news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева: «Бүлешер шатлыгым барлыкка килгәч кайтырмын»

news_top
Эльвира Фазлыева: «Бүлешер шатлыгым барлыкка килгәч кайтырмын»
Фото: Эльвира Фазлыеваның сәхифәсеннән

Телетапшырулар алып баручы, сәхнәдә Аида тәхәллүсе белән җырлаучы Эльвира Фазлыева социаль челтәрдә язылучылары белән кабат хушлаша, ул вакытлыча китеп торырга уйлаган. Ул вакыт-вакыт шулай тәнәфес ала.

«Дуслар, мин кабат социаль челтәрләрдән тәнәфес алам. Кайвакыт якын-тирәдәге тавыш үз хисләрең һәм фикерләреңә караганда көчлерәк яңгырый. Үземне ишетү һәм эчке балансны саклау өчен миңа вакыт кирәк.

Миннән еш кына Телеграм-канал турында сорыйлар, аны булдырырга җыенмыйм. Минем ресурс һәм булырга теләгән урында каласым килә. Мин энергиям һәм бүлешерлек шатлыгым барлыкка килгәч кайтырмын. Мине югалтмагыз», – дип яза ул, матур фотосы белән бүлешеп.

Язылучылар аңа уңышлар теләгән һәм сагыначаклары турында язганнар.

«Син – матурлыкның һәм зәвыкның үзе, Эльвира», – дип комментарий калдырган шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар