Минзәлә театрында премьера: гаиләне кем тарката? | intertat.tatar

Минзәлә театрында премьера: гаиләне кем тарката?

Минзәлә театры Илгиз Зәйниевның «Ситса туй» моңсу комедиясен чыгарды. Безнең хәбәрчебез аның беренче тамашачысы иде.

Минзәлә театры яңа җитәкчеле беренче сезонын Илгиз Зәйниев комедиясе белән япты. Театр директоры Илнур Гайниев, танышлыгыннан файдаланып, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевны Минзәлә театры өчен яңа пьеса язарга һәм шул үзе язган әсәрне килеп куеп китәргә үгетли алган. Казан дәүләт сәнгать институтында параллель төркемнәрдә укыган икән алар — нигә изге максатларда танышлыкны файдаланмаска әле!

Минзәлә театры — Татарстанда Илгиз Зәйниев әсәре куелмаган бердәнбер театр булган, ди. Кыскасы, бу театр да Илгиз Зәйниев тарафыннан «алынды».

«Ситса туй» — комедия. Һәр гаиләдә көн саен кабатларга мөмкин булган диалоглардан төзелгән тормышчан комедия. Спектакль театр яшьләре белән куелган. Катнашалар — Рания Җиһаншина, Рөстәм Зиннуров, Илдар Халиков, Нәфис Гайфуллин, Зөлфирә Гәрәева, Индира Гайфуллина, Диләрә Кәримуллина, Илсинә Минемуллина, Илназ Хисмәтуллин.

Рәссам — Сергей Скоморохов, композитор — Эльмир Низамов. Җыр сүзләре авторы — Резеда Гобәева.

Әлеге спектакльне карарга Минзәләгә Татарстан Дәүләт советы депутаты, «Кече ватан театрлары» партия проекты кураторы Людмила Рыбакова махсус килгән иде.

Людмила Рыбакова: «Кече ватан театрлары» проекты кысаларында бик күп спектакльләр куела. Ләкин нәкъ менә монысын без бөтен республика буленча йөртергә тиешбез. Чөнки биредә күрсәтелгән тормыш күренешләрендә залда утырган һәркем үзен таныгандыр.

Бу очракта Минзәлә театрының да максаты шул — спектакльне мөмкин кадәр күбрәк тамашачыга күрсәтү, димәк, мөмкин кадәр күбрәк гастрольләргә йөртү.

Спектакльдә вакыйгалар яшь парларның өйләнешүенә бер еллыгында — ситса туй көнендә башланып китә. Дүрт пар мисалында кайсы очракларда гаиләнең саклап калынуын, кайсы очракта саклап калуның кирәк булмавын күрәбез.

Беренче пар — ришвәт алмый торган намуслы милиционер гаиләсе өчен акча җиткерәлмичә интегә. Акчасызлык тупигы һәм шуннан икең бер булып чыгу юлы эзләмәү аларны аерылышу чигенә җиткерә.

Икенче пар — акча эшләүче ирнең хатынына игътибар җитми. Ә ир 3 мең сумга чәчәк алдым һәм 10 мең сумга ресторанда ашаттым — тагын ни җитми дип аптырый.

Өченче пар — хыялый ир һәм акчаны әрәм-шәрәм итмәскә тырышкан хатын.

Дүртенче пар — максаты карьера булган эшлекле ханым һәм бәхетен гаиләсе белән яраткан укытучылык эшендә күргән ир.

Әлеге парларның диалогларын рәхәтләнеп көлеп, урыны-урыны белән ирексездән алкышлап карыйсың. Ул гына да түгел — бу парлардан өлешчә генә булса да үзеңне табасың.

Әниеңә илтеп бирәм мин сине, үстереп бетерсен…

Бер котылгач, кире алмас инде ул хәзер…

Бай кызга өйләнергә идең, хатын исәбеннән яшәргә теләгәч.

Татарның акылы төштән соң килә ди шул!

Өч ел элек әйткән «яратам”ыңа сөенеп йөрергә тиешме мин?

Соң берәр нәрсә үзгәрсә, мин сиңа хәбәр итәр идем. Яратмыйм дип әйткән юк бит. Димәк, һаман яратам.

Суыткыч?

Сиңа булсын…

Үтүк?

Сиңа булсын…

— Кредит?

— Сиңа… Сиңа булмас инде барысы да, кредиты миңа булыр…

— Биш йөз мең…

— Бер ел түләдек бит инде, анда дүрт йөз туксан биш мең генә калды…

ххх

Кайсыдыр персонажларның гамәлләрендә һәм сүзләрендә Илгиз Зәйниевның хатыны, спектакльдәге җыр текстлары авторы Резеда Гобәева үзенең һәм танышларының чалымнарын күрде бугай. Мин дә бер персонажда өлешчә үземне таптым. Әлбәттә, Илгиз Зәйниев бер образны да кемнәндер тулысынча күчереп куймаган — алар бар да җыелма.

Тамашачы да бу персонажларда үзен, хатынын, апасын, җизниен, җиңгәсен, баҗасын, балдызын, киявен һәм тагын әллә кемнәрне таныячак. «Суйган да каплаган шул инде, әйтергә кирәк әле, барып карасын», - диячәк.

ххх

Хәзер бит нинди дә булса берәр профессиягә багышланган спектакльләр модасы китте. Кариев театры табибларны җыя, Тинчурин театры — прокурорлар тормышын өйрәнде, Камал театры журналистлар дөньясын күрсәтте, MOÑ театр мәйданчыгында укытучылар һәм таксистлар тормышыннан эскизлар карап кайттым. Минзәлә театры әлеге парлар аша ЗАГС хезмәткәре тормышын ачып бирә. ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе бөтен хезмәткәрләрен Минзәләгә озатып, спектакль каратып кайта ала.

Ххх

Әлеге спектакльне караган кайбер белгечләр хәрәкәт җитми дияргә мөмкин — андыйлар спектакльне наушник белән тыңлаучылар яки татарчаны ипилек-тозлык белүчеләр. Ә төп теле татар теле булган кеше рәхәтләнеп диалоглар тыңлаячак. Чөнки Илгиз Зәйниев чын татарча текст язган. Ягъни, оригиналы татарча, ул русчадан тәрҗемә түгел. Ә рус теленнән ни төзек тәрҗемә дә сизелә ул. Бу спектакльдә артист авызыннан чыккан һәр сүз тамашачы колагын иркәләп керә. Чын татарча юмор.

Яшьләр белән куелган көн кадагындагы мондый комедияләр газета укыган кебек. Алар бүген кызык. Берничә елдан алар газета төпләмәләрен актарган кебек булырга мөмкин: иске хәбәрләр хатирәләрне яңарта һәм тарихны саклый. Бары шул! Юмор да актуальлеген җуя. Яшьләр дә тиз картая. Шуңа күрә мондый халыкчан комедияләрне вакытында ,кайнар чагында карап калырга кирәк.

Ххх

Театрларга федераль акчалар килә башлагач, режиссерлар чакырып куйдырту практикага керде. Гафу итегез, арада халтура ясап китүчеләре дә бар. Йә театр йолдызларының таныш штампларын кулланалар, йә артларыннан ук спектакльләре сүтелә. Мин тагын артистны моңарчы күргән образда күрәм икән — бу режиссер димәк өстән-өстән генә эшләп, акча сугып кына киткән.

Әйтик, Минзәлә татар дәүләт театрының театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов мактаган «Җәмилә» спектакле миңа яңа образлар бирмәве белән кызыксыз иде. Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуровны чакырылган режиссер Сергей Потапов ачты, икенче тапкыр яңадан ачып тормады, әзер образны гына кулланды. Тимур Кулов «Җәмилә”не куйганда тагын шул ук мин белгән Рөстәм Зиннуровны күрсәтте. Ну иптәш режиссерлар, ипиегезне бераз эшләп ашагыз инде.

Драматург Илгиз Зәйниев «Ситса туй» пьесасында бер персонажны Рөстәм Зиннуровны күздә тотып язган. Чөнки ул бу театрда аның бердәнбер таныш актеры булган. Яшьләр арасыннан, диюем. Режиссер Илгиз Зәйниев театрда яңа төрле Рөстәмне ачып китте. Рәхәтләнеп карарлык. Рөстәм үзе дә бәхетле күренде яңа имиджында.

Алга таба да ипиләрен эшләп ашый торган яхшы режиссерлар язсын сезгә, Минзәлә театрының яшь артистлары!

Ххх

Минзәлә театрының яшь артистларының бер кимчелеге — вокал ягы аксый. Үзләре өчен Резеда Гобәева белән Эльмир Низамов өр-яңа җырлар язып биргән. Хәзер театрда вокал буенча педагог бар. Димәк, эшләргә дә эшләргә, җырларга да җырларга.

Ххх

Әйткәнемчә, спектакльдә дүрт пар һәм аларның берсе таркала. Сорау: кайсы дип саныйсыз? Спойлер булмаслык итеп кенә әйтәм: Илгиз Зәйниев та, күпчелек ир-ат кебек, барысына да хатын-кыз гаепле дип саный. Гаилә алар аркасында гына бозыла дип күрсәтә. Шуннан үзегез чамалагыз инде.