«Монда кычкырып сөйләшергә дә ярамый иде» - Аккош күлендәге язучы йортлары ни хәлдә? | intertat.tatar

«Монда кычкырып сөйләшергә дә ярамый иде» - Аккош күлендәге язучы йортлары ни хәлдә?

Алтмышынчы елларда татар әдәбиятының символына әверелгән «Аккош күле» иҗат йортында бүген кемнәр, ничек яши - хәбәрчебез репортажы.

Аккош күле — татар әдәбияты белән аваздаш сүз. Татар әдәбиятының бер бишеге ул. Биредә Хәсән Туфан иҗат иткән, анда көзге салкыннарга кадәр Мөдәррис Әгъләм яшәгәнен дә ишетә идек, Равил Фәйзуллин монда 30 елдан артык гомер итә.

Августның матур бер көнендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә газета-журналларның баш мөхәррирләре һәм журналистлары Равил Фәйзуллин чакыруы буенча «Аккош күле» иҗат йортына сәяхәт кылды. Кайчандыр татар язучыларына бүлеп бирелгән 2 гектар җирдә бүген кемнәр яши — үз күзләребез белән шуны күреп кайттык.

Яшел капкадан керүгә сул якта мемориаль таш күренә. Анда биредә яшәп иҗат иткән һәм кунак булган бөек шәхесләрнең исеме уелган.

Беренче кунакларны «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары баш мөхәррире, балачагы биредә үткән журналист Зилә Хөснетдинова каршылады. Чөнки капкадан кергәч тә каршыда аның әтисе — Зиннур Хөсниярнең йорты тора. Зиннур Хөснияр биредә бакчачылык җәмгыяте рәисе дә ди. Монда яшәүче язучылар шундый теләк белдергәч, мемориаль тактаны ясату артыннан да ул йөргән.

Яшел капкадан кергәч тә уң якта койма артында Ренат Харис биләмәләре. Эчтә ике зур йорт күренә, әмма биек койма ишегалдын ят күзләрдән яшергән. Сул якта Җәүдәт Сөләйманов биләмәләре, коймасы тәбәнәк, буйлырак кешегә сузылып карап була. Җәүдәт әфәнденең соңгы елларда Испаниядә яшәвен беләбез, биредә аның улы, Татаарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов яши.

Ул арада түрдәрәк урнашкан йортыннан Равил Фәйзуллин үзе дә килеп җитте. Экскурсовод вазыйфасын Татарстанның халык шагыйре үз өстенә алды.

Равил Фәйзуллин: «Бу җирнең тарихы 70 еллап. Мин шуның яртысын — 33 еллап монда яшим. Моннан 700 метр чамасы обком дачалары булган. Бу Моратов, Игнатьев, соңрак Табеев заманы. Татар әдәбиятының классигы Гомәр Бәширов илленче елларда бик авторитетлы кеше иде, ул — Сталин премиясе лауреаты, Татарстан язучылар союзы рәисе иде. Аның сүзе үтә иде, обком кешеләренә: «Безгә дә сезнең тирәдә урын табылмасмы?» — дигән. Сүзен тыңлаганнар, шушы җирне язучыларга беркеткәннәр. Бу 1954 ел була.

Башта монда ике яктан керешле дүрт фин йорты бар иде. Берсенең әле нигезе дә сакланган. Хәзер ул җирдә Ренат Харис яши… Элек монда бик иркен булган, бернинди киртәләр-коймалар булмаган. Язучыларның «Аккош күле» иҗат йорты тарихы шулай башланган. Алтмышынчы еллардан башлап, татар әдәбиятының горурланырлык әсәрләре биредә язылган. Хәзер үзегез беләсез, татар әдәбиятының хәлен ул вакытлар белән чагыштырып булмый. Шулай да без әле өлкән агайлар калдырган мирасны дәвам итәргә телибез.

Биредә язучылар җәннәттә кебек яшәгән — җәйләрен үткәргәннәр. Зәки Нури, Риза Ишморат, чуаш язучысы Алексей Тальвер, Абдулла Әхмәт, Шәриф Мөдәррис, Ләбибә Ихсанова — унлап кеше торганнар. Нәби Дәүли, Рөстәм Кутуйлар да монда булган. Бәлки, сез монда Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким яшәгән йортларны күрермен дип уйлап килгәнсездер. Кызганыч, алар юк инде…»

Равил Фәйзуллин Гомәр Бәширов яшәгән урынны күрсәтә. «Аның монда үзе салган йорты бар иде. Кызганыч, без аны саклый алмадык, — ди ул көрсенеп. — Моңа беркемне дә гаепләп булмый. Күрәсең, мираска карашыбыз шундыйдыр».

Илленче елларда биредә фәкать язучылар гына яшәсә, соңрак язу эшенә кагылышы булмаган кешеләр дә пәйда булган икән. Кайсыдыр язучыларның уллары, оныклары үз җирләрен сатып җибәргән, шулай итеп азрак чит кешеләр килгән. Язучылар янында язмаучылар гына түгел, укымаучылар да яши башлаган.

Заманында биредә Татарстан Прокуроры Сәйфихан Нәфиевка да җир бирелгән икән. Бик кызыккач, язучылар каршы килмәгән, «Прокурор үзебездә булсын», дип уйлаганнардыр, күрәсең. Әмма прокурор вафат булгач, җир мирасчыларына күчкән. Дөресен әйткәндә, хәзер язучылар бу күршелекне артык мактамый.

Хәсән Туфанның йорты вафатыннан соң хуҗасыз калган икән. Соңыннан ул җирне ТР Язучылар берлеге идерәсе Зиннур Хөснияргә биргән.

Зилә Хөснетдинова: «Мин үземне биредә 4-5 яшьтән хәтерлим. Язучылар белән бәйле аерым мизгелләр хәтердә сакланган, мәсәлән, Хәсән Туфан утырткан чәчәкләр. Мөхәммәт ага Мәһдиев белән исәнләшеп йөргәнемне беләм. Ул бик хөрмәтле кеше иде. Монда акыртып музыка тыңлаулар, кычкырып сөйләшүләр бик каты тыела иде. Монда балаларга: „Бу иҗат йорты, монда иҗат итәләр“, — дип әйтеп торалар иде. Бигрәк тә Рафаэль абый Мостафиннан куркып калганмын, урыны җәннәттә булсын!»

«Аккош күле» иҗат йорты биләмәләрендә әдәби беседка да булган. Хәзер ул юк, урыны да киртә эчендә калган, дөресрәге, ул өлешчә Ренат Харис биләмәсенә кереп киткән. «Анда язучылар чәй дә эчкәннәр, яңа әсәрләр дә укылган, мәш килгәннәр алар анда. Ул үзенә күрә бер клуб булган инде», — ди Равил Фәйзуллин. Язучылар аны яңарту турында хыялланалар хыяллануын, бирсен Ходай!

Юлдан уң якка күз салсаң, Сибгат Хәким белән Ибраһим Газилар яшәгән, җиргә сеңеп беткән йортны шәйләп була. Аның өстенә каен да үскән икән инде. Сибгат Хәкимнең улы Рафаэль Хәкимов биредә үссә дә, хәзер ул башка урында — Шәймиевлар белән күрше булып Боровое Матюшинода яши.

Өйсез яшьләргә вакытлыча яшәп торырга бирелә торган кечкенә йорт булган. «Анда әзрәк Ркаил Зәйдулла да яшәде. Аннары ул аны Илгиз Зәйнигә калдырып китте. Хәзер биредә Илгиз йорт салды. Менә монысында Мансур Вәлиев яши. Тегендәрәк Фоат Галимуллин тора. Монысы мин яши торган йорт инде», — дип таныштырды экскурсоводыбыз Равил Фәйзуллин. Ул йортын улы Газиз туган елны — моннан 20 ел элек күтәргән икән.

Мөдәррис Әгъләмов алмагачы янына да тукталдык. Алмасыннан да авыз иттек. Алмасы мул. Элегрәк күршесендә Мөдәррис аганың кечерәк кенә йорты булган.

ххх

«Аккош күле» иҗат йортына сәяхәтнең икенче өлешендә безне Равил абый Фәйзуллин белән Зилә Хөснетдинова самавыр чәе һәм өчпочмаклар белән сыйлады.

Равил абый элек йортларга терәлеп торган урманнан пошилар килеп басуын искә алды. Ә Алмаз Хәмзин монда мунча кергән чакларын сагынып куйды: «Монда бит мунча да бар, мин анда еш кергәләдем, ләкин ягылган чагы туры килмәде», — диде ул. «Без Равил ага белән якын аралашабыз…» — дип сүз башлады «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева. «Яшь арасы азрак булса, тагын да якынрак аралашкан булыр идек бәлки», — дип куйды Равил абый тыныч кына чәй эчә-эчә.

Ә Шамил Садыйков Равил Фәйзуллин исеменең күрше республикалар өчен дә авторитет булуын ассызыклап, Башкортстан һәм Татарстан делегацияләренең бөтенроссия конференциясендә аралашу һәм дуслашу тарихын сөйләп алды. «Равил ага чын мәгънәсендә бөтен төрки республикаларга танылган бөек шәхес. Без кем белән аралашуыбызны үзебез дә белеп бетермибездер әле», — дип нәтиҗә ясады ул. 

ххх

Бер интервьюда мин Илгиз Зәйниевтан «Аккош күле» иҗат йорты биләмәләрендәге йорты турында сорашканым бар. «Мохит дигән әйбер бардыр инде. Анда яшьләрнең аз булуы гына кыенрак. Элек бит инде койма да булмаган, бөтенесе йөрешеп яшәгән. Хәзер язучылар янында яшәсә дә, һәр кеше аерымрак яши. Ләкин монда Мөдәррис Әгъләм йөргән, монда Хәсән Туфан яшәгән дигән уй ничектер күңелне җылыта», — дигән иде ул.