«Шагыйрьләр - алар изге җаннар» - Әхмәт Рәшитне соңгы юлга озаттылар

Әхмәт абый китеп барды. Шагыйрьне Казанның Яңа Савин районындагы бер-берсенә гаять охшаш йортлар арасындагы ишегалдыннан соңгы юлга озаттылар.

Ишегалдына татар язучылары шактый җыелган иде. Өлкән буын, әлбәттә. Яшьләрдән Әхмәт абыйның якташы Рифат Сәлах күренә. Җитәкчеләрдән, «Татарстан» телеканалы генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов биредә.

Әхмәт Рәшит белән актив хезмәттәшлек иткән Луара Шакирҗанова белән Нурания Җамали янына киләм. Алар — Әхмәт Рәшитнең иҗат кичәләрен алып барган ханымнар.

Нурания Җамали: «Әхмәт абый минем күңелдә бик якты һәм бик яхшы кеше булып калачак. Аны студент елларымнан ук беләм. 1977 елларда без Театр училищесында укыганда ул Татарстан язучылар клубының директоры иде. Ул безне шунда узган кичәләргә шигырьләр укырга чакыра иде. Ул радиода эшләгәндә дә белешеп-күрешеп тордык.

Минем «Ач шигърият серләреңне» дигән тапшыруымда аның шигырьләрен яздырдык — Урицкий клубы бакчасында шигырьләрен укытып йөргәнемне хәтерлим. Бүген аны озатырга килгәндә күз алдыннан шулар үтте. Мәдинә апа белән дә аралаша идек, өйләренә килә идем, Казансу буенда кечкенә генә бик матур бакчаларында алмалар җыя идек. Мин аның иҗат кичәләрен дә үткәрдем әле. Аның тарихи поэмалары — «Кол Шәриф», Сөембикә турындагы поэмалары — бик көчле әсәрләр.

Соңгы елларда бик авырды бит инде ул. Дөнья шушылай булып киткәч, артык аралашу мөмкинлеге дә булмады. Туган көне белән котлап шалтыратканда Мәдинә апа Әхмәт абыйның урын өстендә ятканын әйтте инде. Мондый вакытта килеп кенә булмады. Күңелебездә җырлары белән калыр ул». 

Луара Шакирҗанова: «Әхмәт абый якты кеше иде һәм аның нәкъ менә җомга көнне җир куенына күчүе бер мәгънәгә ия. Шагыйрьләр — алар изге җаннар, диясем килә. Әхмәт абыйны күптәннән беләм. Татарстан радиосының нәфис сүз редакциясендә ул өлкән мөхәррир булган вакытта даими рәвештә тапшырулар алып бара идем. Аның сабырлыгы, төпле кеше булуы, аталарча сөйләшүе, җылы булуы истә калган. 70 яшьлегенә булды ахрысы, Дәүләт зур концертлар залында Нурания Җамали белән бергәләп аның иҗат кичәсен уздырган идек. Бөтен шигъриятен барлап, сценарий язган идем.

Әхмәт абыйның 80 яшьлеген Язучылар берлегенең Тукай клубында уздырган идек. Аңа Тукай бүләген дә күптән бирергә кирәк иде инде. Кичәдә дә шул сүзләр әйтелгән иде. Күңелдә үкенүләр генә калды. Лена апамның сүзләре белән әйтсәк: «Без Тукай бүләген аның шигърияте белән алганбыз инде. Барыбыз да бүләкле». Мәдинә апаның авыр кайгысын уртаклашам».

Әхмәт Рәшитне соңгы юлга озату мәрасимен Данил Салихов алып барды.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: «Әхмәт Рәшит март аенда дөньяга килгән. Бүген инде дөньялыкны узып мәңгелеккә китеп бара. Без бүген туганыбызны соңгы юлга озатырга җыелдык. Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Кайчан да булса китеп барасыларыбыз бар. Әхмәт абыйның дөньядагы яшәешенә, иҗатына килсәк, аны «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк» җырлары белән генә дә тарих битләрендә калдырып булыр иде. Болар инде классик җырларга әверелде. Шушы ике-өч әсәре белән генә дә ул дөньяда эз калдырган булыр иде. Әмма ул татар милләтенә, мәдәниятебезгә-сәнгатебезгә гомере буе хезмәт итте, радиотапшырулары белән тәрбияләде. Язучылар клубында Әхмәт Рәшит эшләгәндә ул гөрләп тора иде, анда кеше сыймый иде.

Әхмәт абый, хәзер күзеңне ачып бирегә җыелган халыкка карасаң, «Чыннан да, матур яшәгән икәнмен», дияр идең. «Мине озатырга иптәшләр килгән, матур сүзләр әйтәләр», — дияр идең. Илдә авырулар барган вакытта да җыелып килгәнбез. Без инде синең белән хушлашабыз, бәхил бул!»

«Татарстан» радиосы җитәкчесе Тәүфикъ Сәгыйтов: «Әхмәт абый белән эшләү җиңел иде. Ул тыныч иде. Каударланмады. Кешегә каты бәрелмичә генә үз сүзенә ышандыра алыр иде. Иҗат кешеләре белән тыныч кына аралаша белә иде. „Бу әйберең пешеп бетмәгән“, — дип әйтә ала иде. Үз иҗаты булгач, алай әйтергә хакы да бар иде. Тыңлап туймаслык җырлары да бар иде. Сәнгать советын алып барганда да җырлар бу фондка эләгерлекме, юкмы икәнен әйтә ала торган шәхес иде. Аның искерми торган җырлары, шигырьләренә нигезләнгән радиокомпозицияләр озак яңгырар әле. Ул онытыласы шәхес түгел. Тегендә барып җавап биргәндә дә гөнаһы юктыр аның».

Буа якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Закиров: «Әхмәт абыйның Буа төбәгеннән чыккан якташлар арасында үз урыны бар. Ул беркайчан да битараф кеше булмады. Милләткә бәйле сорауларга кагылсаң да, ул принципиаль булды. Анда ике төрле сөйләү һәм яраклашу юк иде. Туган ягын бик ярата иде. Бәхил бул, Әхмәт абый!»

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис: «Татар халкында „Кеше китә — җыры кала“ дигән сүзләр бар. Бу әйтем Әхмәт Рәшитовка гаҗәеп дәрәҗәдә туры килә. Мин бераз үзгәртелеп: „Шагыйрь китә — исеме кала“, дигән гыйбарә дә булырга тиеш дип уйлыйм. Әхмәт Рәшитне озатабыз. Ул китә, ләкин аның шагыйрь дигән исеме кала. Бөтен кеше дә исем калдырып китә алмый. Ә Әхмәт җырлары, тарихи поэмалары белән исемен калдырып китә. Бу исем әдәбиятта татар халкы яшәгәндә яшәр дигән өметтә калам. Бүген синең белән хушлашабыз. Син әйбәт шагыйрь идең, якташым. Начар кеше әйбәт шагыйрь була алмый. Яхшы шагыйрь икән, ул кешелекле кеше. Хуш, урының җәннәттә булсын!»

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров: «Яхшы шагыйрь булу өчен кешелек таланты да кирәк. Моның иң матур үрнәге — Әхмәт абый. Анда кешелек таланты мул салынган иде. Әхмәт абый бик ихлас иде. Әхмәт Рәшит намусы кушканча яшәде дә, иҗат та итте. Намусы кушканча кыюлыклар да күрсәтте. Мәктәптә укыганда ул ятим бала буларак Сталинга хат язган. Бу хатта ул ятим балаларның көнүзәк проблемаларын үзәккә куйган. Әхмәт абый русчаны яхшы белсә дә, юлбашчыга хатны татарча башлап киткән. Мондый кыюлыкны ул соңрак та күрсәтте. Әхмәт абый озак еллар радиода эшләде. Совет хакимияте елларында ул „Татарстан“ радиосының сәгатьләрен арттыру мәсьәләсен куеп, КПСС Үзәк комитетына хат язды. Ул шундый кыю кеше иде. Ул кыюлыгы белән безнең әдәбиятта беркадәр тыелган тарихи темаларга да тырышып алынды: бер-бер артлы тарихи поэмалар циклы язды. Бу цикл „Минем шәҗәрәм“ поэмасыннан башланып китте. Чыннан да, милли темаларга казыну тыелган вакытта аның бу поэмалары зур вакыйга булып яңгырады. Әхмәт Рәшит — безнең бәяләп бетерелмәгән зур шагыйребез иде. Гүрең якты булсын!»

Соңгы хушлашу сүзен Мәдинә ханым әйтте. 45 ел бергә яшәгән хатыны. Соңгы елларда нык авырган Әхмәт абыйны кадерләп караган хатын. Татар халкының күренекле язучысы, татар әдәбиятында иң көчле прозаикларның берсе.

Тукай премиясе лауреаты Мәдинә Маликова: «Әхмәтнең миңа мөнәсәбәте шагыйрәнә иде. Ул мине күпме ярата алса — шулкадәр яратты. Гомере буе миңа мәхәббәтен раслап килде. Бүләкләрне дә миңа антиквар кибеттән ала иде. Ул миңа антиквар кибеттән эзләп алган көмеш билбау бүләк итте. Шуннан мин «Көмеш билбау» дигән роман яздым. Китап тышлыгына Әхмәт бүләк иткән көмеш билбау сурәтен куйдым. Ул бик затлы, ахак кашлы билбау иде. Ул шушы билбау шикелле мине уратып алды да, гомере буе саклады. Ул миңа багышлап шигырьләр язды. Аның эче пошкан моментлар да булгандыр, әмма 45 ел бергә яшәп, ул миңа «аерылыйк» дигән сүзне беркайчан да әйтмәде. Ул мине ярата иде, ул минем мәхәббәтемне яулады. Мин дә аны кадерләдем. Ул минем өчен тугандыр, дип әйтерлек ир булды. Бәхил бул, җаныкаем.

Ул инде сөйләшә дә алмаганда, су да сорап ала алмаганда күзләре белән мине күзләп ята иде. Ул минем ничек атлавымны, ничек хәрәкәтләнүемне соңгы көннәренә кадәр күзәтеп ятты. Бер юаныч: ул минем кулларымда җан тәслим кылды. Аллага шөкер, аның үлеме җиңел булды. Биредә улыбыз да басып тора. Ул аның дөньяга килүен шулкадәр теләгән иде».

Шагыйрьне үз васыяте буенча туган авылына күмделәр. Әхмәт Рәшит Буа районының Яңа Чәчкап авылыныкы.

Белешмә. Шагыйрь һәм публицист Әхмәт Рәшит (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) 1936 елның 25 мартында Татарстан Республикасының Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә.

1961 — 1968 елларда Казан телевидение студиясендә — балалар өчен тапшырулар бүлеге мөхәррире, соңрак Лениногорск шәһәре телевидениесендә өлкән мөхәррир булып эшли.

1968 — 1974 елларда «Татарстан» радиосында башта — әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, соңга таба дубляж тапшырулары буенча өлкән мөхәррир булып эшли.

1974–1988 еллар арасында ул — «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хәбәрче, Россия Китап сөючеләр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсендә инспектор-методист, Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы директоры хезмәтендә. 1989–1992 елларда «Татарстан» радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире һәм нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифаларын башкара.