Прививка яклылар һәм каршылар: вакцинациягә бәйле шикләр таралырмы? | intertat.tatar

Прививка яклылар һәм каршылар: вакцинациягә бәйле шикләр таралырмы?

Табиблар куркыныч инфекцияләрдән прививка ясатмаган очракта, сәламәтлеккә зур зыян килү ихтималы турында кисәтсә, гади халык вакцинадан курка. Вакцинация белән бәйле мифлар, уйдырмалар турында Казанның 20 нче сырхауханәсендә фикер алыштылар.

Очрашуда балалы әниләр, әни булырга әзерләнүче яшь хатын-кызлар, олырак буын вәкилләре, студентлар, табиблар катнашты. Чарага җырчы Гөлназ Гафурованы да чакырганнар. Ул коронавирустан прививкага каршы чыгыш ясаучыларның берсе иде.

— Мин инде күптән нәтиҗә ясадым: организмга тикшерелмәгән әйбер кертә алмыйм мин. Аны бит ашыгыч рәвештә, тиз ясадылар. Коронавирусның төрле штаммнары була, ул прививка бер штаммыннан гына саклый, ике елга җитә диделәр. Башта тикшерсеннәр, аннары карарбыз. Кешеләргә шаккатам: ничек алар кибеткә кереп, прививка ясата. Прививка алдыннан кеше табибта тикшеренергә тиеш дип уйлыйм, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

26 апрельдән 2 майга кадәр Европада иммунизация атналыгы уза. Түгәрәк өстәл утырышы да шул уңайдан булды. Теш-тырнагы белән прививкаларга каршы торучылар белән көрәш күптәннән бара, табиблар аларга ялгыш фикерләүләре турында аңлатырга тырыша. Бу юлы да модератор, сырхауханәнең баш табибы урынбасары Марина Добровольская инфекцияләрнең кеше сәламәтлеге өчен куркынычы турында сөйләде.

Дифтерия белән авыручыларның өчтән ике өлешендә йөрәк авыруы — миокардит күзәтелә.

Җәрәхәтләнгән очракта, катып калу (столбняк) белән авыру ихтималы зур. Аннан үлем 90-100 процентка кадәр җитә.

Кызамыктан балаларда энцефалит булуы бар, аның вирусы таркау склерозга да китерә.

Эпидемик паротит чукраклануга һәм аеруча малайларда нәсел калдыра алмауга китерә ала. 

Миф 1. Вакциналар авырудан 100 процент сакламый. Чирне кичерсәң яхшырак.

— Вакцина 100 процент сакламый. Грипптан прививка ясатучылар арасында да авыручылар бар бит. 50-60 процент дәрәҗәдә генә саклый дип уйлыйм мин.

Хәзер бит кая барсаң да — сәүдә үзәгендә, кибеттә, бәдрәф төбендә дә прививка ясарга әзер торалар. Ничек кеше кибеткә барып, прививка ясата ала соң? Шуны аңламыйм мин. Бәлки, ул авырыйдыр хәзерге вакытта? — диде беренче өстәл артында утырган Гөлназ Гафурова.

Икенче өстәл вәкилләре дә, башта иммунитетны тикшерергә кирәк, кемнекедер көчле, кемнекедер бик зәгыйфь булырга мөмкин, дигән фикердә.

— Туберкулез, кызамыктан кирәк инде ул, без дә балачакта ясаттык, ә гриппка килгәндә, мин 25 яшемдә ясаткан идем, катырак та авырттым әле. Үз организмымны беләм, ковидтан прививка миңа туры килмәячәк, — диде «Азино» микрорайонында яшәүчеләрнең берсе.

Өченче өстәл вәкилләре авырганчы прививка ясату хәерлерәк, дип саный.

— Вакцинация өзлегүләрдән саклый. Вакцинация җәмгыятьтә тынычлык булсын өчен дә кирәк. Хәтерләсәгез, Чаллыда кызамык очраклары ачыклангач та, чир таралмады, прививкалы кешеләр күпчелек булганга прививкасыз кешеләр авырмады, — диделәр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов:

— Әйе, кайчак без авырып алу яхшырак дигәнне ишетәбез. Инфекциядән соң иммунитет көчле һәм шактый озакка җитәргә мөмкин диләр, ләкин бу иммунитет нинди бәһа белән килергә мөмкин соң? Тарихка карагыз.

Америка Президенты Рузвельт гел инвалид коляскасында утыра. Бу балачакта полиомиелит кичерү нәтиҗәсе. Дөрес, инвалид калса да, бу аңа Президент булырга комачауламаган. Ә бу иммунитет аңа ничек килгән? Ә үлгән булса… Полиомиелит үпкә мускулларын бетерә, кеше гомергә ИВЛ аппараты астында калырга мөмкин. Безгә андый иммунитет кирәкме? Вакцинопрофилактика — ирекле эш, ләкин прививка 100 процент дәрәҗәдә өзлегүләрне, үлемне кисәтә алганын онытмаска кирәк.

Вакцинопрофилактика — ирекле эш, ләкин прививка 100 процент дәрәҗәдә өзлегүләрне, үлемне кисәтә алганын онытмаска кирәк.

«Спутник V ның көче барлык билгеле штаммнарга каршы җитә. Вакциналар составына S аксымы составына кергән барлык вирус компонентлары да керә, аның ярдәмендә вирус кеше организмына яраклашып үтеп керә, — диде Лопушов.

Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Идел буе федераль округында йогышлы авырулар буенча баш белгеч Ирина Кравченко:

— Прививкалар бөтен илдә бар бит ул, без генә искәрмә түгел. Инфекция гариплеккә китерә ала, авыру кешеләр саны артканчы вакцина кадату яхшырак.

Узган гасырның туксанынчы елларын искә төшерсәк, Һиндстаннан Мәскәүгә дифтерия кайткан иде. Ә ул бик куркыныч чир, үлемгә китерә, йөрәкне какшата, бөер, үзәк нерв системасына зыян сала. Вакцинациядә контроль бетте дә, олылар күпләп авырый башлады. Дифтериядән һәр 10 ел саен 56 яшькә кадәр прививка ясатып торырга тиеш бит без. Шул вакытта Россиядә 158 мең кеше авырды, 4 мең кеше үлде.

Ул вакытта авыр хәлдәгеләрне дә, үлем очракларын да күрдек. Күмәк вакцинация башлап кына котылдык. Аннары йогышлы авыруларга каршы көрәш хезмәтендә 20 ел эшләдем, бер очрак та булмады.

2015 ел кызамыкны бетерү елы иде. Бөтен илдә вакцинация үтте. Кызамык белән авыру тукталды. Европа вакцинациядән баш тарткач, нәтиҗәдә, кызамык күпләп тарала башлады. Шуның аркасында берәмле очраклар безгә дә керде.

Грипп көчле респиратор инфекцияләр арасында иң куркынычы, хәзер менә ковид та өстәлде. Гриппның үзеннән түгел, өзлегүләреннән, йөрәк-тамыр, нерв системасы авыруларыннан, шикәр чиреннән күп үләләр бит. Кеше хастаханәгә килеп эләккәч тә, ник прививка ясатмадыгыз соң, дип сорыйм. Һава җитмәү ничек авыр икәнен аңлыйсызмы?

Ковид кичергән пациентлар да хастаханәдән чыга да, бу әле алар тулысынча терелде дигән сүз түгел. Табиблар да әйтә: коронавирустан соң тромбоз, инфаркт һәм башка тискәре нәтиҗәләр белән безгә әле моның кадәр кеше килгәне юк иде моңарчы диләр. 

Баш табиб урынбасары Марина Добровольская үз тәҗрибәсендәге бер мисалны китерде.

— Бервакыт миңа 60 яшьтән узган ханым, дифтериядән прививка ясатырга теләвен әйтте. Сез бит моңарчы гел баш тарткансыз, ник хәзер ясатырга уйладыгыз, дип кызыксындым. Мәскәүдә дифтерия авыруы күпләп таралган вакытта аның оныгы да дифтериядән үлгән икән. Шуннан куркып калган. Минем практикада шундый очрак булды, — диде.

 Миф 2. Прививкаларның сәламәтлеккә тискәре зыяны бар, гариплеккә китерә торган өзлегүләр булырга мөмкин.

Табиблар прививкадан соң организмның реакциясе, температура күтерелү ихтималын инкарь итмәде, ләкин аның өчен хафаланырга кирәкми, бу нормаль реакция, дип аңлаттылар.

Дмитрий Лопушов әйтүенчә, вакцинация ирекле дисәк тә, үкенечле очраклар да булгалый.

— Мәсәлән, кеше ветеринар булып эшли, көн саен хайваннар янында була. Димәк, котыру чире ияртү ихтималы зур, ә ул прививка ясатмады, котырган хайванны дәвалагач, чир аңа да йоккан. Ә котыру авыруы 100 процент очракта үлемгә китерә. Кеше үлә һәм туганнары «нигә сез минем туганымны сакламадыгыз» дип клиникага килә.

Икенче бер мисал. Дачада имгәнә һәм кеше столбняк белән авырырга мөмкин. Шуңа проблемага төрле яклап карарга кирәк.

Әйе, вакцинаның да күпмедер тискәре нәтиҗәсе булырга мөмкин. Ул да дару кебек бит. Ниндидер дару эчкәндә дә, эч китәргә мөмкин, мәсәлән. Без бит әле табиб кушмаса да, үз белдегебез белән антибиотик та алырга яратабыз.

Дөресен генә әйткәндә, авариягә эләгү куркынычы вакцинадан өзлегүгә караганда да зуррак, алай уйлый башласаң, — диде баш эпидемиолог.

Авариягә эләгү куркынычы вакцинадан өзлегүгә караганда да зуррак, — диде баш эпидемиолог.

Чарада катнашучылар коронавирустан прививканың нәтиҗәсе күпмегә җитүе белән дә кызыксынды. «Ике елга җитә дип әйтәләр, әлегә тугыз айга җиткәне төгәл расланган. Мин шуны әйтә алам: ковид белән авырган кешеләр дә алты ай узгач, прививкага барабыз диләр, чөнки алар чирләгән вакытта нинди авыр хәлгә төшкәннәрен бик яхшы хәтерли», — диде Ирина Кравченко.

Миф 3. Вакциналарда куркыныч матдәләр бар һәм алар сыйфатсыз. 

«Вакцина һәрвакыт күп баскычлы контроль уза, бу инде күптән сыналган вакциналар моделе, аңа яңа антиген гына утыртылан. Бөтенләй өр-яңа вакцина дип әйтеп булмый», — диде табиблар.

Дмитрий Лопушов, вакцинада күпмедер химик компонентлар булса да, аларның зыянын башкача чагыштырып күрсәтте. «Җиңү Проспектыннан бер сәгать җәяү узсак, күпкә күбрәк зарарлы матдәләр алырга мөмкинбез. Сыйфат контролен узгач, билгеле инде, аны кулланырга рөхсәт. Стандартларга туры килмәгән вакцинаны үткәрмәсләр дә иде», — диде.

— Кичә генә әле тозлы кәбестә ашыйсым килде. Өйдә юк иде, киттем кибеткә, составына күз төште. Кәбестә, шикәр, тоз, уксус, натрий бензонаты дигән консервант дип язылган. Ничек уйлыйсыз? Алдыммы мин кәбестәне? Алдым, бик каты ашыйсым килә иде чөнки. Кәбестә бозылмасын өчен шулай итәләр. Ул инде әз генә күләмдә салынадыр, ләкин гомеребездә күпме вакцина кертүне һәм күпме кәбестә ашауны чагыштырсак… Ә ысланган тавык…ысланган тәм керсен өчен нинди матдә керткәнне беләсезме? Ул да зыянлы, ләкин ашыйбыз бит, — диде Лопушов.

 Модератор үз тәҗрибәсе турында сөйләде.

 — Мин балама үзебезнең илдә җитештерелгән вакцинаны ясаттым, дус кызым баласына чит илнекен кадатты, чөнки аның кызы аллергик иде. Аннары эксперимент өчен карадык: минем баламда титрлар яхшы сакланган, дустымның баласында титрлар азрак иде, чөнки чит ил вакцинасы чистартылган. Бәлки, бала чит ил прививкасын җиңел, температурасыз кичергәндер, тик титрлары бит кечкенә, — диде. 

Очрашуда катнашучылар, шулай ук, вакциналарның табигый иммунитетны бозып, киләчәк буынга йогынтысы турында да фикер алышты. «Без барыбыз да прививкалар ясатып үскән буын, без алайса барыбыз да аутист мени?» дип бу мифны да таркатырга тырышты табиблар.