Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирусны җиңгән блогер Әлфия Галиәхмәтова: «Авыртудан аңымны җуйганмын»

Кичә үзенең инстаграм битендә Татар-малай нигы белән танылган блогер Ринат Галиәхмәтов әти-әнисенең коронавирус авыруын җиңүләре турында язды. «Татар-информ» хәбәрчесе блогерлар гаиләсе белән элемтәгә кереп, авыруның ничек узуы һәм ковидка каршы дәвалау ысулы турында сорашты.

news_top_970_100
Коронавирусны җиңгән блогер Әлфия Галиәхмәтова: «Авыртудан аңымны җуйганмын»
Әлфия Галиәхмәтованың Инстаграм аккаунтыннан

«Шунда ук ашыгыч ярдәм машинасын чакыртыгыз»

Ринат Галиәхмәтов Түбән Камада яшәүче әти-әнисенең авыруы турында болай дип сөйләде:

«Әти белән әни икесе бергә 20 көнгә якын чирләде. Бик каты авырдылар, кайгырдык. Кичә пост куйдым да, әнигә күп кеше сорап яза башлады. «Сез бит әти-әниегез турында сөйләмәгән идегез, чирләгәннәр идемени?» — диләр миңа. Коронавирус белән авырыйлар дип кешегә сөйләмисең бит инде, үзең генә кайгырасың. Аннан соң, әнинең дә кешегә белдерәсе килмиәде.

Дәвалау ягыннан, рецепты юк аның. Баштан табиблар антибиотиклар эчәргә кушты, әмма әнинең хәле шуннан соң начарланды. Хәле авыр булганда ул парацетамол эчте. Әнигә һәм миңа язган авыру кешеләрнең күбесе өйләрендә ята, хастаханәгә барырга куркабыз, диләр. Чирләүче кешеләргә әни: «Тыннарыгыз кысылса, өйдә үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, шунда ук ашыгыч ярдәм машинасын чакыртыгыз», — дип киңәш итә».

«Парацетамол эчкәч, хәлләр җиңеләеп китә»

Әлфия Галиәхмәтова белән дә элемтәгә чыктык. Аларның вирусны кайдан йоктырулары, ничек дәваланулары хакында белештек.

«Коронавирус белән башта ирем чирләде. Аларның эшләрендә һәр көнне мәҗбүри рәвештә тән температураларын тикшереп торалар. Иртән эшкә барганчы, температурасы күтәрелгән икәнен белдек һәм эшенә шалтыратып әйткәч, табибка барырга куштылар. Табиб вируска каршы таблетка бирде, борынга сыекча салырга кушты. Ул көнне ирем нык авырмады. Ә икенче көнне хәле бетте, башы авыртты, сөякләре сызлады. Температурасы гел күтәрелеп торды дип әйтмәс идем. 37,7-37,8 тирәләрендә торды.

Ике көн үткәннән соң минем дә хәлем бетеп китте. Карасак, минем дә температурам күтәрелгән булып чыкты. Шуннан китте инде: баш авыртты, тәннәр сызлады, авыз тәме бетте, хәл юк, бөгәрләндек тә яттык…

Унике көн карантинда булдык. Дүрт көн үткәннән соң, иремнән дә, миннән дә анализ алдылар, минеке уңай, ә иремнеке тискәре нәтиҗә бирде. Ике атна буена бик каты чирләдек, ике тапкыр ашыгыч ярдәм машинасы килде. Иремнән ике, миннән өч тапкыр анализ алдылар. Соңыннан минем дә нәтиҗәм тискәре булды.

Симптомнар иремнеке белән бертөсле иде. Парацетамол эчкәч, җиңеләеп китә үзе. Табиб яңадан килгәч, антибиотик язып бирделәр. Терелер алдыннан өч көн эчтек. Өлкән шәфкать туташы тән температурабызны гел сорашып, шалтыратып торды. Ашыйсы килми, җылы шулпа һәм чәй эчтек.

Бер төнне аңымны җуйганмын хәтта, ашыгыч ярдәм машинасы килде. «Болевой шок», — дип әйттеләр. Бөтен җирләрне тикшерделәр.

Безнең белән бер үк вакытта ирем эшләгән заводта тагын дүрт пар авырды. Берсенең хатыны үлде, бик кызгандык, һаман да ышанып бетә алмыйм. Аның шикәр диабеты иде. Калган парлар терелде, бөтенесе дә алтмыш яшь тирәсендәгеләр», — дип сөйләде Әлфия Галиәхмәтова.

Искәртеп үтик, беренче татар инстаблогеры Татар Малайның (Ринат Галиәхмәтов) якыннары коронавирус белән авыруы хакында хәбәр иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100