Шагыйрьне озату: «Бүгенге чорның иң зур әдибе, публицисты Роберт абый иде»

Җәмәгатьчелек күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты.

Иртәнге тугызда Камал театры янында халык шактый иде инде. Камал театры мәйданының сәхнә кебек күтәрелеп торган урынында Роберт Миңнуллинның җәсәде куелды. Шагыйрьнең шакмаклы күлмәк киеп төшкән аклы-каралы фоторәсеме тора. Җырлары яңгырый.

Ачык һавада булуын искә алмасак, барысы да бөекләребезне озату тәртибенә туры китереп оештырылган.

Мәйдан сәхнәсе читендә торган ике өстәл генә бүгенге вазгыятьнең аерылгысыз өлеше булып тора: биредә халыкка битлекләр һәм антисептик тәкъдим ителә.

Роберт Миңнуллинны озату мәрасимен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды.

Марат Әхмәтов: «Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы, татар дөньясы зур югалтуга дучар булды. Без бүген җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, бөек шагыйрь Роберт Миңнуллин белән хушлашабыз. Ул күңеле белән һәрчак халык белән бергә иде, аның өчен яшәде, язмышы өчен янды. Уттай шигырьләре дә күңеленнән өзелеп төшкән җан авазы кебек. Роберт Миңнуллин нәниләрнең һәм әниләрнең күңелен дә үзенә генә хас булган нечкә хис һәм гадилек белән укып туймаслык шигъри юлларга сала алды. Аның «Шагыйрь генә булып калалмадым» дигән җыентыгында әйтелгәнчә, нечкә күңелле сәясәтче дә иде. Күңеленә бөртек тә тормыш тузаны кундырмыйча, саф һәм ихлас, тыйнак булып кала бирде. Халыкның үзенең мәшһүр улын олы итә, хөрмәтли алуы бик хаклы».

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сүземне рәхмәттән башлыйм. Коронавирус сәбәпле чикләү чаралары булуга карамастан, җыелып, танылган, яратылган шәхесебезне озату өчен матәм чарасына килгәнегез өчен рәхмәт. Хөрмәтле Клара Әмировна, Алмаз, Таңсылу, Ким Мөгаллимович, якыннары, туганнары — барыбыз өчен олы югалту. Кайгы көне — Роберт Миңнуллин белән хушлашабыз. Рөстәм Миңнеханов исеменнән, Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин исеменнән, дәүләт советы депутатлары исеменнән, шәхсән үз исемемнән олы кайгыгызны уртаклашабыз. Түземлек телибез. Минтимер Шәрипович бүген үзе килә алмаса да, миннән үз хисләрен шигырь юллары аша җиткерүне сорады.

«Әдәпле, зур йөрәкле, тыйнак, тирән фикерле,

Шундый шагыйрь Роберт безгә үрнәк түгелме?

Татар, башкорт халкына син Ходайдан зур бүләк,

Роберт иҗат чишмәсе — эчеп туймас гаделлек», — дип кичә кич язып кертте. Роберт Миңнуллин — халкыбызның сөекле улы. Аның шагыйрь буларак әдәбиятыбызга керткән өлеше татар халкының гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә чиксез ихтирамын казанды. Роберт Миңнуллин гомере буе халкыбызга, туган телебезгә хезмәт итте. Озак еллар дәүләт советы депутаты булды. Бергә эшләдек. Без аның сессияләрдәге якты чыгышларын хәтерлибез. Ул кешеләрне яратты. Ул күңелебездә шулай калыр. Кеше гомере үзеннән калган эзләре, кылган гамәлләре белән бәяләнә. Татар халкы үзенең сөекле улын беркайчан да онытмас. Илебездә көтелмәгән инфекция беткәннән соң, без Мәдәният министрлыгы белән бергә республика күләмендә аны искә алу кичәсен үткәрергә планлаштырабыз. Хуш, хөрмәтле дустыбыз!»

Башкортстан мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев: «Башкорт Республикасы башлыгы Радий Хәбиров һәм барлык Башкортстан халкы исеменнән кайгыгызны уртаклашабыз. Роберт агай безнең якташыбыз, кадерле кешебез иде. Роберт агай туган ягын — Башкортстанын нык яратты. Соңгы җиде-сигез елда нык бәйләнештә булдык. Быел 3 гыйнварда без аның белән туган авылы Шәммәттә очрашып, Илеш районы администрациясе белән берлектә музеен оештыру турында сөйләшкән идек. Без бу эшне дәвам итәрбез һәм җиренә җиткерербез. Роберт ага башкорт һәм татар халкын шигърият аша, моң аша кавыштырды. Ул зур йөрәкле шәхес булды. Без Башкортстанда аның истәлегенә чаралар үткәрәчәкбез. Бер-беребезне саклыйк. Бәхил бул, Роберт агай!»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: «Адәм баласы дөньяга мәңгелеккә килми, кемнәрдер озак уза, кемнәрдер бик тиз узып китә. Кемнәрдер матур эшләр калдыра, кемнәрдер, кемнәрдер… Роберт Миңнуллин бакыйлыкка күчкәндә калдырган эзен санап бетереп булмый. Шундый вакытта да бирегә күпме халык килде. Ә мәктәп балалары да килә алган булса, мәйданнарга халык сыймас иде. Роберт Миңнуллин әниләргә дан җырлаган җырлары белән генә дә тарих битләренә исемен язып куйды. Роберт Миңнуллин дөньялыктан классик язучы булып китеп барды».

Башкортстан Республикасының Корылтай депутаты, Язучылар берлеге идарәсе рәисе Зәки Әлибаев: «Хөрмәтле туганнар, хөрмәтле Клара еңгә! Бөтен Башкортстан халкы, Башкортстан парламентарийлары, язучылары Роберт Мөгаллим улын соңгы юлга озату кайгысын уртаклаша. Роберт Миңнуллин һәрберебезгә иртә белән газиз туганнарым дип дәшә иде. Ихласлык аның бөтен иҗатында иде. Ике республиканы Сөн елгасы аерып тора. Роберт Миңнуллин ихласлыгы белән ике арага дуслык күпере салды. Аның шигырьләре моң булып Татарстан һәм Башкортстан артистларының репертуарын биләп алды. Роберт Миңнуллинның мәңгелек йортына җомга көн юллануы да символик мәгънәгә ия».

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев: «Сүземне Роберт Миңнуллинның сүзләре белән башлыйм (Чынлыкта бу шигырьнең авторы - Рифат Сәлах, Разил Вәлиевнең шигырьнең авторы Роберт Миңнуллин дип әйтүе - ялгышлык - авт.):

«Мин үлгәч тә үксеп еламагыз,

Сез бит лаек түгел еларга,

Аллаһыга мең-мең шөкер итәм

Сезнең белән үткән юлларга.

Мин үлгәч тә үксеп еламагыз,

Зая үтмәгәндер һәр көнем.

Җан өләшкән бөек Раббыбызга

җирдә соңгы рәхмәт әйтүем.

Мин үлгәч тә үксеп еламагыз.

Кирәк булыр изге догагыз.

Каберемдә юк-бар сүзләр сөйләп,

Коръәннән дә өстен булмагыз.

Мин үлгәч тә үксеп еламагыз,

җаным исән әле бүген дә.

Үкенечләр калыр — гөнаһлар күп.

Әзер тору авыр үлемгә.

Мин үлгәч тә үксеп еламагыз,

елау юкка хәзер яшь әрәм.

Дөнья авырлыгын ташлап китеп

мәңге картаймаска яшәрәм».

Без бүген Роберт каләмдәшебезне соңгы юлга озатабыз. Без аны Роберт Мөгаллим улы дибез, ул Мөгаллим улы гына түгел, татар халкының сөекле улы. Бүген интернет аның исеме белән тулган икән, бу халыкның аңа булган мәхәббәте турында сөйли. Роберт дустыбыз бәхетле шагыйрь, ул үзенең халык тарафыннан ничек сөелгәнен белеп яшәде».

Халык шагыйре Рәдиф Гаташ: «Роберт Миңнуллинны татар хатын-кызларының асыл сыйфатларын туплаган әнисе Гөлҗәүһәр үстергән. Роберт дустыбыз тормышта һәм шигърияттә үз таланты белән зур биеклекләргә иреште. Аңа Илеш ягының бәрәкәтле туфрагы көч бирде. Роберт кайда да үзен татар халкының илчесе буларак танытты. Ачылып та бетми торган серле кеше булып калды. «Ир кешенең соңгы серен җир яшерер», - дигән бабайлар. Робертның соңгы сере туган халкы, туган теле турында, яшәешебез турында гыйбарәттер дип уйлыйм. Илебезгә афәтләр янаганда, аның иң кирәк чагында без аның белән хушлашабыз. Роберт дустым, син мөмкин булганның барысын да эшләдең».

Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин: «Илеш халкы бүген зур югалту кичерә. Роберт абый үз әсәрләрендә Илеш ягын дөньяга танытты. Ул безгә һәрвакыт җитмәячәк».

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов: «Роберт абый Илештән булса да, икенче туган ягы дип Актанышны санады. Аның туган авылы Сөн елгасының уң як ярында булса, без сул як ярында. Аның тормышы Актаныш белән бәйле булды — Казан дәүләт университетында укыганда туган авылы белән Казан арасын Актаныш аэропорты бәйләп торды. Башка да килмәде ул иртә китеп барыр дип. Нишлисең бит?! Үлем аны бик иртә алып китте. Уртак планнар бар иде». 

Роберт Миңнуллинның бертуган энесе, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, фәннәр докторы Ким Миңнуллин: «Мөхтәрәм җәмәгать, Роберт абыйның фикердәшләре! Соңгы елларда ул яңа технологияләргә бәйле рәвештә инстаграмы белән яши башлады. Ул сезне инстадашларым дип атый иде. Дистәләрчә мең кеше аның белән инстаграм аша танышып яшәде. Ул татар дөньясында үз исемен булдырган олы йөрәкле кеше иде. Ул нәселебезнең иң өлкәне иде. Безнең нәсел аны «Мулла абый» дип йөртте. Ул үзенең «муллалыгы», укымышлылыгы белән безне артыннан өндәп бара алды. Нәселебезне генә дә түгел, якташларыбызны да. Ул җыр-моң өлкәсендәге бик күп билгеле шәхесләрне туган якка чакырды, алып кайтты. Илешнең бәрәкәтле җирендә үскән кеше туган ягын мактап җырлап туялмады.

Роберт абый үзе бер яктылык иде. Аннан нур һәм җылылык бөркелеп тора торган кеше иде. Аның шундый булуыннан күңелдә тынычлык бар. Ул гомере буе язмышына рәхмәтле булып яшәде. Тормышының катлаулы чоры булса да, җиңел чоры булса да, рәхмәтле булды. Ул Казанга, чордашларына, хезмәттәшләренә бик рәхмәтле булды. Ул үзен ничек бар — шул килеш кабул иткән җитәкчеләргә дә рәхмәтле булды.

Ул дөньяга булган хисләрен, кешеләргә булган мөнәсәбәтен чыгышлары, шигырьләре аша, мәҗлесләрдә сүз әйткәндә дә чыгара алды. Без аның туганнары бирегә җыелган халыкка да, җәмәгатьчелеккә дә, оештыручыларга да бик рәхмәтлебез. Роберт абый иркен йөзә алган шигърият яшәсен! Матур тормыш булганда, Роберт абыйның исеме, шигърияте яшәячәк».

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: «Кадерле әтиебезне олылап, хөрмәт итеп бирегә килгән һәрбер кешегә кайгыбызны уртаклашканыгыз, догада булганыгыз өчен зур рәхмәт. Әни исеменнән, балалар-оныклар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Бүген татар дөньясы, киң җәмәгатьчелек олы шәхесне озата. Ә без иң йомшак куллы, иң нечкә күңелле, иң нурлы йөзле яраткан кадерле әтиебезне озатабыз. Без бик бәхетле балалар булдык. Бер-ике көн күрмәсәк тә, сагына идек без аны. Нык юксынырбыз инде сине. Зәңгәр күкләргә карап эзләрбез. Бәхил бул. Урыннарың җәннәтнең иң түрләрендә булсын! Догада булыгыз!»

Матәм чарасы тәмам. Роберт абыйның бу дөньядагы юлы төгәлләнеп, җәсәде Тынычлык бистәсендәге Мөселман зиратына җирләнде.

Үзенчәлекле иде бу чара. Шул да бар иде дип, шул да килгән иде дип әйтә торган вакыт түгел. Йөзләр медицина битлеге астында. Яулык-түбәтәй белән битлек арасында күренеп торган күзләрдә моңсулык һәм яшь иде.

  • Гаҗәеп хәл: бер тәүлек эчендә Роберт Миңнуллинның инстаграм аккаунтына язылучылар саны арткан — шушы вакыт эчендә меңнән артык кеше язылган. Бу аккаунт — шагыйрьнең гомер китабы. Тиражы — шушы сәгатькә — 46 мең 600.

Озак еллар республикада ЮХИДИ идарәсен җитәкләгән Рифкать Миңнеханов: «Без әле бүген Роберт Миңнуллин эшчәнлегенең әһәмиятен аңлап бетермибездер. Еллар үткәч, без аның зурлыгын аңлый башларбыз. Без бит әле аның булуына ияләнгән идек: ишетә, күрә, язганын укып бара идек. Без Роберт Миңнуллин белән бер йортта күршеләр булып яшәдек. Мин аның иртән бишенче яртыдан карда шыгыр-шыгыр йөргәнен күрә идем. Мин эшкә барырга чыкканда ул йөреп кайта иде — күрешә идек. Бик актив, сәламәт тормыш алып барды. Матур кеше иде. Матур гаилә. Матур балалар. Бик иртә китте. Минем әти дә шулай бик иртә китте бит. 70 яшь иртә инде ул. Саклап калып булмады шул Роберт абыйны. Бездән генә тормады. Авыруын күрсәтеп йөрмәде, иҗат итте. Ахыргы шигырьләрендә бу көннәр киләсен сизенгәнлеге күренә иде инде».

Сәнгать фәннәре докторы Роза Солтанова: «Безнең түрәләр арасында, рәссамнарның күргәзмәләренә килеп, үз сүзен әйтүчеләр бик сирәк. Республикада нинди милләт кешесенең генә күргәзмәсе узмасын, Роберт абый һәр сәнгать күргәзмәсен игътибар үзәгендә тота иде. Чакырып кына түгел, үзе теләп килә иде. Ул сәнгатебезгә битараф булмады, татар дөньясы дип янып-көеп яшәде. Бәлкем, шуңа күрә дә алданрак китеп баргандыр. Роберт абый рәссам булмаса да, үзенең персональ күргәзмәләрен оештыра иде. Ул анда үз коллекциясен күрсәтә иде. Үзләрен коллекционер дип мактанып йөргән күпләрнең коллекцияләрен күргәнебез юк. Аның ул тупланмалары үзе музей булырлык. Минем киләчәктә аның музее булыр дигән өметем бар. Бу тупланмалары анда урын алыр. Анда Абрек Абзгильдиннан башлап, бүгенге рәссамнарга кадәр барысының да картиналары бар иде».

«Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова: «Роберт абый белән бик җылы интервью эшләгән идек. Роберт абый үзе турында бик сөйләми иде, ябык кеше иде. Янында басып торсаң, мыек астыннан елмаеп кына төртмәле сүз әйтеп куярга мөмкин дә… Шул мизгелдә нәкъ шушы сүз кирәк икән дигән фикердә каласың. Бик тоемлы кеше иде. Кешене күз карашыннан, сулышыннан тоя иде».

Әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов: «Роберт Миңнуллин иҗатын халыкның ярату сәбәбен түбәндәгеләрдә күрәм. Беренчедән, аның шигырьләре нәкъ менә халыкчан сүзенә төгәл туры килә. Гади яза, ул сөйләм теленә якын булганны, метафора, символ, тезмәләргә утырта белү остасы. Роберт абый шигъриятенең үзенчәлеге туган як, туган тел һәм милләт төшенчәләрен кешенең рухи дөньясы белән бәйли белүе. Ул романтик сурәтләүләрне көндәлек вакыйгалар белән бәйли белә. Аның халык, ил тормышындагы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп язган шигырьләрен карагыз сез. Шигъриятнең әлеге үзенчәлеге аның табигатеннән килә. Ул Башкортстанда туып үскән һәм алар яшәгән төбәктә татар теленең бөтен аһәңе тирәнрәк чагыла кебек. Шулар бергә кушылып, аны бүгенге көндә чын халыкчан шагыйрь иткән».

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Роберт Миңнуллинның, миңа калса, бөтен көче ихласлыкта. Халык аны шуңа күрә бик ярата иде. Халык яратуы — иң зур әйбер».

Ирек Шәрипов: «Безнең аралашу - күңел тартуы иде. Минем өчен киңәш сорар кешем Роберт абый иде. Аллага шөкер, 30 елдан артык аралашып яшәдек. Тормышның иң борылышлы мизгелләрендә киңәш сорап Роберт абыйга килдем. Аның һәрвакыт әйтә торган сүзе булды: гаделлек кирәк! Мин аны гадел кеше итеп кабул иттем. Ул гадел кеше булып яшәргә тырышты һәм шулай булгандыр да. Шагыйрьнең миссиясе — гадел булы. Ул үз дәверенең хакиме. Ни өчен патшалар да әдипләрдән курыккан? Алар үз эшләренә әдипләр тискәре бәя бирер дип курыккан. Бүгенге чорның иң зур әдибе Роберт Миңнуллин иде дип исәплим. Соңгы чордагы иң зур публицист Роберт абый иде бит».