Тинчурин театрында премьера: назга сусаган хатынның бәрәңге базында скрипач яши | intertat.tatar

Тинчурин театрында премьера: назга сусаган хатынның бәрәңге базында скрипач яши

«Утка очкан күбәләктәй…» - Тинчурин театры премьерасына хәбәрчебез карашы.

Тинчурин театры папкасында «Утка очкан күбәләктәй…» инсценировкасы барлыгын 2019 елның көзендә Тәслимә Хәләф-Фәйзуллинаның ел ашында Нәбирә Гыйматдинова искә төшергән иде.  

Нәбирә Гыйматдинова: «Тәслимә - бик горур кеше иде. Театрда аны өнәмәүчеләр дә, яратмаучылар да булгандыр — мин аны беләм. Ул әйтәсен кешенең артыннан түгел, алдында әйтте. Ләкин ул сезнең бөтенегезне яратты. Берегез турында да начарны сөйләмәде. Ул минем әсәрем буенча „Утка очкан күбәләктәй…“ инсценировкасын язган иде. Аны театрда куйдыртасы килеп, ничек өзгәләнгәнен белсәгез иде. Ул куелмый калды. Алга таба да язмышы билгесез. Бәлки, моңа шәкертләре — сез алынырсыз! Ә бит аның кичәсен зур сәхнәдә уздырырга мөмкин иде — алга таба бу хакта уйларсыз әле. Мин хәзер героиняма Тәслимә исеме биреп әсәр язам. Ул героиня горурлыгы белән дә, үзсүзлелеге белән дә Тәслимәгә охшаган. Миңа бик авыр. Уйламаган көнем юк. Сез аны яратсагыз да, яратмасагыз да, ул театрда бар иде. Ул шәкертләр калдырды. Аның һәр укучысы талантлы. Сез аның белән 40 ел эшләдегез. Күңелегездә нәрсәдер калган булса — кичерегез сез аны!»

Әлеге әсәрне куярга Тәслимә Фәйзуллинаның сәхнәдәше, дусты һәм укыту буенча аның дәвамчысы Зөфәр Харисов алынган. Үз командасына рәссам итеп Ленар Гыйльметдиновны, композитор итеп Ильяс Камалны чакырган.

Төп рольдә — Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина. Аның ике мәхәббәте ролендә — Салават Хәбибуллин һәм Зөлфәт Закиров.

Иң мөһиме — спектакльдә Казан театр училищесының IV курс студентлары катнаша. Болар — 2017 елда Тәслимә Фәйзуллина җыйган студентлар. Тик Казан театр училищесына җыйган студентларын курс җитәкчесе буларак үзе бер генә ел укытып өлгергән. Авыруын белгәч, «балаларын» укучысына — Раил Мөхетдиновка тапшырган. Ә берничә айдан — 2018 елның көзендә Тәслимә Фәйзуллина якты дөньядан китеп тә барды.

Педагог Раил Мөхетдинов: «Соңгы көннәрендә мине янына чакырып алды. Ул миннән „балаларын“ алуымны сорады. Мин аңа: „Сез терелеп җиткәнче генә алып торам“, - дидем. „Ярар“, - диде. Бу аның соңгы әманәте иде. Мин аның төркемен алдым. Аның ризамы-юкмы икәнен дә белмим. Уйларга да куркам. Мин Тәслимә апага һәрвакыт дога кылырга тырышам».

Раил Мөхетдиновка ярдәмгә Россиянең атказанган, Татарситанның халык артисты Зөфәр Харисов та килгән.

Ниһаять, шушы студентлар — «балалар» тамашачы алдында зур сәхнәдә имтихан тоттылар. Сынатмадылар. Аларның кайберләре — театр штаты рөхсәт иткән кадәре театрга алынырлар дип өметләнәм.

Төп рольгә Гүзәл Гайнуллинаның алынуы да юкка түгел. Гүзәл Гайнуллина — Тәслимә Фәйзуллинаның студенты, иң яраткан шәкерте.

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина: «Тәслимә Хәләфовнаның иң күп серләрен белгән кеше миндер. Мин аңа кызы кебек идем. Ул: „Минем табигатем кабул итте сине, шуңа мин синең белән дус“, - дип әйтә иде».

Димәк, Зөфәр Харисовның бу рольгә Гүзәлне алуы табигый. Әмма аңлашылып бетми: нигә төп героиня Мөнәвәрәне икегә аерырга иде соң? Спектакльдә өлкән Мөнәвәрә һәм яшь Мөнәвәрә катнаша.

  • Гап-гади математика: Мөнәвәрә яшьли кияүгә чыга. Беренче тапкыр Сәфәргә очраганда ул бала гына була. Ярар, кияүгә чыкканда 18 булсын ди. Ике ел ир белән яши — 20. Дүрт ел ирен көтә — 24.

Спектакльдә 24 яшьлек хатынны 45 яшьлек Гүзәл Гайнуллина уйный, ә аның яшьлеген — 18 һәм 20 яшьлек Мөнәвәрәне 25 яшьлек Лилия Камалиева уйный.

Гүзәл Гайнуллинаның остазы инсценировкасында уйныйсы килгән икән — уйнасын иде 16 яшьлеген дә. Уйнар иде кебек. Юк икән инде — бир инде тулысы белән Лилиягә. Мөнәвәрәнең ике мәхәббәтен уйнаган Зөлфәт Закиров белән Салават Хәбибуллин яшьләре белән аңа турырак килә. Программкага карасак, икенче составта Мөнәвәрәнең яңа мәхәббәте булган Юлчы ролендә — студент егет Фәрхәт Мөхәммәтҗанов. Тамашачы аны «Рәхәт яшибез» ситкомындагы онык - Ирек роле аша хәтерлидер. Яшь егеткә әнисе яшендәге ханым белән уйнарга туры киләчәк.

Шунысы да бар — бик талантлы актерлар да үзләреннән өлкәнрәк яшьтәге ханымнар белән ышандырып мәхәббәт уйный алмый. Театрга мәхәббәт турында спектакль карарга килгән тамашачы ясалмалыкны тиз сизә. Бирегез аңа матур мәхәббәт! Тамашачы юккамыни артистлар арасында мәхәббәт күрергә тели, «тегеләй икән, болай икән» дип юк мәхәббәтне дә бар итеп сөйли. Мәхәббәт куярга алынгансыз икән — тамашачыга матур мәхәббәт бирегез!

ххх

Әсәрнең жанры — романтик драма. Вакыйга сугыш елларында бара. Мөнәвәрә бер ялгызы урманда яши, сугышка киткән ирен — Сәфәрне көтә.

Героиняның хәтерендә сугышка кадәрге вакыйгалар яңара. Кулак баласы дип кагылган-сугылган Мөнәвәрәгә урманчы Сәфәр игътибар итә. Шактый тупас адәм булса да, кыз аңа гашыйк була. Сәфәрне үтерергә җыенуларын белгәч, шул заман киллерларыннан алдарак килеп, аны коткарып кала. Коткарылган Сәфәр кызга өйләнә. Дөрес, башта ул аның белән йоклый, көчлиме, ризалык белән аламы — шайтан белсен, иртән никах укытырга китәләр. Мөнәвәрә белән Сәфәр урманда ике ел яши. Сугыш башлана, Сәфәр хатынын урман сакларга калдырып, үз теләге белән сугышка китә.

Дүрт ел ялгызы дөнья көтә Мөнәвәрә. Соңгы яз гына аның алдына зур сынау куя — качкын егетне ач үлемнән коткара ул. Юлчы бәрәңге базында яши. Рәхмәт йөзеннән, ялгыз хатынны тәмле теле белән сыйлый. Һәм бәхетенәме, бәхетсезлегенәме… тагын гашыйк була Мөнәвәрә. Тәмле теленә, матур сүзләренә… Җиңү хәбәре килгәч кенә юлчының дезертир икәнлеген белә ул.

«Йөрәгендә мәхәббәт давылы купкан Мөнәвәрә ике ут арасында кала. Инде нишләргә? Табигате белән коры, тупас ирен көтәргәме, әллә „гомер буе салкын кочакта туңып яшәгәнче, янып үлүем артык“, дип, гүя күбәләктәй утка ташланыргамы? „Утка очкан күбәләктәй…“ — хатын-кыз җаны һәм соңлап килгән мәхәббәтнең татлы да, ачы да икәнлеге турында романтик спектакль» дип анонслый театр яңа әсәрен.

Бу сүзләрен укыгач, Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә”се искә төште. Төксе, коры ирен сугыштан көткән Җәмилә икенче берәүгә гашыйк булып, авылдан чыгып китә.

Ә Мөнәвәрә чыгып китми. Ул дезертирны атарга мылтыгын күтәрә һәм… пәрдә ябыла.

ххх

Премьераның «ирләр бәйрәме» — 23 февральгә туры килүеннән дә мәгънә табарга була. Хатыннарыгыз белән төксе булмагыз, ирләр, югыйсә сезнең бәрәңге базына да берәр скрипач кереп ояларга мөмкин, ди театр.

ххх

Тамашачы бу спектакльгә йөрер дип уйлыйм. Нәбирә Гыйматдинованың үз укучысы бар аның. Ул укыла торган автор, каралыр да. Куелышы да бик гади, сценография дә үткән гасырдагы халык театрларыныкы кебек гап-гади.

ххх

Спектакльнең бер бизәге - Тәслимә Фәйзуллинаның тагын бер укучысы Гөлчәчәк Хафизова. Аңа икенче пландагы Сәкинә роле туры килгән. Әмма шушы күренешне карар өчен генә булса да, бу спектакльгә тагын бер кат килерлек.

ххх

Рухы шат булсын Тәслимә Фәйзуллинаның — аның театрында, студентлары, дустының әсәре буенча ул хыялланган спектакльне уйный.