«Җәүһәр» үзешчән театры премьерасы: «Сезгә карап еладык та, көлдек тә...» | intertat.tatar

«Җәүһәр» үзешчән театры премьерасы: «Сезгә карап еладык та, көлдек тә...»

20 ноябрь көнне Казанның Совет районында урнашкан Константиновка бистәсендә «Җәүһәр» үзешчән театрының премьерасы булды. «Константиновка» мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы сәхнәләштерелде. «Татар-информ» хәбәрчесе үзешчән артистлар белән танышып, аларның иҗат җимешләрен карап кайтты.

Тамашачылар бер сәгать алдан килә башлады

«Җәүһәр» үзешчән театры узган ел февраль аенда оешкан. Алар инде моңа хәтле «Аулак өй» күренешен сәхнәләштергән, ә бу юлы Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен сайлаганнар. «Җәүһәр» театрының эшчәнлеге белән танышкач, күңелгә рәхәт булып китте, чөнки әлеге театрның Константиновка халкына чыннан да кирәкле булуын күрдем. Рольләрне башкарган үзешчән артистлар да бу хакта әйтте, тамашачылар да спектакльне бик җылы кабул итте. Спектакль башланырга әле бер сәгать вакыт булса да, хатын-кызлар инде мәдәният йортына әкрен-әкрен килә башлаган иде.

Театрның режиссёры — Раил Рамазанов. Рольләрне башкаручылар: Гөлфинә — Әлфирә Камалова, Алтынчәч — Айгөл Сафиуллина, Валентина — Алия Исламова, Дилемма — Гүзәл Стеценко, Айзарә Әхәтовна — Рузалия Камартдинова, Нина (сестра) — Гөлфирә Хафизова, баш врач — Рания Гарипова, Исемсез хатын — Миләүшә Рамазанова, Вазыйфа (Дилемманың кайнанасы) — Гөлсинә Закирова, Римма (Дилемманың әнисе) — Гөлмирә Касыймова.

Шунысы шатландырды, артистлар арасында өлкән буын вәкилләре дә, яшь хатын-кызлар да бар иде. Режиссёр әйтүенчә, иң яшенә — 29.

«Хәниядә дә, Нәфкатьтә дә эшләдем»

Театр турында аның режиссёры Раил Рамазанов сөйләде.

Мине монда Айгөл Вәлиәхмәтовна чакырды. (Сүз «Константиновка» мәдәният йортының элекке директоры, «BEZ» телеканалы мөхәррире, «Тәртип» радиосы алып баручысы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Айгөл Нәбиуллина хакында). Монда директор Айгөл Вәлиәхмәтовна булганда, аңа килеп, «Бездә татар театры булсын иде», — дип сорап йөргәннәр.

Безнең составта унҗиде кеше. Бездә гел хатын-кызлар булгач, Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен алырга булдым. Бик нык әзерләндек. Бу бик көтеп алынган премьера, - диде Раил Рамазанов.

Моңа хәтле спектакль кую тәҗрибәсе булдымы?

Әйе, ялгышмасам, минем өчен бу җиденче премьера. «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен беренче тапкыр куйдым. Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Разил Вәлиев әсәрләрен сәхнәләштергәнем булды. Киләчәктә Зифа Кадыйрованың берәр әсәрен сәхнәләштерү хыялы бар.

Репетицияләргә җыелышырга авырмы?

Декабрьдә Биектау районында премьерабыз булачак, анда да чабарга кирәк, монда да килергә кирәк. «Килә алмыйм», — дип әйтсәм, мин килмәгәндә дә кызлар үзләре кабатлый иделәр. Аларның теләге шундый зур булмаса, бу барып та чыкмас иде. Репетицияләр яхшы үтте, һәрбер үзешчән артист минем сүземә колак салды, һәрберсе үз ролен үтәде.

Артистларыгыз сәләтлеме? Тиз отып алалармы?

Сәләтле. Төп рольдәге Гөлфинәне уйнаучы Әлфирә ханымга аерым басым ясар идем. Аңа инде 61 яшь, ул миңа икенче яктан ачылды. Алтынчәчне уйнаучыны әйтәсем килә, ул — Наилә Гәрәевада укыган кыз, хәзер музейда эшли. Ул шулхәтле тиз отып ала һәм җиренә җиткерә.

Киләчәктә «Җәүһәр» театрын бүтән мәдәният йортларына алып чыгу, кечкенә генә булса да гастрольләр оештыру теләге бармы?

Безнең сөйләшү булды, башка мәдәният йортларында да чыгыш ясыйсыбыз килә. Шулай ук «Идел-йорт» фестивалендә катнашу теләге дә бар.

Режиссёр Раил Рамазнов алып баручы буларак та таныш.

Казан театр училищесында эстрада бүлегендә алып баручы белгечлегендә укыдым. Хәния Фәрхидә эшләдем, Нәфкать Нигъмәтуллин труппасыннан чыккан егет мин. Балачактан кечкенә әсәрләр яза, пародияләр ясый идем. Әле тагын зур хыялым бар — Мәскәүгә, режиссёр белгечлегенә укырга барырга телим, - диде ул.

«Сәхнәдә уйнау - гомерлек хыялым иде»

Әлфирә Камалова Гөлфинә ролендә иде.

«Күбебез лаеклы ялда, яшь кызларыбыз да бар, алар — дүртәү», — диде ул коллектив составы турында.

Репетиция күп вакытны аламы?

Төрлечә, гадәттә 2-3 сәгать була. Атнага 2-3 мәртәбә.

Лаеклы ялга чыкканчы, кайда эшләгән идегез?

Ялга чыкканчы, балалар бакчасында кладовщик булып эшләдем.

Спектакльдә уйнау теләге зур идеме?

Сәхнәдә уйнау - минем гомерлек хыялым иде. Сигезенче сыйныфта тәмамлагач, театраль училищега да кереп карадым. Әти-әнием риза булмады.

Димәк, «Җәүһәр» театры сезгә гомер буе хыял булып килгән әйберне тормышка ашырырга ярдәм итте?

Әйе.

Үзегезне сәхнәдә ничек хис итәсез?

Иркен, рәхәт.

Сезнең героинягыз — унике бала әнисе. Ул холкы буенча сезгә якынмы?

Юк, якын дип әйтмәс идем. Мин күп балалы әни түгел, ике балам бар.

Режиссёр Раил Рамазанов Әлфирә Камалованы аерып әйткән иде. Чыннан да, ул бик оста уйнады һәм сәхнәдә үзен иркен тотты.

«Бала кирәк!»

Исемсез хатынны җырчы һәм балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче Миләүшә Рамазанова уйнады. Героинясы - ун ел элек аборт ясаткан һәм хәзер бала таба алмаучы хатын-кыз.

Әлеге образны уйнавы авырмы?

Героиня — минем өчен бөтенләй капма-каршы роль, чөнки үземнең балам бар. Баштарак авыр иде, менә хәзер рольгә кереп китә ала башладым.

Театрда уйнау хыялыгыз идеме?

Әйе, я кинода төшәсе, я спектакльдә катнашып карыйсы килгән иде. Кечкенә генә рольләрдән булса да, хыялым әкрен генә тормышка аша башлады.

Ул сәхнәдә башкалардан сирәгрәк күренсә дә, аның уйнавы истә калырлык булды. Табибка: «Бала кирәк, бала кирәк», — дип ялварулары, сыкрануларыннан тамакка төер утырды.

«Коллектив дус булганда гына әйбәт эшләп була»

Гөлмирә Касыймова Римма ролен башкарды.

«Җәүһәр» театры Айгөл килгәч оешты. «Константиновка» мәдәният йортының директоры Айгөл иде бит (Айгөл Нәбиуллина). Безнең күптәннән театрда уйныйсы килеп йөрде. Рус театры бар иде, Айгөл килгәч, татарча театр оешты, аңа рәхәтләнеп килдек. Искитмәле булды инде. Шушында кызлар белән очрашып, бергәләшеп сөйләшер өчен кичләрне көтеп тора идек. Башта каушадык, курыктык, сөйләшә дә белми идек. Аннан, Аллага шөкер, өйрәндек.

Ничек үзебезне сәхнәдә тотарга, ничек чыгарга, сөйләшергә - Раил бөтенесен өйрәтте. Аннан без бик күп әйберне белдек. Артистларның ничек уйнаганын аңладык инде.

Героиня образы сезгә якынмы?

Юк, миңа кереп китүе дә бик авыр иде, сөйләшүен дә алай сөйләшмим мин.

Рузалия Камартдинова сәхнәдә табиб Айзарә Әхәтовна образын тудырды.

Сәхнәгә менгән кеше түгел идем. Сеңлем җырлап йөри иде, ә мин сәхнә кешесе түгел. Башта монда җырга килдек, киленем: «Әни, „Константиновка“да клуб ачылган, җырлыйлар», - ди. Башта җырлап йөрдек. Айгөл килгәч, аннан театр оештыруын сорый-сорый, ул безгә Раилне китереп бирде. Шуннан спектакльләрдә уйнап киттек. Раил — бик үткен, үз эшен яратучы һәм белүче кеше.  

Бер ай хастаханәдә яттым, аякларда тромб булды. Хәлем дә юк. Миңа бер айсыз өйдән чыкмаска иде, балалар да орышты инде. Шушында күңел тартыла, китәсе килми, спектакльдә уйныйсы килә. Бер атнадан соң балалардан кача-кача репетициягә килдем. Коллективыбыз әйбәт. Коллектив дус булганда гына әйбәт эшләп була.

Бу безгә бер шөгыль булды. Һәр көнне эшкә йөргән кебек берәр матур күлмәк киеп киләсе килә. Театр күңелгә керде, бик рәхәт, — дип сөйләде Рузалия ханым.

«Шулай дәвам итегез...»

«Шушы „Җәүһәр“ театрының башлангычында үземнең кечкенә генә өлешем булганга шатланып туя алмыйм», — диде спектакльдән соң Айгөл Нәбиуллина.

Спектакльгә Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов та килде. Ул режиссёрны һәм үзешчән артистларны Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Шулай ук сәхнәдән Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартинов театрны 50 меңлек сертификат белән бүләкләгәне хакында әйтелде.

«Бу талантлы артистларны күреп, исем-акылым китте. Мондый артистлар һәм җитәкчеләр булганда, татар халкы яшәячәк, Алла бирсә. Безнең милләтебезнең киләчәге өметле», — диде «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды директоры, югары категорияле табибә Миләүшә Гайфуллина.

«Һәрбер роль шуның хәтле туры китереп бүленгән. Шулай оста итеп уйнадыгыз, еладык та, көлдек тә, чыннан да, профессиональ артистлар бер якта торсын. Шулай дәвам итегез, киләчәктә дә шулай гөрләп яшәгез», — диде Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина.