Сахалинның легендар актрисалары – татар кызлары Мәрьям Хәсәнова белән Гөлшат Юнысова-Байбиченко

Татарның профессиональ театр дөньясы зур түгел. Казанда – өч, Татарстан районнарында – алты, Башкортстанда – ике, Оренбургта бер дәүләт театры. Шушы унике театр форматына сыя алмаганнарга башка халык театрларының ишеге ачык. Рус театрына хезмәт иткән татар артистлары аз түгел. Иң элек Искәндәр Сакаев, Туфан Имаметдинов, Рифкать Исрафилов, Рамил Төхфәтуллиннар күз алдына килә.

Гөлшат Байбиченко белән очраклы гына – Казанга Сахалин курчак театры гастрольләр белән килгәч таныштык. Гөлшат Юнысова-Байбиченко гомере буе Сахалин рус дәүләт театрында эшләгән. Ул артист Ибраһим Байбиченконың (Байбичев) кызы.


Гөлшат ханым белән әңгәмә Сахалин театрының легендар актрисасы – Гөлшат Байбиченконың әнисе белән бертуган Мәрьям Хәсәнова турында сөйләшүдән башланды.

“Мәрьям апа белән урамнан үткәндә бөтенесе Хәсәнова бара дип пышылдашып карап калалар иде”


- Без Казанның Пушкин урамында – Казанка буенда ук үстек. 1939 елның июнендә мин туганмын, августта Мәрьям апа малаен тапты. Тормышыбыз авыр иде, сугыш башлангач бигрәк тә авырайды. Мәрьям апа Татар театр техникумын тәмамлап Татар театрында эшли башлаган иде. Башта – Камал театрында, аннары Күчмә театрга дигәннәр иде – ул “Балам бар” дип бармаган. Мәрьям апаның баласы 11 айлык чагында үлеп китә. Мәрьям апа моны бик авыр кичерә. Мәрьям апа дусларына: “Балам үлде. Миңа монда бик авыр, монда кала алмыйм”, дип хат яза. Театр техникумында укыганда ук танышкан Юрий Синягинның дусты аңа Александров-Сахалин шәһәреннән чакыру җибәрә. Ул вакытта әле Сахалинның яртысы гына безнеке иде. Мәрьям апа килеп, җиде ел шунда рус театрында эшләде. 1947 елны японнарны чыгаргач, театр Көньяк Сахалинга күчте. Мәрьям апа биредә дә 40 ел эшләде. Аның Сахалин рус театрындагы гомуми стажы - 47 ел. 1987 елда, пенсиягә чыккач, минем балаларны карарга дип Казанга кайтты.


Мәрьям апа бөтен табигате белән актриса иде. Аны бик яраталар иде. Мәрьям апа белән урамнан үткәндә бөтенесе Хәсәнова бара дип пышылдашып карап калалар иде. Ул бик үзенчәлекле иде, тавышы бик матур иде.

Мәрьям апа кырыгынчы елда киткәннән соң беренче мәртәбә Казанга 1947-48 елларда гына кайтты. Сугыштан соңгы авыр елларда безнең ничек торуыбызны күрде дә әнине, 10 яшьлек Илдар энемне, 13 яшьлек мине Сахалинга алып китте. Без шунда мәктәптә укыдык. Мин 1958 елда 10 класс бетереп, Казанга кайттым. Казан театр училищесына укырга кердем.

Сахалинда татарлар күп яши, аеруча төньягында. Татарларның безнең татар икәнлекне күреп исе китә иде. Алар без сәхнәдә русча сөйләшкәч, русча килеп дәшәләр, без: “Апа, нишләп тырышып-тырышып русча сөйләшәсең, үзебезчә, сөйләш,” дигәч, “Син татармыни?” дип исләре китә иде. “Мин татар, - дим. – Казаннан”. Көньяк Сахалинда Ай дигән татар авылы бар. Алар анда күптәннән килеп урнашканнар инде. Мин бит Байбиченко фамилиясендә идем. Мин бит паспорт буенча ирем фамилиясендә Юнысова булсам да, сәхнәдә әтием фамилиясе белән Байбиченко йөрдем.

“Фатыйма Ильская мине очратты да: “Сез миңа шундый ошадыгыз”, диде”

- Сахалинда яшәгәндә мин театрдан чыкмадым дияргә була. Сәхнә артында диярлек яшәдем. Мин Казанга кайткан елны Качалов театрында студия ачылды. Мине көтеп торган кебек нәкъ мин кайткан елны – 1958 елда ачылды. Мин рус төркеменә гаризалар тапшырдым. Чөнки Сахалинда укып татар телендә рәтләп сөйләшә алмый идем. Өйдә сөйләшүен татарча сөйләшә идек. Имтиханнар бирергә килдем – бер урынга кеше бик күп иде. “Татар төркеменә бар!” дип, мине татар төркеменә күчерделәр. Татар төркеме белән урыс төркеме бергә укыдык. Качалов театрының өстә бер бүлмәсе бар – безгә лекцияләрне шунда укыйлар иде. Тарихны, марксизм-ленинизмны университет укытучылары килеп укыта иде. Минем актерлык буенча укытучым Празат Исәнбәт иде.


- Кемнәр белән укыдыгыз?

- Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов, Рәсим Сәлахов, Мансур Шиһапов... Мансур сәхнәдә минем партнерым иде. Көне буе Качалов театрында укыйбыз, кич Татар театрына барып, анда массовкаларда уйный идек. “Зәңгәр шәл”дә, “Таһир-Зөһрә”дә... Таһирны Айрат Арсланов, Зөһрәне Шаһсәнәм Әсфәндиярова уйнады. Рәшидә Җиһаншина, Хәлил Әбҗәлиловлар белән бер сәхнәдә уйнадык.

- Тагын кайсы артистларның уйнавы хәтердә калган?

- Фатыйма Ильская бар иде әле ул вакытта. Галимә Ибраһимова. Гәүһәр Камалова. Камал III. Бервакыт диплом спектакленнән соң Ильская мине очратты да: “Сез миңа шундый ошадыгыз”, ди. Күз алдына китерәсеңме? Ильская үзе шулай дисен әле! “Каян алып уйнадыгыз сез шундый чын татар хатынын?” ди. Ә минем авырлы вакытым иде. Миңа зур костюмнар тектерделәр. Рәсим Сәлахов геройны уйнады, мин аның апасын. Миңа шулкадәр рәхәт иде Ильскаяда җылы сүз ишетү. Татар зиратына баргач мин Ильская кабере янына да киләм. “Рәхмәт яхшы сүзеңә” дим. Мин ул артистлар белән массовкаларда йөрдем. Аларның сәхнә осталыгын үземә сеңдердем. Алар белән бер сәхнәдә уйнарга хыялланып укыдым. Ә бит укырга килгәндә юньләп сөйләшә дә алмый идем. Мине Мансур Шиһапов дөрес сөйләшергә өйрәтте. “Сина, мина” дип сөйләшә идем, ул мине “Ң”ны әйт, “Сиңа, миңа” дип өйрәтте. Мин Муса Җәлил шигырен сөйләтә иде:

“Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
Муса инде үлгән дисәләр,
Син ышанма бәгърем, андый сүзне
Дуслар әйтмәс сине сөйсәләр...”

Миңа группадашларым бик булыштылар. Без бик дус идек. Сәхнә телен Габдулла Шамуков укытты. “Яшьләр” спектаклен безнең белән Уразиков куйды. Ә укытучыбыз Празат Исәнбәт иде.

Кәшифә Тумашева: “Байбичева, Байбичева, Байбиченко, мин бит синең әтиең белән эшләдем”

- Театр студиясен бетергәч мине театрда калдырмадылар, чөнки мин бала таптым. Мине Күчмә театрга билгеләделәр. Мәрьям апа язмышы минем белән дә кабатланды – аны да нәкъ шулай Күчмәгә җибәргәннәр иде. Аның заманында ул Колхоз-совхоз театры дип атала иде. Күчмә театр Кремльдә урнашкан иде. Мин Кремльгә килдем, Кәшифә Тумашева директор иде. Матур иде ул, тулы битле, аксыл чәчле. “Менә минәйтәм, килдем сезгә”, дим, юлламаны күрсәтәм. Ләкин мин сездә эшләмим”, дим. Мин әле ул чакта Мәрьям апаның нәкъ шулай баш тартып, Сахалинга киткәнен белми дә идем. “Мин сездә эшли алмыйм, чөнки бала таптым, - дим. – Мин колхозларга йөри алмыйм”, дим. Ул чакта бит декрет яллары юк иде, табуга ук эшкә чыгасы иде. Кәшифә Тумашева әйтә: “Байбичева, Байбичева, Байбиченко, мин бит синең әтиең белән эшләдем”, - ди. Шул вакытта сорашасы калган бит инде әти турында, ничек эшләүләре турында. Юк, мин ул вакыт аның турында уйламадым да. Сорамадым. Ә бит театрда аның турында бернинди мәгълүмат та калмаган. Ярый, киттем театрдан. Ә бит эшләргә кирәк. Мин укып бетергән 1961 ел бик начар ел иде. Акча алышынды, кибетләрдә бернәрсә юк, бик начар вакытлар иде. Мин телевидениегә киттем. Телевидение яңа ачылган гына иде. Мине әдәби-драматик редакциягә режиссер ярдәмчесе итеп алдылар. Начальнигым Рөстәм Кутуй иде. Без аның белән бик яхшы эшләдек. Мин күп кеше белән аралаштым, чөнки аларны эфирга әзерләргә тиеш идем бит. Бервакыт безгә Шостакович килде. Күз алдына китерәсеңме? Бу бит нинди величина! Ә мин режиссер ярдәмчесе – эшем бөтенесен әзерләү. Мин әйтәм: “Менә шулай утырыгыз! Яшел ут янгач сөйли башларсыз”, дим. Ул елмая. Ул бит инде телевидениедә беренче мәртәбә түгел! Мин ул беренче мәртәбә! Киткәндә яныма килеп рәхмәт әйтте, кулымны үпте. Операторлар: “Гөлшат, кулларыңны юма инде”, - диләр. Мин телевидениедә шундый яратып эшләдем. Ә бит минем балам кечкенә. Тәнәфес арасында кайтып килергә дә тырышам. Баламны әби карады. Ул чакта мин Пушкин урамында әби белән тора идем. Иремә Дербышкида яңа йортта квартира бирделәр. Квартира ук түгел инде, өч бүлмәле квартирада бер бүлмә. Коммуналка. Без шуңа да риза идек. Әмма Волгоград урамындагы телевидениедән ничек йөрергә?! Хәзер ул тегендә-монда йөрүнең бер кыенлыгы да юк, автобуслар йөреп тора. Ул чагында Тукай мәйданыннан нибары бер автобус йөри иде. Мин: “Китәм, - дип килдем. Китүемне гаилә хәленә бәйләп аңлаттым. “Минем балам бар, мин аны күкрәк белән ашатам”, дим. Киттем инде. Эшсез торып булмый бит. Дербышкидагы мәдәният йортында үзешчән сәнгать түгәрәге бар иде. Андагы драма түгәрәгенә йөрүчеләрне дөрес сөйләшергә өйрәттем, рус театрында сөйләм техникасы укыттым. Әмма бу барыбер минем эш түгел. Мин Сахалинга Мәрьям апага: “Театрда эшлисем килә”, дип хат яздым. Ул миңа чакыру җибәрде. 1962 елның сентябрендә Сахалинга киттем. Мәрьям апаны чакырткан иптәше директор ярдәмчесе иде. Рус театрына чакыруны миңа ул эшләтте дә инде.

- Ирегез сезнең белән бергә чыгып китәргә риза булдымы?

- Анда алай гына барып булмый шул. Ирем, әбине дә алып, 1963 елның январендә генә килде. Мин аңа эш таптым, чакыру эшләттем. Без шулай итеп Сахалинда тора башладык.

- Ул сезнең хакка Сахалинга кадәр китергә ризалаштымы?

- Ничек инде?! Әлбәттә. Без 56 ел тордык. 1960 елда тормышка чыккан идем...

- Сезне труппа ничек кабул итте? Татар студиясеннән соң рус сәхнәсенә чыгу кыен булмадымы?

- Башта эпизодик рольләр иде. Малайларны, яшь кызларны уйнадым. Рольләрем күп иде. Балалар әкиятләрендә күп уйнадым. Театрда 30 ел эшләдем.

- Сез Мәрьям Хәсәнова белән бер сәхнәдә күпме вакыт бергә эшләдегез?

- 25 ел бергә эшләдек. Бигрәк тә “Последний срок по Распутину” хәтердә калды - бергә уйнадык. Ул минем әниемне, мин аның олы кызын уйнадым. Спектакльдә ана бөтен балаларын саубуллашырга чакыра. Фоторәсеме дә бар иде. Мәрьям апа караватта утыра, мин аның янында үкереп-үкереп елыйм. Әле кеше үлмәгән, ә мин елыйм. Ул мине тынычландыра. Безнең контролер-билетерлар мине бик яраттылар: “Без тамашачыны утыртып бетергәч пәрдә ачылып синең үкереп елаганыңны көтеп торабыз һәм синең белән елыйбыз”, - дияләр иде. Спектакльне тамашачы да яхшы кабул итте.

- Татар артисты белән рус артистының, телдән башка, театрга карашында аерма бармы?

- Минем татар кешесе икәнен кем белде? Беркем дә. Фамилиям дә Байбиченко иде ич минем.

- “Театр анасы” булуыгыз турында да сөйләгез әле. Сахалин курчак театры директоры Антонина Александровна сезне “Ул безнең мама” дип атады.

- Бервакыт безгә яңа режиссер килде - Полянкин Анатолий Евсеевич (А.Е.Полянкин 1987-1990 елларда Башкортстанның Стәрлетамак дәүләт тетары режиссеры, 1992-1996 елларда Сахалин дәүләт театрының сәнгатьҗитәкчесе. Театрны А.П.Чехов исемендәге театр үзәге итеп үзгәртүче, театр менеджеры, продюсер. Р.М.). Хәзер ул Мәскәүдә Константин Райкин белән эшли, “Сатирикон” театры директоры. Мин аның белән Сахалинда өч ел эшләдем. Ул безгә килгәч тә театрда үзенә режиссер ярдәмчесе булырлык кеше эзли башлады. Бөтенесе бертавыштан миңа күрсәткәннәр. Ә мин яшь чактан ук ярдәмче дә булып эшләгәнем бар – таныш эш. Без бит җәй көне театр белән плавбазаларга китә идек. Тын окендагы плавбазаларда берәр ай гастрольләрдә йөрдек. Анда Шукшин хикәяләрен уйнадык. Бер килеп икенче килмәсәм, анда эшләүче хатыннар: “Гулю привезли?” дип сорый торган булганнар. Плавбаза – ул үзе бер зур шәһәр. Сайра балыгын океаннан тотудан башлап, эшкәртеп банкага салганчы бөтен эш шунда башкарыла. Анда тәүлек әйләнәсе өч сменалы эш иде. Көнгә өчәр-дүртәр мәртәбә спектакльләр уйный идек. Безне икра эшләнә торган кечкенә судноларга да илтәләр иде. Безгә “Ашагыз”, дип алдыбызга тазлар белән икра куялар иде. Ә мин бер икра кабып карамадым. “Нишләп ашамыйсың?” диләр. “Ашыйсым килми”, дим, алар калаклар белән ашыйлар иде...

- Сахалин татарлары белән аралашулар була идеме?

- Ниндидер аерым аралашулар юк иде. Анда хәзер татарларның диаспоралары ачылды. Мин киткәч... Мин 1995 елда киттем. Мин бит инде 22 ел Казанда.

- Сез пенсиягә чыккач Казанга кайтам дигән хыял белән яшәдегезме?

- Юк. Казанда Мәрьям апа авырый башлады. Ул бит минем кызымны, улымны карады, әнине карады. Мин 1993 елны ялга кайтып килдем дә: “Анатолий, Евсеевич, контракт беткәч мин китәм”, - дим. гаилә хәлләре белән бәйле дип аңлаттым. Нишлисең? Бернишләп тә булмый.

- Казан сагындыра идеме?

- Одессага, Ташкентка, Навоига гастрольләргә бардык. Ташкентта әтиемнең туганнарын таптым.

- Япония ягына да чыга идегезме?

- Әйе. Курилларга да йөрдек. Мин соңгы тапкыр булган Шекотан дигән утрау Хоккайдога бик якын иде, күз күреме яхшы көннәрдә күренеп тора иде.

- Япониягә театр беләнме?

- Театр Япониягә мин киткәч чыга башлады. Безнең артистлар мин киткәч театр белән Аляскага да бардылар. Миңа эләкмәде.

- Казанга кайткан арада татар театрына йөргәнсездер инде?

- Әйе. Без бит Наилә Гәрәева белән әлегәчә дуслар. Ул мине театрларга чакыра. Наилә бит без укыган чакларда Фәритне тапты. Башта мин - Гөлнарны, аннары ул малаен тапты. Хәзер, әнә, Фәрит баш режиссер.

"Әти сугыш елларында Минзәлә районының бер авылында гастрольләргә киткәч үлеп кала"

- Гөлшат ханым, әтиегез турында белгәннәрегезне сөйләгез әле, мине аның турындагы мәгълүматның беркайда да булмавы борчый.

- Ә мине ничек борчый! Ул Әстерханнан килгән. Башта Мәскәүдә яшәгән, аннары Казанга килгән. Мәрьям апа белән танышкан. Мәрьям апаның дусты Юрий Синягин белән бергә Пушкин урамына килә. Әнине күреп гашыйк була. Әти белән әни өйләнешәләр. Бу 1937 еллар булгандыр. Әти колхоз-совхоз театрында эшли башлый.



- Ул Ибраһим Байбичев булып йөргәнме?

- Байбич. Байбиченко. Әстерханда анда утыз төрле фамилия. Байбиджановлар да бар, Байбичановлар да. Ул Мәскәүдә туган малаен Байбиченко дип атаган. Без бөтенебез Байбиченко булып йөрдек. Әни Хәсәнова булып калды. Әти колхоз-совхоз театрында рәссам да була, режиссер да, актер да. Кәшифә Тумашева белән бергә эшләгән. Гастрольләргә йөргән. 1941 елда, йөрәге начар булгач, сугышка алынмый калган. Ул Әстерханда яшәгәндә бәхәскә теше белән тоз капчыклары ташыган. Акылы булмагач... Тешләрен шунда югалткан. Аңа ике туган абыйсы алтын тешләр куярга булышкан. Авызы тулы алтын теш иде. 1942 елда, директор, белмим, кем булгандыр, фамилиясен белмим, Кәшифә Тумашева эшләгәнен генә беләм. Директорны сугышка алалар, минем әтием директор да, сәнгать җитәкчесе дә булып кала. Алар гел авылларга йөриләр дип сөйли иде әни. 1942 елда әни авырлы була. 1942 елның кышында театр труппасы Минзәлә районына чыгып китте. Әни аларны озатып йөрде. Әти: “Син, Рәшидә, озатып йөрмә инде”, дигән. Тиф белән авыручылар вокзалларда аунап яталар иде. Әти: “Үзең дә чир эләктерүең бар, баланы да сакла,” - дигән. Әти 1942 елда Минзәлә районының бер авылында үлеп кала. Күз алдына китерәсеңме? Ул тифтан да бигрәк, югары температурага йөрәге чыдый алмыйча үлгән. 1942 елның 12 мартында үлгән. Майда пароходлар йөри башлагач, әби белән әни шул авылга киттеләр. Әнинең инде бала табар вакыты җитеп килә иде. Майда бардылар, әни 4 июньдә энемне тапты. Башта алар Кама буйлап пароходта барганнар. Нинди пристань икәнен белмим. Ат белән шул авылга килгәннәр. Больницага килгәч, бер хатын чыга да, бер төенчек бирә: “Бу синең иптәшеңнең әйберләре,” ди. Каян белә ул аларның киләсен? Ә бит әйберләрне җыеп саклаган. Менә нинди кешеләр булган! Ул бит киемнәрне сата, алыштыра ала иде. Ул заманда акча юк, әйберләрне алыштыралар иде. Әтинең бөтен киеме чистартылган, юылган, төйнәп куелган була. Ул тиф белән авырган кешенең әйберен яндыра да ала иде. Алар авылда шул киемнәрне азык-төлеккә алыштырып алалар, кемдер ярма, кемдер он биргән. Өйдә бит без бар – мин бар, Равия апа бар – ул музыка училищесында укый иде.  Әни белән әби пристаньга килделәр. Боларны пароходка кертмиләр икән. “Бу төенчекләр кайдан?” дип сорыйлар. Әни аңлата инде: “Ирем шушында үлеп калды да, аның әйберләрен алырга килдек һәм ризыкка алмаштырдык”, дип. Справка сорыйлар. Шул авылга барып справка алып килегез диләр. Әнинең бит табар вакыты җиткән. Авыл кешеләре биреп җибәргән ризыкларны пароходтагылар алып кала. Менә шулай әтинең бер костюмы белән генә Казанга кайтып җитәләр. Соңыннан әни ул костюмны тегү машинасына алыштырып ала да, безнең үзе тегеп киендереп үстерде...