Татарча музыка безнең ДНКдагы милли элементны кузгата

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестиваленең беренче бишьеллыгына күзәтү.

Татар эстрадасының Европа үрнәгендә ясалган версиясе — «Үзгәреш җиле» фестиваленең иң яхшы 22 җыры Нью-Йоркта тәкъдим ителгән көннәрдә, Казанда артык шау-шусыз гына «Мирас» татар музыкасы фестивале үтте. Нәҗип Җиһанов исемен йөрткән затлы фестиваль традицион рәвештә башкаланың затлы залында — Салих Сәйдәшев исемен йөрткән бинада уза.

Фестиваль беренче тыйнак юбилеен үткәрде. Татар дөньясын шаулатырга, татар тамашачысы аншлаг белән йөрергә тиешле фестиваль нигә шулай тыныч үтте соң?

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале 2015 елдан башлап, биш ел дәвамында үткәрелә. Һәр фестиваль ел башында үтә — шулай итеп символик рәвештә республиканың музыкаль елын башлап җибәрә: яңа елга Сәйдәшевлар, Яруллиннар, Җиһановлар музыкасы белән аяк басабыз.

Һәр фестиваль өч концерттан тора. Һәр концертның нигезендә архивларда яткан ноталарны күтәрүдән башланган зур эш салынган. Бу эшне музыка белгече, профессор, нәсел тамырлары Тукайның замандашы булган Мәхмүт Дулат-Алиевка барып тоташкан татар шәхесе Вадим Дулат-Алиев башкара. Ул — фестивальнең арт-директоры.

Фестиваль программасына кертелгән әсәрләрне Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры башкара. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер — Россиянең халык артисты Александр Сладковский.

Беренче елларда «Мирас» татар музыкасы фестивале онытылган мирасны кайтаруны төп максаты һәм эшчәнлеге итеп күрсә, соңгыларында актив рәвештә яшь композиторларны тарта башлады. Соңгы икесендә тамашачы яшь композиторларның иҗатын тыңлап кинәнде, премьераларның беренче тыңлаучысы булу бәхетенә иреште.

Фестиваль татар тамашачысы хәтерендә Әнвәр Бакиров, Рәшит Гобәйдуллин, Заһид Хәбибуллин, Шамил Шәрифуллин исемнәрен яңартты, «Кисекбаш», «Су анасы», «Сихерләнгән малай», «Йосыф һәм Зөләйха» балетларын искә төшерде. Архивларда нинди байлыгыбыз ятканлыгын күрсәтте.

«Сәхнәдә яңгыраган музыка — ул эшнең нәтиҗәсе. Ә бит мирасны күтәрүнең „кара эше“ дә бар, — диде Вадим Дулат-Алеев. — Без эшебезне ноталарны эзләүдән башлыйбыз. Аларның нинди хәлдә саклануын әйтеп тормыйм — төрлечә була. Аннары ул партитураларны бастырырга һәм партияләргә бүләргә кирәк. Ягъни күзгә күренмәгән зур күләмле эш эшләнә. Шуннан соң гына ул сәхнәгә күтәрелә һәм аны безнең искиткеч оркестр яңгырата. Миңа ул көйләрнең маэстро интерпретациясендә ничек яңгыравы кызыклы».

Фестивальнең беренче юбилее уңаеннан, аның тарихына экскурсия ясыйк.

Беренче фестивальнең тәүге концерты Нәҗип Җиһановка багышланган иде. Без аның Бишенче симфониясен, «Нәфисә» операсыннан увертюра, татар темасына сюитасын тыңладык. Икенче-өченче концертларда Заһидулла Яруллинның «Тукай маршын», Салих Сәйдәшевның «Наемщик» музыкаль драмасыннан вальс, Алмаз Монасыйпов симфониясен, Рөстәм Яхинның фортепиано белән оркестр өчен концертын тыңлый алдык. Өченче концертта — Рәшит Кәлимуллин, Резеда Әхияровалар музыкасы яңгырады.

Икенче фестивальдә — Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев симфонияләре, Луиза Хәйретдинованың «Яшьләр увертюрасы», Мирсәет Яруллинның «Балалар сюитасы», Ренат Еникеевның симфоник оркестр өчен рапсодиясе, Рәшит Кәлимуллин, Резеда Әхиярова музыкасы һәм Мәсгудә Шәмсетдинова симфоник дастаны яңгырады. Мин бу фестивальнең Айрат Ишморатов дирижерлык иткән өченче концертын яхшы хәтерлим. Ул Салих Сәйдәшеның «Кызыл армия маршы» белән төгәлләнде. Хәзерге заман композиторлары әсәрләреннән торган концерттан соң, «бис» өчен, Канадада яшәүче татар дирижеры һәм композиторы Айрат Ишморатов шушы әсәрне сайлаган иде.

Өченче фестиваль бераз низаглы булды. Беренчедән, маэстродан Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» III татар музыкасы фестиваленең беренче концерты башланыр алдыннан фестиваль программасына кертелгән әсәрләрнең Европада яңгырау мөмкинлеге турында сорадылар.

Александр Сладковский әлегә моны эшли алмавын музыка дөньясындагы базар мөнәсәбәтләренә бәйләде. «Бу мәкерле сорау, дусларым. Сез мине һаман шул сорау белән тотарга азапланасыз, әмма тота алмыйсыз. Үзем продюсер булып, Россия һәм чит ил сәхнәләрендә концертлар оештырсам, мин моны бик җиңел эшли алыр идем. Сез базар мөнәсәбәтләре һәм аның законнары турында онытмагыз, — диде баш дирижер. — Безне Мәскәүгә, Питерга яки Венага чакыралар икән — без кайда гына булмадык — әлеге концертларны сатучылар репертуар сәясәтен үзләре билгели. Алар нәрсә уйнарга кирәклеген үзләре әйтә. Мин бик теләсәм дә: „Әйдәгез, Нәҗип Җиһановның ‚Сабантуй‘ симфониясен башкарыйк“, — дия алмыйм. Алар ризалашмаячак. „Без аңа билет сата алмаячакбыз, димәк, килмисез“, диячәкләр. Мин нишләргә тиеш булам?..»

Александр Сладковский бу очракта логик яктан акланган юлны сайлаячагын, оркестрны танытыр өчен аларның шартларына күнәчәген әйтте. «Алар зал җыя торган репертуарга ризалашып, мин оркестрны дөньяга чыгарам. Татарстанда ничек эшләгәнебез күз алдыгызда. Без бик күп әсәрләрне дөньяга чыгарачакбыз һәм бу эш дәвам итәчәк. Мин тамчы тамып бозны тишәчәгенә ышанам. Иртәме-соңмы, әлеге әсәрләр белән дөньяга чыгып булуын расларбыз. Без дөрес юлдадыр, дип уйлыйм», — диде ул.

Икенче низагның сәбәпчесе Рөстәм Абязов, дөресрәге, тамашачының аннан ризасызлыгы булды. Фестивальнең икенче концерты дирижеры Рөстәм Абязов «бис»ка Анатолий Лупповның Моцартка «Әпипә» мотивлары кушылган шаян әсәрен тәкъдим итте. Әмма, тамашачы мондый «бис»ка риза булмыйча, Салих Сәйдәшев белән тәмамлануын сорады. Таләпнең башында Биектау музыка мәктәбе укытучысы Венера Гыйльметдинова тора иде.

«Мин моңа түзә алмадым. Мондый концертны андый музыка белән бетерергә ярамый иде. Андый музыканы капустникта гына уйнарга була», — диде соңыннан Венера ханым «Татар-информ» хәбәрчесенә. — Без үзебезне үзебез хөрмәт итмәсәк, шундый хәлгә калдырачаклар. Капустник белән бетерергә ярамый! Бу бит Казан, татарларның башкаласы. Мин башта елар хәлгә җитттем, аннары, мин әйтәм, тукта әле, нигә елап торырга тиеш, чыгам да кычкырам дим».

Сүз уңаенннан, быел фестивальнең дирижерлары арасында Рөстәм Абязов булмады. Концертларга Айрат Кашаев, Василий Вәлитов һәм Ринат Халитовлар дирижерлык итте. Александр Сладковский гына фестиваль көннәрендә күренмәде. Матбугат үзәге маэстроның ни өчен үзе дирижерлык итмәвен аңлата алмады.

Бишенче фестивальнең ике яңалыгы:

— онытылган милли уен коралы кыл-кубыз өчен махсус әсәр язылды;

— легендар җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә багышлау яңгырады.

  • Кыл-кубыз — кыллы-сызгычлы уен коралы. Ул татарларда популяр уен коралы булган. ХХ гасырда аларны фабрикаларда җитештерелгән скрипкалар алыштыра башлый. Музыка белгечләре әйтүенчә, татар музыкантлары традицион скрипкада да аны кыл-кубыз кебек вертикаль тотып уйнаганнар.

Оркестр белән кыл-кубыз өчен «Чатыр тау» симфоник риваятенең премьерасы «Мирас» фестиваленең икенче концертында тәкъдим ителде. Кыл-кубыз өчен язылган бу әсәрне музыка белгечләре татар музыкасында яңа сүз дип бәялиләр. Әсәрнең авторы — композитор Эльмира Галимова. «Бу әсәр бик кыю адым. Яңгырашы бик кызыклы», дип бәяләде музыка белгече, профессор Вадим Дулат-Алеев. Симфоник әсәрне Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры һәм музыкант Динә Закирова башкарды. Дирижер — Айрат Кашаев.

Дирижер Айрат Кашаев: «Татар музыкасы — минем туган музыкам. Бөтен дөньяда гадәти булмаганны эзләү бара. Россиядә әле татарның кемлеген белсәләр дә, дөньяда аны белмиләр. Без, һичшиксез, бу музыканы Европага кызыклы итә алабыз. Яшь композиторларның партитуралары белән эшләүдән ләззәт алдым. Тамашачы моны бәяләми калмас».

Композитор һәм дирижер Ильяс Камал: «Илһам Шакиров — халкыбызның мәшһүр шәхесе, әлбәттә, безнең өчен ул беренче чиратта бөек җырчы, шулай ук, җәмәгать эшлеклесе буларак та бик кадерле. Ул татар сәнгатен пропагандалауга бәяләп бетергесез зур өлеш керткән шәхес. Үз әсәремдә аның тормыш һәм иҗат юлының төп мизгелләрен сурәтләргә тырыштым һәм, әлбәттә, аның легендар җырларына кагылмый үтми мөмкин түгел иде. Илһам Шакиров башкаруындагы «Кара урман» халык җырлары интерпретациясенең эталоны. Шунлыктан бу җырны симфоник поэмага төп лейтмотив итеп алдым. Әсәрдә Илһам Шакиров үзе иҗат иткән җырлар да ишетелеп үтә.

Илһам Шакиров иҗатына бала чактан ук гашыйк, җырларын тыңлап үстем, ул әнинең дә иң яраткан җырчысы. Бала чакта Петербургка гастрольләр белән килүен көтеп ала идек. Арабыздан китүе — тетрәндергеч хәл булды, аңа бөтен хөрмәтем һәм рәхмәтем — шушы «музыкаль багышлауда.

Биш ел дәвамында «Мирас» фестивале әсәрләренең татар телле алып баручысы, яшь җырчы Руслан Закиров: «Мирас» фестивале ул татар музыкасының зур бәйрәме. Чөнки һәр яңа елыбызны биш ел рәттән татар музыкасыннан башлыйбыз. Композиторларыбыз әсәрләрен махсус «Мирас» фестивале өчен язалар.

Яшь җырчыларыбыз өчен фестивальгә катнашу зур бәйрәм. Тамашачы елдан-ел арта. Уйлый торган тамашачы килә. Залда яшьләр күп булуы сөендерә. Перспективабыз зур. Җырланмаган җырларыбыз, уйналмаган музыкабыз күп әле. Әле безгә килмәгән бик күп дирижерлар бар».

Композитор Эльмир Низамов: «Мин «Мирас» фестивале концертларына илһам алырга йөрим. Минем өчен Миргородскийның Сәйдәш җырлары темасына увертюра-фантазиясе ачыш булды.

Фестивальдә икенче ел катнашам. Быелгы әсәремне махсус яздым. Мин бер нәрсәгә аптырадым: нигә драма артистлары безнең фестивальгә килми икән, без бит аларның бөтен премьераларына йөрибез».

Җырчы Илүсә Хуҗина: «Мин татар классик музыкасы патриоты. Мондый фестивальдә симфоник оркестрга кушылып шул әсәрләрне башкару минем өчен зур бәйрәм. «Мирас»ның концертлары күбрәк булса да, теләп җырлар идек. Бу фестиваль «алтын фонд»ны гына чыгарып калмый, яшь композиторларга да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Татар кешесенең татарча музыка ишеткәч ни өчен күңел кыллары кымшана башлавын беләсезме? Безнең ДНКда милли элемент кузгала да, күңел кылларын кытыклый башлый. Шушы фестиваль милли рухыбызны уятуда да зур роль уйный. Ул шуның белән кыйммәтле».

Мин бу язманы шушы позитив фикер белән тәмамлый ала идем. Әмма… мине тамашачы проблемасы борчый. Беренчедән, фестивальнең төп оештыручысы булган ТР Дәүләт симфоник оркестры «Мирас»ка киң масштаблы пиар оештырмый. Хәзер матбугат конференцияләре дә оештырылмый, журналистларны да «оптом» чакырмыйлар. Билетларның уку йортларына таратылуы турында да әйтәләр. Бу бәлки тамашачыга адреслы якын килүдер. Әмма рекламаның күп булуын күрәсе килә бит. Татар музыкасы фестивале үткәрүебез турындагы мәгълүмат «һәр үтүктән ишетелсен иде».

Музыка белгечләренең килүен дә тәэмин итәсе иде. Фестиваль кысаларында түгәрәк өстәлләр, композиторлар белән очрашулар уздырырга мөмкин. Әмма, беренче бишъеллык әлегә концертлар белән генә чикләнде.

Азактан бер позитив — соңгы елларда залда аз булса да иҗат һәм фән әһелләре күренә башлады. Кабатлыйм — аз булса да. Күбрәк тә була алыр иде, күбрәк булырга тиеш тә иде.