Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лаеклыдан да лаек кем лаек: Тукай премиясенә дәгъва итүче язучыларга күзәтү

15 февральгә кадәр Тукай премиясен дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Быел язучылар арасыннан кемнәр дәүләт премиясенә омтылып караячак - безнең күзәтү.

news_top_970_100
Лаеклыдан да лаек кем лаек: Тукай премиясенә дәгъва итүче язучыларга күзәтү
Рамил Гали, Салават Камалетдинов, Александр Эшкинин

Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрнең исемлеге февраль азагы — март башларында билгеле булачак һәм кандидатлар турында ай ярым дәвамында фикер алышачакбыз. Алар төрле юллар белән халык күңелен яуларга омтылачак. Болары якын киләчәктә булачак.

Ә хәзергә без кайсы язучыларның бу премиягә үрелгәненә күз салыйк. Үткән атнада язучылар берлеге әдәби премияләр һәм дәүләт премиясенә кандидатураларны барлады. Татарстан Язучылар берлеге остаханәләреннән үткән кандидатуралар 30 гыйнвар көнне идарә утырышында каралачак.

Андыйлар тугыз кеше — Марат Әмирхан, Рауль Мирхәйдәров, Рәфкать Кәрами, Әхәт Гаффар, Рашат Низамиев, Рәниф Шәрипов, Галимҗан Гыйльманов, Фәрит Яхин, Илсөяр Иксанова. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин — унынчы.

Марат Әмирхан (86 яшь): «Премиягә „Казан-йорт“, „Олуг Мөхәммәд“ һәм „Бибимәмдүдә“ романнары тәкъдим ителә. Бибимәмдүдә — Тукайны тудырган ана, безнең милләт анасы. Һәр язучы эчке потенциалын һәм Ходай аңа нинди талант биргәнен яхшы белә. Кемдер премиягә ярсып бара, мин ярсымыйча көттем. Казан ханлыгы чорының бөтен этапларын өйрәнеп чыкканнан соң гына тәвәккәлләдем. Казан ханлыгы чоры турында мондый өлгергән әдәби әсәрләр юк. Мин яздыммы аны, башка кеше язар идеме — ул әсәрләр Тукай премиясенә лаек. Аны мин язмаска да мөмкин идем, башка кеше язар иде».

Рауль Мир-Хәйдәров (78 яшь): «Сез минем турында бөтенләй белмисез бугай. Әсәрләрем русча язылса да, мин — татар язучысы. Китапларым төрле телләрдә кабат-кабат басылып чыкты, тиражларым миллионлап. Рус нәшриятларының китапларымны чыгарганда фамилиямне алыштырырга тәкъдим иткәннәре дә булды, алыштырмадым. Минем барлык җиде романым да «Казан утлары»нда басылды, «Мәйдан» журналы миңа тулы бер номер багышлады. Андый язучылар нибары алты гына. Мине тешләүчеләр күп булганга, әдәбиятны бик күзәтеп барам. Минем тәгәрмәчемә таяк кына тыкмасыннар. Тукай премиясенә лаекмын дип саныйм. Мин бер тәкъдим ителгән дә идем. Анда бер документ җитмәгәч, исемем сызылган булган. Берлеккә кереп документларымны карый аласың.

Башкаларның документлар папкасы 200-300 граммдыр бәлки, минем 4 килограмм документларым әзерләнгән.

Мине яклаучылар күп тә түгелдер, көнләшүчеләр күбрәк».

Рәфкать Кәрами (77 яшь): «Минем роман-трилогиям басылып чыкты һәм әдәбият белгечләренең яхшы бәяләмәсен алды — Фоат Галимуллин, Дания Заһидуллина, Фәрит Яхиннар зур-зур мәкаләләр язып чыкты. Романнарда 1961 елдан башлап 1994 елга кадәр чор сурәтләнгән, борынгы тарих та бар. Мин үземне премиягә лаектыр дип уйлыйм. Өч романнан торган бу әсәр „Ел китабы“ конкурсында дипломнар алды. Халык аны укый, чөнки халык өчен язабыз бит. Идарәдән үтмәсәм, башка җирләрдән куелып тормам, башка юллар эзләп йөрмим».

Әхәт Гаффар (71 яшь): «Романнарның срогы чыкмый аның — мин алдагы елда сайланган шул ук әсәрләрем белән куелам. Куелуымның сәбәбе — халык соравы. Анда куелган һәр кеше үзен лаек дип саныйдыр. Миңа халык: „Син лаек инде, күптән бирергә кирәк иде“, дип әйтә. Байтак яздым бит инде. Заманында бөтен Советлар Союзында басылдым. Миңа тыйнаклык мишәйт итте, алай йөрергә вакытым да булмады. Заманында Әлмәттә эшләгәндә үк Гамил Афзаллар: „Әйдә, сине куябыз!“ дип әйткәннәр иде. „Көн тәртибендә ул түгел әле“, дидем. Мин сәламәтлек кирәк дип, башкалар өчен сөенеп яшәдем. Идарәдән үтмәсәм, башка җирдән тәкъдим ителермен дип уйлыйм. Мин кешеләрне тәнкыйть итмим. Язучы ул дөнья яхшырсын дип яза. Мин шулай яздым».

Рашат Низамиев (69 яшь): «Остаханә утырышында минем кандидатура бертавыштан якланган. Премиягә минем өч әсәр тәкъдим ителде. Беренчесе — Бөек Ватан сугышында ятып калган күренекле композитор, „Шүрәле“ балеты авторы Фәрит Яруллин турында „Ут һәм җыр“ роман-хроникасы, икенчесе — Салих Сәйдәшевның соңгы елы турында роман-эссе. Өченчесе „Сүзгә мәрхәбә“ дип атала. Коръән күктән иңгән диләр, мин сүзләр дә күктән төшкән дигән гипотеза үткәрдем. Бу — фәлсәфи трактат. Милләтне кыскан вакытта милли романнар чоры җитте. Миңа ышаныч күрсәткән өчен каләмдәшләремә рәхмәт белдерәм. Татар хатыннарын мыскыл иткән романнарны тәкъдим итсәләр, Салих Сәйдәшевлар, Фәрит Яруллиннар рухын мыскыл итү булыр иде».

Рәниф Шәрипов (69 яшь): «Үткән атнада Язучылар берлегендә секцияләр утырышы булган дип ишеттем. Минем кандидатураны да исемлеккә керткәннәр дигән хәбәр булды. Иң соңгы чыккан „Җомга“ һәм алдарак чыккан „Азатлык көне“ китапларын биргәннәр. Моннан алда ике ел тәкъдим итеп караганнар, идарәдән үтмәгән иде. Үтәмме-юкмы дип бернәрсә дә уйламыйм. Башка оешма аша бирелеп йөрү мөмкинлегем юк. Мин үземнең лаекмы, юкмы икәнлегемне белмим. „Син лаек“, диләр. Кешенең төрле вакыты була. Кайчакта үземнең 25 поэмамны карап чыгам да, лаек дип уйлыйм. Кайчакта үзеңне чүпкә саный башлыйсың. Син боларны язасыңмы? Мин шундый тормыш юлы уздым — инде бернәрсәдән курыкмыйм, язсаң язарсың инде».

Факил Сафин (Факил Әмәк) (66 яшь): «Әйе, безнең Чаллы бүлекчәсе мине тәкъдим итте. Алда идарә утырыш көтелә. Анда лаеклы кешеләр күрсәтелгән. Лаеклылар арасында лаеклы булуы бик күңелле. Минем вакыт сынавын узган „Гөлҗиһан“ повесте һәм „Саташып аткан таң“ роман-трилогиясе тәкъдим ителә. 2017 елда бер куелган да идем. Идарәгә күз төбәп торам инде. Аннан үтмәсәм нишләрмен, дигән уйлар башыма килгәне юк әле».

Галимҗан Гыйльманов (62 яшь): «Мине башкалар тәкъдим итте. Бу турыда хәзергә бернәрсә дә сөйләшмибез. Барысы да идарә утырышында ачыкланачак».

Фәрит Яхин (59 яшь): «Һәр язучы үзен лаек дип саный инде ул. Тукай премиясенә «Умырзая» әсәрем куела. 2012 елда ул «Казан утлары“ нда чыкканда ук резонанслы булган иде. Роман 2016 елның икенче яртысында басылып чыкты. Ул өч ай эчендә укылыш буенча ел башында басылган китапларны да узып китте. «Бу әсәрне нигә премиягә тәкъдим итмисез?» дип әйтә башладылар. Әмма ул чорда авырып киттем, зур операцияләр кичердем һәм бу темага әйләнеп кайта алмадым. Быел яз көне тагын бу әсәремне искә төшерә башладылар. «Умырзая» әсәренең прототиплары бар. Ул илленче еллар ахырыннан башлап, безнең татар дөньясына гына түгел, бөтен Россия дөньясына багышланган. Сталин репрессиясе чорында кешене юкка чыгаруның бүтән төрле формалары күрсәтелгән. Мин чын әдәби әсәр тудырырга тырыштым. Талантлы кеше бу җәмгыятьтә нишли ала, дигән сорауга җавап эзләдем. Ни өчен безнең җәмгыять талант белән көрәшә? Мин тормышны реалистик формада күрсәтеп бирергә омтылдым. Ул кемгәдер ошарга яки ошамаска мөмкин. Май аенда ук «Шундый әсәрләр дә куелмагач, без нәрсә куярга тиеш», дигән сөйләшүләр булган иде. Утырышта мине бик тәнкыйди карый торган Фирдәвес Зариф, Камил Кәримов, Галимҗан Гыйльманов яклап чыкты. Югыйсә, мин Галимҗанны тәнкыйть итеп чыккан да кеше. Идарәгә куелган тугыз кешенең тугызы да лаеклы. Быел кечкенә кешеләр бармый. Зурдан купканнар. Татар әдәбиятының арсеналы көчле икән дип уйлап утырдым. Үткәрсә үткәрә инде идарә, үткәрмәсә, кая барасың. Идарәдән үтә алсам шәп булыр иде».

Илсөяр Иксанова (53 яшь): «Әле сөйләшергә бик иртә. Идарәдән үтсә, сөйләшергә була. Үз иҗатыма үзем бәя бирә алмыйм. Тукай премиясенә кешенең бөтен иҗаты күрсәтелә инде. Тәкъдим ителгән соңгы китабым — "Гомер сурәте“ дип аталган шигырьләр җыентыгы».

Минем исемлектәге язучылар яшь буенча тезелде. Күрәсез, иң яше — шагыйрә Илсөяр Иксанова.

Язучылар турында «Беренче эшелон», «Беренче эшелон түгел» дип сөйләшәбез. Сорау: Идарәдә каралачак язучылар кайсы эшелонда?

Тагын бер күзәтү — яшьләр юк. Әгәр безнең язучылар берлеге яшьләргә игътибар итми икән, аларның иҗатын дәүләт бүләгенә лаек дип санамый икән, ул яшьләр нигә берлек тирәсендә йөрсеннәр соң? «Сез безнең дәвамчыларыбыз» дигән сүзләр матур сүз өчен генәмени?

Язучылар берлегенә өметләнмәгән язучылар

Әлеге ун язучыдан тыш, идарәгә күз төбәп тормаган язучылар да бар.

Флера Гыйззәтуллина (88 яшь): «Мине бер оешма тәкъдим итә. Ләкин әлегә әйтми торыйк. Тукай бүләгенә алты тапкыр куелган идем. Шуларның берсендә генә премия лаеклы кешегә бирелде — Вахит Имамов алды. Мин ул алмыйча берничек тә ала алмый идем. Язучылар берлегенә ышанмыйм. Мин бит инде 90 яшемә җитеп киләм, сугыш чоры баласы. Әтием сугыш ветераны иде. Үзем хезмәт һәм тыл ветераны. Быел минем ел. Тыл ветераннарын санарга бер кул бармаклары да җитә. Премиягә куелган әсәрләрем — „Ел китабы“ буларак билгеләп үтелгән. „Яну дәверләрендә“ поэма-трилогиям милләтебезнең фаҗигале язмышына, аның борынгыдан килгән ирек өчен көрәшенә, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә багышлана».

Рафис Корбан (63 яшь): «Мине Тукай премиясенә Биектау администрациясе тәкъдим итә. Өч китабым куела — Муса Җәлилгә багышланган „Ватан“ романы, тугандаш халыкларның шигырьләре тәрҗемә ителгән „Дуслар җыры“ китабы һәм „Рафис Корбан шигырьләре“ дип аталган җыентыгым. Ул бер елны куелган иде инде. Үземне лаеклы дип саныйм. Тәкъдим ителүчеләр арасында шундый ук кешеләр инде, артык түгел. Хәзерге вакытта „Ватан“ китабының презентациясен үткәрү мәшәкатьләре белән йөрим».

Зиннур Хөснияр: «Вакыт җиттемени инде? Рәхмәт искә төшерүеңә. Ничәсенә кадәр әле ул? 15енә кадәр уйларга вакыт бар әле. Уйлармын». (Зиннур Хөснияр берничә тапкыр төрле урыннар аша тәкъдим ителеп уңышка ирешмәгән иде — авт.)

Әлбәттә, болар һич кенә дә тулы исемлек түгел. Төрле оешмалар аша кандидатурасы тәкъдим ителүче язучылар тагын да бардыр.

Без Татарстан язучылар берлегенең ике җитәкчесенә дә шалтыраттык.

Шагыйрь Рәмис Аймәт: «Кандидатурамны Тукай премиясенә куярга җыенганым да булмады. Мин зур әдәбиятның нинди һәм ничек булырга тиешлеген яхшы беләм».

Драматург Данил Салихов: «Мин язучылар берлеге рәисе итеп сайланганда „Бернинди премиягә дә бармыйм“, дидем. Үз сүземдә торам. Мин рәис булып килгәнмен икән, язучылар өчен эшләргә тиеш. Лаек кешеләр алсын!»

Тукайны кем хәл итә?

Ибраһим Гази, Ринат Мөхәммәдиев, Илфак Ибраһимовлар (Мөхәммәт Мирза) рәис булган вакытта Тукай премиясе алган язучылар. Рафис Корбанның гына бу омтылышы уңышсыз тәмамланган иде. Әмма бу уңышсызлыгын аның беренче урынбасары булган Данил Салихов уңышлы файдаланды. Ул Язучылар берлеге корылтаенда үз кандидатурасын куеп, каләмдәшләренә Тукай премиясенә үрелмәячәге турында вәгъдә бирде. Каләмдәшләре ышандылар һәм сайладылар. Язучылар берлеге рәисе, нигезләмә буенча, ике срокка сайлана ала. Алда корылтай торганда рәис вәгъдә боза алмый, әлбәттә. Корылтайда карарбыз — ул тагын бер кат шушы вәгъдәсен кабатлармы икән?

Тукай премиясенә язучылар берлеге тәкъдим итәчәк кандидатураны Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары булган түбәндәгеләр хәл итәчәк:

1. Данил Салихов (Язучылар берлеге рәисе)

2. Рәмис Аймәт (рәиснең иҗат эшләре буенча урынбасары)

3. Разил Вәлиев

4. Равил Фәйзуллин

5. Тәлгат Галиуллин

6. Рифә Рахман (тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе)

7. Рәфкат Шаһиев (Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе)

8. Факил Сафин (Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе)

9. Газинур Морат (шигърият остаханәсе җитәкчесе)

10. Рәдиф Гаташ

11. Вахит Имамов

12. Ринат Мөхәммәдиев

13. Фәүзия Бәйрәмова

14. Зиннур Мансуров

15. Ләбиб Лерон (балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе)

16. Галимҗан Гыйльманов

17. Алексей Остудин (рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемә остаханәсе җитәкчесе)

18. Нәҗибә Сафина

19. Наил Касыймов

20. Булат Хәмидуллин

21. Луиза Янсуар

22. Рөстәм Галиуллин (проза остаханәсе җитәкчесе)

23. Ленар Шәех

24. Рәдиф Сәгъди (драматургия остаханәсе җитәкчесе)

25. Хәнәфи Бәдигый

26. Рифат Җамал

27. Фирдәвес Зариф

Боларның сигезе — Тукай премиясе лауреаты. Өчесе утызны узган чагыштырмача яшь язучы. Икесе — Тукай премиясенә үзе дәгъва итүче.


Идарә әгъзалары кандидатларны сайлаганда, аларның тәкъдим ителгән әсәрен бәяләрме, әллә бүгенге укучы алдындагы авторитетына да, хәтта әдәби бурычлары булу-булмавын да карармы икән?

  • Тукай исемендәге дәүләт премиясенең нигезләмәсендәге юлларны искәртәм: Ел саен һәркайсы биш йөз мең сум күләмендә булган Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт бүләген бирергә.

Язучылардан тыш бу премиягә композиторлар, җырчылар, театрлар үз кандидатураларны куялар, соңгы елларда менеджерлар да дәгъва итә һәм хәтта уңышка ирешә башлады.

  • Нигезләмәдән юллар: Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә дип билгеләргә.

Кайчагында премиягә бәйле төрле даталар табылып, шуңа бәйле рәвештә күбрәк бирелергә мөмкин дигән сүзләр дә тарала. Әйтик, Премия 1958 елны гамәлгә куелган, димәк, 2018 елда аның 60 еллыгы иде. 2015 елда берара тапшырылмый торган премиянең яңадан булдырылуына 50 ел иде. Быел, мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгы. Бәлки, Президентның мәрхәмәте килеп, өч урынына дүрт, биш, ун премия биреп куяр. Былтыр бит, әнә, дүрт премия бирелде.

Премиянең бәясе турында да бер фикер. 500 мең сум — бик аз. Быел, әйтик, алты язучыга әдәби әсәр, нигездә повестьлар, язарга да шушы кадәр грант бирелде. Ягъни, кемдер 500 сумга повесть яза, ә кемдер гомерлек иҗатын чыгарып салып, үзенең лаеклылыгын раслый-раслый премиягә бара. Миңа бераз гаделсезлек бар кебек күренә.

Дөньясы вагайганда премия генә эре була алмыйдыр инде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100