Кызамык: Таиландта һәм Төркиядә авыручылар меңәрләп исәпләнә, Татарстанда 7 очрак

Таиланд, Төркиядә кызамыктан авырган кешеләр арта. Таиландта 4 меңнән артык кеше авырган, 14е үлгән. Төркиядә кызамыкның 2500 дән артык очрагы теркәлгән. Әлеге илләргә туристлар еш йөргәнгә, табиблар сак булырга өнди. “Татар-информ” агентлыгында кызамык белән ничек авырмаска икәнен сөйләделәр.

Дөньяда кызамык белән бәйле вазгыять кискен тору аркасында, аның республикага үтеп керү куркынычы бар. 2019 елда Татарстанда кызамыкның җиде очрагы теркәлгән. Берсе Чаллыда, алтысы - Казанда. Чир Украина, Мәскәү һәм Таиландтан кергән.

— Таиландта 4648 очрак теркәлгән. Төркиядә 2500 дән артык очрак ачыкланган. Бу илләргә безнең халык сәфәр кылырга ярата, шуңа күрә сак булырга кирәк. Ике кеше Таиландтан йоктырып кайткан. Анда ял иткән бала белән ана икесе дә прививкасыз булган. Вакцинациядән баш тартып, кызамыкка каршы прививка ясатмаган булганнар, — диде Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Авыру ачыкланган очракта, вирус таралмасын өчен, чирләгән кеше белән аралашканнарга өч тәүлек эчендә вакцинация үткәрелә.

— Кызамыкны раслар өчен биш көн кирәк. Биш көнне көтмибез, 72 сәгать эчендә прививка ясый башлыйбыз. Кызамык таралмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Әле якшәмбе бер шикле очрак теркәлде. Бер ир-ат ноябрьдә эш буенча берничә тапкыр Мәскәүгә барган булган. Шунда йоктыруы ихтимал. Хәзер йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Ирнең эш урыны һәм яшәү урыны буенча үзе белән якын аралашкан кешеләргә вакцинация үткәрелә, — ди белгеч.

Любовь Авдонина әйтүенчә, читтән кертелгән кызамык эпидемиягә каршы чараларны вакытында уздыру белән бәйле рәвештә таралыш алмаган.

Вакциналь статусны ничек белергә?

Кызамыктан прививка 1 яшьтә ясала һәм 6 яшьтә ревакцинация уздырыла. Табиблар һәркемгә үз вакциналь статусын белегез дип искәртә. Кечкенә чакта прививка ясалганын белмәсәң яки хәтерләмәсәң, кызамыкка каршы торырлык иммунитет булу-булмауны ачыклый торган махсус тикшеренү бар. Түләүле булса да, белгечләр аны узарга киңәш итә. Бу тикшерүне узарга теләмәсәң, прививкаң булган очракта да аны кабат ясатсаң да зыяны юк дип әйттеләр. Прививка 55 яшькә кадәр ясала.

— Кеше я иммунитетын тикшертә, я прививка кадата. Организмга авырлыгы юк. Өч айлык интервал, ике прививка кирәк. Бары тик хроник авыруы кискенләшсә, ОРВИ яки грипп белән авырса, тавык аксымына аллергия булса гына, вакцинация ярамый. Бүтән каршылыклары юк. Кызамыктан прививка яшәү урыны буенча сырхауханәдә бушлай ясала, — ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов.

Табиблар Яңа ел тамашалары, каникуллар якынлашу белән бәйле рәвештә, башка төбәкләрдән кызамык керүне кисәтү максатыннан, прививкасы булмаганнарга иммунизация чаралары үткәрелүен әйттеләр. Яңа елда чыршы бәйрәменә Мәскәүгә барырга әзерләнүче укучыларның грипптан, кызамыктан прививкалы булырга тиешлеге турында кисәттеләр.

 — Әти-әниләр! Балаларның кызамыктан һәм грипптан прививкалары булуын кайгыртсагыз иде. Балаларны озата баручыларга да шул таләпләр. Исемлек формалаштырганда, бу белешмәләр булырга тиеш. Бу бөтен Россия Федерациясе таләбе, — диде табиб.

Любовь Авдонина әйтүенчә, кызамыкны сәүдә үзәкләрендә, Яңа елга багышланган тамашалар, бәйрәмнәрдә йоктыру ихтималы зур. «Авыру кеше тәнендә әле тимгелләр булмаса да, чиренең иң башлангыч чорында бшкаларга йоктыра ала», — ди ул.

Статистик белешмә

Кызамык буенча иң куркыныч вазгыять Украинада булуы билгеле. Бөтен Европадагы очракларның 70 проценттан артыгы Украинага туры килә. 2019 елда анда кызамыкның 58 200 очрагы теркәлгән. Европа илләрендә быел барлыгы 97 меңнән артык очрак ачыкланган, бу - былтыргыдан өч мәртәбә артык.

— Былтыр Европа илләрендә 82 мең очракның 72 се үлем белән төгәлләнгән. Иң куркыныч вазгыять Украина, Сербия, Черногория, Грузия, Албаниядә.

Дөньяда кызамык 187 илдә теркәлгән, барлыгы 440 меңнән артык очрак. Бу шактый зур күрсәткеч. Чирнең тиз йогуын да онытмаска кирәк. Прививка булмаса, шактый тиз тарала, — ди Любовь Авдонина.

Быел 10 айда Россиядә кызамыкның 4 мең очрагы теркәлгән. 60 проценттан артыгы Мәскәү, Мәскәү өлкәсенә, Дагыстанга туры килә. Дөрес, июльдән авыруның кимүе күзәтелә. Бу прививка кампаниясе белән бәйле, ди ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Татарстанда ел да кызамыкның берничә санаулы очрагы теркәлә. Былтыр 12 очрак теркәлгән, икесе - Казанда һәм унысы - Чаллыда. Авыруны Чиләбедә, Азия төбәкләрендә йоктырганнар. Авыручыларның барысы да, шул исәптән биш бала, прививкасыз булган.

2015-2016 елларда 5 очрак теркәлгән. 2017 елда бер очрак та ачыкланмаган.

Стационарга — кызамыктан прививка турында белешмә белән генә

— Кызамык белән авыручыларның бөтен контактларын ачыклап булмый. Шуңа күрә 2018 елның апреленнән республикада Баш санитар табиб карары буенча, стационарга планлы госпитализациягә кызамыктан прививкалар турында мәгълүмат, я чиргә каршы иммунитет булу турында серологик тикшеренү нәтиҗәләре булырга тиеш. Бу стационарга инфекция кертмәс өчен кирәк.

Кызамык бик көчле йогышлы чир. Хастаханәгә керә икән, стационар пациентларны кабул итү өчен 21 көнгә ябылачак. Ә бу халык тиешле медицина ярдәме ала алмаячак, дигән сүз. Без гражданнарның моны аңлавын сорыйбыз. Таләпләрне үтәмәсәгез, сез куркыныч тудыру чыганагы булып торасыз. Прививка ясату һәм бу хакта белешмә алуның бернинди авырлыгы юк, — диде Любовь Авдонина.

29 ноябрь көнне РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Елена Малинникова Казанга килгән иде.

— Безнең ил өчен зур куркыныч юк, чөнки халык асылда прививкалы. Инфекция киңкүләм кузгалганчы, кызамыктан прививкалы балалар 98 проценттан артык иде. Шуңа бездә Германия, Украина, Грузиядәге кебек проблемалар юк. Әлегә без сакланган. Ләкин шуны дәвам итмәсәк, прививкага каршылар вакцинация кирәкми дип сөрән салсалар, үлем очраклары булу да ихтимал, — дип сөйләгән иде Елена Малинникова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул, кызамыктан прививка булмаганда, балалар үлеме сәбәпләрендә беренче урында кызамык торганын искәртте.

— Вакцинация ярдәмендә авырмый башлауга, ни өчен авырмаганыбызны онытабыз. Бу гаҗәп парадокс. Барысы да әйбәт булганда, халык никтер начар чакларны оныта. Без вакцинага бәйле халык. Аннан башка исән калып булмый, — диде баш белгеч.