Әлмәт театрында әфган прозасы: мелодрама да кебек, түгел дә кебек | intertat.tatar

Әлмәт театрында әфган прозасы: мелодрама да кебек, түгел дә кебек

Әлмәт театры яңа сезонын "Җил артыннан" спектакле белән ачты. Спектакльне хәбәрчебез дә тамаша кылды.

Камал театры дөньяның иң кәттә белгечләреннән яңа бина проекты көтә. Тинчурин театрында яңа баш режиссер, Кариев театрында яңа директор театрларның концепциясен төзи. Чаллы театры яңа бинасында яңа театр төзи. Буа театры йә фестиваль, йә гастрольдән кайтып керми. Әтнә театры ностальгия белән совет чорының шәп әсәрләрен яңарта. Ә Әлмәт театры үзенең яңартылган сәхнәсендә 77нче сезонын башлап җибәрде. Бер караганда, һинд киносына булган ностальгияне уятып, икенче яктан караганда, совет халкының һәм татарның да канлы ярасы булган, ә хәзер тагын яңалыкларның алгы рәтләренә чыккан әфган темасын күтәреп премьера чыгарды ул.

«Җил артыннан» — Америка бестселлеры. Авторы — Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Инсценировка авторы — драматург Меттью Спенглер.

Әфганстан — илебезнең, күпме татар гаиләсенең канлы ярасы, егетләребезне табутларда кайтарган авырткан темасы. Әфган темасы яңадан яңалыкларның алгы рәтләренә әйләнеп кайтты. Тик бу һич кенә дә Әлмәт театры актуаль темадан файдалана дигән сүз түгел. Чөнки спектакль берничә айда гына чыкмый. Спектакльнең «Кече ватан театрлары» федераль программасы кысаларында чыкса, бигрәк тә. Бу очракта тәҗрибәле театр җитәкчелегенең актуаль теманы тоемлавына гына соклана алабыз.

Әсәрнең режиссеры — Воронеж камера театры актеры, Россиянең атказанган артисты, «Алтын битлек» театры премиясе лауреаты Камил Тукаев.

Камил Тукаев кинорежиссер, Канн кинофестиваленең «Nespresso talents» секциясе җиңүчесе Клим Тукаевның әтисе. Әлеге әфган бестселлерын укырга да әтисенә улы Клим тәкъдим иткән.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Камил Тукаев Шекспирны куярга хыяллана иде. Ә безнең репертуарда Шекспир әсәре бар бит инде. Әмма Камил Тукаевның куюын да бик телибез. Бер сөйләшкәндә әфган әсәре турында әйтте. „Укыдым бит мин аны“, дим. Уку гына түгел, сәхнәдә дә күрәсе килгән иде. Әлегә режиссеры табылмаган иде. Шулай итеп шул әсәргә алындык. Аның авторлык хокуклары буенча да бөтенесен тиешенчә эшләдек».

«Җил артыннан» — җимерелеп барган илдәге ике малайның язмышы. Романының төп геройлары — Әфганстанның аксөяк малае Әмир һәм аның хезмәтчесе дә, дусты да булган Хәсән. Алар тирәсендәге геройлар: Әмирнең әтисе Баба, аларның хезмәтчесе һәм Хәсәннең әтисе Али. Спектакль Әмир белән Хәсәннең балачагыннан башлана. Бер яктан караганда бәхетле илнең бәхетле балалары, икенче яктан тигезсезлек — югары катлам пуштуннар һәм түбән катлам саналган хәзәриләр. Темалар, хисләр - барысы да тыгыз үрелгән.

Көтмәгәндә әфган җирендәге тыныч тормышның асты өскә әйләнә. Әфган җиренең хуҗалары булып йөрүчеләргә илдән чыгып качарга туры килә. Без икенче бүлектә Әмирнең Америкадан кайтып, Хәсәннең улы Сөхрәбне эзләп йөрүен күрәбез.

Спектакльне гап-гади мелодрама сюжеты дип тә карарга була. Иркенләп күз яшьләрен агызып карыйсың да, җиңеләеп кайтып китәсең. Режиссерның һинд киносын караган эпизодларны кертеп алуы шуңа ишарә. Кемгәдер мелодрама кирәк икән — башыңны шуңа программалаштырасың да, ял итеп чыгасың.

Ә инде үзеңне гади мелодрама караудан өстенрәк, акыллырак, югарырак дип саныйсың икән, башка кыйммәтләрне өскә чыгарып, башыңдагы «башка программаны кабызасың» да дөньяның зур проблемалары турында уйланып утыра аласың.

Әйтик, социаль тигезсезлек темасы. Әфганстанда югары катлау саналган пуштуннарның хәзәриләрне кимсетүләрен күреп нәфрәтләнеп утырырга мөмкин. Әсәрнең кире герое Асефның Хәсәнне теле һәм кулы белән кимсетеп кенә калмыйча, көчләвен дә күрәбез. Гафу, анысын күрмибез, ә ишарәләрдән генә аңлыйбыз.

Хыянәт, куркаклык темалары. Әмирнең дустын яклый алмавы, куркып качуы… Дуслык, тугрылык темасы…

Мөһаҗирлек темасы. Илләреннән китеп, Америка туфрагында тамыр җибәргән әфганнар бергә җыелып, бергәлекләреннән энергия алалар. Балаларын үз милләте кешесе белән таныштырырга, кавыштырырга омтылалар.

Кыскасы, һәркем үз әзерлегенә, мөмкинлегенә һәм теләгенә карап «кирәкле программасын» кабыза да, үз күңеленә яткан ракурстан үз күңеле теләгәнне карый ала.

«Җил артыннан» — калын роман. Режиссер аның бөтен проблематикасы белән бергә 2 сәгать тә 40 минутлык спектакльгә сыйдырып бетерә алган. Мелодрамага таба «егылып төшмичә», «тегесе моның баласы булып чыга» кебек мелодраматик алымнары белән бергә дә җитди әсәр туган.

Сценография авторы да Камил Тукаев үзе. Сәхнәдә калын дивар. Өстә кечерәк кенә тәрәзә. Күңел тәрәзәсе.

Костюмнар буенча рәссам — «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Фагыйлә Сельская. Програмкада унсигез актер фамилиясе булса да, алтмыштан артык костюм тегелгән.

Артистлар уенына килсәк… Миңа калса, яшь буын татар артистларын алсак, иң профессионаллар Әлмәттә булса кирәк. Моның сәбәбе — Әлмәт артистларының күп еллар дәвамында күп төрле режиссерлар белән эшләве, күп йөрүләре һәм күп күрүләре. Йөргән таш шомара.

Әмир ролендә — Әлмәт театрының яшь буын артистларыннан «беренче номерлы» артисты, киноактер буларак та танылган Динар Хөснетдинов. Динар үзе дә йөзе белән һинд актерларына тартым. Дөрес, монда аның андый кинолардагыча супергерой булуы соралмый. Динар Хөснетдинов — сәхнәдәге барлык геройларның тормыш җепләрен үзенә төенләгән герой. Ул арттырыбрак җибәрсә яки сүлпәнрәк кыланса, бөтен спектакль таралып төшә ала.

Асеф ролендә — Раушан Мөхәммәтҗанов — Әлмәт театрының «Алтын битлек» номинанты. Әлеге чибәр егеткә явызлык һәм кабахәтлек символы булган роль бирелгән. Тышкы матурлык алдавыч та була алуын аңларга теләүчеләр өчен менә дигән мисал.

«Беренче очрашуга соңарып ике егет килеп керде — Динар белән Раушан. Боларга карадым да, шушы ике „мажорик“ төп рольне уйнармы икән дип икеләнеп калдым. Уйнадылар. Ничек кенә уйнадылар әле!» — ди Камил Тукаев.

Яшь Әмир ролендәге Эльмир Нургалиев, Әмирнең әтисе ролендә Эдуард Латыйпов, Рәхимхан ролендәге Илсур Хәертдинов, Али ролендәге Алмаз Шаһимәрданов, генерал Таһири ролендәге Рафик Таһиров — режиссер һәр образ белән яхшылап эшләгән. Хәсән һәм Сөхрәб роендәге Айрат Мифтахов аерым хөрмәткә лаек.

Кыскасы, «Җил артыннан» — режиссерның спектакль сәхнәләштерү турындагы килешүне үтәү максатыннан гына чыгарылган спектакле түгел. Бу һәр актер белән җентекләп эшләнгән әсәр. Биредә артистлар мин болай да булдырам дип осталыктан ярышмыйлар, һәрберсе режиссер тарафыннан куелган бурычны төгәл үти.

Гадел итеп куелган матур спектакль карыйсыгыз килсә, Әлмәткә рәхим итәсез инде!