Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фаҗигале тарих: «Дүрт классташым шул суда батып үлде»

«Көч-хәл белән ярга чыгып, бик озак кына су костым. Күрәм: калын кап-кара чәчле кызның башы өскә калыкты да батты. Аның янына керергә хәлем бөтенләй юк. Дилфира булгандыр инде ул...» – бу тарих Актаныш районы Такталачык авылыннан Язилә апа Фәррахованың мәңгелек йөрәк ярасы.

news_top_970_100
Фаҗигале тарих: «Дүрт классташым шул суда батып үлде»

Актаныш районының Такталачык авылы тау башында урнашкан. Күрше Әҗмәт авылы белән Такталачыкны бер кечкенә генә күпер аерып тора. Язгы ташу вакытында якындагы Агыйдел елгасының ярларыннан ташып, үзәнлекләрен су астында калдыра. Язгы су элеккерәк чорларда авылның тау астына кадәр килә торган була. Тау башыннан күренеп торса да, хәзер инде суның бик якынайганы да юк. «Кара Шәбез» дип аталып йөргән сулыкның да ермак урыннары гына калган. Безнең буын «Кара Шәбез»нең суын күргән буын түгел инде. Хәзер тирән булмаган чокырлары, боргаланып киткән ермаклары гына бар. 4 баланың үлеменә китергән тирән чокыр да шул була.

Әҗмәтлеләр электән үк Такталачык мәктәбенә килеп укыган. Авылдашым Язилә апа да Такталачык мәктәбендә 5нче классны бетереп йөргән чакларын искә ала.

1958-1959 уку елының 8 май көне. Рус теле дәресеннән сорап, ботаника укытучысы Гамбәрия апа белән табигатькә чыгып киттек. Апа безгә: «Яз күренешләрен күрсәтәм», – диде.

Язгы ташу вакытында су тау астына кадәр килә һәм бик озак җыелып тора иде. Гамбәрия апа белән шул урынга киттек. Шундый җылы, матур көн. Үлән өстенә җыелган су шундый җылы була. Башта бөтенебез бергә җыелып су кердек. Аннары киемнәрне, ыштаннарны, йөгерә-йөгерә, җилдә киптердек. Безнең трусик та юк иде инде ул заманда.

Шул арада безнең малайлар яр читендә бер көймә тапканнар. Ул көймә кемнеке булгандыр инде, хуҗасыз бер көймә иде. Су буенда көймәләр тора торган иде элек. Бардык та, йөзмәкче булабыз хәзер. Безнең авылда ул вакытта ятимнәр йорты бар иде. Шунда яшәүче таза гына гәүдәле, матур гына Дәүләтова Әминә исемле кызны: «Син берүзең ике кешелек урын аласың», – дип, безнең Флорида исемле кыз куалап төшерде. Шулай 13 бала, көймәгә төялеп, суга кереп киттек.

 

Фото: © freepik.com

Малайларның берсе бер таяк белән ишкән була, калганны кепкалары белән селтәнә. Карыйбыз: көймә тишек булган, эчкә су керә башлады. Малайлар кепкалары белән суны җыялар да түгәләр.

Шулчак безнең көймә янына каяндыр 9нчы класс малайлары йөзеп килде. Шактый зур гәүдәле малайлар, алар менгәч, көймә бөтенләй төпкә китә башлады. «Сикерегез!» – дип кычкырдылар, без бөтенебез дә суга сикердек. Су безнең муен тирәсеннән генә иде. Шунда тирән чоңгылымы, чокырымы булган инде. Бата башладык, бөтен кешедә паника, бөтен кеше бер-берсен тарткалый. 5нче класс балалары бит инде, әле ярый мин йөзә беләм. Минем йөзгәнне белеп, миңа ябешәләр. Алар тарткалаганга берничә тапкыр төпкә киттем. Үзем башны калкытам да: «Кереп алыгыз!» – дип ачыргаланып кычкырам.

Су читендә торган Гамбәрия апаны да күрәм. Ул безгә ап-аермачык итеп, «Чыгыгыз!» дип кычкыра. Безнең муеннан булган су аның биленнән генә булгандыр да бит инде, ул суга кермәде. «Чыгыгыз!» – дип кычкырды да кычкырды.

Шулчак мин аягымның җиргә тигәнен сиздем. Көч-хәл белән яр читенә чыгып аудым, аннары бик озак кына су костым. Миңа кем яулыгын, кем күлмәген килеп бөркәде. Аларның кем булганнарын да хәтерләмим инде. Шулчак күрәм: суда калын кап-кара чәчле берәүнең башы су өстенә калыкты да батты. Күреп, карап торсам да, йөзә белсәм дә, аның янына керерлек түгел идем инде. Дилфира булгандыр инде ул, дим. Гел «5»легә генә укый торган кызыбыз иде ул. Калын, кап-кара чәчле иде. Ул шулай минем күз алдымда батты.

Бер-ике кыз суның уртасында басып: «Кереп алыгыз!», «Коткарыгыз!» дип кычкырып торганнар. Көймә баткан җирдә су тирән түгел иде, кызлар шул урыннан кузгалмаганнар да. Аларны кереп алганнар микән, үзләре чыкканнармы – ансын белмим.

«Инәкәй, безнең класс балалары үлде»

Әзрәк хәл җыйгач, Әҗмәт кызлары өйләренә кайтып китә. Язилә апаның әтисе белән әнисе, бәрәңге утыртып кереп, ял итәргә дип яткан була. Кызларының: «Ну бүген күреп тә тордык! Үлделәр! Батып үлделәр!» – дигән сүзләренә, әни кеше сикереп торып: «Кем үлде? Каз бәбкәләре үлгәнмени?» – ди. «Юк, инәкәй, безнең класс балалары үлде», – дип, дер-дер калтыраган килеш җавап бирә Язилә апа.

«Нәрсә эшләп йөрдегез анда? Ят, каткансың бит! Җылынмыйча чыкма», – дип, әни мине түр башына менгереп куеп, үзе чыгып чапты. Мин әзрәк ятып тордым да, түзмичә, тау башына киттем. Әҗмәт башыннан да ул җир күренеп тора иде. Сулык янына олы кешеләр җыелган, атлар да бар, машиналар да килеп туктаган. Мин дә төшеп киттем. Мин барып җиткәндә, ике классташны чыгарып салганнар иде. Озак тора алмадым, мине шунда ук, сорау алырга дип, авыл советына алып менеп киттеләр, – дип искә ала Язилә апа.

13 баланың дүртесе шул сулыкта һәлак була. Аларны бәйрәм көнне – 9 майда җирлиләр. Язилә апа дусларын күмәргә бармый. «Нишләп бармаганмындыр инде. Йә суык тигәндер, йә кыен булгандыр инде», – ди ул. Шатланышып уйнаган җирдән һәлак булган классташларын ул әле дә яхшы хәтерли.

Кызларыбызның өчесе дә «отличница»лар иде. Вәлиханова Розалия исемлесе әнисенә бердәнбер бала иде. Ул бик оста итеп оекбашлар, тагын әллә нәрсәләр бәйли торган иде. Зәйнуллина Флорида дигән усал кыз – өйләрендә сәламәт туган бердәнбер бала иде. Әдиятуллина Дилфира – шул калын, кап-кара чәчле, гел «5»легә генә укый торган кыз. Һәм Нуриев Әсрар. «Әсрар, ике тавык асрар! Берсен суяр, берсен куяр – аның белән кем туяр?» – дип шаярта торган идек.

Әсрар кулына минем яулыкны бөтәрләп тоткан булган, бер кызның кулында күлмәгемнең поясы булган. Мин йөзә белгәч, алар миңа ябышырга теләгәннәрдер инде. Шулар белән әллә ничә тапкыр төпкә дә киттем бит.

Әсрарның авылда абыйсы яши. Дилфираның энесе исән. Судан алып чыгып салгач, Дилфираның абыйсы: «Нигә керттең аларны?» – дип, Гамбәрия апаны сугып та еккан, дип сөйләделәр.

Их, шул чагында укытучы безгә: «Утырмыйсыз! Йөзмисез!» – дигән булса! Ул чагында укытучыларны тыңлаш иде бит, бәлки, утырмаган да, йөзмәгән дә булыр идек. Җилдә йөгерә-йөгерә ыштаннарны да киптердек, ул безгә үләннәр турында да сөйләде. Шунда: «Җитте, кайтабыз!» – дигән булсачы, дим.

«Укытучыны төрмәгә җибәрде» дип, кагып-сугып йөрттеләр»

40 яшьләрендәге ботаника укытучы Гамбәрия апа Татар Суыксуы дигән авылдан килгән булган. Язилә апа аны «үз фәнен яхшы белә торган укытучы иде» дип искә ала. «Аның өйрәткәннәре әле һаман да истә. Яхшы ботаника укытучысы иде», – ди. Нишләп ул укытучы балаларны берүзләрен тишек көймә белән суга кертеп җибәргән дә, нишләп бернинди ярдәм дә күрсәтмәгән икән? Шушы ялгышлары өчен, укытучы Гамбәрияне төрмәгә утырталар.

Июнь аенда мине судка чакырдылар. Әткәй коммунист кеше иде, пионер галстуклары тактырып, үзе алып төште. Безнең белән мәктәп директоры Зәгърәф абый Латыйпов та төште. Мин барысын да ничек бар шулай сөйләдем. Анда Гамбәрия апаны яклап сөйләүче ата-аналар да булды. Гамбәрия апа үзе дә: «Татар теле укытучылары җибәргән бит аларны», – дип, чәтрәнләп сөйләде. Укытучы апаны 1 елга төрмәгә утырттылар.

Үзенең бердәнбер баласы да суда батып үлгән булган, инде шушы хәлдән соң, «хыялланган» дип, тиз чыгардылар аны. 1 ел да утырмагандыр, кире авылга кайтты. Тик мәктәптә эшләмәде. Башкортстан якларына – безнең авылда кемнедер үтергән бер иргә кияүгә китте. Аны, картаеп кына үлгән, диделәр. Шул хәлдән соң Гамбәрия апаны бер тапкыр да күргәнем булмады.

Безнең авылда ятимнәр йорты бар иде. Шунда яшәүчеләр: «Укытучыны төрмәгә җибәрде», – дип, мине күпмедер кагып-сугып та йөрттеләр әле. Судка да бер мине генә чакырганнар иде. Бер классташ да, 9нчы класс малайлары да юк иде, – дип искә ала ул чакларны Язилә апа.

Ә болай да 13 кеше утырган тишек көймәгә килеп менгән 9нчы класс егетләрен мәктәп линейкасында котлыйлар.

«Суда батучыларны коткарганнары өчен» дип, мактау кәгазе, медальләр бирделәр. Берсе – завхоз малае, икенчесе дә дәрәҗәле кеше малае иде алар. Бәлки, алар берәрсен коткарганнардыр да, ләкин шушы 2 малай безнең көймәгә менмәсә, без батмас та идек бит. Ул малайларга барыбыз да хәзергәчә нәфрәтләнәбез. Авылга хәзер дә кайткалап торалар алар. Туры карап: «Нишләп шул чакта бүләкләделәр соң сезне?» – дип сорап булмый шул инде. Истә инде, барыбызның да истә, турыга ярып әйтеп кенә булмый.

Суда баткан балаларның әти-әниләре соңрак та мәктәп җыелышларына, укучылар куйган концертларга йөриләр. Язилә апа җырлый, ата-аналар елый.

Ул җирләргә берничә ел инде су килми. Чокыр урыннары да тигезләшеп бара. Авыл кешеләре анда җәйләрен печән чабалар, көтүләр дә шул яланда йөри. Классташлар белән дә очрашып, сөйләшеп торабыз. Берничәсе инде бакыйлыкка күчте.

Шундый хәлләр үтте инде баштан. Берсе дә, бер генә көнгә дә истән чыкмый. Кичә булган кебек хәтерлим мин ул көнне. 8 май көнне дә: «Бүген безнең баткан көн бит», – дип искә алам. Сөйләгәннәрем суда батып үлгән классташларым рухына дога булып барсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100