news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чүпрәле Сабан туенда шаккатмалы хәл: 45 килолы кыз 100 килолы егеткә каршы көрәшә

news_top

Чүпрәле районы Сабан туенда шаккатырлык хәл булган - Мәрьям исемле кыз бер егеткә каршы мәйдан тоткан. Хатын-кызлар белән ир-егетләр көрәшүе үзе бер мәзәк булса, Мәрьямнең нибары 45 кило авырлыкта, ә көндәшенең 100 килолы әзмәвер булуы тагын бер гаҗәп. Әлеге кызык видеоны үзенең сәхифәсендә җырлар авторы, үзен «спорт комментаторы» дип йөртүче блогер Нияз Гәрәев урнаштырган.

«Көрәшкә яңадан Мәрьям кызыбыз чыкты. Буа кызы! Бу инде көлке, әлбәттә, ләкин аның матур көрәш күрсәтәсе килә. Җиңеп тә куярга мөмкин, Аллаһ сакласын.

Чүпрәле Сабан туенда шундый көрәш күрсәткәне өчен дә аерым бүләк бирә торган. Сөбханаллаһ», - дип соклана-соклана шәрехли Нияз көрәшне.

Көчләре тигез булмаса да, Мәрьям бирешергә һич уйламый. Аеруча мөһим моментларда каты гына итеп кычкырып та җибәрә. «Катырак кычкырырга кирәк. Бәлкем, кычкырып куркытып булыр. Бу кызның үҗәтлеге. Кыз кеше булып 40 килолы авырлык белән 100 килолы егеткә каршы көрәшә», - дип сөйли Нияз.

Әлбәттә инде, көрәшнең кем файдасына тәмамланганын сөйләп тормаска да була. Гәрчә, егеткә хатын-кызга юл куярга, җиңүны Мәрьямгә калдырырга киңәш итүчеләр булса да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар