Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бибимәмдүдә абыстай рухына татар зыялысының яңа гасыр догасы

Тукайны тудырган Бибимәмдүдә абыстай турындагы әсәрне Татарстан язучылар берлеге идарәсе Тукай премиясенә лаек дип тапмаган.

news_top_970_100
Бибимәмдүдә абыстай рухына татар зыялысының яңа гасыр догасы
Салават Камалетдинов

Бибимәмдүдә абыстай рухына кайчан да булса җәмәгатьчелек белән җыелып Коръән укылган булдымы икән? Тарих сәхифәләре андый мәгълүматны хәтерләми, елъязмаларда андый сәхифә юк. Татарның бөек улын дөньяга китергән ана күләгәдәрәк калган – аның рухына яңа заманнарда Коръән укылмаган. Бу эш быел Халыкара туган тел көнендә беренче тапкыр башкарылды.

Башлап йөрүче – язучы Марат Әмирханов. Идеяне күтәреп алучы һәм финанс ягын үз өстенә салучы - ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды. Бу идеяне тормышка ашыручы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

Ни өчен шушы көн?

Беренчедән, Бибимәмдүдә абыстайның 26 яшендә февраль аенда дөнья куйганлыгы билгеле. Димәк, Бибимәмдүдәнең вафатына быел 130 ел. Аның туган көне билгеле түгел, метрикә кәгазьләре табылмаган. Без аның тууына 155 ел тулганын гына беләбез.

Икенчедән, Филармониягә Тукай исеме 1946 елның февраль аенда бирелгән. Бу да бер саллы аргумент.

Өченчедән, Халыкара туган тел көне ул – ана теле көне. Ә нигә татарның иң бөек шәхесен дөньяга китергән ананың көне булмасын ди?!

Марат Әмирханов: Мин үткән ел Бибимәмдүдә абыстайның каберен зыярәт иткәндә, авылдашлары алдында «Үз хисабымнан булса да, китабын чыгарырмын», дигән идем. Аллага шөкер, шулай эшләдем дә. Хәлемнән килгәнчә, рухына Коръән укытырмын дигән сүзем дә бар иде.

Марат Әмирханов ул китапны чыгарып өлгерткән. Әлегә ул 500 данә тираж белән авторның үз акчасына бастырылган. «Минем Хөкүмәткә дә, Татарстан китап нәшриятына да бер дәгъвам да, үпкәм дә юк. Күбрәк тираж белән дә чыгар әле. Миңа аның тизрәк дөнья күрүе кирәк иде», ди автор.

Язучы китапны китапханәләргә таратырга җыена.

Марат абый, бәлки, сатуга куярсыз, ә? Теләгән кеше сатып алыр иде. Ә китапханәләр өчен аны социаль әһәмиятле әдәбият исемлегендә бюджет акчасына да чыгарып буладыр. Әлеге исемлек белән чыккан китапның күп өлеше китапханәгә китә. Ә монысын татар кешесе сатып алып укыса, яхшырак булмасмы? Затлы кешеләребез турында затлы китап татар өенең түрендә торса иде. Китапка түләгән акчасы садака булып барыр иде.

ххх

Коръән ашы уздыру өчен кулай урын итеп Мәрҗани мәчете сайланган. Әлеге Җәмигъ мәчетендә бөекләребезнең рухына дога кылып ашлар уздырылганы бар. Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар да шушы мәчет залында искә алынган иде.

Кадим Нуруллин: «Шәхесләребез рухына догалар уку традициягә кереп бара. Тарихчыларыбыз һәм язучыларыз киләчәктә дә безнең зур шәхесләребезне дөньяга чыгарсыннар һәм киләчәк буыннар алар турында күбрәк белсеннәр иде.

Бибимәмдүдә абыстайны искә алу көнен дә традициягә кертергә мөмкин һәм кирәктер дә. Ул бит мәктәп программаларыннан да читтәрәк кала килде. Тукайны ятим иттереп күрсәтәсебез килдеме икән инде? Бибимәмдүдә ханым өйрәнелмәде. Ярый әле, мондый әсәрне Марат абый нәшер итте.

Юлда да уйлап килдем: кеше артында әтисе исеме тора, фамилия дә бабаларына нигезләнеп куела. Хатын-кыз күләгәдә кала икән. Ә бит үзебез ана теле дип сөйләшәбез. Без бит бөтенебез анабызны тоеп, аның карынында ятканбыз. Бүген шундый бөек ананың ашына җыелганбыз икән, бәлки ул тарихка шулай кереп тә калыр. Алга таба шулай җыелырбыз».

ххх

Табын алтмыш кешелек итеп әзерләнгән. «Бакыйлыкка күчкән шәхесләребезгә догадан башка бернәрсә дә кирәк түгел. Без бу мәҗлескә Тукай иҗатын һәм тормышын өйрәнүгә үз өлешен керткән зур шәхесләребезне чакырырга тырыштык», - ди мәҗлес хуҗабикәсе ролен үз өстенә алган Нурия Хашимова.

Дөрес, кунакларның күбесе ир-ат. Күренекле язучыларыбыз, артистларыбыз милләт символлары булып тезелеп утырган. Хатын-кызлар өстәлендә сәнгать әһелләреннән күренекле җырчы Зөһрә Сәхәбиеваны, нәфис сүз остасы Луара Шакирҗанованы, композитор Резеда Әхиярованы, галимә Ләйлә Минһаҗеваны, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликованы, шагыйрә Илсөяр Иксанованы гына күрергә мөмкин иде.

Алтмыш кешелек зал Айрат Арсланов аудиоязмасында Тукай шигырьләрен, Илһам Шакиров җырын тыңлады. Микрофонга чыгып Эмиль Җәләлетдинов, Луара Шакирҗановалар сөйләде. Иң мөһиме – Корьән сүзләре һәм вәгазьләр яңгырады.

Бераз читкәрәк китеп...

Минем ир кешеләрдән «Хәзер ана кеше баласын ташлап кияүгә китсә, сүгәбез. Тукайны да анасы Шәрифә карчыкта калдырган», дигән фикер ишеткәнем бар. Тукайның «Исемдә калганнары» буенча фикер йөртсәк, Шәрифә карчык усал булган. Үз карынында бала йөртеп карамаган кеше заты ни димәс? Шулай да бу сорауны биреп карарга булдым.

Язучы Марат Әмирханов: «Әнисенең улын сагынып ничек елаганы Укмаси истәлекләреннән таптым. Шәрифә карчык начар булмаган ул. Тукай шулай әйткән дип, Шәрифә карчык турында начар фикер кереп калган. Тукай үзе дә бик усал булган, уйлап бетермичәрәк язган».

Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: «Бу ана турында ниндидер сүзләр әйтергә җөръәт итү үз борыныңнан артыкны күрмәү дип саныйм. Әлфия Авзалова китабында бер эпизод бар. Нәни сеңлесенә салкын сөт эчерәләр һәм баланы юк итәләр. Бу тетрәндергеч мизгел. Уйлап карасаң, бу бит берничә дистә ел элек кенә эшләнелгән эш. Әзрәк шул чорны өйрәнсәң, ул кешеләр бездән акыллырак яки акылсызрак булгандыр дип санамыйм. Нишләргә кирәк иде соң? Ул чорда, бәлки, без дә үзебезне шулай тотар идек. Бүгенге көн күзлегеннән карап, шул чор кешеләрен хөкемгә тарту аңлап бетермәгән кешеләр тарафыннан гына әйтелә торган сүздер. Икенче яктан караганда, Тукай шушы юлны кичмәгән булса, бәлкем без белгән шагыйрь булмаган да булыр иде. Авырлыклар аны халкының гәүһәре, энҗе бөртеге итеп формалаштырган».

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева: «Ир кешенең кайберләре хатын-кызны сүгәргә генә тора инде. Бибимәмдүдәне тормыш авырлыгы шушы хәлгә куйган. Ул бит улын вакытлыча гына калдырып торган. Бибимәмдүдәнең үз әнисе вафат булган, әтисе икенче хатыны белән торган. Ул бит Шәрифә әбинең явызлыгын да белмәгән. Нишләсен соң? Бөек Тукайны дөньяга китерер өчен туган ана бит ул. Аллаһ аңа шушы миссияне биргән. Тукайда шушы затлы ата-ана каны ага. Пәйгамбәребезне дә Аллаһ шулай әзерләгән».

P.S.: Быел Татарстан язучылар берлеге идарәсе Тукай премиясенә тәкъдим ителәсе кандидатураларны караганда, Марат Әмирханов исеме дә бар иде.

«Премиягә «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд» һәм «Бибимәмдүдә» китаплары тәкъдим ителә. Бибимәмдүдә — Тукайны тудырган ана, безнең милләт анасы. Һәр язучы эчке потенциалын һәм Ходай аңа нинди талант биргәнен яхшы белә. Кемдер премиягә ярсып бара, мин ярсымыйча көттем», дигән иде ул. Әмма идарә Тукайны дөньяга китергән ана - Бибимәмдүдә абыстай турында беренче әдәби әсәр язучыны Тукай премиясенә лаек дип тапмаган. Ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, балалар өчен шигырьләр язучы Ленар Шәех белән бер чамада гына тавыш җыя алган, ягъни, беренче бишлеккә үтмәгән. Менә шундый Идарә идарә итә язучылар белән...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100