“Тавышы беткән дип уйлама, просто җырлыйсым килми”, - дигән иде Таһир Якупов...

Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов яшәгән йорт диварына мемориаль такта урнаштырылды һәм әлеге истәлек тактасы тантаналы төстә ачылды. Исән булса, быел Таһир Якуповка нибары 71 яшь булган булыр иде. Безнең хәбәрчебез Таһир Якуповның истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле кайбер мизгелләрне искә төшерә.


Истәлек тактасы урнаштыруны үзенең 80 еллык юбилее уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эшләде. Тантанага җитәкчеләр дә түгел, җәмәгать эшлеклеләре дә түгел, ә җырчыны яхшы белгән чордашлары – өлкән буын сәнгать әһелләре һәм Татар бистәсендә гомер иткән өлкән буын кешеләре килгән иде.



Исән булса, быел Таһир Якуповка нибары 71 яшь булган булыр иде.

Лима Кустабаева: “Ансамбльдән китмәсә, Таһир Якупов исән булыр иде”




Таһир Якупов ике дистә елга якын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. 1966 елда ул, музыкаль белеме булмаган килеш, филармония составындагы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист итеп алына. Соңрак эстрада бүлегенә күчә. Ансамбльне озак еллар җитәкләгән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Лима Кустабаева аның бу адымын ялгыш дип атады. Мемориаль такта ачылу тантанасында ул “Таһир Якуповның музыкаль белеме булмаган” дигән фикергә үз җавабын бирде: “Ансамбльдә эшләү – аңа мәктәп иде ул, профессиональ мәктәп. Аның мораль терәге дә коллектив иде. Без аның белән туганнар кебек эшләдек. Шушы “гаилә”дән киткәч, аның көче җитмәде. Ансамбльдә калган булса, ул хәзер дә исән булыр иде”, - диде ул.



Таһир Якупов белән бергә ансамбльдә эшләгән Шамил Әхмәтҗанов хезмәттәшен соңгы күрүен искә алды. Журналист Габделбәр Ризванов: “Таһир абый чит кешегә ишеген ачмый, сиңа ача”, дип сорагач, аның үтенече буенча бергә бардык. Ачты. Ике сәгатьтән ярым сөйләшеп утырдык. Хәле бик авыр иде. Күңелен күрү өчен “Урман”ны җырлый башладым. “Таһир, бергә җырлыйк”, дим. “Җырламыйм, - ди. – Син мине тавышы беткән дип уйлый күрмә тагын, просто җырлыйсым килми”. Җыр бит ул хезмәт, аның өчен көч кирәк, сәламәт булуың кирәк... Бер айдан ул үлде...”




Таһир Якуповның кабере ташына “Олы юлның тузаннары капламас эзләреңне” дип язылган

Бу 1999 елның ноябре була. Җырчыга кабер ташы да соңарыбрак - 2002 елның маенда гына куела. Анысын да җырчының иҗатын хөрмәт иткән шәхес куйдыруын искә төшереп китү артык булмас. Каберенә ташны Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин куйдыртты. Ул ташка “Олы юлның тузаннары капламас эзләреңне” дип язылган. “Без ул сүзләрне Таһир Якуповның иң танылган җырына ишарә итеп, шагыйрә Илсөяр Иксанова белән бергәләп уйлап тапкан идек”, - ди журналист Земфира Гыйльметдинова.



Инде шушы ике гамәлнең – кичәне мемориаль такта ясатуның да, 15 ел элек кабер ташы куйдыру эшен дә башкаручыларның берсе булган бер кешене күрсәтергә кирәк табам – журналист Земфира Гыйльметдинова. Ул чакта “Акчарлак” газетасына языштыргалаучы ирекле журналист вакытында Габделфәткә әлеге изге эшне башкарып чыгарга ярдәм итүче дә, хәзер Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге җитәкчесе буларак, мемориаль такта кую эшен оештырып йөрүчеләрнең берсе дә - ул.

Шул урында Таһир Якупов шәхесен тагын бер кат искә алу өчен моннан 15 ел элек Земфира Гыйльметдинова “Акчарлак” газетасына туплап биргән язмаларның кайбер өзекләренә күз салыйк.

“Егетнең көчлесен, усалрагын сайла яме. Юашларга аяусыз бу тормыш, сеңлем”, - дигән иде Таһир абый...
“Таһир гомер буе этләр, песиләр тәрбияләргә яратты. Балачакта кайдан тапса, шуннан җыеп кайта иде ул аларны. Аннары Мурка, пушок кына түгел, Гүзәл, Әминә, Җәмилә, Асия дип исемнәр куша иде. Песиләре дә үз исемнәрен беләләр... Артист булып, гастрольләргә йөри башлагач, балаларга, туганнарга дип, ниләр генә төяп кайтмый иде. тавык, бал, май, һинд чәйләре табыннан өзелмәде. Өебездә авырып китүче булса, дару үләннәре, кыйммәтле дарулар табып ул дәвалады...”

Мәйсәрә Якупова, Таһир Якуповның җиңгәсе.

 “1976 елда Ленинградта Таһир Якуповның 14 җырдан торган гигант пластинкасын яздырттык. Һәммәсенә баянда мин аккомпанемент ясадым... Пластинка бик зур тираж белән таралды, аны әллә ничә кабат яңадан чыгардылар. Халык ул язмаларны кибет киштәләрендә яткырмады. Заллар һәрчак шыгрым тулы. Тамашачы үзен чәчәкләргә күмә. Аның концертлары белән филармония бик күп акчалар эшләде. Ә ул көненә бары тик 10 гына сум ала иде. 12-13 ел җырлаган дәверендә дә җитәкчеләр аның хезмәт хакын арттыру турында уйлап та карамадылар... Таһирның 50 яшьлек юбилее якынлашканда мин аның аудиоҗыентыгын әзерләдем. Үзенә әйтмичә генә язмаларын җыеп, матурлап фотоларын куеп, тиз арада “Бизнес Рекордс” студиясендә чыкты ул кассета. Студия Таһирга күп кенә акча да түләде ул вакытта, кассетасын да бүләк иттеләр... Бер-ике елдан арабыздан китеп барды... Соңгы елларда тормышын шул тизрәк китүгә корган иде бугай ул. Яшәп арган идеме, кешеләргә әйтә алмаган берәр хәсрәте бар идеме – белмим”.

Ганс Сәйфуллин, Татарстанның атказанган артисты.

“1999 елның салкын көзе. Дусларымда ноябрь яңгыры туктаганны көтәм. Радиодан Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның вафат булуы турында хәбәр иттеләр. Аяныч хәбәр күңелне ноябрь җиленнән дә ныграк өшетте. “Киткән икән, киткән икән инде Таһир абый”, - дип куйды дус кызым. Һәм үзе белән моннан күп еллар элек булган вакыйганы сөйләп китте. Моңсу вакыйганы... “Артистлар Мәскәүдән гастрольләрдән кайтып килә. Чыгышлары уңышлы булган – бәйрәм итергә сәбәп бар... Иң читтәге купеда ялгызы гына Таһир абый Якуаов кайта. Карашы яңгы яшьләренә чыланган тәрәзә пыяласы аша еракка төбәлгән. Ераккамы, үз эченәме?..
- Таһир абый, нишләп ялгызыгыз гына биредә утырасыз? Нишләп бәйрәм итүчеләр янына бармыйсыз? – дип узып барышлый.
- Сеңлем, сиңа тормышымны сөйләсәм тыңларсыңмы икән мине? – дип ярым үтенеп, ярым өмет белән әйтелгән сүзләр юлымнан туктата... меңләгәг тамашачының күңелен моңы белән тетрәндергән, алкышларга, чәчәкләргә күмелеп берничә сәгать элек кенә Мәскәү сәхнәсендә балкып торган АРТИСТның бу минуттагы халәте миңа, сәхнәгә аяк басаргы гына җыенган кешегә һич аңлашылмый. Ә ул сөйли:
- АЛАРга минем юкка чыгуым кирәк булды. Мин җырлый башлагач шөбһәләнделәр, көнләштеләр. Хәйлә, мәкер кора башладылар, өемнән өзелмәделәр, мактадылар да, сыйладылар да... Ә мин риясызлыгым белән шуны сизмәгәнмен...
- Син кияүдәме әле? – дип сорап куя Таһир абый.
- Юк, - дим.
- Егетнең көчлесен, усалрагын сайла яме. Юашларга аяусыз бу тормыш, сеңлем. Кияүгә чыккач, миңа кил. Байлыгым юк минем, бердәнбер картинам бар. Туеңа шуны бүләк итәрмен.
Шушы сүзләрне әйткәндә йөзендә елмаю шәүләсе сизелеп китә”.

Бу язманың авторы – Земфира Гыйльметдинова.

“Ул танышым тормышын сәхнә белән бәйләмәде. Үткен егеткә кияүгә чыкты. Әмма Таһир абый янына бара алмадылар – ул дөньядан киткән иде инде”, - ди Земфира Гыйльметдинова. Ул Таһир абыйның бердәнбер картинасы язмышын да белми. “Аның күп әйберләрен Сания апа Хәлиуллина саклаган. Сания апа Таһир абыйның Асия апасы белән дуслар булган. Теләче музеена да күп әйберләрен ул тапшырган. Картинаны күргәнем булмады”, - ди ул.





Земфира Гыйльметдинова: “Таһир Якупов дәүләт тарафыннан ярдәм күрмәгән дигән фикер яши – дөрес түгел”

“Халыкта Таһир Якупов аркасыннан сыйпап үстерелгән җырчы түгел, дәүләт тарафыннан ярдәм күрмәгән дигәнрәк фикер яши. Әйдәгез, тормышын анализлап карыйк әле. Музыкаль белеме булмаган килеш аны Татарстанның йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист итеп эшкә алалар. Бумы аны хөрмәтләмәү? Бу 1966 ел була. Ул анда матур гына эшләп йөри. Татар дәүләт филармониясе солисты булып та күп илләрдә-җирләрдә була – үзенең моңлы тавышы белән халкыбызны шатландыра. Без хәзер Казан шәһәренең иң күркәм урыннарының берсендә. Янәшәбездә генә – Идел. Шәһәрнең үзәге. Аңа заманасы өчен купшы гына фатир да бирелгән. 1977 елда үзенең татар музыка сәнгатенә керткән өлеше өчен Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә...” – дип сөйләде ул тантанада.



Җырчының без журналистлар, шагыйрьләр һәм артистлар күрсәткән ягына – фаҗигале язмышына түгел, ә халык яраткан күренекле җырчы булуына басым ясады ул. Таһир Якупов истәлегенә филармония бакчасында агач утыртылуын да, җырчының кабере каралып торуын да искәртеп узды. Артистлар берсүздән бу эшләрнең башында филармония директоры Кадим Нуруллин торуын әйттеләр.

“Куылган моң”: ...мин көнбагыш сатып утырам

Әйе, 53 яшендә арабыздан киткән Таһир Якупов – фаҗигале язмышлы шәхес. Шунысы бар - аны һәр кеше аны үзе булдыра алганча күрде. Кем өчендер ул “Олы юлның тузаны”, “Карачтау авылы көе” кебек халык җырларын шедевр дәрәҗәсендә башкаручы, кем өчендер үзен саклап кала алмаган бәхетсез шәхес, кем өчендер... гафу итегез, без – журналистлар – заманында шулкадәр каты эшләп җибәргәнбез - бөтен халык акчасыз калган авыр елларда Таһир Якуповның көнбагыш сатканын хәтерли.

Сүз уңаеннан, быел Буа театры директоры, юмор остасы Раил Садриев та “Сез әле мине белмисез...” дигән моноспектаклендә Рәниф Шәриповның Таһир Якупов истәлегенә язылган “Куылган моң” исемле поэмасының икенче кисәген укыды.



Декорация дә халык күңелендә формалашкан образны искә төшерә иде. Әрҗә өстенә гәҗит кәгазеннән ясалган каплар тезелгән, икенче әрҗә өстенә “лирик герой” үзе утырган.

“Игенче дә, төзүче дә түгел,
Мин көнбагыш сатып утырам.
Җырлап-биеп көлдереп тә йөрмим,
Мине яхшы белә бу урам...
... Шөһрәтен дә, оятын да күрдем,
Мәхәббәтен белдем халыкның.
Мин Илемнең сандугачы идем,
Ләкин, сындым, аудым, ялыктым.
Игенче дә, төзүче дә түгел,
Сандугачы идем Илемнең.
Мәкерле, нык, усал булалмадым,
Бирештем дә беттем, җиңелдем”.

Мәгълүмат өчен. Таһир Якупов 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була.
Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем», «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүз.), композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүз.), «Гөлнарым» (Ф. Хатыйпов көе, Г. Афзал сүз), «Туган авылым урамы» (Г. Сәйфуллин көе, Г. Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «Алтын фонды»н тәшкил итәләр. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә.

Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.

Ә Кәрим Тинчурин урамы, 17нче йортта урнашкан фатирда Таһир Якуповның эзләре һәм истәлеге күптән җуелган инде. Шул тирәдә яшәүче апалар әйтүенчә, анда кемнәр яшәве билгесез, ул фатир кат-кат сатылган булырга тиеш инде. Әмма Таһир Якуповның тамырлары тоташкан Теләче районының Карачтау авылында аның нигезе бар, ә җырчының кул җылысын саклаган әйберләре Филармониядә һәм Теләче музеенда саклана. Филармониягә туганнары Таһир Якуповның түбәтәен, күлмәген һәм фоторәсемнәрен тапшырган. Гармуны Теләче музеенда саклана.

Ә җырлары – халык күңелендә. Татар бистәсе әбиләре бер-берсен уздыра-уздыра Таһир Якупов турында истәлекләре белән уртаклашалар...