Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саимә Ибраһимова белән хушлашу: «Шушы зәхмәт кагылмаган булса, йөзне узасы иде ул»

Тәрҗемәче, язучы, журналист Саимә Ибраһимова Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде. Биредә халык шагыйребез Роберт Миңнуллин, күренекле җырчыбыз Рафаэль Сәхәбиевлар ята.

news_top_970_100
Саимә Ибраһимова белән хушлашу: «Шушы зәхмәт кагылмаган булса, йөзне узасы иде ул»

Гәрчә Саимә апага 93 яшь булса да, «Саимә Ибраһимова вафат» дигән хәбәр көтелмәгәндә булды,

Озак еллар «Яшь ленинчы», «Сөембикә», «Мәдәни җомга» газета-журналларында эшләгән, соңгы елларда истәлекләр язган язучы, тәрҗемәче һәм журналист Саимә Ибраһимова Казанның 12 нче хастаханәсендә вафат булды. Теге зәхмәт кагылмаган булса, йөзне узарлык иде әле ул диеште өлкән буын әдәбият әһелләре аны соңгы юлга озатканда. Изге Корбан гаете көнендә вафат булуның оештыру ягыннан бер уңайсызлыгы да бар — ял көненә бәйле рәвештә мәрхүмәнең җәсәден алып җир куенына салуга кадәр узасы юл мәшәкатьлерәк булырга мөмкин.

«Ркаил Зәйдулланың депутат вәкаләтләре ярдәм итте. Ул шалтыратмаса, тиз генә документлар эшләтеп өлгерә алмас идек», диде документларны зиратка китереп җиткергән ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал.

Халык күп түгел. Ләкин биредәге һәр кеше легендар Саимә Ибраһимованы белгән, кадерле кешеләре белән ихластан хушлашырга килгән шәхесләр.

«Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләребез дә аның мәктәбен узды»

Язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, төрле елларда «Яшь ленинчы», «Сабантуй», «Сөембикә» журналларының баш мөхәррире Роза Туфитуллова: «Саимә апа бик сирәк була торган, тирән эз калдырып киткән чын журналистларның берсе иде. Ул кызыклы кеше, гыйлем иясе иде. Иңгә-иң куеп, бер җан булып, унҗиде ел бергә эшләдек

Саимә апа үз мәктәбен булдырган журналист һәм язучы дияр идем. Аның «Яшь ленинчы» мәктәбен узган бик күпләр — Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләребез, Госман Садә, Нияз Акмаллар татар әдәбиятының кабатланмас исемнәре булып калдылар. Талантларны табуда һәм үстерүдә Саимә апаның роле зур булды. Менә шундый иде ул!»

«Саимә апа гомере өстәлгән саен матурлана барды»

Журналист, төрле елларда «Яшь ленинчы», «Салават күпере»ндә эшләгән, «Сөембикә» журналында баш мөхәррир булган Фирая Бәдретдинова: «Саимә апа кешеләр турында матур уйлап яшәгән кеше. Бөтенесен туп-туры әйтеп яшәгән хәлендә дә ул берәүдә дә үзенә карата тискәре мөнәсәбәт тудырмады. Егетләр дә: «Саимә апа егет ул!» диләр иде. Ул егетләрчә уйлап, нәфис хатын-кыз булып кала алган кеше. Бик зирәк кеше иде.

Саимә апа бик матур озын гомер кичерде. Әле бүген дә: «Шулай булдымыни бу минем китүем» дип карап торадыр кебек. Ул китәм дип уйлаган һәм китергә җыенган кеше түгел.

Ул соңгы көннәренә кадәр гаҗәпләнүдән туймаган кеше. Шушы сыйфатын җуймаган кеше озак яши ала. Мин сиксәненче елда «Яшь ленинчы»га практикага килгәндә ул югары кан басымы белән интегә иде. Ул чакта аңа 52 яшь булган дип исәпләп чыгардым. Аның аннан соңгы гомере Аллаһы Тәгалә ярдәме һәм үз тырышлыгы белән яшәлгән гомер. Ул гомерен озайту өчен бик тырышты: бик дөрес яшәде, дөрес тукланды, табалган дәваны тапты. Саимә апа гомере өстәлгән саен матурлана барды.

Без «Яшь ленинчыга килгәндә аннан бик курка идек. Ул бик дәрәҗәле, абруйлы иде. Шушы дәрәҗәсендә калган килеш без аның белән гаилә дуслары булып киттек. Ул 90 яшен билгеләп узгач: «Моннан соң һәр туган көнем юбилей булачак», диде. 91ен билгеләп уздык. Коронавирус аркасында аның соңгы ике туган көнен үткәрә алмый калдык.

Кызы Гөлнар аның гомерен озайту өчен бик тырышты, бөтенесен эшләде. Аналы-кызлы аның кадәр аңлашып яшәгән кешеләрне белмим дә».

«Аллага шөкер, дәрәҗәле бүләгебезне — «Сөембикә беләзеге“н тапшырып өлгердек»

«Сөембикә» журналының баш мөхәрирре Лариса Маликова: «Саимә апа телнең тәмен белеп эшли торган, телнең генә түгел, рәсемнең дә мәгънәсен аңлый торган чын журналист иде ул. Википедия иде инде ул безнең өчен. Легендар журналист иде.

Ул Сөембикә ханбикә исемен күтәрү өчен дә күп эшләде. Төркиядә яшәүче язучының Сөембикә турында язылган пьесасын татарчага тәрҗемә итте. «Сөембикә» журналы Саимә апа туплаган «Сөембикә ханбикә» дигән җыентык чыгарды. Быел без аңа шушы эше өчен, Аллага шөкер, дәрәҗәле бүләгебезне — «Сөембикә беләзеге»н тапшырып өлгердек.

Мин әле Саимә апа белән танышканчы ук аның турында әти-әни — Фирая Маликова белән шагыйрь Зөлфәт сөйләве аша белә идем. Алар бергә эшләделәр һәм аның турында күпме легендалар сөйләнә иде.

Бер кызык вакыйганы искә төште. Безнең журнал чыккач, күзәтү була иде. Саимә апаның күзәтүе кызык: бер битне ача, икенчесен, журналга иелә… куркып карап торасың инде. Шул вакыт ул: «Кызлар, бу ужас», дип кычкырып җибәрә. Йөрәк төшеп китә. Ә ул: «Ужас, ничек матур булган», дип әйтеп куя. Менә бу безнең Саимә апабыз!

Энергиясе ташып тора иде аның. Бер ике атна элек кенә сөйләштек әле. Трубканы алуга беренче сүзе «Сагындым!» булды. Аларның фатирларында ремонт булды һәм алар анда яңа гына күчтеләр. «Мин сезне чакырам, очрашырбыз», диде. Язмаган булган икән».

Без — хатын-кызлар читтә аны искә алып торган арада ирләр женаза намазын укыды, мәрхүмәнең кәфенләнгән җәсәден бөтен шартын китереп җирләделәр дә.

«Саимә апа тормышны ярата иде»

Халык шагыйре, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Саимә апа бездән дә узып яшәр дип уйлаган идек. Чөнки бик тере иде, тормышны ярата иде. Шушы зәхмәт чир эләкмәгән булса, бәлки, андый өметләребез дә тормышка ашкан булыр иде. Һәрбер әҗәл үкенечле, Аллаһы Тәгаләнең карары алдында без көчсез, тәкъдиреңә ни язылган — шуны күрәсең. Саимә апа аны белгән кешеләрнең күңелендә якты истәлек калдырып китте.

Миңа «Яшь ленинчы чорында аның белән аралашырга туры килде. Ул бик таләпчән иде — без аннан куркып тора идек, бигрәк тә, Зөлфәтләр, Мөдәррис Әгъләм, Нияз Акмаллар.

Ул бик күп тәрҗемә иткән кеше. Без «Хәзинәләр атавы», «Том Сойер»ларны Саимә Ибраһимова тәрҗемәсендә укып үстек. Соңгы вакытта ул бик кызыклы истәлекләр язу белән шөгыльләнде. 

Хәзер аңа матур сүзләр дә кирәкми, дога гына кирәк. Яхшы кеше иде».

«Мондый затлар безгә һәрвакыт җитми һәм җитмәячәкләр дә»

Озак еллар «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире булган Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров: «Безнаң татар каләм осталарына җитеп бетмәгән кыйммәтләр бар. Ул башка милләт язучыларына да җитеп бетми. Бу кыйммәтләр — интеллектуальлек, зыялылык, затлылык һәм эрудиция. Саимә апа Ибраһимова шушы олуг сыйфатлар бар иде. Ул хезмәт вазифасында да, иҗатта да шушы сыйфатларга тугры булып калды. Ул татар әдәбиятын интеллектуаль яктан баетуга зур өлеш кертте. Ул тәрҗемәче буларак, дөнья күләмендә танылган асыл язучыларга мөрәҗәгать итеп, аларның әсәрләрен тәрҗемә итте. Татар әдипләрен дә русчага тәрҗемә итте. Саимә апа бер дәрәҗәдә татар телен дә, рус телен дә мөкәммәл дәрәҗәдә белә иде. 

1995 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән «Мәдәни җомга» әдәби атналык газетасы чыга башлады. Шул вакыт Саимә апа оялып кына миңа эш булмасмы дип мөрәҗәгать итте. Ул вакытта Саимә апа иҗат белән генә шөгыльләнә иде инде. Мин аны бик рәхәтләнеп, бик теләп эшкә алдым. «Мәдәни җомга”ны аякка бастыруда, интеллектуаль югарылыкка күтәрүдә Саимә Ибраһимованың роле зур булды дип уйлыйм.

Мондый затлар безгә һәрвакыт җитми һәм җитмәячәкләр дә. Без аны һәрвакыт юксыначакбыз».

«Саимә апаның мәктәбе бар иде. Аның мәктәбен узган кеше иҗатка таләпчән карый»

Язучы, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев: «Без Саимә апа белән «Яшь ленинчы»да бергә эшләдек. Минем әле яңа эшли башлаган гына чор иде, редакциядә Саимә апаның булуы минем өчен бер мәктәп булды. Ул таләпчән иде, шул ук вакытта кайгыртучан да иде.

Ул вакытта редакцияләр шаулап тора һәм Роза Туфитуллова белән Саимә Ибраһимова икенче әниләребез кебек иде. Бүген яшь иҗатчыларны алар кебек кайгырта ала торган андый кешеләр юк инде.

Саимә апаның мәктәбе бар иде. Аның мәктәбен узган кеше иҗатка таләпчән карый, тыныш билгеләрен дә вак-төяк дип санамый. Бүгенге журналистларга карыйм да: «Эх, боларны Саимә апа мәктәбеннән үткәрәсе иде», дип куям».

«Була бит шундый затлы картлык. Ул шушы затлы картлык символы иде»

Озатучылар арасында журналист, озак еллар ТР Мәдәният министрлыгында эшләгән Раиса Сафиуллинаны күргәч, башта гаҗәпләнеп калдым. Баксаң, алар министрлыкта Саимә Ибраһимованың кызы Гөлнар Фатыйховна Хәсәнова белән эшләгән икән.

Рәйсә Сафиуллина: «Гөлнар Фатыйховна педагогика фәннәре докторы, КХТИда укыта. Гаҗәеп хатын-кыз. Заманында ТР мәдәният министры Зилә Вәлиеваның киңәшчесе иде. Ул әнисен шулкадәр карады, кадерләп саклады. Ә үзе бүген аны җирләүдә дә катнаша алмады, хастаханәгә алып киттеләр. Читтән торып эшли башлагач әнисе янында күбрәк тора алуы өчен дә шатланган иде бит ул.

Өч ай элек аларда кунакта булган идем. Ул шулкадәр матур иде. Була бит шундый затлы картлык. Ул шушы затлы картлык символы иде. Шулкадәр сөйкемле, зыялы һәм зирәк кеше иде ул».

«Саимә апа белән пандемиягә кадәр гел күрешеп тордык»

Саимә Ибраһимованы озатырга Ульяннан туганнары килгән. Сеңлесенең кызы.

Фәридә Әбүбакирова: «Саимә апаны озатырга Ульяновскидан килдек. Коронавирус пандемиясе башланнан бирле, ике ел күрешкәнебез юк иде инде. Аңарчы гел кайта иде, аның үзенең дә безгә килгәне бар.

Саимә апаны бәләкәй чагымнан беләм. Ул минем әниемнең бертуганы. Аның белән бәйле бер хатирә — Саимә апа холодецны бик тәмле пешерә иде. Мин ул холодец пешерү тәртибен өйрәнеп калдым. Хәзер холодецымны мактап сүз әйтсәләр, «Саимә апа рецепты» дим. Алар бит җәй көннәрендә Займищедагы бакчаларында яшиләр иде. Иртән алар Фатих абый белән бакчадан эшкә китәләр. Без Гөлнар, Ләйлә белән бакчада карлыган, алмалар җыеп кала идек. Кич Саимә апа карлыган, алма бәлешләре пешерә иде. Пешеренергә оста иде.

Займищедагы бакчасы бик хәтердә инде. Әле табип буларак, Казанга фәнни конференциягә килгәч тә, балачакта йөргән шушы бакчаны эзләп таптым. Саимә апа «Ничек таптың?» дип бик гаҗәпләнгән иде».

«Ул „мин сездән кеше ясарга тиеш“ дигән принцип белән эшли иде»

Миңа озату мәрасимендә бүгенге «Сабантуй» җитмәде. Чөнки бу редакциядә ул озак еллар эшләде һәм ул «кеше иткән» язучылар белән нәкъ менә биредә эшләде. Әмма алар юк иде. Элеккеге «Сабантуй» вәкиле булган һәм гомере буе аның дусты булып калган язучы Камил Кәримовка шалтыратасы иттем.

Язучы Камил Кәримов: «Саимә апа «Яшь ленинчы» да җаваплы секретарь иде. «Яшь ленинчы», дип яз яме. Бөтен текст аның аша үтә һәм Саимә апа кул куйган икән, баш мөхәррир бер төзәтмә дә кертми иде. Саимә апа безне шулкадәр язарга өйрәтте, чакырып алып төртеп күрсәтә-күрсәтә өйрәтә иде. Ул бер плеяданы шагыйрь иткән кеше — Вакыйф Нуриев, Госман Садә, хәтта Зөлфәтне дә төзәтә иде ул. Марсель Галиев шигырен укып күрсәтә иде: «Менә бит җөмлә нинди була ала», дип. Саимә апа бер мәктәп иде.

Саимә апа белән шаяртып булмый иде. Ул бик җитди иде, өйрәтергә ярата иде. Әмма аңа каршы беркайчан беркем бер сүз әйтмәде. Ул мин сездән кеше ясарга тиеш дигән принцип белән эшли иде».



Галерея: Язучы Саимә Ибраhимованы соңгы юлга озату мәрасименнән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100