"Сәйдәш аланы"нда зыялылар авазы: "Безнең халык бөеклекне күтәрергә өйрәнмәгән, аның җанына милләт белән горурлану хисе сеңмәгән"

Идел елгасы ярында урнашкан Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында XIV тапкыр татар музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган “Сәйдәш аланы” сәнгать бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә кайткан татар зыялылары бөек композиторның бәхетсез язмышын искә төшерделәр, иҗатының бүгенге көндә дә әле тиешенчә бәяләнмәвен ачынып искәрттеләр.
  • Салих Сәйдәшев – иң беренче булып оркестр һәм хор, уен кораллары ансамбле кебек формаларны татар музыкасында кулланган, пентатоникага үзенчә үзгәреш керткән, татар фольклорын рус һәм Көнчыгыш Европа музыкасы белән баеткан шәхес.

Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова: “Миңа калса, Салих Сәйдәшевнең иҗаты бүгенге көндә күтәрелеп бетмәгән, аңа игътибар аз. Дөнья күләмендә Салих Сәйдәшевнең әсәрләреннән торган конкурс-фестиваль оештырырга кирәк. Рәшит Ваһаповны эшлиләр бит, аның исемен күтәрә алдылар. Ә нәрсә, Салих Сәйдәшев аннан кимрәкме, кечерәкме? Бер-ике башка зуррак әле ул! Салих абыйның мирасы күбрәк. Шундый чаралар оештырырга һәм монда да яшьләрне җәлеп итәргә кирәк дип уйлыйм.

Салих Сәйдәшев – безнең җаныбызны һәм рухыбызны аңлатучы музыкантларның берсе ул. Халыкта: “Чыннан да татар үлмәгән, ул тере, аның киләчәге бар”, - дигән фикер туарга тиеш.

“Безнең бурычыбыз – Сәйдәш мирасын саклап калу”

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев: “Камал театрының директоры Шамил Закиров минем Сәйдәш иҗаты белән кызыксынганымны белде һәм “Сәйдәш аланы” сәнгать бәйрәменә режиссер буларак чакырды. Мин аңа зур рәхмәтлемен. Шуннан бирле мине Сәйдәшкә багышланган иҗат бәйрәменә гел чакырып торалар.

Сәйдәшнең иҗаты нигез ташларында ята. Габдулла Тукай - шигърияттә, Салих Сәйдәшев - музыкада, Бакый Урманче сынлы сәнгатьтә, рәсем сәнгатендә. Шушы өч шәхес безнең мәдәниятебездә зур, тирән эз калдырган. Шуның өчен дә Салих Сәйдәшевнең мирасын “без моны барыбыз да беләбез инде” дип әйтеп булмый. Безнең мөһим эшебез – елдан-ел яңа ачышлар, яңа караш тудыру, аның әсәрләрен яңартып, аранжировкалар ясап, дөньяга чыгару. Әлбәттә, моны поп-музыка белән чагыштырып булмый, ләкин ул безнең булмышыбыз. Тукай шигъриятен дә поп-музыка дәрәҗәсенә күтәреп булмый, ә ул кирәк. Чөнки безнең милли үзаңыбызны үстерүдә, саклап калуда шундый шәхесләрнең роле зур. Безнең бурычыбыз – Сәйдәш мирасын саклап калу”.

“Салих Сәйдәшевнең беренче фатиры юкка чыгарга мөмкин”

Җәмәгать эшлеклесе Әнвәр Гыйниятуллин: “Кешеләр белә микән, Казанда Салих Сәйдәшев торган фатир бар. Ул гражданнар сугышында йөреп кайткач, музыка белән ныклап шөгыльәнә башлый һәм бер фатирда тора. Казанда аның беренче яши торган фатиры Волков урамындагы 46 йорт була. Әлеге бина бүгенгәчә сакланган. Аның икенче каты агачтан эшләнгән. Без хәзерге вакытта Мәдәният министрлыгына үтенечләр белән Салих Сәйдәшев торган фатирны төзекләндерү буенча йөри башладык. Безнең исәп – композиторның фатирын архитектура һәйкәле буларак саклап калу. Шамов хастаханәсен төзи башлагач, тирәк-яктагы җирләр сатып алынды, анда төзелеш эшләре гөрли. Әгәр дә без ул йортка тарихи статус бирмәсәк, Салих Сәйдәшевнең беренче фатиры юкка чыгарга мөмкин.

Тагын бер кимчелек – “Сәйдәш аланы” сәнгать бәйрәменә кешеләрне алып килә алмау. Ул быел ябык фестиваль кебегрәк килеп чыкты. Элек барысы да оешытырыла иде, Сәйдәш бәйрәменә теләгән һәр кеше автобусларга бушлай утырып килә алды. Ике автобус килде, алары да чыгыш ясаучылар һәм техник персонал өчен булды.

Салих Сәйдәшев – халык классигы. Аның “Совет армиясе маршы” да бөтен дөньядагы хәрби маршлар арасында беренче бишлеккә кергән! Сәйдәш маршын 1945 елның 24 июнендә Җиңү бәйрәме парадында безнең гаскәриләр Кызыл мәйданнан үткәндә уйнатканнар. 

Безгә Сәйдәш музыкасы генетик код белән, ягъни ана сөте белән кергән. 

Салих Сәйдәшев миңа кирәк түгел дип, йөрәгемнән йолкып ата алмыйм. Ул бәйсез рәвештә минем аңымда, аһәңемдә. Татар дәүләт опера һәм балет театрына Сәйдәш әсәрләрен кертмиләр икән, ул барыбер безнең башыбызда булса да кайный. Ә тарих барыбер үзенең хаклыгын табачак! Безнең Сәйдәшебез Тукай кебек үк мәңгелек.

Салих Сәйдәшевне күтәрәсе юк, ул күтәрелгән. Күпме генә Европа илләрендә булырга туры килде, Европада да, элеккеге союздаш республикаларда да Сәйдәшне беләләр! Ул үзенең бөеклегеннән беркайчан да аска төшмәячәк.

“Генерал Эйзенхауэр Салих Сәйдәшнең маршын Прагада кабатлаттырып уйнаттыра”

Хезмәт ветераны Дамир Әминов: “Изге җаннарның берсе, композитор белән адашлар да әле, Салих абый Шамов бар иде. Үз вакытында Салих Сәйдәшевнең якын дусларының берсе була ул. Аның белән булган хәлне сөйлисем килә. Бервакыт, Салих Шамов хәрби хезмәттә була, алар Прагада Җиңү бәйрәмен Мәскәүгә караганда берничә көнгә соңрак үткәрәләр. Уртак бәйрәмне союздаш республикаларның командованиясе белән бер бинада уздыралар. Оркестр төрле илләрнең әсәрләрен уйный башлый. Шунда җанны уята торган марш та яңгырый. Ул маршны уйнап бетереләр. Барысы да катып кала. Бер минуттан соң алкышларга күмәләр. Америка армиясенең генералы Дуайт Дэвид Эйзенхауэр йөгереп бара да, дирижерга нәрсәдер әйтә. Шул ук секундта яңадан яңгырый бу әсәр. Ул әсәр Салих Сәйдәшевнең “Совет армиясе маршы” була.

Салих Шамов сугыш елларында сапёрлар флоты командасы белән җитәкчелек итә. Соңгы егерме елын композиторның иҗаты һәм тормыш юлын өйрәнүгә багышлый”.

“Татар-информ” хәбәрчесе Салих Сәйдәшевның бертуган апасы Әминә Сәйдәшева-Әхмәрованың оныгы – Рөстәм Әхмәровның да фикерләрен язып алды:

“Татар дәүләт опера театры визит карточкасы итеп “Наемщик”ны куя алыр иде”

“Сәйдәш, Сәйдәш" диләр... Сәйдәшнең кайсы әсәрен куялар соң? “Зәңгәр шәл” һәм бетте. Ул алтмыштан артык спектакльләргә музыка язган! Бу очракта аның мирасы турында сөйләргә кирәк. Сәйдәшнең мирасын саклау зарур. Сәйдәшев иҗатының югарылыгы булып саналган “Наемщик” музыкаль драмасы да куелмый. Татар классикасы кемгә кирәк соң хәзер? Яңа буын “Наемщик”ның нәрсә икәнен дә белми бит. “Зәңгәр шәл” – Камал театрының визит карточкасы булса, “Наемщик”ны Татар дәүләт опера һәм балет театрының визит карточкасы итеп ясап булмас идемени? Юк, аларга “Наемщик” кирәкми, алар чит ил буйлап йөри. Аларга Шаляпин фестивале кирәк, алар Джузеппе Вердиның “Травиата” операсын Мәскәүдән яхшырак куярбыз дип уйлый. Безнең опера театры – милли театр, һәм ул, беренче чиратта, татар мәдәнияте өчен хезмәт итәргә тиеш!"

“Халык Сәйдәш музыкасына сусаган”

"Халык Сәйдәш музыкасына сусаган. Җитәкчелек моны аңларга теләми. Шул исәптән, Композиторлар союзы да. Чөнки Композиторлар союзы халыкка кирәкмәгән, аңлашылмаган “космик” музыка яза. Сез тыңлаганыгыз бармы? Кайчан бу музыка бетәр икән дип уйланасың. Мин үзем дә музыка өлкәсендә кайнадым, нигез белемем бар, татар һәм рус классикасын яхшы өйрәндем. Безнең Композиторлар союзы җитәкчесе Рәшит Кәлимуллин Мәскәүдә концертларының икенче өлешендә халык таралмасын өчен Сәйдәшев әсәрләрен кертә, чөнки ул үзенең әсәрләреннән халыкның тиз таралачагын үзе дә бик яхшы белеп тора”.

“Сәйдәшкә каршы эшләнелгән әйберләрне белсәң, чәчең үрә тора!”

“Сәйдәшне кимсеткәннәр һәм аннан бик каты көнләшкәннәр. Бу сәясәт Салих Сәйдәшев исән чагында да булган. Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһановның нәрсә эшләгәннәрен белсәң, чәчләрең үрә тора. Хәзер бу турыда ачыктан-ачык язалар. Салих Сәйдәшевне эштән куып чыгарганнан соң, копозитор эшсез, ач утыра. Ул минем әбиемә – бертуган апасы Әминә Сәйдәшева-Әхмәровага ачка үлмәс өчен ашарга килеп йөргән. Кышын композитор өенең бер бүлмәсендә әсәр иҗат итә, ә шул ук бүлмәнең бер ягында түбәдән су үтеп кереп, түшәмгә зур гына боз каткан була. Салих Сәйдәшев шундый шартларда яши. Менә сиңа “кулда гына йөртә торган бөек татар композиторы!” Мин моны “татарлык” дип уйлыйм. Кызганыч, татарларның күбесе үзләренең бөек, кадерле шәхесләрен зурларга өйрәнмәгән. Бәлки, шуңа күрә дә, татар милләте бетү ягына таба барадыр. Бердәмлек юк”.

“Композиторның язмаларын Казансу буенда яндыралар”

“Салих Сәйдәшевнең яшәгән вакыттагы язмаларын, шул исәптән үзе уйнаганнарын да юк иткәннәр. Татар музыкасы белгече Зәйнәп Хәйруллина 1932-1958 елларда радиокомитетта диктор, редактор булып эшли. Нәҗип Җиһанов боерыгы буенча Сәйдәш әсәрләрен Казансу буенда яндыралар. Сәбәбен пленкаларның янгын куркынычсызлыгы аркасында яндырабыз дип аңлата. Тик иң аянычы шул: язмаларны башка пленкага күчертмиләр! Нәрсә калган, шул калган... Бер-ике язма гына сакланган”.

“Сандыкта аунап яткан Сәйдәш мирасын ташып бетерәләр”

“Сәйдәш үлеменнән соң калган архивны Казан консерваториясенә тапшыралар. Ул архивны бинаның шәрык халыклары кабинетының сандыгына илтеп ташлыйлар. Кем тели, шул килеп, Сәйдәшнең әсәрләрен алып китә ала иде. Бер алынган әйбер кире үз урынына кайтмый инде, аңлагансыздыр. Хәзер бу мәсьәлә белән композитор Ренат Еникеев шөгыльләнә. Ренат абый кайбер композиторларның җырларындагы элементларын Сәйдәшев әсәрләреннән урланганлыгын әйтә. Ягъни сандыктагы Сәйдәш мирасы инде ташып бетерелгән. Шул мирас тәртипкә китерелеп, архивка тапшырыласы урынга теге сандыкта аунап яткан һәм юкка чыккан. Сәйдәшнең дөнья күрмәгән әсәрләре, барлык караламалары – берсе дә юк. Чөнки ул беркемгә дә кирәкмәде. Менә шундый язмыш, бернишләтеп тә булмый. Иҗатының чәчәк аткан вакытында – нибары 54 яшендә вафат булды ул”.

“Сәйдәшкә бәйле барлык әйбер дә авыр бара”

“Без хәзер Салих Сәйдәшевнең фотоларыннан торган зур фотоальбом чыгарырга ниятлибез. Салих Сәйдәшевкә багышланган китаплар зур авырлык белән чыкты. “Җыен” һәм “Рухият” фондына рәхмәт әйтәсем килә. Үз вакытында Салих Сәйдәшев мирасын бөртекләп әнием Дилбәр Сәинова-Әхмәрова җыйган иде. Хәзер без апам белән эшлибез. Әле күптән түгел апам Салих Сәйдәшевнең Татар архивында биш билгесез фотосын тапты.

Салих Сәйдәшевкә бәйле барлык әйбер дә авыр бара. Хәтта “Сәйдәш аланы” сәнгать бәйрәме дә элек ел саен уздырылса, хәзер ике елга бер тапкырга гына калды. Кешеләр пароходларда төялеп килә иде, аннан автобусларга күчерделәр. Быел халыкны автобусларда да алып килүче булмады. Сәйдәшкә ни өчен мондый мөнәсәбәт булганын аңлый алмыйм.

К.Тинчурин исемендәге театр янында урнашкан музейда да шул ук хәл. Аны оештырган вакытта минем әнием, музейның беренче директоры Ясыр Шәмсетдинов бик тырыштылар. Ул милли мәдәниятнең үзәге иде. Һәр атна саен кичәләр, концертлар узды. Айлык афиша эленеп торды. Ясыр абый вафат булганнан соң, директорлар алмашынып торды, Сәйдәшевка бер дә катнашы булмаган кешеләр эшләде, Сәйдәш музеенда хәтта Пасха бәйрәмен дә уздырдылар, күз алдына китерәсезме шуны?! Ниндидер фәнни эзләнүләр юк. Әле замандашлар исән, алар белән эшләргә була”.

“Кызыл Байрак – татар интеллигенциясенең учагы”

“Кызыл Байрак Идел буенда урнашкан беренче татар авылы, чөнки Явыз Иван татарларны куып бетергән була. Кызыл Байрак авылын минем дәү әтием – Шиһап Әхмәров оештыра. Шиһап Әхмәровны татар дөньясында Габдулла Тукайның иң якын дусларының берсе буларак беләләр, ул Тукайның әсәрләрен нәшер итә, шагыйрьне хастаханәгә салдыра һәм аның соңгы минутларына кадәр янында була.

1924 елда дәү әтием Шиһап монда күченеп кайткан кешеләрне китерә һәм Идел буе ярында беренче урам салдыра. Алар баштан җир асты йортларында, соңрак өйләрдә яши. җәйләрен минем дәү әтигә Салих Сәйдәшев, Шәриф Камал, Гадел Кутуй, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Кәрим Апанаевлар кайтып йөри. Хәзер Сәйдәшев кайтып йөри торган йорт юк, әмма аның нигезенә мемориаль таш куелган, ә янында “Сәйдәш аланы” бәйрәме уза.

Бу авылның һәр йортына мемориаль такта эләргә була, чөнки авыл чын мәгънәсендә даһилар җыела торган урынга әйләнә. Хәтерлим, шул ук беренче урамда композитор Рөстәм Яхин яшәде, аңа иҗат итәргә арбага төяп роялен китерделәр. Кичләрен ул уйный, мин рәхәтләнеп тыңлый идем. Бу урамда яшәүчеләр кич белән чыгалар да, һава сулап йөриләр иде. Кем генә юк: композиторлар, шагыйрьләр, табиблар, кыскасы, бөтен татар һәм рус интеллигенциясе!

Кызганыч, хәзер авылда торучылар юк диярлек, ул бетеп бара. Беренче урамда бер әби тора һәм кышын мин кайтам, башка урамнарда торучылар азмы-күпме бар әле. Кызыл Байрак дача урынына калды хәзер.

Әни белән әтинең хыялында мемориаль зона булдыру иде. Хәтта бу уңайдан танылган архитектор Сәйяр Айдаров студентларына диплом эшен эшләттерде. Таш куелды, ә менә стелла һәм мемориаль такталар идеясе чынга аша алмады. Хыялыбыз – Шиһап Әхмәровка музей ачу”.