Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Шәрәфиев: «Хәзер кешеләр куркак. Куркак кешедә нинди акыл?» - 2 өлеш

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, мөгаен, иң популяр татар артистыдыр. Без аның белән театр, эстрада, популярлык, туксанынчы еллар, сәясәткә мөнәсәбәт турында сөйләштек.

news_top_970_100
Равил Шәрәфиев: «Хәзер кешеләр куркак. Куркак кешедә нинди акыл?» - 2 өлеш
Рамил Гали

Бүген интервьюның икенче өлешен тәкъдим итәбез.

«Мин хөкүмәт җитәкчеләре ярата торган кеше түгел»

Равил абый сез үзегезне аксакал дип саныйсызмы?

Саный алмыйм. Аксакал бит ул зирәк, акыл утырткан, кешегә акыл бирә ала торган кеше. Әз-мәз генә агарган сакалым бар, яшьләргә әз-мәз киңәш бирә алам, ләкин зур мәгънәдәге аксакал түгел. Минем бер яхшы ягым бар: үземә «Идиот» дип әйтергә батырчылык итә алам. Үзен бер мәртәбә дә идиот дип атамаган кеше чын идиот була. Мин чын ук түгелдер, дим.

Сез аны үзегезгә кеше алдында әйтәсезме? Әллә кеше югындамы?

Үземә генә әйтәм. Үземә шулай дип әйткәнемне менә сезгә әйтәм.

Ә кайсы очракларда?

Нәрсә беләндер артык мавыгу да идиотлык. Мин идиотизм дәрәҗәсендә чисталыкка омтылам. Кайчагында кирелегем дә идиотизм дәрәҗәсенә җитә. Була андый хәлләр.

Кеше алдында идиот булып күренергә теләмисездер инде?

Күренәсе килми. Кеше алдында идиот булып күренгәне чын идиот инде. Достоевскийның идиоты да бит идиот түгел. Артык чиста күңелле булганга башкалар идиот ди.

Сезнең бер дә депутат буласыгыз килмәдеме?

Юк. Буласым килмәде. Тәкъдим итүчеләр булды. Туксанынчы елларда бер мафиозник байның өенә эләктем. «Депутатлыкка үтмисеңме?» - ди. Болар мине үткәрә дә, минем аша эшләрен эшлиләр, янәсе. «Юк», - мин әйтәм. Мафиянең әйткәнен эшләмәсәң, башыңны кыя бит алар.

Ә намуслы юл беләнме?

Юк, миңа тәкъдим дә итмәячәкләр. Мин хөкүмәт җитәкчеләре ярата торган кеше түгел бит. Совет вакытында диссидент булдым. Советны да яратып бетермәдем, монысын — бу системаны бөтенләй яратмыйм. Үзгәргәнен генә көтеп торам. Үзгәргәнне күрмичә үлеп китсәм, бик кызганыч булачак. Бик көтеп җиткерәсем килә. Чөнки болай дәвам итә алмый. Акыл җитеп бетми. Патша системасын да яратмыйм. Парламент системасы кирәк: ике сезон хакимлек итә тә кит! Утызар ел ятарга монда… "Крымнаш"ларны да кабул итмәдем. Сирияне бомбага тотуны да кабул итмәдем. Бомба бит ул фәлән кеше башына дип сайлап төшми.

Сәясәт тирәсенә килгәнбез икән, телгә һөҗүм темасы борчыдымы сезне?

Борчый. Провокацион сорауларга җавап биреп үзеңә кыенлык алма, дип киңәш тә бирәләр. Мин курыкмыйм. Мин үлгәч дөнья бетсә дә ярый дип йөри алмыйм. Мәсәлән, дәүләт тоткан татарның Президенты ни өчен башлык кына булырга тиеш?! Туксанынчы елларда Шәймиевны алып китәбез дигәндә дә Дәүләт советына «Защищайте Президента» дип телеграмма суктым.

Туксанынчы елларда татарның якты киләчәгенә өметләрегез зур идеме?

Иии… Декларация кабул ителгәндә телевизор карап утырам. Мин велосипед белән йөри идем. Велосипедыма утырдым да, депутатлар чыга башлаганчы дип алар янына киттем. Вишневский белән Калинин урамнары чатында яши идем. Шуннан Дәүләт Советы янына килеп җиткәндә велосипедның чылбыры өзелеп, тәгәрмәчләре таралып төшкән иде. Ул вакытта урамнарда юллары да начар иде бит. Чыккан төшләренә килеп җиттем. Велосипед кына утырып кайтырлык булмады, күтәреп кенә кайттым. Элек өйдә тоталар да, бозауны яз көне урамга чыгаралар иде бит. Бозау урамга чыгаргач тибенә-тибенә уйнаклап йөгерә торган иде. Мин дә шундый хәлдә идем.

Ә ул вакыттагы көнкүреш проблемалар? Буш кибетләр, чиратлар?

Борчыды инде, ник борчымасын?! Мин эстрада белән шөгыльләнгәч, аларны җиңелрәк кичердем. Без «Биш татар» төркеме белән концертлар куеп йөрдек. Венера Ганиева белән дә, Айдар Фәйзрахманов белән дә концертларда йөрдем. Барабыз, безгә итен дә, акчасын да бирәләр иде.

Ә театр? Гел чыгып йөри алдыгызмы?

Бер мәртәбә мин «Зәңгәр шәл”дә ишанны уйнаудан баш тарттым. Шуны уйнамагач, режиссер роль бирми башлады.

Ә нигә уйнаудан баш тарттыгыз?

Чөнки ишанның кыланышын арттырып җибәрттерә. Ишанның бер имине тотып каравы да җиткән, ә ул арбаларга алып менеп… мин андый әйбергә бара алмыйм. Ул заманда ишан өчен ими тоту да зур ни… бозыклык. Аны хайван сыман күрсәттеләр. Баш тартып дөрес эшләгәнмен, дидем.

Роль бирмәгәч, репетицияләр юк, мин буш, димәк. Концертлар белән йөрибез, тамак тук. Иң авыр елларга туры килде ул. Ул еллар үтә башлагач, «Нәрсәгә монда эшсез ятарга?» - дип сөйләнгән идем, Марсельгә җиткергәннәр. «Равил, син давай китмә инде. Бергә китәрбез», - ди. Ул китте, бергә китмәдек, анысы ярый.

Марсель түзмәгән булыр иде, бәлки, ләкин мин кирәк идем. Бервакыт Шәүкәт абый Биктимеров: «Безне сүгәсең, Шәрәфигә берни әйтмисең, дип әйттем», - дигән иде. Марсель Сәлимҗанов: «Ул неуправляемый», - дип әйткән. «Бу миңа иң зур комплимент», - дидем.

Китәм дип чын күңелдән әйттегезме, котыртып кынамы?

Чын күңелдән инде. Роль бирмәгәч… Мин бит эстрадада эшли алам. Ул вакытта Зөлфәтнең «Кишер басуы», «Чапты атып Казанга» куеласы иде. «Икесенең берсен сайла, йә үзең пьеса тәкъдим ит», - диде. Мин «Чапты атым Казанга”ны сайладым. Үзе куймады ул аны, Фәрит Бикчәнтәев куйды.

Равил абый, роль бирмәгәч, киткән булыр идем, дисез. Шамкай театрдан китте, ләкин үкенгәндер, дим.

Ул үкенмәде. Югалды дип тә әйтә алмыйм. Әмма аны җибәрергә тиеш түгелләр иде. Фатир мәсьәләсендә шулай килеп чыкты бит инде. Фатир алыштыру проблема түгел дип әйтеп торган килеш алыштырмадылар. Йортлар бит төзелеп тора…

«Үземне Аллаһның яраткан кешесе дип йөрим»

Сез хәзер үзегезнең яшәү шартларыннан канәгатьме?

Минем фатирым бик әйбәт. Театрга җәяү йөрим.

Чит кешеләр юлда машина тактатып: «Әйдә, кайтарып куябыз», диләрме?

Хәзер сирәк. Элек — совет вакытында халык башкача иде, гел озаталар иде.

Үзегез рульгә утырмадыгыз инде?

Ике тапкыр утырып карадым. Мәскәүдә өйрәттеләр. Йөртеп тә карадым. Праваны алырга 50 тиен түлисе иде. 50 тиенгә туйганчы ашап чыга алам дидем дә алмадым. «Ока» чыккан вакытта да правага укыдым. «Ока”ның бәясе күтәрелгәч, праваны барып алып тормадым. Аллаһ саклагандыр дим, мин кызулык яратам. Мин үземне Аллаһның яраткан кешесе дип йөрим, ул миңа гөнаһларым бетсен өчен сынауларны күп бирә.

Гөнаһыгыз бардыр һәм күптер дип уйлыйсызмы?

Адәмнәр арасында күп түгелдер, Аллаһ каршында күптер инде.

Алар ничек аерыла?

Кеше рәнҗетмәдем. Кабахәтлек эшләмәдем. Нахак бәла такмадым. Миңа артисткаларның эч серләрен ачканы бар, аларны бер кешегә дә сөйләмәдем.

Алар әле дә шунда торамы? «Чыгар» дип «кычкырмыймы»?

Тора. Кычкырмый, ул минем намусымда бит. Хатын-кыз миңа ышанып сөйләгән икән, мин аны кемгәдер сөйләсәм, кем булам? Аллаһ каршындагы гөнаһларым өчен тәүбә итеп торам. Намаздан соң да «Олы гөнаһлардан сакла, кечеләрен ярлыка», дим. Кайвакытта төрле уйлар килә. Уйлап та гөнаһланып торасың. Шуңа намаз алдыннан әстәгъфирулла дип торам.

Кайчандыр сезгә ярдәм иткән кешеләрдән кемнәрне вафатыннан соң дога белән искә аласыз?

Бөтенесен. Күп андыйлар. Ярдәм иткән кешеләрем бар. Бер якташым бар иде. Яхшы кеше, колхоз белән идарә итте, сүгенә белмәде… Шуңа күрә бу дөнья белән иртә хушлашты. Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат иде ул. Мин аның ышанычлысы идем. Район халкы белән бик күп очраштык — мин аның турында сөйли идем. Хәтта үземнең ораторлыгыма шакката идем. Төнлә радиодан сайлау нәтиҗәләрен тыңлап ятам: ул үтмәде, диделәр. Коелып төштем, халык ничек минем сүземә колак салмады икән дип рәнҗедем дә. Аның вафатыннан соң күп вакыт үткәч кенә шул вакыйгаларынң шаһиты: «Хәким Абдуллович җиңгән иде бит», - диде. Халыкка үпкәм бетте, ләкин гаделсезлеккә нәфрәтем көчәйде. Сүгенмәс җирдән сүгенерсең. Кыскасы, мин хәзер бик каты итеп сүгенеп ташлыйм. Ләкин шундук «Әстәгъфируллаһ» дип куям. Элек сүгенә белми идем. Көләләр иде миннән. Хәзер өйрәндем. Сүгенү эчтәге киеренкелекне чыгара. Мин хәзер бик каты да сүгенеп куям.

Кеше алдындамы?

Әйе. Кабахәт кеше алдында.

Урысча сүгенәсезме?

Юк. Татарча.

Сезнең ачуны чыгару авырмы?

Тиз чыга, ләкин тиз китә. Онытам. Баш онытмый, ләкин ачу сакламыйм. Эчемдә булганны чыгарып йөрмим.

Рәнҗетүчеләр күпме?

Әллә ни түгел. Мин рәнҗетергә бирмим. Мескен кеше рәнҗи. Минем ачу гына чыга. Әле бик яшь чагымда театрның баш режиссеры Ширияздан Сарымсаков «Хәерле юл!» дигән спектакль куйганда бер хәл килеп чыкты да, аңа бик тупас итеп әдәпсез сүз әйттем. Ширияздан абый ник бер үпкәләсен! Ролен дә бирде, олы кеше әнчек белән вакланмады. «Бу зур кеше икән», - дидем. Хөсәен ага Уразиков белән дә нидер килеп чыкты да: «Башта артист бул», - диде ул миңа. «Сезнең дә инде сәхнәдә эленке-салынкы йөрүегездән башканы күргән юк», - дидем. Бер сүз әйтмәде, кычкырмады. Бервакыт: «Әйдә, мине озат әле», - ди. Сеңлесе белән тора иде. Өенә чакырды, сеңлесе пәрәмәчләр җылытты… Дәүләт Советы янындагы йортта тора иде, хәзер аның истәлек тактасы янына барып дога кылам.

Хәзерге театр яшьләре белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

Әйбәт. Мин алар белән четерекле сәяси темаларга сөйләшмим. Чөнки аларны уңайсыз хәлгә куярмын дип куркам. Ишетеп калсалар… дюжина стукачей…

И андый сүзләр өчен бу яшегездә борчып йөрмәсләр инде.

Белмим. Бер агуладылар. Мәҗлестән соң төнлә үлә башладым. Хатынга: «Бәхил бул», - дидем. Оныгымның коты алынды. Ул көнне Р.ны да агулаганнар (Равил абый танылган бер журналистны әйтте - авт.).

Бер кеше дә белмәгән серләрегез бармы?

Бар. Ялгышлык белән эшләнгән хилафлыклар була. Барыбыз да адәм баласы бит. Зур гөнаһларым юк. Минем өметем шунда — кешеләргә эшләгән игелекле эшләрем күбрәк.

Намазны күптән укыйсызмы?

Ун елмы икән. Ястүдән башлаган идем, йоклар алдыннан уку әйбәт ул — тынычландыра. Хәзер өч намазга күчтем, кайчагында дүрт тә, биш тә була. Башта бит исламда 50 вакыт намаз дип куелган була. Кавемем күтәрә алмый дип 25кә калдырыла, аннары бишкә. Их мин әйтәм, Мөхәммәт пәйгамбәргә тагын бер барасы калган.

Өчкә калдырсын дипме?

Икесе дә бик җиткән аның. Әле ул синең намазың кабул ителәме — аның бит шунысы да бар. Намаз укыганда дөнья мәшәкатьләре башка кереп китә. Бу бит бик әйбәт әйбер түгел. Дөнья мәшәкате кермәсә рәхәт. Андый вакытта намазның рәхәтен белә башладым бугай, дим.

«Халык якламый. Кумирларын да сата»

Китаплар укыйсызмы?

Хәзер бик укыган юк. Күземә авыррак. Коръәнне укыйм. Бакый ага Урманче дә: «Коръәннең чиге юк», - дип әйтә иде. Ул бик зирәк иде, менә ул чын аксакал булгандыр.

Ә хәзер кемне аксакал дия алабыз?

Хәзер кешеләр куркак. Куркак кешедә нинди акыл?

Бу системадан куркумы?

Әйе. Системадан куркалар.

Сез беренче номерлы артистлардан. Әйтик, сез артык кыю сүз ычкындырсагыз, сезне халык яклармы икән?

Халык ул кайчакта үз кумирларын да сата. Заманында Рәшит ага Ваһапов булды. Аннары Илһам килде. Илһам күпмедер җырламый торса, «Рәшит Ваһапов Илһамны көнчелектән үтергән», - дигән сүз чыгардылар. «Халыкның мәхәббәте шундыйрак. Вакыты җиткәч, мондый сүзне сиңа карата да чыгарырга мөмкиннәр», - дидем. Илһам акыллы кеше, аңлады. Халык яклавы дисең… Кешеләр әле үзләре уйлап гайбәт чыгара.

Әҗәлне уйнаган кеше буларак, үлемгә ниндидер фәлсәфи карашыгыз бармы? Үлем куркынычмы?

Куркыныч түгел дип әйтеп булмый инде. Салкын гүргә кереп ятарга… Салкын җиргә үлгән булсаң да ятасы килми. Туңармын сыман. Исраф дип әйтмичә, берәр җылы җәймә җәеп куйсалар… Элегрәк артистларны табут белән җирлиләр иде. Өстен какмыйча ләхеткә куялар. Анысы ярый аның, табутка кәфен белән салып була бит.

Ә менә җәннәткә бик кызыкмыйм. Гел эшсез килеш әйбәт паласларда тәмле сулар эчеп кенә ятып булмый. Һичьюгы чәчәкләр үстереп йөрер идем. Ашагач тик ятуны кабул итә алмыйм. Әле бит җан күчә, диләр. Безнең дин аны күчми, ди. Әмма бу минем ким дигәндә өченче тормышым дип уйлыйм. Шулай тоям. Беренчесе котыпта, икенчесе — Балтыйк буенда. Үземне аристократ булган дип тоям. Берсендә су хайваны булмадыммы икән дим, чөнки Идел өстенә чаңгы белән чыгарга яратам, Иделне ике-өч тапкыр кичеп чыга идем. Анда матурлыктан, аклыктан тын кысыла хәтта.

Яши-яши яшәүнең мәгънәсенә төшендегезме? Яшәвебезнең асылы нәрсәдә?

Хатын белән кайчак сөйләшәбез: «Бу дөньяда кем бәхетле? Тумаган кеше», - дибез. Тумаган кешенең бер үкенече юк. Мин хәзер китәр идем, әмма бу система калганда китәсем килми. Кече эшмәкәрләрне кысып бетерделәр. Шешә җыючы да юк. Шундый матур шешәләрне чыгарып атабыз, күпме чүп җыябыз. Дөньяны пычратып бетердек. Пушкин шигырендәгечә: «И пусть у гробового входа Младая будет жизнь играть. И равнодушная природа Красою вечною сиять». Пушкин, мин әйтәм, рәхәт үлгән, ул вакытта табигать матур булган. Ә хәзер табигатьнең «вечная красота»сы бетеп бара. Табигатьне бик яратам, бөтен яшәешем табигатьне яратудан. Мине шул яшәтә.

Равил абый, үзегезнең тарихта ничек калачагыгызны күзаллап караганыгыз булмадымы?

Киләчәк өчен дип… тарихта калырга тырыша инде безнең кайберәүләр. Әмма тарихка бездән әйбәтрәкләр дә кирәкми. Миңа таш та куймагыз, дим. Мафиозникларга зур-зур ташлар куйганнар. Нәрсәгә ул? Тарихта калырлык кешеләргә генә куелырга тиеш ул ташлар. Фәлән елны туган да фәлән елны үлгән. Үлсә соң?! Безгә анда чәчәкләр түгел, дога гына кирәк.

Шулай да, үзегез әйтмешли, дөньялар үзгәргәнче яшәргә язсын әле. Рәхмәт сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100