Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Быелгы җәй 9 майда башланды»: алда нинди һава торышы көтә һәм уңыш булырмы?

КФУ галимнәре иртә килгән җәйнең нәтиҗәләре турында сөйләде. Кайчан яңгыр көтәргә? Эссе һава торышы уңышка начар тәэсир итәме? Табигатьтә нинди үзенчәлекләр күзәтелә? Бу сорауларга җавапны «Интертат» сайтында укый аласыз.

news_top_970_100
«Быелгы җәй 9 майда башланды»: алда нинди һава торышы көтә һәм уңыш булырмы?
Владимир Васильев

«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казан федераль университетының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев һәм шул ук кафедра доценты Тимур Әүһәдиев табигатьтәге үзгәрешләр һәм киләчәккә фаразлар турында сөйләде.

«2015 елдан башлап ел саен диярлек яңа рекордлар теркәлә»

Юрий Переведенцев:

Безгә төрле җәйне күрергә туры килде. Иң истә калганы, әлбәттә, 2010 ел. Казанда һава температурасы 40 градуска кадәр күтәрелгән иде, өч ай корылык булды. Барыбыз да хәтерлибез һәм бу хәл кабатланудан куркабыз.

Быелгы җәй 9 майда башланды. Һәр сезон башлануның билгеле бер кысалары бар. Уртача көнлек температура 0 градустан күтәрелгәч яз башлана, 15 градустан күтәрелгәч - җәй. 9 майдан җәйге температура урнашты, шуннан соң төшкәне юк әле. Нәрсә белән бәйле соң ул?

Һава торышын һәм климатны билгели торган өч фактор бар. Беренчедән, ул кояш радиациясе, җәйге вакытта ул бик көчле була, чөнки кояш иң югары ноктага җитә. Җир өслеге җәй көне нык җылына, атмосфера да җир өслеге хисабына җылына. Өченчедән, атмосфераның йөреше, ягъни җылы һәм салкын һава массаларының алмашынуы. Бу өч фактор да эшләгәндә, җәй нык эссе була. Болытлар аз, җир өслеге нык җылына һәм көньяктан, көньяк-көнчыгыштан җил исә.

Климатка хәзер бик күп игътибар бирелә, аны саклау буенча программалар эшли. Ул инде фәнни өлкәгә генә карамый, сәяси һәм икътисади проблема булып тора. Бик күп документлар барлыкка килде. 1900 елдан уртача глобаль температура 1,2 градуска күтәрелде. Ул бик күп. Хәзер аны 2,5 градустан арттырырга ярамый. Шул ук вакытта углекислый газ күләме дә арта. Климат үзгәрү белән тискәре күренешләр күзәтелә. Җылы булу әйбәт, әмма соңгы елларда температураның артуы гына күзәтелә. 2015 елдан башлап ел саен диярлек яңа рекордлар теркәлә. Һава температурасының җылынуы шундый ук темп белән дәвам итсә, гасыр азагына уртача еллык температура биш градуска күтәреләчәк. Ә Арктика киңлекләрендә ул ике-өч тапкырга тизрәк арта. 

«Безнең киңлекләрдә Африка черкиләре һәм башка бөҗәкләр барлыкка килде»

Аның сүзләренчә, явым-төшем аз булу уйланырга мәҗбүр итә.

Уйлап карагыз: май аенда явым-төшем нормасының яртысы яуды. Метеостанция мәгълүматлары буенча, 15 июньгә 25 мм явым-төшем булган, ә ул 63 мм булырга тиеш. Быелгы җәй яздан бер айны алды дисәк тә була. Шәһәр халкы өчен ул җылытылу чорына, ә авыл хуҗалыгында вегетациягә тәэсир итәргә мөмкин.

Россия территориясендә һәм республикада җәй көнендә зыян китерә торган табигать күренешләре арта. Тенденция үсү ягына бара. «Куркыныч табигать күренешләре» нәрсә ул? Менә, мәсәлән, өем болытлар. Алар көчле яңгыр яки боз алып килә. Күптән түгел генә Сарман районында боз яуды, Арча районында узган өермә нәтиҗәсендә Сабантуй бәйрәме өзелде. Агачларны аударырлык, машиналарга зыян китерерлек давыллар һәм өермәләр еш күзәтелә башлады.

Климатның үзгәрүе нәтиҗәсендә түбән урында урнашкан илләрне су басарга мөмкин, шул ук вакытта хайваннар дөньясы да үзгәрә. Безнең киңлекләрдә Африка черкиләре һәм башка бөҗәкләр барлыкка килде. Без аларга күнекмәгән, — дип аңлатты профессор.

Тимур Әүһәдиев быел черкиләрнең аз булуын ассызыклады.

Черкиләр үсеше өчен ике фактор кирәк — җылы һава торышы һәм дым. Җылылык җитә, ә дым җитәрлек күләмдә юк. Черкиләр личинкасы үсеше өчен яңгырдан соң җыелган күлләвекләр кирәк. Елгалар һәм күлләр аның өчен туры килми, чөнки балыклар ул личинкаларны ашый.

Фаразлар

Юрий Переведенцев киләсе айларга фаразлар ясады.

Киләсе көннәрне караганда, безгә антициклон килә, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә һава температурасы бераз түбәнәя. Иртәгә явым-төшем көтелә, ул урыны белән төрле күләмдә булачак. Аннан соң һава температурасы яңадан күтәрелә. Көнлек уртача температура нормадан 4-5 градуска югары була.

Июль һәм август айларын карасак, июль аенда 20 градус җылы була һәм 70 мм явым-төшем көтелә. Ул көчле яңгыр булып явачак. Август аенда уртача температура 17,5 градус була, явым-төшем 55-60 мм булыр дип көтелә. Җәй шундый инде, төрле урында явым-төшем күләме төрле була. Сентябрь аенда һава торышы нормадан югарырак булачак. Ул явым-төшем азрак була дигән сүз, — ди ул.

Сентябрь аеның җылы булуы вегетатив чор озыная дигән сүз, димәк, безнең киңлектә соң өлгерә торган җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр өлгерү өчен шартлар була.

«Урманнарда җәй уртасында барлыкка килә торган гөмбәләр күренә»

Тимур Әүһәдиев югары температуралар нәтиҗәсендә килеп чыккан табигать үзенчәлекләре турында сөйләде.

Соңгы ярты ел кискен үзгәрешләргә бай булды. Февраль аенда салкын һава торышының рекордлары турында сөйләдек, ә майда инде җәй килде. Май аенда биш температура рекорды теркәлде. Ай башында уртача һава температурасы 18,3 градус булды. Майның икенче декадасында тарихи рекорд булды, һаваның уртача температурасы 23,3 градуска җитте. Май аенда Казанга Кырымның июнь температурасы килде.

Ул табигатьтә дә чагылды. Быел бик сирәк очрый торган күренеш булды. Канәфер гөр килеп чәчәк атты. Шомырт, канәфер һәм миләш бер үк вакытта чәчәк атты. Гадәттә, башта шомырт чәчәк ата, салкыннар килә, һәм берничә атнадан соң гына канәфер чәчәк ата. Тагын да үзгәрешләр сизелә. Урманнарда җәй уртасында барлыкка килә торган гөмбәләр чыгуы күзәтелә. Тирәк мамыгының күп булуы да яңгыр җитмәүгә бәйле, — ди ул.

«Уңыш начар булуга сәбәпләр юк»

Белгечләр фикеренчә, җылы һава торышы аграрийларга начар тәэсир итми һәм уңыш әйбәт булачак.

Явым-төшемнәр аз булды дип сөйлибез, кыш көне җыелган дымны да истә тотарга кирәк. Ноябрь аеннан ук карасак, барлык явым-төшем күләме 270 мм җыелды, ә нормада ул — 284. Аерма зур түгел. Һава торышы җылы булу аграрийлар өчен куркыныч түгел. Агротехник чаралар дөрес үткәрелгән очракта, уңыш әйбәт булачак. Туфракны өйрәнү кафедрасы мәгълүматлары буенча, культураларның һәм туфракның хәзерге торышын исәпкә алганда, быел гектарыннан кырык центнер уңыш алу мөмкинлеге бар. Уңыш начар булуга сәбәпләр юк, — дип сөйләде Тимур Әүһәдиев.

Юрий Переведенцев сүзләренчә, культураларга вегетация чоры башында дым җитсә, уңыш әйбәт була.

«Вегетация чоры башында культураның тамыр системасы зәгыйфь була. Шул вакытта явым-төшем аз, эссе булса, тамыр системасы туфрактан дым ала алмый. Вегетация чоры башы май-июнь айларына туры килә, ә аннан соң корылык куркыныч түгел. Май аенда явым-төшем нормасының яртысы яуды, июнь турында да шулай әйтеп була. Кыш көне яуган кардан җыелган дым һәм булган явым-төшем хисабына уңыш әйбәт булыр дип өметләнәбез», — дип сөйләде профессор.

Һава температурасы югары булу сәбәпле, Татарстанда янгыннар чыгу куркынычы бар һәм ул арта. Тирәк мамыгының күп булуы да янгын чыгуга бер сәбәп булып тора, чөнки кешеләр аны яндыра.

Тимур Әүһәдиев сүзләренчә, Татарстанның көнчыгыш районнарында куркынычлык бишенче класска кадәр җитәргә мөмкин. Явым-төшем күләме өч миллиметрдан артса гына, ул күрсәткеч үзгәрәчәк.

КФУ профессоры табигатьтәге цикллар турында да сөйләп узды.

Табигатьтә цикллар, әлбәттә, бар. 4-7 көннән торган цикллар бар. Кайвакыт атна дәвамында һава торышы әйбәт тора, ә ялларда начарлана, ул цикл белән аңлатыла, — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100