Каракүлнең уртасы ник кара? - Балтач районындагы серле күлгә сәяхәт

Балтачның Бөрбаш авылына терлекләрне чиплаштыру буенча репортажга баргач, берочтан Каракүлгә кереп чыктык. Эсседән әлсерәгән машина йөртүчебез Илнур абый да, кайтышлый берәр сулыкка чуммый булмас, дип сөйләнгән иде. Монда хәтле килеп, Каракүлне күрми китмик дидек тә, язучы Ленура Сафинаны ияртеп, шунда кузгалдык.

Ленура апага алдан хәбәр ителмәсә дә, җәһәт кенә җыенып, китапларын, булган фотоларын эләктереп, безнең белән барырга берсүзсез ризалашты. Әле безгә дип кабымлыкларын, җиләкләрен, чишмә суы эчәргә савытларын да алырга онытмаган.

Элеккерәк елларда кара урман булган җирдә менә шундый серле табигать почмагы барлыкка килгән. Исеме шомлы булган кебек үк, урыны да бераз шомлырак тоелды. Гәрчә миндә шундыйрак хис туды. Машина юлыннан сукмак буенча түбәнгә таба, иңкүлеккә төшәргә кирәк, һәм менә ул яр тирәле куе агачлыктагы күл. Күлнең ярга якынрак өлешләре яшькелт-зәңгәрсу булса да, уртасында су өслеге кара төсле күренә, бу тирәнлектән шулай күренәдер, мөгаен.

Каракүл 1978 елның 15 гыйнварыннан табигать һәйкәле объекты булып санала. Ул Шушма елгасының сулъяк үзәненнән күтәрелгән калкулыкта, Ярак Чурма авылыннан көньяк-көнчыгыш өлештә — ике чакрым ераклыкта урнашкан. Күлнең суы грунт сулары һәм агып төшкән сулар хисабына тулыланып тора. Берничә ярдан чишмә сулары да агып төшә, күл төбеннән дә чишмәләр ата. Каракүл Карст катламы чыгышыннан санала, биредә карбонат, сульфат, ангидрид катламнары бар дип исәпләнә.

Төнбоеклы күл тирәнрәк булган, акрынлап саеккан

Язучы Ленура Сафина «Югалган эзләр буйлап» һәм «Балтачның балкышлы яшьлеге» китапларында Каракүл турында мәгълүматлары, истәлекләр белән уртаклаша. Аның сүзләренчә, элек бу урында кара урман булганга, Каракүл дип исем кушылган.

— Филология фәннәре докторы, татар тел белемендә яңа юнәлешкә — гидронимикага нигез салган галимә Фирдәвес Гарипова, олылар сүзенә таянып, күл элгәрерәк Ялтыра урманы янында булган, аннары кинәт кипкән һәм Кече Лызи авылы янында калыккан, ди. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында, тагын җир куенына кереп качкан, берникадәр вакыттан соң хәзерге урынында пәйда булган, дигән фараз әйтә («Авыллар һәм калалар тарихыннан»: 2 томда. К., 2001-2003. 1 т.).

1964 елда Сосна мәктәбе укучылары белән күл буена экскурсиягә баргач, бик өлкән яшьтәге Гондыр авылы картыннан күлнең тарихын сөйләткән идек. Ул күчешләр турында бер сүз дә әйтмәде, әмма Каракүлнең элек күпкә тирәнрәк һәм киңрәк булуын, сугыш вакытында яр буе агачлары киселгәч, саегуын искә алды. Игътибар белән караганда, суның баскычлап кимегәне күренеп тә тора.

Каракүлнең барлыкка килүе үзенчәлекле — ул карст күренеше белән бәйле. Фирдәвес Гарипова төсенең каралыгын да төптәге карст токымнары белән аңлата. Озынча түгәрәк формадагы күл агачлар белән уратып алынган, шуңа күрә югарыдан бизәкле кыса каймасындагы озынча көзгене хәтерләтә. Озынлыгы 200 м, иң киң урыны — 130 м. Иң тирән урыны — 18 м. Су өслегенең мәйданы 1,6 гектар. Су күләме 136 куб. м. Җир асты сулары һәм яр буендагы чишмәләр белән туенып тора.

«1950-60 елларда әле су өстендә төнбоеклар йөзеп йөри иде. Соңрак балыклар үрчи башлагач, алар юкка чыкты. 60нчы еллардан су коену өчен урыннар оештырдылар, яр кырыйларын чистарттылар, чөнки эченә кадәр камыш булган», — дип сөйләде Ленура апа.

Каракүл ял базасына нигез салучы — Балтач мех эшләнмәләре фабрикасы директоры Габделхак Закиров. 1959-1971 елларда ул фабрика белән идарә иткән. Фабрика җитәкчелеге Каракүлне ял базасы формасында оештырган. Шушында төрле бәйрәмнәр, җыеннар үткәрелә башлаган.

Каракүл урынын күчергәнме?

Риваятьләргә караганда, Каракүл урынын «күчергән». Элекке заманнарда бу күл Ялтыра урманы янында, Шушма елгасының башка ярында булган дип сөйлиләр. Берзаман төнлә ул монда күченгән. Бу чиста суда бер хатын баласын батырып үтергән, шуңа күрә күл ярсуыннан башка урынга күченгән, дип әйтәләр. Башка версия буенча, күлнең урыны күчүе кемнеңдер анда пычрак кер юуы белән бәйле икән.

Күлдә бер пәри яши дигән имеш-мимешләр дә бар. Янәсе, ярымеланга, ярымүгезгә охшаш бер нәрсә калкып чыгуга, авылда янгыннар чыккан. Бу пәринең исеме — Су үгезе. Кемнәрдер аның куркыныч тавышын да ишеткән бар дип сөйләгән.

Сулыкның төбе әлегә өйрәнелмәгән

Ленура Сафина китабында язылганча, күлнең серләрен өйрәнү өчен, әлегә галимнәр төбенә кадәр төшә алмаган. Шулай да, аны өйрәнү буенча республика галимнәреннән торган комиссия материаллары бар.

Күлдә алабуга, кушбаш, карабалык, карп, толстолобик балыклары бар. Күлнең төрле ягында каен, тирәкләр һәм башка төрле агачлар үсә. Якындагы урманнарда төлке, бүре, ас, сусар, кондыз, көртлек, урман тавыклары, көзән һәм башка җәнлекләр яшәве билгеле.

50нче елларда күлнең тирәнлеге 27-29 метр булган, хәзер ул 7-8 метрга кимегән.

Интернеттагы мәгълүматларга караганда, водолазлар күл төбендә берничә җирдән чишмә бәреп чыкканын әйткән. Ярдан чишмә суы ел әйләнәсе күлгә агып төшә. Су урыны белән җылы, урыны белән салкынрак.

Күл ноябрьнең беренче яртысында ката, апрель азагында боздан арчыла. Каракүл микроклиматка да йогынты ясый: җәен эсселекне баса, кышын салкыннарны йомшартып җибәрә, яр буйларын дымландырып тора.

КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева белән элемтәгә чыктык. Тик әлегә аның Балтачтагы Каракүлне өйрәнеп, ниндидер тикшеренүләр үткәргәне юк икән.

Каракүл турында истәлекләр

Ленура апа китабында Каракүл турында истәлекләр кертелгән.

Мех фабрикасы эшчесе Шакир Абдуллин сөйләвеннән

«Мин — балыкчы. Озак еллар Каракүлдә каравылчы булып эшләдем. Бервакыт иртән кояш чыкканчы ук балык тоту өчен кармакларымны алып өйдән чыксам, ни күрим. Күл өстен кара төстәге зур-зур балыклар каплаган. Канатларын һавага күтәреп сулап яталар. Бик курыктым. Тиз генә өйгә кереп киттем. Андый күренешне башка очратмадым».

«Соңрак ул кара балыкларны тотучылар эчендәге мае гына 8 кг дип сөйләделәр», — дип өстәде Ленура апа.

Фирдәвес Фәрхетдинова:

«Комбинат директоры Габделхак Закиров (Абдул Закиров) җитәкчелегендә төзү эшләре башлана. Камышлар үскән җир астыннан фонтан кебек бәреп су чыккан урыннарны тракторлар белән казыйлар. 1956-1977 елларда юллар төзекләндерү, йортлар салу (2003-2004), коймалар белән әйләндереп алу, агачлар утырту эшләре башкарыла. Тәбрис Галәветдинов җитәкчелегендә толстолобик, алтын карп балыклары суга җибәрелә (1976-1978 еллар). Аларның авырлыклары 40-200 кг га җитә. Кармак белән тотучылар 8 килограммлыларны тоттык дип сөйлиләр. Бу төр балыклар картаеп үлә икән. Үлү сәбәбе — картлык дип тапканнар галимнәр».

Сугыш чоры истәлеге:

«Бер хатын кызын каекка утыртып, күл уртасына кадәр бара. Кызының чәченнән тотып суга ыргыта, үзе кача. Камышлар арасында балык тотып утыручы бер ир кеше кызны коткара. Таныш кеше икән, әбисенә кайтарып бирә. Кыз әбисендә үсә, кияүгә чыга, бала китереп ятканда, әнисе килеп гафу үтенә. Кызы әйтә: «Юк, әни, сиңа гафу юк. Чәчемнән тартып күлгә ташлавың әле дә күз алдымда тора».

«Каракүл — су коену урыны түгел»

Хәзер күлне карап тотучылар аның тирәлегенең экологик торышын кайгырта, корыган агач-ботакларны чистарта. Яңа хуҗалар кулында Каракүл инде алты ел. Аңарчы ял базасы «Меховщик» җәмгыяте карамагында булган.

«Атна саен киләләр, ял итәләр, тик әлегә, коронавирус пандемиясе булганлыктан, кунак йортларына кеше кертелми. Шулай да, тамак ялгап, озаккарак килүчеләр өчен беседкалар бар», — диде Каракүл базасы арендаторы Кадрия Зарипова.  

Каракүлгә керү урынында капкага «су коену урыны түгел» дип язып, җаваплылыкны үзләреннән төшереп тә куйганнар. Биредә коткару посты да юк, хуҗалар сүзләренчә, коткаручылар хезмәте куйсаң, керүне түләүле итәргә кирәк. Ә болай әле керү ирекле. Бушлай булса да, тирән булгангамы, минем кебек «оста» йөзүчеләргә керү шикләндерә. Җитмәсә, Ленура апа күптән түгел Сабан туена кайткан бер спортчы да батып үлгәнен, аны эзләргә водолазлар чакыртканнарын сөйләде.

Ә Илнур абыебез түзмәде, чумып, кызган тәнен суытып чыкты да, без Каракүл белән хушлашып, Казаныбызга кузгалдык.