Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театры артисты Зөлфия Зариповага 55 яшь: «Минем карчык буласым килми»

20 гыйнвардаТинчурин театрында Татарстанның атказанган актрисасы Зөлфия Зарипованың 55 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды. Ул күренекле режиссер, язучы, артист, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зарипов кызы. Күпләр өчен ул «Габбас хәзрәт» спектаклендәге Нурия буларак таныштыр.

news_top_970_100
Тинчурин театры артисты Зөлфия Зариповага 55 яшь: «Минем карчык буласым килми»
Салават Камалетдинов

Кичә «Дөнья матур, дөнья киң» дип исемләнгән иде. Режиссеры — Резедә Гарипова. Юбилей кичәсен Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхова алып барды. Ул кара-каршы утырып сөйләшү форматында узды. Кичәнең төп героен хезмәттәшләре, курсташлары, якыннары котлады. Зал тулы ук булмаса да, тамашачы шактый җыелган иде.

«Мин хыялыма хыянәт итмәдем, мин хыялымны үзгәрттем»

«Аның бала чагының күп өлеше әтисе эшләгән театр сәхнәсе артында уза. Шул вакытта театр дөньясына, артистларга, спектакльләргә, сәхнә тузанына, театрның уникаль атмосферасына гашыйк була ул. Язмыш аның теләгенә буйсына кебек. Мәскәү каласы, Щепкин исемендәге театр көллияте, кинодагы рольләр, Тинчурин театрында эшләү, халык мәхәббәте… Һәм кинәт карьераның иң биек ноктасында ул үзенең чын мәхәббәтен очрата, гаилә кора, ана була. Һәм шул мизгелдән үзен бөтен барлыгы белән гаиләсенә багышлый һәм театр икенче планга күчә

Мин үз планымны тулысынча үтәмәдем, ләкин тагын сайлау мөмкинлеге бирсәләр, һичшиксез, гаиләне сайлар идем», — дип әйткән булган ул бер интервьюда. Сез тормышыгызның кайсы мизгелендә зур хыялыгызга хыянәт иттегез, әллә «хыянәт иттегез» дип әйтү дөрес түгелме?» — дип башлап җибәрде әңгәмәне алып баручы.

Зөлфия апа бераз уйланып алды. Шул вакытта миндә сорау туды, бу сценарийда каралган пауза идеме, әллә чыннан да искә алумы? «Исегездәме, „Королева бензоколонки“ дигән кино бар иде. Анда төп героиняның шундый сүзләре бар: „Мин хыялыма хыянәт итмәдем, мин хыялымны үзгәрттем“. Карьера өеңдә каршы алмый, акча күз яшьләреңне сөртми, дан кулын сузмый, диләр», — дип җавап бирде ханым сәхнәдән.

Алып баручы: «Үзеңне гаиләгә багышлау өчен бик күп көч кирәк бит, Зөлфия апа».

Зөлфия Зарипова: «Кирәк, ул көчне мәхәббәт бирә».

Экранда Зөлфия Зарипова уйнаган спектакльдән өзек күрсәтелде. Ул анда шундый яшь. Анда Зөлфия апага 23 яшь булган.

«Тукайның әнисен уйнау ни дәрәҗәдә җаваплы булуны аңламаганмындыр»

Зөлфия Зарипова 1984-1988 елларда Мәскәүдә Щепкин көллиятендә укыган. «Без шулкадәр яратып укыдык, бергә „татарлар“ дип горурланып йөрдек. Шуңа да аерылышабыз дип уйламадык. Казанга театрга кайтабыз дип өметләндек», — ди ул. Шулай да Зөлфия апаны беренче тапкырдан театрга алмаганнар. Тик 24 яшьләр булганда ул инде Габдулла Тукайның әнисе ролен уйнаган. «Ул вакытта ни дәрәҗәдә җаваплы роль булуны аңламаганмындыр. Минем өчен иң мөһиме процесста булу, кино дөньясы белән танышу, олпат артистлар белән аралашу иде». — ди ул.

Кичә дәвамында Зөлфия апа бик кыска гына җаваплар бирде. Тамашачы күбрәк аның чибәрлегенә, затлы киемнәренә сокланып утыргандыр, без аны аз ишеттек. Әйе, шигырьләр укыды, биеде һәм бик зур игътибар белән үзе дә тыңлады. Котлауларны, әлбәттә.

Сәхнәдән беренче котлау сүзләре ишетелгәнче, тамашачы алдына Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина һәм «Гауга» төркеме солисты Оскар Юнысов, музыкант Альберт Сәдретдинов чакырылды. Алар ике җыр башкарды, җырлар арасында кичәнең төп герое шигырь сөйләп алды.

Котлау өчен беренче сүз Татарстанның Театр әһелләре берлегенең иҗат бүлеге белгече Майя Швецовага бирелде. Зөлфия Зарипова Тинчурин театрында бу берлекнең вәкаләтле вәкиле икән. Телефоннан укыштыргалап булса да, беренче теләкләр һәм рәхмәт сүзләре әйтелде.

«Ул да кычкыра белә, у-у-у җенләнсә-ә-ә…»

Әңгәмә дәвам итте. 1989 елда Зөлфия Әхтәм кызы Тинчурин театрында эшли башлый. Сәхнәгә Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов чыкты. Алар да кәнәфигә утырды.

Без Зөлфияне сөенеп, бик яратып кабул иттек. Карагыз әле сез аның кыяфәтенә: камыштай зифа буе, тал чыбыгыдай сыгылмалы гәүдәсе, сөйкемле йөзе, ут чәчеп биюе, пластикасы… Ул, әлбәттә, театрда үз урынын табачак дип ышандык, тапты да. Ул бик шәп партнер, аның белән сәхнәдә рәхәт. Мин аның белән беренче тапкыр «Аршин мал алан» спектаклендә уйнадым. Алар Җәмилә белән зәвыклы, чибәр бай кызларын, ә мин алар тирәсендә чабып йөри торган хезмәтче ролен башкардым. Шундый ярата идем мин ул спектакльне. Ул вакытларны бер дә онытмыйм. «Гайфи бабай, өйлән давай» спектаклендә сине бер дә онытасым юк. Елыйсыларым килә хәтта. Ул бер катлы, самими, татар теле аксабрак торган татар кызы ролен башкарды, — дип искә алды ул.

Зөлфәт абый Зөлфия апа белән ирле-хатынлы булып башкарган рольләрне искә алды.

Беренче ирле-хатынлы ролебез «Шкаф эчендә кем ята» спектаклендә булган. Ул шундый тиз бара торган спектакль иде. Ремаркның «Без барыбыз да кешеләр» спектакле дә бик истә калган. Шуны әйтә алам: Зөлфия — Мәскәү актрисалары кебек. Кабул иткәндә дә ул татар кешесе түгелдер дип уйладык. Ул «мәскәүләрчә» зәвыклы иде. Ул эмоцияләрен күзләре аша чагылдыра белде, үзе басынкы. Ул да кычкыра белә, у-у-у җенләнсә-ә-ә, тавышы бавырыннан, бөереннән чыга. Тик сәхнәдә, — дип елмайды ул.

Алар Нәбирә Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату» спектаклендә дә парлашып уйнаганнар. «Зөлфия, театрда үз урының бар. Хатын-кыз буларак үз вазифаңны үтәдең — гаилә кордың, бала тәрбияләдең. Хатын-кыз өчен бу Аллаһы Тәгалә каршында зуррак вазифа», — диде Зөлфәт абый.

«Безнең театр кызлары синең фигурага гашыйк»

Зөлфия апаны котларга курсташлары - щепкинчылар да килгән иде, барысы да сәхнәгә күтәрелде: Илдус Габдрахманов, Илсөя Төхфәтуллина, Мәрьям Йосыпова, Айрат Арсланов, Раушан Шәрипов, Ренат Әюпов, Әдип Гаязов, Айгөл Кадыйрова, Госман Хәкимов. «Дүрт ел укыган вакытта кызыклы вакыйгалар, студент еллары безне дуслаштырды һәм берләштерде. Утыздан елдан артык без бергә», — диде Илсөя Төхвәтуллина.

Зөлфия Зарипова Раушан Шәриповка хәләл җефетен эзләп табарга ярдәм иткән дип тә була икән. Раушан абый шул истәлекләр белән уртаклашты.

Мәскәүдә укыганда җәйге каникулга кайткач, тамашачыга үзебезнең иҗатны күрсәтер өчен безне районнарга чыгарып җибәрәләр иде. Анда йөргәндә безне йортларга урнаштыралар. Апас районына барган идек. Зөлфияне минем булачак хәләл җефетемнең өенә төшергәннәр икән. Алар концертка менде. Шул вакытта хәләл җефетем белән танышып киттек, хәзер инде утыз елдан артык бергә яшибез. Күпме вакыт үткәннән соң да, бөтен гаиләм исеменнән рәхмәт әйтәм», — диде ул.

«Зөлфия, хәтерлисеңме, Мәскәүдә укыганда „Иллюзион“ дигән кинотеатрда иске мюзикллар карый идек. Биюләргә бик гашыйк булдык. Нишләп без шулай биемибез икән дип көнләшеп карый идек. Вакыт җитте. Әйдә хыялны тормышка ашырыйк әле», — диде дә Илдус Габдрахманов, алар бергә биеделәр. Бу актрисага 55 яшь дип бер дә уйламассың...

Котлауларны Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов һәм Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова дәвам итте. «Синең белән бергә укуым белән горурланам, театр сәнгатендә синең югалмавың минем өчен бик рәхәт», — диде баш режиссер. «Безнең театр кызлары синең фигурага гашыйк. Синең чая кызларны уйнавыңа әле дә шаккаталар», — диде Рәмзия апа.

«Сиңа әле 55 кенә»

Театрда актив уйнап йөргән вакытта язмыш Зөлфия апаны булачак тормыш иптәше белән очраштыра. Ул вакытта актриса беренче иреннән аерылган булган. «Хәзер без бик бәхетле. Бөтен кеше дә шулай яратып һәм яратылып яшәсен иде, мәхәббәт булган җирдә байлык та, саулык та була», — ди ул.

Сәхнәгә Камал театры артистлары күтәрелде: Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина.

Әзһәр абый сүзен микрофонсыз гына башлады, бик әйбәт ишетелде. «Миңа Зөлфиянең әтисе Әхтәм шалтыратты. „Бүген кызымның туган көне. Барып, минем һәм әнисе исеменнән, безне караган өчен бик зур рәхмәт әйт“, — диде. Әти-әнисен караган балага чын күңелдән рәхмәт әйтәм», — диде ул.

«Әле күптән түгел генә үземнең дә бәйрәмем узып китте, миңа 75 кенә әле, ә сиңа 55 кенә», — дип елмайды Дания апа һәм ихлас теләкләрен җиткерде. 

«Бу олпат артистлар янында мин әзрәк кечерәге инде, — дип сүзен башлады Әсхәт абый. — Миңа да Әхтәм абый шалтыратты. «Анда «Габбас хәзрәт”тән өзек күрсәтәләр, зинһар, чыгып, бер-ике генә сүз әйт әле», — ди. Без анда икәү уйнадык, Зөлфия минем кызым иде. Гариф Ахунов әсәре «Идел кызы» дип атала, аны шул исем белән куя башладылар. Телевизион фильм чыккач, Гариф ага Әхтәм абый алдында: «Бу «Идел кызы» түгел, ә «Габбас хәзрәт» дигән роман булачак дип әйтеп калдырды. Безне бергә уйнарга чакырмаслар инде, тик тагын бер уйнап карыйсы килә, шулай да өметсез шайтан гына, ди», — дип сөйләде ул.

Соңыннан сәхнә түренә Тинчурин театры артистлары һәм баш режиссеры Туфан Имаметдинов чыкты. Баш режиссер Зөлфия апага рәхмәт хатын тапшырды, хезмәттәшләре котлау сүзләрен әйтте.

«Ул безнең арада иң нечкәсе һәм чибәре»

Кичә тәмамлангач, Зөлфия апа фотоларга төшкән вакытта аның туганнары белән сөйләшеп алдым. Әхтәм абыйның олы апасының кызы Рамилә Тимуршина:

Зөлфия туганнарга бик ягымлы. Безнең өч яшь аерма гына, бергә театр дөньясында үстек дип әйтсәк тә була. Алар безгә еш килә иде. Зөлфия сәхнәдә үсте. Камал театры артистлары Зөлфияне үз кызлары кебек яратып тәрбияләде. Театр труппасына алынырга җыенганда «Туган авылым»ны бергә көйләп әзерләнгән вакытлары әле дә истә. Әле дә колагымда яңгыраган кебек. Аның тавышы бик ягымлы бит. Ул безнең арада иң нечкәсе һәм чибәре, бераз гына ак көнләшү дә бар кебек», — дип елмайды ул.

Туганы Гөлназ Мотыйгуллина да аның йомшак күңелле булуын ассызыклады.

Мин авылдан Казанга килгәч, ярдәм кулын Әхтәм абый белән Зөлфия апа сузды. Бер ел тирәсе аларда яшәдем. Театр, киноларда уйнап мәш килдек. Зөлфия апа минем дустым, сердәшчем дә булды. Тормышта авыр вакытлар да булды, бер-беребезгә таяныч булырга тырышабыз. Әнисе Җәмилә апа мине ашарга пешерергә өйрәтте, аның белән егетләр турында сөйләшә идек, — диде ул.

«Театр кешесенә тормыш иптәшен табу бик авыр»

Арыган булса да, Зөлфия апа үзе дә сорауларымны җавапсыз калдырмады.

Сез сәхнәдә бүген актриса идегезме, әллә инде үзегезнең хисләр өстенлек иттеме?

Бүгенге кичәдә ачыктан-ачык әңгәмә ясарга теләгән идем. Шундый өйдәгечә атмосфера белән. Беренче минуттан ук барысы да күңелемә тиде. Башта барып чыкмас дип уйлаган идек. Куркып тордым, ә хәзер башыма да сыймый. Тиздән карчык булам, дигән уй башымда. Карчык буласым килми.

Үзегезне ничә яшькә хис итәсез?

Минус ун ел (көлә).

Әти-әниегез ничек соң?

Без шундый стадиядә: алар яшәү өчен көрәшә. Мин аларга ярдәм итәргә тырышам. Аларга ярдәм итә алуым белән горурланам. Алар алдындагы бурычымның бәләкәй өлешен генә булса да түләргә иде. Алар аерылыштылар. Әти шәһәрдә яши, әнигә авыл тормышы якын. Әни авыл тормышын берүзе алып бара, әти өйдә — параличланган.

Билгеле бер вакыттан соң сезнең өчен театр икенче планга күчкән, ул карарыгыз турында үкенгәнегез булмадымы?

Юк. Бер тапкыр да үкенмәдем. Андый тормыш башлану минем өчен бер могҗиза иде. Иремнең кияүгә чыгарга чакыруы минем өчен чыннан да могҗиза иде, чөнки театр кешесенә тормыш иптәшен табу бик авыр. Сөбханалла, ул могҗиза ярдәм итә.

Беренче ирегез белән аралашканыгыз юкмы?

Юк. Ул инде яшьлек хатасы дигәндәй. Мин бик соң кияүгә чыктым, 28 яшь иде. Беренче тапкыр ничә яшьтә булганымны хәтерләмим дә инде. Шулай язган инде ул. Бүгенге көндә, күз тимәсен, мин бик бәхетле.

Улыгызның театр юлын сайлавын телисезме?

Улыма 21 яшь. Ул әле үзен эзли дип әйтергә кирәк. Үз теләге белән иҗат юлын сайласа, мин аны тынычлыкта калдырам. Теләге булса, ирешер. Кызыксынуы бар, бәлки булыр.

Тагын бер тапкыр юбилеегыз белән. Иҗади уңышлар Сезгә.

Рәхмәт!



Галерея: Зөлфия Зарипованың 55 яшьлегенә багышланган кичәдән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100