәләр куллануда шикләнгән очракта укытучылар, остазлар, администрация өчен нинди дә булса әзер протокол бармы бүген? Укытучы үз укучысының куркыныч астында калуын, киләчәктә наркоманга әйләнергә мөмкин булуын сизсә, күрсә, нишләргә тиеш?

Әлбәттә, төрле хәлләр була, барысын да бер калып буенча хәл итеп булмаска да мөмкин, әмма эш тәртибе билгеләнгән. Һичшиксез, сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр һәм мәктәп психологы белән сөйләшү. Бөтен уку йортларының үз психологлары юклыгын яшермибез, әмма һәр районда психологик хезмәт эшли, психологик абунәче системасы буенча теге яки бу ситуациядә мәктәп кирәкле белгечләрне үзенә чакырта ала. Шулай ук бездә супервизия системасы үсеш алган, бу очракта мәктәп психологы конкрет мәсьәләне хәл иткәндә югалып калса, шикләнеп, нишләргә белмәсә, үзенең хезмәттәшләре белән киңәшләшә. Без шуны да истә тотарга тиеш: девиант тәртип профилактикасы — укытучылар, психологлар һәм ата-аналарның бердәм килешеп эшләве. 

Сез ата-аналар белән хезмәттәшлек турында әйтәсез, әмма еш кына баланың бәлага таруының сәбәбе гаиләдән килә. Я әти-әниләр үзләре социаль авыр хәлдә, я балаларының проблемаларын ишетмиләр. Андыйлар белән ничек хезмәттәшлек итәргә?

Республикада СОП (социаль-куркыныч халәт) бердәм электрон базасы булдырылды. Авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм программасы эшли. Сүз уңаеннан, андый гаиләләрдә дә бик яхшы, тәртипле балалар очрый, аларга әти-әниләре белән бәхет елмаймаган, яки ниндидер бер вакытта тормышлары җимерелгән…

Базага мондый гаиләне теләсә кайсы профилактика субъекты — табиб, укытучы, психолог яки башка белгеч терки ала. Гамәлдә ничек эшли бу система? Күз алдына китерегез, балалар табибы обход белән фатирга килә, гаиләнең авыр хәлдә яшәвенең төп билгеләрен күрә — антисанитария, ата-ана аек түгел, бала, җиде яше тулса да, мәктәпкә бармаган. Болар базада сигнал карточкасы булдыру өчен сәбәп булып тора, гаиләгә аеруча игътибар кирәк.

Аннары, авырулары булса, баланы медиклар контрольгә ала, нарколог исерек ата яки анага «Аеклык ноктасы» программасын узарга булыша, социаль яклау бүлеге хезмәткәре эшкә урнаштыруда ярдәм итә, баланы мәктәпкә яки бакчага урнаштыру өчен мәгариф бүлеге үз хезмәткәрен җибәрә… Гаиләдә мәктәп баласы үссә, укытучы аның мәктәптән соң буш вакытын ничек уздыруын контрольгә ала — моның өчен бездә бушлай түгәрәкләр һәм спорт секцияләре эшли. Баланың мәшгульлеге теләсә нинди бәйлелекне кисәтүдә төп шарт булуын аңлыйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100