Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Анализлар тапшырдык. Чыгарга җыенабыз, ә улыма ВИЧ дигән диагноз куйдылар...»

Октябрьдә Татарстанда ВИЧ статуслы яшүсмерләргә һөнәр бирү буенча яңа социаль проект эшли башлады. Бу проектны Светлана Изамбаеваның хәйрия фонды тормышка ашыра. Татарстаннан ВИЧ статуслы яшүсмерләр кем булырга тели — «Татар-информ» журналисты Эвелина Киселева репортажында.

news_top_970_100
«Анализлар тапшырдык. Чыгарга җыенабыз, ә улыма ВИЧ дигән диагноз куйдылар...»
Владимир Васильев

15 яшьлек Марсель тарихы: диагнозы турында әнисеннән башка беркем дә белми

Геройларның исемнәре үзгәртелде. Марсельгә 15 яшь, ул Казанда туган. Җиде яшендә малайда фурункул ялкынсынуы була, Марсельгә шәһәрнең бер хастаханәсендә операция ясаганнар.

«Анализлар тапшырдык. Чыгарга җыенабыз, ә безгә ВИЧ дигән диагноз куйдылар», — дип сөйли малайның әнисе Айнагуль.

Бу яңалык малайның әнисен шок хәленә китерә. Ул гаиләдәге бөтенесен дә ВИЧка анализ бирдертә, тик чирне башка берәүдә дә тапмыйлар.

Хәзер Марсель әнисе, үги әтисе һәм сеңлесе белән яши. Әнисеннән башка беркем дә аның диагнозы турында белми. Шуның аркасында күп проблемалар туа. Малай кайчак даруын оныта яки эчәргә теләми, ә аның сәламәтлеге турыдан-туры даруга бәйле.

ВИЧ-инфекцияле яшүсмерләр һәм аларның гаиләләре белән эшли торган фонд җитәкчесе Светлана Изамбаева сүзләренчә, күчеш чоры һәр яшүсмер өчен дә авыр вакыт, ә ВИЧ чире булган бала өчен ул тагын да катлаулырак. Ул үзенең башкалар кебек түгеллеге турында уйлый башлый, даруларны даими кабул итүгә һаман саен бүленәсе килми. Ә алар күп. Иртән Марсель биш дару эчә, кичен тагын өчне.

«Бу диагнозы белән аны бары мин генә кабул итәм. Миннән башка дуслары да, мәктәптәгеләр дә берни белми. Аны киләчәктә кыерсытуларын, аерып куюларын теләмим», — ди Айнагуль.

Әни кеше улының диагнозы турында хәтта үз әнисенә - баланың әбисенә дә сөйләргә курка, үги әтисе һәм башка туганнары турында әйтеп тә торасы юкҺ Бүген бит әле һаман да ВИЧ-инфекциянең чынлыкта нәрсә булуын һәм аның нинди юллар белән йога алуын бик азлар гына белә. Ә даруларны даими рәвештә кабул итүләрен гаилә башлыгыннан яшерәләр, малай әле бавыры, әле йөрәге авырткан өчен дару эчә, дип ялганларга мәҗбүрләр.

Әнисе Марсельнең алдагы көнендә бар да яхшы булыр дип хыяллана. Аны үги әтисе үзенең кызы белән чагыштырып әрли, малайны хәлсез һәм даими рәвештә дарулар эчүе өчен битәрли икән.

Марсель актер булырга хыяллана, элек ул театр студиясендә шөгыльләнгән. Аның сүзләренә караганда, зур текстларны ятлау аңа бик җиңел бирелә. «Бары тик шул гына ошый», — диде малай тыйнак кына. Ул хоррорлар һәм супергеройлар турында фильмнар ярата.

Әнисенең улының киләчәге өчен курка. Әмма ул үзе дә, улы да уңай ВИЧ-статус киләчәктә карьерасына, тормышына берничек тә йогынты ясамаячак, дип өметләнәләр. Айнагуль улына һәрвакыт кул сузарга әзер, әмма актер булу теләге балалык белән генә дип саный.

Үз чиратында психолог Светлана Изамбаева яшүсмернең мондый хыялы, мөгаен, хәзердән үк хәтта иң якыннары алдында да ВИЧ чире булмагандай уйнарга туры килгәнгә барлыкка килгәндер, ди.

«Бу ярлык күпчелек гаиләдә еш очрый. Мәсәлән, кыз килә, аның авыруын әнисе белә, ә әбисе юк. Балалар вакыт узу белән, бигрәк тә үсмер чакта төрле дарулар эчә башлыйлар, ә нәтиҗәләре бик аянычлы тәмамлана. Быел без бер кызны югалттык, чөнки ул ВИЧ турында очрашып йөри башлаган егетенә сөйләргә курыккан», — ди фонд башлыгы.

Марсель әлегә профориентлаштыру курсын узмаган, әмма киләчәктә моның аша да узарга кирәк булачак.

Маша, 12 яшь: архитектор булырга һәм көненә биш дару төймәсеннән бер төймәгә күчәргә хыяллана

Ә менә 12 яшьлек Маша (исеме үзгәртелде) инде һөнәр тренингын узган, булачак һөнәрен дөрес сайлавынаышана. Өч көнлек тренинг аңа сирәк һөнәрләр турында белергә һәм үскәч үзенең кем булырга теләвен ачыкларга ярдәм иткән.

«Бу бик шәп, мәктәптә бит аларны укытмыйлар, әти-әниләр белән дә моның турында сөйләшергә теләмисең. Яшьтәшләрең һәм психолог белән син үзең өчен күп кенә яңа нәрсәләр белә һәм үзең теләгән һөнәрне ача аласың», — ди Маша.

Элек ул табиб булырга хыялланган, ләкин ВИЧ-инфекция аңа бу һөнәрне сайларга мөмкинлек бирмәячәк, дигән ялган сөйләгәннәр. Хәзер Маша үезенең табиб була алу мөмкинлеге бар икәнен белә, тик хирург белгечлеген сайламаска һәм анализлар да алмаска (кан белән эш итмәскә) кирәк булачак.

«Мин фикеремне үзгәрттем. Кем генә булырга теләмәдем — психолог та, төзүче дә. Ләкин ахыр чиктә архитектор булырга карар кылдым. Архитекторларның эше дә кызыклы, хезмәт хакы да югары», — ди кыз.

Маша «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына сөйләгәнчә, әтисенең дә, әнисенең дә ВИЧ булган, алар авыруга ышанмаган, дарулар эчмәгәннәр. Маша ВИЧ белән тугач, әти-әнисе аңа да дару эчертмәгән.

Машаның әнисе балага 6 яшь булганда үлә. Аны һәм ВИЧ статусы булмаган ир туганын опекага Валентина әбисе алган (исеме үзгәртелде).

«Нәкъ менә әби миңа дарулар бирә башлады, Светлана белән таныштырды. Мин өч ел ни өчен икәнен белмичә дару эчтем. Миңа әби гел, бу чәч үстерү өчен, чәчләр, сөякләр нык булсын өчен кирәк, дип әйтә иде», — дип сөйләде Маша.

Әбисе Валя Казанга Светлана Изамбаева белән аралашырга килеп йөргән, моның нинди авыру булуын һәм балага аның турында ничек сөйләргә икәнен белешкән.

«Светлана ярдәмендә мин ВИЧның нәрсә икәнен аңладым. Минем өчен бу авыру атом бомбасы кебек иде, мин шундый курыктым, ә аннары үземнең баламның дөньяда иң сәламәт кеше булуын аңладым. Ул чиста, пунктуаль, даруларны вакытында эчә. Мин беләм, ул исән-имин кияүгә чыгар, сәламәт балалар табар һәм бик озак яшәр», — ди Валентина.

Маша әбисенең сүзләреннән кызара һәм елмаеп карый: «Мин бәхетле булачакмын!»

Машага 9 яшь тулгач, аңа диагнозы турында сөйләгәннәр.

«Мәктәптән соң миңа әби без психологка барабыз, диде. Шуннан соң мин нәрсә эшләгәнмен икән дип борчылдым. Пиццериягә килдек (ата-аналар балага диагнозы турында әйтәчәк урынны сайлый, СПИД-үзәктә яки нейтраль территориядә). Миңа Светлана ВИЧ нәрсә ул, кеше өчен куркыныч булу-булмавын, ул үсмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйли башлады. Мин барысын да тыңладым, һәм синдә ВИЧ, диделәр», — дип сөйләде кыз.

Әмма авыруны чын мәгънәсендә нәрсә икәнен ул соңрак - фонд тренингларында аңлый. Шуннан соң бала терапияне мөстәкыйль үтә башлый.

Элек Маша көненә 9 дару эчкән, хәзер ул көненә 5,5 дару кабул итә.

Ноябрьдән аңа терапияне «барысы да бер дару төймәсендә» билгеләргә тиешләр — бу тулысынча уңайлы тормышка тагын бер адым.

Ни өчен ВИЧлы яшүсмерләргә профориентлаштыру узарга кирәк?

«СПИД-үзәкнең һәм фонд буларак безнең бурыч — кеше, барыннан да элек, сыйфатлы итеп гомер итәргә тиеш. ВИЧ-инфекция белән яшәргә өйрәнергә, сыйфатлы итеп яшәргә кирәк», — дип сөйләде үзе исемендәге фонд җитәкчесе Светлана Изамбаева.

Светлана Изамбаева яшь чагында үзе профессия сайлау белән ялгышканлыгын сөйли — шактый ярлы гаиләдә яшәгәнгә һәм акча белән эш итәргә теләгәнгә генә хисапчы булырга карар кылган. Үсә төшкәч кенә, кешеләр белән аралашу һәм аларга ярдәм итү аның юнәлеше булуын аңлаган.

Светлана — үзенең уңай ВИЧ-статусы турында ачыктан-ачык сөйләгән Россиядәге беренче хатын-кыз.

«Профориентлаштыру — дөньяның күпкырлы, киң булуын күрсәтү мөмкинлекләренең берсе», — ди Светлана.

Бу проектның максаты — үсмерләргә хыялдагы һөнәрләрен сайларга ярдәм итү, шулай ук мөстәкыйль тормышка керү этабында аларга психологик яктан булышу. Яшүсмерләр үзләренең һөнәри эшчәнлекләренең төрле өлкәләренә — спорттан һәм педагогикадан алып сәнгатькә һәм эшкуарлыкка кадәр кызыксынуларын бәялиләр, шулай ук гражданлык хокуклары һәм бурычлары өлкәсендәге гамәлдәге законнар белән танышалар һәм әлеге нормаларның аларның карьера сайлавына нинди йогынты ясавын аңлыйлар. Яшүсмерләр профориентологлар — фонд волонтерлары белән аралаша һәм консультация ала алачак, алар белгечлекне, югары уку йортын һәм булачак эшне дөрес сайларга ярдәм итәчәк.

Үзәккә килгән яшьләр төрле. Маша белән Марсельнең дә язмышлары төрле. Аларның берсе дә әле үзенең авыр ситуациясеннән чыкмаган һәм үз диагнозын да кабул итмәгән. Аның әнисе ВИЧ-статусын хәтта туганнарына да әйтергә дә курка. Маша үзендә ВИЧ булуын сөйләргә әзер түгел, әмма аның гаиләсендә барысы да аның диагнозы турында беләләр һәм кызга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр.

«Әгәр гаиләдә уңай ВИЧ-статуслы бала бар икән, барыннан да элек, ВИЧ тыелган тема булмасын өчен, гаилә эчендәге ярлыкны тулысынча юкка чыгарырга кирәк. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, баланың оялуы һәм куркуы булырга тиеш түгел. Ата-аналар ягыннан балага ул теләсә нинди һөнәр сайлый ала һәм ВИЧ-инфекция аның өчен киртә булмаячак дип әйтү мөһим. Без моның һәрвакытта да гади генә булмавын аңлыйбыз, бигрәк тә әти-әниләр үзләре җәмәгатьчелек тарафыннан гаепләү белән очрашсалар. Бу очракта ярдәмгә үз хокукларын белү, төрле консультантлар һәм психологлар ярдәме килә. Безнең проект боларның барысын да бер фонд һәм бер платформа кысаларында берләштерә. Тест абсолют универсаль һәм барлык яшүсмерләр өчен дә туры киләчәк, ләкин ул законнар белән баетылган, ә волонтерлар ВИЧ белән яшәүче яшүсмерләрнең нинди кыенлыклар белән очрашуын аңлый», — ди ВИЧ статуслы балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм фондына нигез салучы Светлана Изамбаева.

Исегезгә төшерәбез, ВИЧ-инфекция үбешү һәм гомуми савыт-саба аша тапшырылмый. Бары тик кан һәм организмның башка сыеклыклары аша гына йога ала. Әгәр ВИЧ авырулы кеше дарулар кабул итә икән, әйләнә-тирәдәгеләр өчен ул бөтенләй куркыныч түгел.

ВИЧ — хөкем карары түгел, аның белән сыйфатлы һәм озак яшәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100