Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәдриев: «Тамашачы аңламаган икән, димәк, ике сәгатьлек спектакль чүп»

Булат Бәдриев — Минзәлә театрының иске-яңа баш режиссёры. Театрның яңа директоры Илнур Гайниев беренче «ключевой» карары буларак, вакантлы баш режиссер вазифасына Булат Бәдриевны билгеләде. Булат яңа вазифадагы беренче интервьюсын «Интертат”ка бирде.

news_top_970_100
Булат Бәдриев: «Тамашачы аңламаган икән, димәк, ике сәгатьлек спектакль чүп»
Салават Камалетдинов

Булат Бәдриев — Минзәлә театрының күренекле артистлары Илүсә һәм Фәез Бәдриевларның улы. 1996 — 2002 елларда Минзәлә театрының баш режиссеры. Диплом спектакле итеп Фатих Әмирханның «Тигезсезләр”ен чыгара. 2002 елда Чаллы театрына күчә. 2021 елның язында Минзәлә театрында чакырылган режиссер буларак, «Китәм димә…» мелодрамасын чыгарды, Яңа сезонда театрга бөтенләйгә әйләнеп кайтты.

— Булат, Минзәлә театрына әйләнеп кайтуың үзең өчен көтелмәгән хәл булдымы? Әллә моның алшартлары бармы?

— Күңел сиземләве бар иде. Минзәләгә, үз театрыма кайтасым килде. Киләчәктә бәлки булыр дип өметләнеп йөргән чагымда, кинәт кенә чакырып алдылар. Көтмәгәндә…

— Баш режиссерлык турында әйтүеңме?

— Әле спектакль куярга чакырылу турында әйтәм. Эш барышында яшь булса да, зирәк акыллы директорыбыз, бәлки, минем уңай якларны күргәндер — баш режиссёр вазифасын тәкъдим итте. Озак уйламыйча гына ризалыгымны бирдем.

— Театрда режиссер Дамир Самерханов та бар. Әлбәттә, ул хәзер баш режиссер түгел иде, ләкин кеше өстенә киләм дигән хис булмадымы?

— Театрда бер генә режиссер булмаска мөмкин. Чаллы театрында без Фаил абый Ибраһимов белән эшләдек. Ул — баш, мин чираттагы режиссер идем. Заманында биредә Сабир абый Өметбаев белән Мулланур абый нәкъ шулай эшләгәннәр. Минемчә, бу нормаль күренеш. Әлбәттә, башта кыенсындым, кеше өстенә килгән кебек тоелды. Әмма Дамир Мөдәррисович белән сөйләштек, аңлаштык. Икәү эшләү җайлырак ул…

—  Ягъни, мин башрак дигән әйбер юкмы?

— Юк, андый әйбер булырга тиеш түгел.

— Ә булырга мөмкинме?

— Булгалыйдыр. Оренбургта да, Чаллыда да ике режиссер эшләдек. Ничектер аңлаша идек. Режиссерлык тәҗрибәмдә андый кыенлыклар килеп чыкмады.

«Үз-үземне эзләп йөрдем»

— Заманында Минзәләдә сигез ел эшләгәч, биредән үз теләгең белән китеп баргансың. Бу үсеш өчен идеме?

— Мин бит сигез айдан ук шушы театр белән гастрольләрдә йөреп үскән кеше. Бүтән дөньяны күргәнем булмады. Бәлки, дөнья да күрәсем килгәндер. Бераз йөреп тәҗрибә туплап кайттым. Барыбер исәп шундый иде — 50 яшемә җиткәч Минзәләгә кайту. Хатыныма да шулай дип әйтә идем.

— Әйткәнчә булды алайса?

— Әйе.

— Чаллыда күпме эшләдең?

—  10-11 еллап. Аннары Оренбургта эшләдем.

—  Минзәләгә чакырылганда син ирекле режиссёр идеңме?

— Әйе.

— Ныклап гаиләң белән кайтып утыргансыңдыр бит инде?

— Әйе. Минем улымның да, кызымның да үз тормышлары инде…

— Ягъни, алар синең җилкәдә түгел инде?

— Аллага шөкер. Алар элек тә утырмадылар. Хәзер малай — Ижауда, кыз — Тольяттида. Кызым Чаллы ягына кайту турында уйлый. Театр миңа Минзәлә шәһәреннән ике генә чакрым җирдә йорт бирде.

— Димәк, Минзәлә кабул итте үзе малаен…

— …зимагур малаен. Төрле җирдә йөрдем. Тормышым театр белән генә бәйле булмады. Каравылчы булдым, урамда китап та саттым. Ләкин театр белән беркайчан да араны өзмәдем. Даими штатта булмасам да, чакырылган режиссер буларак төрле җирләрдә куйдым.

— Театрдан китүнең бер сәбәбе туеп тору да түгелме?

—  Андый яклары да бар… Дөресрәге, мин театрдан туймадым, үз-үземнән туя башладым булса кирәк. Дөрес яшимме, ялгышаммы дигән уйлар булды, үз-үземә ышанмадым. Шуңа да читкә китеп караганмындыр.

— Үзеңне эзләдең һәм таптыңмы соң инде?

—  Йөрәк театрга тарта икән.

— Ягъни, синең тормышта беркайчан да сайлау мөмкинлеге булмаган, чөнки шушы театрдан башка бернәрсә дә күрмәгәнсең.

— Шулай шул. Хәзер күрдем бит инде һәм сөенеп кире кайттым.

— Ә син тагын нәрсә эшли беләсең?

— Эшли белмәгәне күбрәк. Җырлый, бии, рәсем ясый белмим. Кеше өйрәтә генә беләм. Әмма укытучылыкка да нервым җитми. Бертуган абыем укытучы, мин аңа шаккатам. Минем андый сәләтем, сабырлыгым юк. 

— Абыең да театрда үскәндер бит инде. Аны нәрсәдер театрдан саклап калган?

—  Теләге бик зур булган. Әткәйнең: «Без интеккән җиткән, син бармыйсың», - дигән сүзенә буйсынган. Ә мин буйсынмый торганрак кеше булдым. 

—  Булат, тормышта үкенечләр күпме?

— Булгалый инде. Тормыш бит ул!

— Син режиссерлыкка Казанда укыдыңмы?

— Без кергәндә мәдәният институты иде, тәмамлап чыкканда академия булды. Театр факультеты иде ул. Наилә Гәрәева курсы. Укуымны тәмамладым да Минзәләгә кайттым. Шул вакыт Мәскәүдә АПРИКАда дүрт сессия укыдым. Безне Мәскәү театрларына беркетәләр иде. Малый театр актеры Михаил Новохижин минем кураторым иде. Көненә өчәр-дүртәр спектакль карап укыдым. Режиссерлык барып чыкмаса, башка юлдан киткән булыр идем. Димәк, барып чыккан.

— Заманында Булат Бәдриев исеме популяр иде. Гәрчә Казанда эшләмәсәң дә. Танылып китүеңне нәрсә белән аңлатасың?

— Мин аңа игътибар итмәдем. Кешеләр әйткәч, күңелне җылыта иде инде.

— Ә амбицияләр?

— Юк, миндә ул юк. Артыграк сөйлиләр бугай дип шикләнә дә идем әле.

— Ә талантлы икәнеңне белә идеңме?

— Беләм. Талантлы икәнемне беләм.

— Театрның сине яратып каршы алуы әти-әниеңә хөрмәт билгесеме икән, әллә инде үзең дә гамәлләрең белән яраттырып өлгергәнсеңме?

— Барысы да бардыр. Әти-әниемнең биредә зур эз калдырган булуы үзенекен иткәндер. Бәлки үзем дә бигүк начар режиссер булмаганмындыр.

— Ягъни, кемнәрнедер эштән куып үпкәләтеп йөрмәдең.

— Юк, андый эшләрдә мин бик сак. Театрны бүреләр дөньясы диләр инде. Минемчә, театрда эшләгән артист кына түгел, һәр хезмәткәр дә изге кеше. Юк-бар акчага эшләп йөргән кешеләрне ничек ачуланып булсын?! Аларны кыерсыту мөмкин түгел. Ярамый алай! Аларның һәммәсенә һәйкәл куярлык!

— Минзәлә театрын гаиләләр театры диләр. Үзең дә актриса алдыңмы?

— Юк, ул культоролог.

— Ягъни, режиссёр була торып актрисага өйләнмәдең.

— Юк, аларга өйләнергә ярамый.

— Нигә?

— Минем тормыш иптәшем труппа мөдире булып эшләде. Без укыганда танышып, Минзәләгә бергә кайттык та, театрга урнаштык. Бераз театр агуын иснәде дә, «Җитте» диде.

— Әле бер аксакал актер да әйтеп торды. Кызларымны театрга китермәдем, ди. Күп сәбәпләрнең берсе — матур актрисага режиссер да кызыга. Кызыгамы?

— Әлбәттә.

— Ләкин өйләнми…

— Ләкин өйләнмибез. Чөнки «эски”ләре күп. Аннары аңа бит гел баш рольләрне генә бирергә кирәк була. Ашарга да пешермәячәк. Минемчә, режиссерның хатыны театрдан читтә торырга тиеш.

— Ә театрда кызыгулар кызыгу булып каламы, әллә дәвамы да буламы?

— Ихлас күңелдән әйткәндә, мин матурлыкка сокланам. Агачтан ясалмаган. Ләкин хатыныма гына гашыйк.

«Начар драматургияне дә куярга кирәк»

—  Син киткәндәге һәм син әйләнеп кайткан театр арасында аерма зурмы?

— Үзгәреш бар. Сөенечлесе дә… Түгеле дә… Мин 1996 елда кайтканда профессионализм онытылган иде кебек. Бу юлы әйләнеп кайтканда театрдагы бөтен хезмәтләрнең эшләвенә, Минзәлә театры үзен профессионал театр буларак югалтмавына сөендем. Сабир абый Өметбаев, Мулланур абый Мостафин биргән инерция буенча бара алган — шуңа сөендем.

— Ә начары?

— Бар. Әйтмим.

— Нәрсәне дә булса үзгәртеп корачаксыңмы?

— Әйе.

— Нәрсәне?

— Әйтмим.

— Моны җитәкчелек беләме?

— Әйе. Артистлар белән дә сөйләшенгән. Профессионализм ягыннан биредә нигезе булган җирлекне үстерергә генә кирәк. Ул аксый башлаган. Безнең артистларның потенциалы бар. Әз генә ялкаулык та бар.

— Алдыңа максатлар куеп килдеңме?

— Әйе.

—  Анысын әйтә аласыңмы?

— Беренчедән, татар театрында тәрҗемә белән мавыгып китү бар. Татар драматургиясен татар режиссеры да куймаса, ул ничек үссен? Үсә алмаячак. Шуңа үзебезнең драматургларны үстерергә кирәк. Туфан абыйның бит иң беренче әсәре Минзәләдә куелган. Сабир абый куйган. Туфан абыйның да: «Бер тиенлек кенә әйбер иде. Ләкин куйган бит», дип әйткәне булган. Туфан абый менә шуннан соң Туфан абыйга әйләнгән. Шуңа күрә безнең максат — үз драматургларыбызны үстерү. Конфуций әйткән бит әле төрле чәчәкләр үссен дип. Репертуар клумбабызда төрле спектакльләр булсын — татар классикасы да, русныкы да, чит илнеке дә… Ләкин 70-80 проценты үзебезнеке булсын.

— Ә куярлык әсәрләр бармы соң?

— Укыйм инде мин аларны. Куймасаң, алар үсми бит. Куярга кирәк.

— Начар икәнен белә торыпмы?

—  Барыбер куярга кирәк. Драматург үз әсәренең кимчелекләрен сәхнәдән күрми торып ничек өйрәнсен?!

— Кызык икән! Син начар икәнен белә торып куясың. Сиңа директор экспериментларың өчен акча бирергә, Минзәлә тамашачысы аны килеп карарга тиешме?

— Ә мин аны әйбәт итеп куям.

— Драматург өчен дә эшлисеңмени?

— Драматург репетициядә утырып торырга тиеш була. Элек шулай булган. Ул көндез репетицияләрне карап, кич кайтып язарга тиеш. Сәхнә әсәре шулай кулга кул тотынышып иҗат иткәндә генә туа.

— Кемнәр инде ул синең белән кулга кул тотынышып эшләячәк драматурглар? Бармы алар?

— Драматурглар бар. Мин белгән һәм бик хөрмәт иткән Илгиз Зәйниев бар. Равил Сабыр, Рәдиф Сәгъди, Мансур Гыйләҗевлар бар. Алдагы биш елда шушы драматурглар куелачак. Минзәләгә әйләнеп кайткач куйган беренче әсәрем Әмир Камалиевның «Җәйге кырау» әсәре иде. Кызганыч, Әмир абый үзе мәрхүм. Мин аның пьесасы белән бәхәскә кердем. Анда төп герой асылынып үлә. Ә безнең спектакльдә — театрыбыз белән шулай карар кылдык — без аны аякка бастырдык. Әмир абый исән булса, әсәрне өр-яңадан язар идек. Ни аяныч, булган әсәр белән генә эшләргә туры килде. Минемчә, ул үзе дә безнең финалга каршы килмәс иде.

— Конкурслар һәм лабораторияләр татар драматургиясен үстерергә ярдәм итәме?

— Минемчә, итәргә тиеш. «Яңа татар пьесасы» әйбәт кенә яшәп килә. Ул драматургларга яңа үрләргә үрмәләргә сәбәп булып тора.

— Ә син яхшы татар драматургиясенең нинди булырга тиешлеген беләсеңме?

— Борынгы грекларның Софоклы, урта гасырларда Шекспир, аннары Чехов. Шуннан соң андый юнәлеш бирә торган драматурглар да юк. Чеховны укысыннар! Әгәр тамашачы сине ишетми, аңламый икән, ни пычагыма пьеса язарга?! Самореализация генә булырга тиеш түгел. Әгәр синең әйтәсе сүзең булып, син аны сәхнә әсәре аша җиткерә алмагансың икән, димәк, талантың юк. Бу режиссерга да кагыла. «Мин шулай күрәм», - диючеләр күп бит инде ул. Әгәр сине тамашачы аңламаган икән, синең ике сәгатьлек спектаклең чүп.

— Драматург сиңа әсәрен алып килсә, син аны әйбәтләндерә аласың, әйеме?

— Аның ысуллары бар инде. Кыскартасын кыскартабыз, бергәләп язып бетерәбез. Театр бит ул синтетик сәнгать: музыка ярдәм итә, хореография, яктылык куелышы, декорацияләр. Ләкин нигездә, әлбәттә, пьеса ята.

— Татар драматургиясе тарихындагы иң көчле драматурглар буенча синең шәхси рейтингың бармы? Тинчурин, Камаллардан башлап, кемнәр белән дәвам итәсең?

— Гаяз Исхакый, …иң яратканым — Фатих Әмирхан. Аны куймадылар. Куярга кыен…

— Глеб Ситковский дигән театр тәнкыйтьчесе Казанга бер театраль лабораториядә «Фатих Әмирхан начар пьеса язган» дип әйткән иде…

— Татарча белмәгән, татар менталитетын аңламаган кеше ничек шулай дип әйтә ала?! Фатих Әмирханның «Тигезсезләр”е бик әйбәт, кайсыдыр әсәрләре өйрәнчегрәктер. Минем «Тигезсезләр”нең икенче вариантын куясым килә. Ремикс диик инде. Ул хәзер актуаль. Чөнки татар халкы хәзер шундый бер чиккә килеп җитте. Дөнья үзгәрә, фикер йөртү, мәгълүматны кешегә җиткерү үзгәрә. «Тигезсезләр» Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан язылган, аннары революция китә… Без хәзер нәкъ шундый моментта яшибез, бик нечкә кыл өстендә йөрибез.

— Ә совет чоры татар драматургиясен алсак?

— Аяз абый Гыйләҗевны куясы килә. Аны куйганым юк. Улын гына куйганым бар. Мин әле Аяз абыйны куярга әзер түгелмендер дип уйлыйм. Аның өчен тормыш тәҗрибәсе дә, режиссёрлык тәҗрибәсе дә кирәк. Илгиз Зәйниевне да куйганым юк. Бик кызыклы драматург. Театр репертуарында бар, ләкин минем куйганым юк. Мансур Гыйләҗев, Равил Сабыр белән эшлисе килә.

«Пушкин картасын сатучылар татарлар түгелдер, ә алучылары татарлардыр»

— Хәзер бик куркыныч вакыт бит инде, пандемия белән кайчаннан көрәшәбез, җиңә алмыйбыз. Иҗат кешесендә бу ахырзамандыр дигән депрессия халәте тумыймы?

— Дөньяның ахыры булып тоелган заманнар булган инде ул. Унҗиденче еллар, кырыгынчы еллар… Пандемиядән афәт ясарга кирәкми. Без үзебезне куркытабыз. Пандемия дип театрлар ябылса, кызганыч. Кешеләрне бер-берсеннән аералар, өйдән чыкмыйча гына сөйләшә башладык, күзгә-күз карашмыйбыз. Кешечә сөйләшә белү тәҗрибәсе дә югалып бара, смс белән генә хәл итәбез. Кешеләрне аеру өчен «бөтендөнья заговоры» дип тә уйлап йөрим. Сәясәтчеләргә шундый уңай вакыт килде. Митинглар юк, кешеләр өйдә генә утыра — рәхәт бит.

Яшьләргә театрларга, музейларга йөрү өчен Пушкин карталары бирделәр. Рәхәтләнеп түләүсез театрга барырга мөмкин. Шул Пушкин карталарын "Авито"да 700-800 сумга саталар дип ишеттем…

— Саталар. Ишеттем мин аны.

— Ни өчен шундый хәлгә килеп җиттек? Бервакытта да театрдан өзелеп тормадык ләбаса.

— Минзәлә театры алтмышынчы-җитмешенче елларда елына 600әр спектакль уйнап эшләгән. Авыл клублары шыгрым тулы була иде. Ә гомуми алсак, статистика буенча халыкның 2 проценты гына театрга йөри. 98 процент халык театрга бөтенләй йөрми. Безнең татар халкы театраль халык, башка халыклар арасында театрның т хәрефен дә белмәүчеләр күбрәк…

— Пушкин картасын татарлар сатмый дисеңмени?

— Сатучылары — юк, татар түгел. Ә менә алучылары татар булырга мөмкин. Пушкин картасы сатыла дип кенә театрны гаепләмик. Империяләр бетә, театр яши. Димәк, аның үз тамашачысы бар…

— Дәүләт ярдәм итмәсә, бүгенге татар театры яши аламы соң?

— Яши ала. Ике кеше урамга чыгып җәймә җәйде — бу инде театр. Татар театры ничек тә яши ала. Безнең театр гомер-гомергә авылдан авылга йөргән. Авыл халкы фатирга да керткән, ашаткан да. Тик хәзер аның авыллары бетеп бара шул. Кызганыч… Соңгы биш-ун елда репертуар да үзгәрәчәк. Авыл темасы үлеп бара. Безгә гомумкешелек темаларына күчәргә кирәк.

— Театр тәрбия функциясен үз өстенә алырга тиешме?

— Театр - храм, дигәннәр бит инде Станиславскийлар. Әлбәттә, без тәрбия эшен алып барырга тиеш. Тукай дөрес әйткән, театр яктылыкка-нурга илтә, кире юлга җибәрми. Димәк, без - тәрбиячеләр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100