Ел дәвамында армиягә чакыру турында закон проектын беренче укылышта хуплау тәкъдим ителде

Дәүләт Думасының Оборона комитеты календарь елы дәвамында армиягә чакыру чараларын үткәрү мөмкинлеген күздә тоткан закон проектын Парламент палатасына беренче укылышта хупларга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы комитет карарына сылтама белән хәбәр итә.
2025 елның 22 июлендә әлеге инициативаны Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов һәм аның беренче урынбасары Андрей Красов тәкъдим иткән иде.
Закон проекты буенча, медицина тикшерүе, профессиональ-психологик сайлап алу һәм чакыру комиссиясе утырышлары ел әйләнәсе уздырылачак. Әмма армиягә чакырылучыларны гаскәргә җибәрү элеккечә елга 2 тапкыр саклана: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр.
Аерым гражданнар категорияләре өчен махсус чорлар каралган. Аерым алганда, сезонлы эшләрдә катнашучы авыл халкын армиягә 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр җибәрергә ниятлиләр. Мәгариф учреждениеләре педагоглары өчен – 1 майдан 15 июльгә кадәр. Ерак Төньяк районнарында яшәүчеләр өчен 2 вариант тәкъдим ителә: 1 майдан 15 июльгә кадәр яки 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр, диелә хәбәрдә.