Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авыручы көндәлеге: «Аллаһы Тәгаләдән елый-елый гомер сорадым»

Бөтен дөнья коронавирус йоктырудан дер калтырап торса да, мин соңгы айларда күкрәк киереп йөрдем. Битлек кимәдем диярлек, перчаткалар да өр-яңа килеш пачкасы белән ятты, антисептик дигәнен гомумән сатып алганны хәтерләмим...

news_top_970_100
Коронавирус белән авыручы көндәлеге: «Аллаһы Тәгаләдән елый-елый гомер сорадым»

Болай үз-үземә ышанып йөрүемнең сәбәбе — июнь аенда авырып алуым. Ул вакытта коронавируска анализлар тапшырмадым, әмма үземнең организмны чамалау буенча, нәкъ шул авыруга охшаган иде. Иптәш кызымны да шул көннәрдә ул зәхмәт аяктан екты, аның белән дә күрешергә өлгергән идек — шуннан йоккан, мин әйтәм.

Җәйнең эссе бер көнендә ирем белән икебезнең дә бер үк көнне температурабыз күтәрелде, хәлсезлек аяктан екты, ис сизмәдем, берничә көннән коры ютәл тынычлыкны алды. Ләкин ул вакытта бу чиргә әзерлек шул кадәр көчле иде, хәтта ничәнче көнне ничек дәваланасы икәне тәфсилләп аңлатылган медицина беркетмәсен дә яттан белә идем. Шул инструкция буенча, беренче көннән вируска каршы препаратка, антибиотикка үрелдем. Шулай итеп, дүрт-биш көн дигәндә икебез дә аякка бастык. Ул көннәрдә терелгәч кичергән рәхәтлекне белсәгез — елганы йөзеп чыкканмынмыни!

Баштарак табиблар да бер сүздә иде: «Коронавирус икенчегә иярми, организмда гомерлек иммунитет була», — дип икеләнергә урын калдырмадылар. Хәзер генә ул иммунитет дигәннәре өч айдан эреп юкка чыга, диешәләр.

Редакциядә авыручылар бар дигәч тә, эшкә курыкмыйча бардым. Таксистның мышык-мышык борын тартуына да әллә ни исем китмәде — мин чирләп терелдем бит инде! Офиста авыру йоктырудан куркып, дер-дер килеп утырган сәркатип кызны да юаттым: янәсе, курыкма, үтә дә китә ул… Психологлар да: «Коронавирус курыккан кешегә генә иярә», — дигән була бит.

Иң салкын төн

4 октябрь. Кичке якта үзем компьютер каршында текст язам, үзем өшим, куллар дер-дер калтырый башлады. Градусникны алып карасам — 38 турына җитеп килә. Абау, нәрсә бу? Бу арада эш күп булды, стресс иммунитетка бәргән, күрәсең… Чәйләр, грипп вакытында булыша торган даруларымны эчеп, өч кат юрган ябынып, йокларга яттым. Ул төнне өшеп үләм дип торам. Төннең бер мәлендә торып чыктым, калтыранудан теш тешкә тия, кулның чынаяк тотарлык та чамасы юк. Ә температура 39га якынаеп килә. Бер парацетамол эчтем дә кире бөгәрләнеп кереп яттым.

5 октябрь. Дүшәмбе иртәсе гадәттәгечә башланып китте. Өйдә ыгы-зыгы — ирем эшкә җыена, кызыбызны балалар бакчасына әзерлим, бәләкәе ашарга сорый, үземнең хәл юк… Башымда бер генә уй: «Хәзер чирләргә ярамый, Лилия, түз, эш нык күп!»

Барысын да озатып бетергәч, почтаны актарам — редакциялисе текстларым өелгән, кичә яза башлаган язмам да ярты юлда калган. Аны төгәлләр өчен район җирлекләренә шалтыратам, үземнең тавышым көчкә чыга, берсе хәтта начар ишетеләсез дип трубкасын ташлады. Обедка кадәр эшне ерып чыктым да, тагын бер парацетамолны йотып, караватыма кереп аудым. Тамак та авыртмый, томау да юк, бары тик тән кыза, чатнап баш авырта, хәлсезлектән селкенәсе дә килми.

Поликлиниканың номерын кат-кат җыеп, тырыша торгач, көч-хәл белән эләктем үзләренә. «Температурам югары, килегез әле, бала имезәм, миңа ничек дәваланасы?» — дим. Якынча дүрт сәгатьтән соң, борынын битлек белән генә каплаган, перчаткасыз, яшь кенә бер табиб килде. Кандагы кислород күләмен үлчәде — нормада, аркамны тыңлады — үпкә чиста, тамакны карады — кызармаган.

Борынга гриппферон тамызырга, тамакны ромашка төнәтмәсе белән чайкарга кушты да биш минут эчендә табибтан җилләр исте.

«Әнием, синең аркаңны бүре тешләде…»

6 октябрь. Кичтән үк парацетамол эчеп яткангамы, рәхәтләнеп, тирләп-пешеп йокладым. Иртәнгә температураның эзе дә калмаган. Тик бүген баш авыртуга чыдарлык түгел. Гомергә башның бу кадәр авыртканы булмагандыр, муенны борганда да баш сөяге чатнаган кебек…

7 октябрь. Төш күрәм: ике балам да бер-бер артлы караваттан ниндидер кара упкынга тәгәри, икесен дә тотып калдым, ләкин соңыннан үзем шунда егылып төштем. Иремне чакырам, авыз ачыла, тик сүзем ишетелми, тавыш чыкмый, ә өстемдә ниндидер кара шәүлә, кара көч тора… Төнге өчтә шушы төштән котым алынып уянып киттем… Кабат температура 38дән артып киткән, саташуым да шуннандыр. Нәрсә соң бу, нинди бетми торган чир?

Иртән дүрт яшьлек кызым да төшен сөйли: «Әнием, син егылдың һәм аркаңнан бүре тешләде, аркаң канады, күзләреңне йомдың, мин сине бик жәлләдем…» Баланың төшеннән дә күңелгә шом керде. Бүген хәл тагын да мөшкелрәк, ләкин парацетамол эчкәч бераз кеше булып йөрим. Көч-хәл белән ашарга пешердем, бәхеткә, бала көйсезләнмәде, ирем эшеннән иртәрәк кайтты. Алга китеш юк, обедтан соң тагын табиб чакырттым.

Төш күрәм: ике балам да бер-бер артлы караваттан ниндидер кара упкынга тәгәри, икесен дә тотып калдым, ләкин соңыннан үзем шунда егылып төштем.

Кичке алтылар тирәсендә борынын битлек белән генә каплаган, ябык кына бер кыз бала килде, үзен табиб дип таныштырды. Бу балакай йә күп дигәндә 2-3 курс студенты, йә берәр волонтер дип уйладым. Кесәсеннән үзенең башы хәтле зур телефонын чыгарды да берәүгә шалтыратып: «Монда шундый-шундый очрак, нәрсәләр эчәргә кушыйм?» — дип сорады мишәр акценты белән. Аннары миңа таба борылып: «Апа, сезнең хәлегез бик начар түгел, бер атнадан температурагыз бетә, бер атна „виферон“ белән дәваланыгыз», — диде, рецепт кәгазендә даруның исемен хаталы язып. Миңа шушы җитә калды, ах-вах килеп аунап яткан җиремнән сикереп торып, билемә таяндым да:

— Мин инде дүрт көн температурамны төшерә алмыйм, бөтен симптомнар буенча миндә коронавирус, ә сез шундый җиңел, пүчтәк препарат язып котылмакчы буласыз. Ичмасам, берәр антибиотик эчәргә кушыгыз. Коронавируска мазок тапшырырга, томография үтәргә юллама бирегез. Тагын бер атна болай дәваланмыйча ятсам, үлмимме соң мин? — дип чәчрәп чыктым.

— Юк, апа, үлмисез, үлмисез… Җиде көн вируска каршы көрәшмичә, антибиотик яза алмыйбыз шул. Ә томографиягә юлламаны участок табибы гына бирә, шунда барсагыз гына инде.

— Сез минем үпкәмне булса да тыңлап карыйсызмы соң?

Шуннан бу кызый үпкәмне аннан-моннан гына тыңлады да «бар да әйбәт» дип ишарәләп, ишеккә таба атлады. Моннан нидер сорауның мәгънәсез икәнен аңлап, ишекне аның артыннан тыныч кына ябып калдым.

«Сорау астындагы ковид» диагнозы

8 октябрь. Хәл көннән-көн катлаулана. Исләрне бөтенләй сизмим, тәм тою да чамалы. Үпкә авырта алмый дисәләр дә, үпкә турыннан ике яклап та арка сызлый. Кайчак аркага яту да авыр. Температура 38 тирәсе, әле дә парацетамол бар — аны эчкәч җан кергәндәй була. Физик хәлсезлеккә, тән сызлавына психологик як та килеп кушылды. Коронавирустан үлгән таныш-белешне барлыйм, авылда да өч йорт аша гына торучы әзмәвердәй бер ирне шушы көннәрдә күмделәр. Авырган килеш эшенә йөргән, сулый алмый башлагач больницага барган, тик ИВЛ аппаратында җан биргән, диделәр.

И, Ходаем! Нишләргә? Табиб чакыртуның мәгънәсе юк. Ныклап авырган таныш журналистларга шалтыратам. «Син, Лилия, табибларга яхшылап ялганла! — дип алтын киңәшен бирде берсе. — Биш көн түгел, ун көн авырыйм диген, бөтен симптомнарны тезеп кит, коронавируслы кеше белән аралаштым диген, шул очракта бәлки яхшырак карарлар. Синнән анализ алсыннар, томография ясарга алып барсыннар. Биш көн шулай авырып яту — уен эш түгел, үзең белән ныклап шөгыльлән, хәлең җитди». Ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, нәкъ ул әйткәнчә тезеп киттем.

Ике сәгатьтән яныма, ниһаять, нормаль табиб килде. Аның нормаль икәне беренче караштан ук күренә — космонавтлар скафандры ук булмаса да, яхшылап киенгән, кулларында перчаткасы да бар. Белявская фамилияле бу табиб миңа ковид штабыннан килүен әйтте, симптомнарны яхшылап сорашты, баланы күкрәк сөтеннән аерырга һәм ныклап дәваланырга кушты. Дәва дигәне — флемоксин белән арбидол.

— Әлегә «сорау астындагы ковид» дигән диагноз куям. Иртәгә өегезгә килеп, ковидка тест алырлар. Бүген үк томография үтегез, үпкәгездә пневмония бар кебек, — диде табиб.

Мин исә аның томографиягә юллама язуын яки үзе белән алып китүен үтенә башладым.

— Мин алып китә алмыйм, бүгенге көндә бушлай томография үтеп булмый диярлек. Түләүлегә бара аласыз, һәр больницада тәүлек әйләнәсе үтеп була, мәсәлән, 7нче больницага барыгыз, — диде табиб.

Аның сүзләре күңелемдә шик уятса да, табиб белми әйтмәс, димәк, томография белән Казанда проблема юк, мин әйтәм. Табибны озатуга ирем дарулар алып керде, ә мин томография эзләргә керештем. 7нче больницаның түләүле бүлегенә шалтыратам — әлегә үтеп булмый, диләр, түләүле клиникаларның номерын җыям — күбесе 16 октябрьдә, ягъни бер атнадан соң үтәргә урыннар бар, ди… Унбишләп номерга шалтыраттым, 5 көннән Авиатөзелеш районындагы бер хастаханәдә урын таптылар, рәхмәт төшкере! Бәясе 4500 сум була ди, хәер, бу минутта инде мин булган бар акчамны чыгарып салырга әзер идем. Тикшерсеннәр, карасыннар, дәваласыннар гына!

Сулый алмыйм, кислород маскасы кирәк!

9 октябрь. Төнлә уяна-уяна йокладым, сулышларым кысыла, арка авырта, башка әллә нинди юньсез уйлар килә. Уянгач, караваттан торырлык, чәчемне тарарлык та хәлем юк. Инде ничә көн юньләп ашап та булмый, ике калак ризык та керми. Иртәннән температура. Бүген 37,3 кенә. Ләкин сулыш алу авыр, тын кысыла. Күкрәк тутырып сулыйм дисәң, авызны ныгытып ачып, һава керсен өчен яхшылап тырышасы. Вакыт-вакыт шулай көчәнеп сулыйм. Йокы бүлмәсеннән кухняга чыккан арада хәл бетә, мыш-мыш килеп барып утырам.

Ике сәгать шулай интегеп яттым. Их, рәхәтләнеп күкрәк тутырып сулыйсы иде! Кислород маскасы булсын иде хәзер! Шундый авыр, шундый авыр! Сулышым кысылып үләрмен төсле, эч поша, соңгы көннәрем шушы микәнни, Аллаһы Тәгалә миңа шундый кыска гомер бирде микән, дип уйлыйм.

«Их, синең туеңны да күрмичә үлеп китәрменмени?» — дип уйладым янымда мес-мес килеп йоклап яткан улыма карап һәм тыныч кына елап җибәрдем. Кычкырып еларлык хәле дә, тавышы да калмады бит аның. Әле мин туйганчы яшәргә дә өлгермәдем, планнарым, эшлисе эшләрем, барасы илләрем шундый күп бит!

Ирем белән ачыктан-ачык сөйләшергә тырышам: «Мин үләм инде… Әллә кая алып кайтып йөрмәссез, Казанда гына күмәрсез», — дим. Ирем тынычландырырга тырыша, тик аның сүзләрен ишетмим дә. Бу вирус нерв системасына нык бәрә диләр, әлеге уйлар да шуның нәтиҗәседер. Бер иптәш кызым да үзенең авыруын сөйләгәндә: «Иремә икенчегә өйләнмәскә куштым, балалар зур инде, үзегез генә яшәрсез, дидем», — дигән иде. Минем дә уйлар гел шул тирәдә бөтерелә.

Үзем кебек авырып алган танышларның телефонын җыям, бөтенесе бер сүзне кабатлый: «Ни дә булса эшлә, табиблар кулына эләгү чарасын тап, ике балаң бар…»

Кабат ашыгыч ярдәм телефонын җыям: «Хәлем авырайды, сулый алмыйм, күкрәк читлеген кыса». Озак та үтмәде, кичәге табиб Белявская шалтырата: «Сездән тагын чакыру булган, хәлләрегез ничек?» — ди. Хәлне сөйләп биргәч, табиб дәвалау курсын үзгәртеп, азитромицин дигән антибиотик һәм гидроксихлорохин дигән маляриягә каршы кулланыла торган дару эчә башларга кушты. Коронавирус белән маляриянең охшаш яклары күп, шуңа аңа каршы препаратларның файдасын күрәләр икән.

Даруларны эчтем, ләкин шул мизгелдә үк хәл җиңеләйсә икән. Миңа бит хәзер, шушы минутта суларга кирәк!

Табибы килмәсә дә, ярый әле аптекада даруга кытлык юк. Ирем йөгереп алып керде, шундук даруларны эчтем, ләкин шул мизгелдә үк хәл җиңеләйсә икән. Миңа бит хәзер, шушы минутта суларга кирәк! Больницага үзең барсаң да кабул итмиләр, анда чиратлар коточкыч зур дип кисәтеп куйдылар. Күңелем тагын тулды, бер яшьлек улым да хәлемне аңлагандай, еламсырап яныма килде дә кечкенә куллары белән кочаклап алды.

Ирем дә кемнәргәдер шалтыраткалый. «Юк, хастаханәгә эләгеп булмый шул бүген, бөтен больницалар дыңгычлап тулган. Яшь кешене бигрәк тә алмыйлар», — дип өметне өзәләр трубканың икенче ягында.

Аллаһы Тәгаләдән елый-елый гомер сорадым

Шулвакыт әни шалтырата: «Сиңа Габделфәт Сафин ярдәм итә ала, ул сиңа авариядән соң да булышкан иде, хәтерлисеңме?» — ди. Ничек үземнең башка килмәгән дия-дия, Рузилә апаның номерын җыям. Үзем көчкә сөйләшәм, хәлне аңлатам. Биш минут үткәндерме, Габделфәт абый шалтыратып, хәзер үк 7нче больницага барырга кушты. Бу мизгелдә аңа рәхмәтле идем дию — берни әйтмәүгә тиң.

Тагын 15 минуттан инде табиб ишек төбендә утыра идем.

Янымда — 50 яшьләрдәге бер апа, аның да хәле минеке чамасы, борчылуы йөзенә чыккан. Сөйләшеп киттек.

— Ирем урам себерүче булып эшли, шул гына ияртеп керде бу чирне. Хәзер икебез дә авырыйбыз, ул 38 температура белән эшкә йөри, мин хәлсезләнеп ятам. Аркам, башым авырта, ютәллим, хәл юк. Монда томографиягә танышлык аша килдем, беркайда үтә торган түгел шул, өйгә килгән табиблар да юньләп карамыйлар, — диде ул, кул селтәп.

Томографиягә кереп яткач, елый-елый Аллаһы Тәгаләдән үземә тагын гомер сорадым. Бар да әйбәт булса, бүтәнчәрәк яшәр идем: мал артыннан болай кумас, вакытны акча белән бәяләмәс идем, тормыштан күбрәк тәм табарга тырышыр идем, дидем. Кечкенә балалар да күз алдымнан китми…

— Үпкәгез чиста. Кан анализында гына бераз тайпылышлар бар. Сулыш кысылу ковид симптомы булырга мөмкин, ул төрле кешедә төрлечә уза шул. Сезгә ковидка мазок тапшырырга кирәк, — дигәч табиб, җилкәмдәге йөкне бушаткан төсле булды. Иң мөһиме — үпкәм исән-сау, ялваруларымны Аллаһы Тәгалә ишеткән, һичшиксез, ишеткән…

Ковидка тест алырга бүген өйгә киләләр, барысы да шунда ачыкланыр, дип кайтып киттем. Килмәделәр, икенче көнне дә, өченче көнгә дә миннән тест алучы булмады. Интернетны актарам — минем ише өметләнеп көтеп утыручылар йөзләгән икән бит, берәүне дә тикшермиләр, һәммәбезгә төкерәләр!

400 сумлык градусник

10 октябрь. Обедта уянып киттем — тоташ 17 сәгать йоклаганмын. Учлап дару ашавымның нәтиҗәсеме бу, атна буе йокламыйча, ашамыйча бетерешкән организмның көч җыюымы… Тукта, температурам 36,4не күрсәтә түгелме? Булмас, градусник ватылгандыр, иремә әйтим әле — яңасын алып керсен. Бераздан ул берничә даруханәне әйләнеп кергән, гади терекөмеш градуснигы да 400 сум тора ди хәзер. Бәясен әллә ун мәртәбә күтәргәннәр шунда… Монысын бигрәк тә кадерләп кулланасы булыр. Юк-юк, кирәге чыкмасын, шкаф почмагында тузанланып ятсын иде шунда…

Гади грипп белән авырганда, өч көннән тернәкләнеп, чир турында бөтенләйгә оныта идек. Бу авыруның мәкерлелеген әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел! Бөтен организмны айкый, гомер сиздермәгән җирләр авырта. Хәл яхшырган төсле була да, аннан икеләтә китереп бәрә. Үпкәләре яртылаш зарарланучылар күпме интегәдер, миңа да үз хәлемә кайтырга байтак вакыт кирәк булды. Сулыш алу җайланып беткәнче атна-ун көн үтте, ютәл белән тагын да озаграк көрәштек. Антибиотик курсы тәмамланганнан соң, ютәл дарулары, вирус куа торган чаралар, ингаляцияләр, С һәм Д витаминнары, үлән чәйләре, сулыш гимнастикалары китте. Организм тулысынча үз хәленә кайтканчы ике айлап вакыт үтәр, диде участок табибы.

Организм тулысынча үз хәленә кайтканчы ике айлап вакыт үтәр, диде участок табибы.

Поликлиникадагы хәлләр турында да әйтмичә кала алмыйм, үзем Бондаренко урамындагы 10нчы поликлиника сукмагын таптадым. Андагы регистратурадагы чират — совет чорындагы ипигә чират белән бер. Яше-карты — барысы бергә, өсте-өстенә өелгәннәр, социаль дистанция дигән нәрсәнең эзе дә юк. Юк кына соравың төшсә дә, бер сәгать шул тынчу коридорда басып торасың. Бу көннәрдә юк-бар сәбәп белән анда аяк атламавың хәерле, чөнки һәр кешедә бер үк диагноз, бер үк симптомнар, кулында бер үк рецепт, бер үк төрле ютәл… Бер килеп эләксәң, мыжлап торган ул халык арасыннан вирус ияртмичә чыгып китүең бик шикле.

Аллага шөкер, өйдәгеләрнең берсе дә авырмады. Миңа коронавируска антитәнчекләрне бер айдан соң, түләүле клиникада тикшерергә киңәш иттеләр, анысын да белеп тору комачауламас. Иң куркытканы — яңадан шушы вирусны йоктырып, бу мәхшәрне тагын кичерү. Иммунитет гомерлеккә калып, кешелек дөньясы бу афәтне тизрәк җиңсен иде! Бүген йөрәктән ургылып чыккан иң зур теләк шул.

P. S. Язмада дару исемнәре таныштыру максатыннан гына бирелде. Дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100