Гөлназ Мөхәрләмова: Татар теленнән артык җиңел тоелган дәреслек 1-2 елдан уңайлы булачак
«...чөнки социологик мониторинг та үткәрәбез. Күреп торабыз – балаларның туган телгә мөнәсәбәте дә, татар телен белү дәрәҗәсе дә елдан-ел кими бара». Милли мәгариф темасына моңсу һәм мөмкин кадәр позитив әңгәмә.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында Милли мәгариф бүлеге бар. Ул беркайдан да бүленмичә, белгечләр җыеп, 2016 елда ачылган. Аны филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова җитәкли. Милли мәгариф – сорау тудыра торган өлкә, ул – татарның хыялы һәм авырткан җире. Без биредә ах-вах килмичә генә сөйләшергә тырыштык – кемгәдер буш сүз сөйләп зарланып утыру кирәк икән, бу әңгәмә сезнең өчен түгел.
Гөлназ ханым, институтта Милли мәгариф бүлеге барлыгын да белми идем. Бездә милли мәгариф бармыни соң ул? «Милли мәгариф» төшенчәсен икебез дә бер үк төрле аңлау өчен, сөйләшүне бу төшенчәне аңлатудан башлыйк әле.
Милли мәгариф дигәндә – без, беренче чиратта, республикада татар теле һәм әдәбиятын укытуны күздә тотабыз. Әлбәттә, милли мәгариф – киңрәк төшенчә, ул мәгариф оешмаларында уку предметларын татар телендә укытуны, республика мәктәпләрендә башка туган телләрне (мари, чуваш, удмурт һ.б.) укытуны да үз эченә ала. Безнең бүлектә туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбиятын укыту проблемалары, туган телләргә өйрәтү системасындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, киң планда тикшерелә.
Димәк, без, милли мәгариф дигәндә, татар теле һәм әдәбиятын укыту турында гына сөйләшәчәкбез?
Әйе, безнең институтка кагылышлы булганда – шулай. Мәгариф һәм фән министрлыгында Милли мәгариф идарәсе бар, ул милли мәгарифнең нәкъ менә без алда әйткән өлкәләренә кагылып мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә. Бу мәсьәләдә уку-укыту процессын яхшырту өчен төрле эшләр башкару да алар компетенциясендә.
Быелдан башлап туган тел укытуның дәресләр саны кимеде. Шуңа карап, сезнең эш кимеде, дия алабызмы?
Әлегә мондый үзгәреш 1 нче сыйныфта гына күзәтелә, татар теленең 1 сәгате дәрестән тыш эшчәнлек ягына чыгарылды, бу – беренчеләрнең эш күләмен («нагрузка») киметүгә бәйле дип беләбез. Башка сыйныфларда үзгәрешләр юк. Моңарчы булган үзгәрешләрдән дә иң борчыганы – әдәбиятны укыту 1 сәгатькә калдырылуы булды. 1 сәгать – бик аз бит инде: әдәбиятны 1 сәгать кенә укыту укучыларны татар халкының бай әдәби мирасын өйрәнүдән мәхрүм калдыру, әлбәттә. Бу – аеруча IX сыйныф программасын төзегән вакытта нык сизелде, чөнки әлеге сыйныфта татар әдәбияты тарихы өйрәнелә. Аны 1 елга сыйдырырга тырыштык. Күп очракта тулаем бер чорны өйрәнүгә 1 сәгать кенә бүлеп бирә алдык. Татар мәктәпләрендә дә әдәбият укытуга шул 1 сәгать каралган. Әйтик, Алтын Урда чорын 1 сәгатьтә өйрәнеп бетереп булмавы аңлашыла бит инде.
Димәк, эш кимеми, киресенчә арта – оста итеп кенә бернәрсә дә югалмаслык итеп тыгызларга кирәк.
Әлегә эш кимеми, без «Туган (татар) тел», «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку», «Туган (татар) телдәге әдәбият» уку предметларыннан яңа буын укыту-методик комплектлар төзү эшен тәмамладык. Аларның иң зур өлеше, экспертиза үтеп, Дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелде. Әдәбияттан X-XI сыйныфлар өчен булган әдәбият дәреслекләре хәзерге вакытта Мәскәүдә экспертиза үтә.
Дәреслекләргә бәйле рәвештә өстәмә материаллар да эшләнә. Болар – укучылар өчен видеодәресләр, укытучылар өчен методик әсбаплар. Узган елдан башлап өйрәтү слайдларын үз эченә алган видеопрезентацияләр эшлибез. Ел саен 300әр өйрәтү слайды эшләнә, аларның күбесе тавышландырылган.
Безнең «Мәгърифәт» медиаплатформасы эшләп килә – без эшләгән барлык материаллар шунда урнаштырылып бара.
Узган елдан башлап туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының белемен күтәрү курслары үткәрәбез, Яшел Үзәнгә барып укыттык. Барлык районнарны йөреп чыгып булмаса да, быел Азнакай белән Актаныш районнарына чыгарга уйлыйбыз. Казан укытучылары белән даими рәвештә төрле семинарларда, конференцияләрдә очрашып торабыз.
Һаман да кимүгә барса, кайчан да булса эшсез калырбыз, дигән борчылу юкмы?
Юк, андый борчылу юк. Бу өлкәдә эш һәрвакыт табылачак, дип уйлыйм.
Сез табарсыз ул. Монда тел төбе башкада – эшебез кирәкмәскә калса, дигән гомуми борчылу. Татар телен укытуның кирәксезлеге...
Әлбәттә, бу мәсьәлә безне дә нык борчый. Ләкин, барысы да яхшы булыр, дигән өмет белән яшибез.
Безнең дәреслекләрне Мәскәүдә тикшерүче экспертлар кемнәр алар? Сез алар белән танышмы?
Без аларны белмибез. Алар безнең белән элемтәгә кермиләр. Эксперт комиссиясендә Россиянең төрле мәгариф оешмаларыннан, Россия Мәгариф министрлыгыннан белгечләр, галимнәр, туган (татар) һәм әдәбият укытучылары бар.
Татар телле белгечләрме?
– Шулай дип беләм. Чөнки дәреслекләр тулаем татар телендә, телне белмәгән эксперт аларга тиешле бәя бирә алмаячак.
Алар бөтен текстны сүзен сүзгә укып тикшерәләрме икән?
Әйе, без заманында үзебез дә эксперт булып хезмәт иттек. УМКлар безгә тулы комплектта җибәрелә, аларны тикшерергә билгеле бер вакыт бирелә, дәреслекне, электрон дәреслекне, укытучы өчен методик әсбапны – барысын да җентекләп укып чыгасың һәм бәя биреп, карарны чыгарасың.
Төзәтмәләр кертәләрдер бит?
Безгә андый мәгълүмат бирелми.
Кире кайтканы юкмыни?
Беренче тапкыр «Әдәби уку» дәреслеген уку планындагыча 2 сәгатькә исәпләнелгән итеп эшләп җибәргәч, ул экспертиза үтә алмыйча, Федераль исемлеккә кертелмәде. Сәбәбен, билгеле, аңлатмадылар. Бу – әдәбият дәресләренең 2дән 1 сәгатькә калган вакыт иде, димәк, без җибәргән дәреслекләр туры килмәячәк иде – шуңа экспертиза үтмәгәндер, дип фаразладык. Киләсе елда без аларны 1 сәгатьлек итеп кыскартып яңадан җибәрдек. Әйтергә кирәк, булган дәреслекне кыскарту – бик авыр эш: сүтеп, яңадан җыю кебек була ул. Алга таба яңадан эшләнеп җибәрелгән дәреслекләр, экспертлар тарафыннан уңай бәя алып, Дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелде.
Үрнәк белем бирү программаларын, үрнәк эш программаларын төзү дә безгә йөкләнде. Федераль эш программаларын алга таба туган (татар) һәм әдәбият укытучылары, КФУ галимнәре белән бергәләшеп эшләдек. Алар 2023 елда гамәлгә кертелде. Дәреслекләрне дә шулар буенча һәм яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры китереп төзедек. Безнең I-XI сыйныфлар өчен «Туган тел (татар теле)» дәреслекләре дә, «Әлифба» дәреслеге да Федераль исемлеккә кергән. Башлангыч сыйныфлар өчен «Туган тел (татар теле)» дәреслегенең вакыты чыгып бара (гадәттә дәреслек исемлеккә 5 ел срок белән кертелә). Без аларны инде яңадан эшләп, Мәскәүгә экспертизага җибәрдек.
Дәреслекне кем эшләячәге дә алдан килештереләме?
Әйе, аны Мәгариф һәм фән министрлыгы хәл итә. Моңарчы шулай иде. Хәзер илебездә бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру шартларында бердәм дәреслек мәсьәләсе туды. Ул очракта авторлар Мәскәү белән килештереләчәк дип беләм.
Ул авторлар нинди критерийларга җавап бирергә тиеш?
Аның критерийлары буларак, гадәттә мәктәптә укыту тәҗрибәсе, методист-галимнәр булуы тора. Әйтик, безнең Мөслимә Мәгъсумовна Шәкүрова – күп еллар Казан федераль университетында методика фәнен укыткан, дәреслекләр авторы булган кеше, Лилия Миңнулловна Гыйниятуллина – төрле югары уку йортларында укыткан, мәктәпләрдә эшләгән, рус телле балаларга татар теле укыту методикасы белән шөгыльләнгән галим, Олег Ришатович Хисамов – университетта укыткан, институтта зур фәнни-тикшеренү эшен алып баручы галим, Диләрия Маратовна Абдуллина – бүген гамәлдә булган дәреслекләрнең авторы, мәктәптә зур укыту тәҗрибәсе бар. Мин татар дәүләт гуманитар институтында, Казан федераль университетында методика фәнен укыттым, мәктәптә укыту тәҗрибәм дә бар.
Тел вазгыяте туганда, гаепне дәреслекләрнең катлаулылыгын сәбәп итеп, проблеманы шуңа кайтарып калдырулар булды, бу тема байтак болгатылды. Хәзерге күзлектән караганда, дәреслекләр, чыннан да, начар идеме? Әллә бу – сәбәп кенә булдымы?
Юк, начар түгелләр иде. Заманына карап уйлап эшләнгән дәреслекләр. Алар әле дә уку-укыту процессында кулланылалар. Ләкин хәзерге балаларга җиңел аңлаешлы, кызыклы, күп рәсемле, игътибарны җәлеп итәрлек уку материалы кергән дәреслекләр кирәк. Без нәкъ менә шундый дәреслекләр эшләдек, әлегә алар тулаем уку-укыту процессына кертелмәгән. Әле дә баягы финанс якка килеп терәлә. Шулай да ел саен һәр звено өчен берәр дәреслек чыгарып мәктәпләргә озата барабыз.
Туктагыз... аңлап бетмәдем. Безнең алда яткан әлеге дәреслекләр Мәскәүдә экспертиза узып, алар белән укытырга рөхсәт алынган, ләкин алар бастырылмаган, һәм алар белән укучы юк – шулаймы?
Әйе. Экспертиза узды. Ләкин мәктәпләрдә алар аерым сыйныфлар өчен генә бар.
Нишләп?
Ул мәсьәлә белән Мәгариф һәм фән министрлыгы шөгыльләнә, без – дәреслек төзүче авторлар гына.
Алар шушы дәреслекләрне тиешле күләмдә бастырып чыгарып, мәктәпләргә таратырга тиешме?
Мәгариф һәм фән минстрлыгы ел да мәктәпләргә дәреслекләрнең исемлеген җибәрә. Мәктәпләр теләгән дәреслекләренә заявка бирә. Әлеге заявкалар буенча быел III, VI, VII сыйныфлар өчен дәреслекләр бастырылып, мәктәпләргә җибәрелде.
Хәзер мәктәпләр нинди дәреслекләр белән укый?
Төрлечә, уку-укыту процессын иске дәреслекләр белән дә, яңа дәреслекләр белән дә оештыручы мәктәпләр бар. Иске дәреслекләр әле гамәлдә булса да, федераль эш программаларына туры килми, әлбәттә. Мәктәпләр бездә дәреслек барлыгын белә. Алар әлегә үзебезнең Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында һәм «Мәгърифәт» платформасында урнаштырылган дәреслекләр белән Интернет аша онлайн форматта эшлиләр. Шулай да, әйтергә кирәк, интернет гел булмаска да мөмкин, кайбер район-авылларда гомумән начар тота. Шул вакытта дәреслекне куллануда проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Электрон дәреслек һәм кәгазь варианттагы дәреслек белән эшләүдә аерма бар инде. Аннан дәреслек белән интернет аша укытуга күп кенә ата-аналар да риза түгел. Кайбер әти-әни баланың гаджетларны куллануына бөтенләй дә каршы. Аеруча башлангыч мәктәп өчен бу – уңайсыз әйбер.
Яңасы булганда балаларның иске дәреслектән укуы – нормаль хәлме икәнни?
Укытучылар ситуациядән чыгу юлын табалар.
Сез, дәреслекләр турында укытучыларга семинарларда, курсларда сөйләп, күрсәтеп йөрибез, дисез. Юк әйберне нигә күрсәтеп йөрисез соң сез?
Без укытучыларга әлеге дәреслекләр белән эшләү тәртибен аңлатабыз. Укытучыларыбыз бу дәреслекләрне файдаланып эшләр, дигән өметебез зур.
Ә кайсы класслар өчен «дөрес» дәреслекләр бастырылган?
I-IV һәм V сыйныфлар өчен «Туган тел (татар теле)» дәреслекләренә заявкалар җыелып, алар үз вакытында мәктәпләргә таратылды. Калганнары, әйткәнемчә, ел саен берәр сыйныф өчен бастырылып чыгып бара. Укытучылар бу дәреслекләрне бик көтәләр. Гамәлдәге федераль эш программалары элеккеге программаларга туры килми. Димәк, мәктәпләрдә кулланыла торган иске дәреслекләр дә хәзерге федераль эш программалары эчтәлегенә тәңгәл түгел. Укытучылар программада бирелгән әсәрләрне төрле сыйныф дәреслекләреннән табып укытырга мәҗбүр була.
Ягъни былтыр бер класста укылган әсәр быел башка бер класста укылырга мөмкинме?
Әйе. Әйтик, элек Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте X сыйныфта үтелә иде, хәзер ул VIII сыйныф программасына сәнгать алымнарына караган хронотоп төшенчәсе белән бәйле бирелә.
Кайсы язучыларны, йөрәгегезне авырттырып булса да, төшереп калдырырга туры килде?
Мондый әсәрләр булды, әлбәттә.
Мәсәлән?
Ләкин шулай да, без аларны тулаем төшереп калдырмадык, уку әсбапларына мөстәкыйль уку өчен керттек.
Укыса ярый, укымаса ярый, дигән өлешкәме?
Алар, мәсәлән, җәй көне укырга тәкъдим ителә. Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы», Шәриф Камалның «Акчарлаклар»ы – атнага 2 сәгатькә исәпләнгән программага кертелгән әсәрләр иде. Уку планнарында әдәбият укыту 1 сәгатькә калдырылгач, шундый юлын таптык. Ул язучыларның башка әсәрләре федераль эш программасында бар, кайбер әсәрләре генә уку өчен өстәмә әдәбиятка күчте.
Бүгенге мәктәп укучысы бу әсәрләрне аңлыймы? Персонажларның шул чордагы эш-гамәлләрен бүгенге зумерлар һәм алардан соң килгән буыннар аңлыймы? «Что за бред» димиләрме?
Классик әсәрне бала белергә тиеш. Рус классикасын барыбыз да укыйбыз бит. Классиканы төшереп калдырып, хәзерге әсәрләрне генә укыта алмыйбыз, әлбәттә. Программага хәзерге авторларның кызыклы әсәрләре дә кертелде, мәсәлән, Рөстәм Галиуллин әсәрләре бик актуаль. Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләре белән таныштырабыз.
Шагыйрьләрдән?
Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәмис Аймәт, Лилия Гыйбадуллина һ.б.
Без укыганда дәреслек «Татар әдәбияты» дип атала иде. Хәзер ни өчен «Әдәби уку»?
Башлангычларда ул һәрвакытта да «Әдәби уку» булды. Предмет буларак, ул Федераль дәүләт белем бирү стандартларына «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку» дип кертелгән. Титул биттә без дәреслекнең исемен теләсә ничек атый алабыз. Ләкин ул предмет исеме белән кисешергә тиеш. Ни өчен туган тел? 2017 елдан «Татар теле» һәм «Татар әдәбияты» дигән уку предметлар стандартларда «Туган тел» һәм «Туган телдәге әдәбият» дип алыштырылды. Бу – предметларны укытуның мөмкинлекләрен киңәйтте, ягъни әлеге предметлар татар баласын туган телгә һәм әдәбиятка якынайта, алар аша әдәбият аша укучыны татар теле, тарихы, мәдәнияте, әхлагы, милли холык, милли кыйммәтләр белән таныштыра. Шуннан чыгып, аның максат-бурычлары да яңа нигездә корыла.
Дәреслекнең эчтәлегенә игътибар итсәгез, монда төрле рубрикалар бар. Мәсәлән, «Милли-мәдәни һәм тарихи мирасыбыз» исемле рубрика. Биредә әдәби текстта очрый торган теге яки бу сәбәпләр аркасында укучыларга таныш булмаска мөмкин аерым сүзләр, милли-мәдәни компонентлы төшенчәләр чагылыш таба. Без анда бүгенге балага таныш булмаган төшенчәләрне – «чулпы, сәке, тәкыя, ямщик» кебек сүзләрне, «Печән базары кайда урнашкан булган?», «Казый кем ул?» кебек сорауларын кертеп, текстта очраган сүзләрне аңлатып барабыз. Дәреслектә QR-кодлар тәкъдим ителә – бу заман таләбе. Әлбәттә, укучы аны турыдан-туры дәрестә куллана алмый, чөнки хәзерге вакытта дәрестә телефон куллану рөхсәт ителми. Без аларны дәреслеккә өйгә эш буларак урнаштырдык. Мәсәлән, QR-код аша төрле язучыларның, композитор, рәссмнарның тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышырга, спектакль карарга, җыр тыңларга мөмкин.
Димәк, дәреслекнең исемендә аның татар телендә булуы искәртелми?
Программада уку предметы «Родная (татарская) литература» булып бара. Дәреслекнең тышлыгында «Туган телдәге әдәбият» дип бирдек. Татар әдәбияты икәне болай да аңлашыла, конкретлаштырырга тырышмадык. Артык сүз дәреслек тышлыгының дизайны ягыннан да проблема тудырыр иде.
Алдыбыздагы дәреслекләр – татар телен яхшы белүче балаларга дип аңлыйм. Начар белүчеләргә дә дәреслекләрегез бармы?
Безнең федераль эш программмалары татар телен 3 дәрәҗәдә белүчеләр өчен төзелде: туган (татар) телендә сөйләшүче укучылар өчен, туган (татар) телендә начар сөйләшүче укучылар өчен, татар телендә сөйләшмәүче укучылар өчен. Соңгы категория укучылар өчен дәреслек төзү безнең карамакта түгел. Мәгариф һәм фән министрлыгы, әлеге дәреслекләргә заказ биргәндә, алдагы 2 категория укучылар өчен, ягъни татар мәктәбендә укучы татар баласына да (база һәм тирәнтен), рус мәктәбендә укучы татар баласына (база өлеше) да яраклы дәреслек булсын, дигән максат куйды.
Бу берләштерү нәрсә белән аңлатыла? Финанс ягымы?
– Алай дип әйтү дөрес булмас. Беренче карашка, мондый дәреслек – кабул итү өчен дә, куллану өчен дә авыр кебек тоелган әйбер, шул ук вакытта үзен билгеле бер күләмдә аклый да. Чөнки бүгенге көндә татар җирлегендә урнашкан рус мәктәбе балаларына база өлешендә тәкъдим ителә торган материал үзләштерү өчен җиңел һәм мәгълүмати яктан чагыштырмача ярлы булып тоелырга мөмкин, мондый балаларның предметны үзләштерүләрен чикләп калдырмас өчен, тирәнтен өйрәнү өлешендә каралган материалга мөрәҗәгать итү күздә тотыла.
Шулай ук, дәреслекнең тирәнтен өйрәнү өлеше, альтернатив вариант буларак, сәләтле балалар белән эшләгәндә, аерым алганда, укучыларны олимпиадаларга, төрле дәрәҗә конференцияләргә әзерләгәндә кулланыла ала.
Кабат искәртеп китәм: монда рус телле балалар турында сүз бармый – алар өчен дәреслекләрне башка авторлар төзи.
Дәреслектә төрле дәрәҗәдә өйрәнелә торган материалар аерылып бирелә. Предметны тирәтен өйрәнүчеләр өчен алар өстәмә рәвештә дәреслекнең кырлары буенча төс һәм график сурәт (яшел пунктирлар) ярдәмендә билгеләнә. Ике дәрәҗәгә аерып бирү әсәр ахырыннан соң бирелгән сорау-биремнәрдә дә чагылыш таба. Сәгатьләр санына бәйле рәвештә, тирәнтен өйрәнү дәрәҗәсендә өйрәнелә торган әсәрләр саны һәм шуңа бәйле рәвештә өйрәнү темалары күбрәк. Дәреслектә алар график яктан аерымланган. Укытучы өчен методик әсбапта предметны тирәнтен өйрәнү буенча киңәшләр, аерым темалар зәңгәр төс белән билгеләнеп бирелә.
Рус телле балалар белән сез бөтенләй эшләмисезмени?
Юк. Татарстанда дәреслекләрне бер без генә әзерләмибез бит, нәшриятлар да белгечләргә заказ биреп чыгара. Барлык дәреслекләр дә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына экспертизага җибәрелә.
Федераль исемлекне карасагыз, иң күп дәреслек бирүче регион – Татарстан. Бүгенге көндә федераль исемлектә 86 дәреслек бар. Хәтта кайбер уку предметларыннан өчәр һәм аннан да күбрәк альтернатив дәреслекләр бар. «Мәгариф-Вакыт» та, Татарстан китап нәшрияты да экспертизага дәреслекләр тапшырган дип беләбез.
Татарстан китап нәшриятында да дәреслек төзүче белгечләр бармы икәнни?
Алар авторларны җәлеп итеп эшлиләр. Кайбер дәреслекләр бер-берсенә бик нык охшаган рәвештә килеп чыга.
Нәрсәгә кирәк соң бер эшне кабат-кабат эшләтү?
Сорау ачык кала. Уйлап карасаң, мәктәпнең сайлау мөмкинлеге булуы яхшы бит инде. Ләкин алга таба, бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру шартларында, бердәм дәреслеккә килеп чыгачакбыз. Ул нинди формада булачак һәм ул дәреслекне кемнәр эшләячәк, билгеле бер авторларны җәлеп итеп Мәскәү үзе эшләрме, регионнарга кушармы – анысы билгесез. Мәскәүдә Туган телләр федераль институты (Федеральный институт родных языков) бар – бердәм дәреслек булдыру эше белән алар шөгыльләнә.
Бая бер сорау ачыкланмыйча калды кебек, читкә киттек. Заманында татар теле дәреслекләрен гаепләп калдырдык, аларның гаебе бар идеме?
Дәреслекнең проблемасын материал авыр булуы белән аңлаталар, минемчә, проблемасы шул гына иде. Безгә дәреслекләргә заказ биргәндә: «Мөмкин кадәр җиңел булсын», – диделәр. Дәреслекләрне беренче тапкыр республика мәктәпләренә апробациягә җибәргәч, Актаныштагы, Сабадагы көчле мәктәпләр: «Сезнең дәреслекләр безнең балаларга артык җиңел тоела», – диделәр. Без дәреслекләрдә өстәмә материалларның күп булуын ассызыклап, ситуациядән чыгу юлын күрсәттек.
Без бит әле, республика мәктәпләренә чыгып, мәгариф системасындагы рус һәм татар дәүләт телләренең тормышка ашырылуын ачыклый торган социологик мониторинг та үткәрәбез. Күреп торабыз – балаларның туган телгә мөнәсәбәте дә, татар телен белү дәрәҗәсе дә елдан-ел кими бара. Димәк, 1-2 елдан ул дәреслекләр алар өчен уңайлы һәм аңлаешлы гына булачак. Апробация узучылар безнең дәреслекләрне бик көтәләр инде. Хәзер алар күбесе текст һәм күнегүләрдән торган, укучыларны кызыксындырырлык эш төрләре тәкъдим итә алмаган дәреслектән укыйлар. Андагы күнегүләр бик авыр, хәтта шәхсән миңа да авыр тоела кайберләре. Ә без әсәрне балага яраклаштырып бирергә тырышабыз: я кыскартабыз, я сүзне алыштырабыз. Мәсәлән, Гаяз Исхакый әсәрләренең телен хәзерге телгә бераз яраклаштырдык. Әдәби әсәрләрдә тәмәке тарту, аракы эчү күренешләрен тасвирлаган урыннарны кыскарттык. Чөнки андый урыннар калса, аның тәрбияви әһәмияте кими. Экспертиза ясаганда да моңа игътибар бирелә.
Әсәргә үзгәрешләр кертү мәсьәләсенә килгәндә, язучыларның варислары белән килешенү сораламы?
Без бит бу очракта текстка мәгънәви үзгәреш кертмибез, әйтик, укучыларга авыр аңлаешлы сүзне синонимы белән алыштырабыз. Варис белән килештерү таләбе куелмады. Без инде аларның аңлавына ышанабыз. Барысын килештерү таләбе куелса, ул дәреслекләр бөтенләй чыкмый калырга мөмкин.
Бүгенге идеологиягә туры килмәгән әдәби әсәрләр төшеп калдымы? Әйтик, 90 нчы елларда яраган, хәзер сорау тудыра торган әсәрләр булгандыр.
Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»ен, артык күләмле булуын да исәпкә алып, төшереп калдырдык.
«Салам җәясез»...
...
Шушы эшләрне башкарырга бүлектә кеше саны җитәме? Сезнең өлкән буынны алыштырырлык яшьләр бармы?
Иң зур проблема шушы инде. Бүлек ачылганнан бирле 4 кеше эшлибез. Әйткәнемчә, республикада методистлар күп түгел, бу өлкәдә эшләргә теләүче яшьләр дә күренми.
Сезнең бүлекнең аспирантлары бармы?
Килергә теләүчеләр юк шул. Тел һәм әдәбияны укыту методикасыннан Казанда диссертация советы булмау сәбәпле, аспирантны җәлеп итә алмыйбыз.
Сезнең хәзергә дәреслек әзерләү эше бетте – басылмаса да, дәреслекләр әзер. Бу – кайчанга кадәр бетте инде?
Федераль исемлектән чыккан берен яңартып барабыз. Дәреслекнең срогы 5 ел. Тиздән I-IV сыйныфлар өчен дәреслекнең срогы чыга, без аларны төзәтмәләр, өстәмәләр кертеп, яңадан эшләп тапшырдык инде. Аннары V-IX сыйныф дәреслекләрен шулай эшлибез.
Димәк, киләсе елга сезнең бүлек ачылуга 10 ел була. Горурланырлык эшләрегезне санап үтик инде.
Әлеге бүлекнең эшчәнлеге «Бердәм белем бирү киңлеге формалашу шартларында милли мәгарифнең теоретик-методологик аспектлары» темасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу елларда без «Туган тел (татар) һәм туган тел (татар) әдәбияты» фән өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган үрнәк белем бирү программалары, үрнәк эш программалары, федераль эш программалары эшләдек. Әлеге программалар нигезендә һәм ФДББС таләпләре нигезендә башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен «Туган (татар) тел», «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку», «Туган (татар) телдәге әдәбият» уку предметлары буенча УМКлар эшләнә. Белем бирүне цифрлаштыру максатыннан бүлектә видеодәресләр, видеопрезентацияләр, туган (татар) тел һәм әдәбиятынан өйрәтү слайдлары, электрон хрестоматияләр эшләнде.
Бу материаллар ИЯЛИдә эшләнгән «Мәгърифәт» медиаплатформасында урын алды. Бу медиаплатформа 2 зур блоктан гыйбарәт. Беренче зур блок – милли мәгариф дип атала. Биредә татар теле һәм әдәбиятын укытуга кагылышлы материаллар тәкъдим ителә. Материаллар мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү өлешләренә бүленеп бирелә. Икенче зур блок – татар балалар әдәбияты антологиясе. Институтның элеккеге директоры Ким Мөгаллимович Миңнуллинда туган идея иде ул – балаларга адресланган яки балачак тематикасына багышланган әсәрләрне бер платформага җыеп тәкъдим итү.
Монда – борынгы язучылардан алып бүгенге Йолдыз Шәраповаларга кадәрме?
Әйе, дияргә мөмкин. Биредә 300ләп язучының әлегә 50се буенча материаллар кертелгән. Киләчәктә медиаплатформага барлык авторларны да кертү планлаштырыла.
Бүлек башкара торган вазифалар рәтенә МЭШ платформасы өчен каркас төзү, методик тәкъдимнәр әзерләү, төп гомуми программаларга экспертиза ясау, мәгариф өлкәсендә норматив-хокукый актлар турында фикер алышуда катнашу, фәнни-методик хезмәтләрне, дәреслекләрне, уку һәм методик әсбапларны, мәкаләләрне рецензияләү, укытучыларың төрле һөнәри осталык конкурсларында, укытучыларның һәм укучыларның фәнни-гамәли конференцияләрендә жюри составында эшләү, туган тел һәм әдәбияттан региональ, халыкара олимпиадаларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашу, лекцияләр уку, семинарлар, вебинарлар үткәрү – болар барысы да бүлек хезмәткәрләре башкарган эшләрнең бер өлеше генә.
Шулай ук бүлек хезмәткәрләре тарафыннан «СберКласс» электрон белем бирү платформасына туган (татар) тел һәм әдәбияттан 5-9 сыйныфлар өчен уку контенты әзерләнде.
Гафу итегез, нәрсә әле ул?
СберКласс – электрон белем бирү платформасы. Биредә укыту модульле система буенча алып барыла. Модуль кызыклы мотивлаштыручы блоктан башлана, биредә укучылар игътибарына видео-, аудиоматериаллар, мультфильмнар, кинофильмнан, спектакльләрдән өзекләр, рәсемнәр, текстлар тәкъдим ителә. Платформада төрле биремнәр урын алды, аларны офлайн һәм онлайн үтеп була. Төрле күнегүләр, биремнәр, тестларны мөстәкыйль, парларда һәм төркемнәрдә эшләп һәм автоматик рәвештә тикшереп тә була. Татарстанның 900 мәктәбе шушы СберКласс платформасын кулланып эшли башларга тиеш иде. Анда укучылар өчен файдалы һәм кызыклы бик зур материал тупланган, ул эшли башласа, укытучыларга да бик җиңел булыр иде.
Әле канатлары сынып бетмәдеме укытучыларның? Алар гел эшләп торырга әзерме?
Иң борчыган әйбер – бүген мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укытучылардан күпчелеге өлкән яшьтә, алар – идеягә тугры калган укытучылар. Ул буын да пенсиягә чыга бара. Эшләргә теләге булган яшьләр башка предметларны укытуга күчеп бетте – шунысы кызганыч.
Ел саен берничә бала булса да татар теленнән һәм әдәбиятыннан дәүләт имтиханы тапшыра. Алар өчен дә кулланмалар әзерлисезме?
Ул безнең компетенциядә түгел, аны башка оешмалар эшли.
Рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнарында Муса Җәлил, Мостай Кәримнәр бар, дип ишеткән идем, ягъни, аларны Россиянең 11 классны бетергән һәр баласы белергә тиешме?
Әйе. «Русская литература» дәресләрендә татар классикларыннан Габдулла Тукай белән Муса Җәлил иҗатларын өйрәнү каралган.
Бу язучылар турында мәгълүматны дәреслек өчен кем әзерли?
Аларның үз белгечләре бар. Безгә мөрәҗәгать иткәннәре юк.
Мостай Кәрим дигәннән, башкортлар белән авторлар бүлешмисезме?
Юк, без андый четерекле мәсьәләләргә кермибез.
Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаевлар кермәде инде алайса татар дәреслекләренә?
Юк. Без барлык авторларны кертә алмыйбыз шул, ни кызганыч. Мисал өчен, әдәбият 1 сәгать укытуга калгач, Гариф Ахунов иҗаты да читтә калды. Аның «Идел кызы» әсәре IX сыйныф өчен өстәмә укуга багышланган «Әдәби сәхифәләр» исемле уку әсбабында тәкъдим ителә.
Гафу итегез, бәлки, аңгыра сораудыр: программага артыграк итеп кертеп, өлгермәсә, укытылмый да кала аладыр бит?
Кергәч, укытырга тиеш. Программаны Мәскәү белән бергә төзедек без, һәр ноктасын, өтерен карадылар, чорларның исемнәренә кадәр тикшерделәр.
Татарстандагы ВУЗлар һәм колледжлар өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре бармы?
СПОлар өчен махсус дәреслек юк. Алар безгә мөрәҗәгать итеп карадылар. Ләкин алар безнең дәреслекләр буенча укыта алмыйлар, чөнки алар өчен махсус төзелгән дәреслек булырга тиеш. Әлегә бу мәсьәлә белән шөгыльләнгән оешма юк.
Ә сез нигә эшләмисез?
Безгә андый бурыч куелмады. Әйтсәләр, эшләр идек.
Башка республикаларда фәнни институтларда Милли мәгариф бүлеге бармы?
Бардыр, бәлки. Әйтик, Саха (Якутиядә) Туган телләр институты бар иде, аны Мәскәүгә күчерделәр. Аларга, Себернең аз санлы халкы буларак, игътибар да зуррак.
Кызыклы һәм моңсу әңгәмәгез өчен рәхмәт. Соңгы сорау калган икән: «Әлифба» – һаман да шул ук элеккеге «Әлифба»мы?
Әйе, һәм, шул вакытта, яңа заманча «Әлифба»лар да эшләнде.
Ә тышлыгына кыз белән эт төшерелгән «Әлифба» гамәлдәдер бит?
Мәктәп, теләсә, аның белән дә укыта ала.
Гомумән алганда, туган тел (татар теле) һәм әдәбияттан без эшләгән материаллар турыдан-туры дәресләрдә дә, дистанцион укытуда укучының уку материалын мөстәкыйль үзләштерүе барышында да файдалы булачак. Шулай ук аларны укучылар белән дәрестән тыш эшләгәндә дә файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме – кайсы очракта гына кулланылмасын, алар һәрвакытта да укучыларның белем алуга ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм үстерү эшенә хезмәт итәргә тиеш.
Рәхмәт.