“Сәхнәдә башка кеше басып торса да, колакта Хәния тавышы". Башкортстаннан, җырчы истәлегенә уздырган фестивальдән репортаж

18 май көнне Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният йортында татар һәм башкорт халкының уртак йолдызы – Хәния Фәрхи истәлегенә беренче төбәкара вокал фестивале узды.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхинең дөньядан китүенә июль аенда бер ел тула. Гаиләсе, якыннары гына түгел, тугры тамашачысы да яраткан җырчысын йөрәгеннән җибәрә алмый. Аның җырлары радио-телевидениедә кат-кат сорала, аңа багышлап шигырьләр, бәетләр туа тора. Хәния Фәрхинең үлеме – гади бер гаиләгә генә түгел, бар татар халкына килгән уртак кайгы булды.



Безнең өчен сәхнә йолдызы булса, Хәния ханым - үз якыннары өчен гаилә йолдызы. Кызларының, сеңлесенең, туганнарының аны сагынуына чик-чама юк бүген. Моны мин Тәтешлегә барып, Хәния ханым йөргән сукмаклардан атлап, ул эчкән суларны эчеп, ул кара-каршы күреп сөйләшкән кешеләр белән сөйләшкәннән соң аңладым.



18 май көнне Тәтешле районы гөрләп торды. Биредә Хәния Фәрхи истәлегенә беренче төбәкара вокал фестивале узды. Фестивальнең идея һәм сценарий авторы - җырчының бертуган сеңлесе, сердәше Фирүзә ханым Ибәтуллина. Бәйге Башкортстан республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов теләктәшлеге белән үткәрелде.


Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым: "Тормыш дәвам итә..."

Фестивальнең бәйге өлеше ике этаптан торды. Читтән торып уза торган этапта катнашучылар үзләренең иҗатларын электрон почтага җибәргән. Барысы 200 гариза кабул ителгән. Сайлап алу турында 56 башкаручы катнашты. Алар 25-35 һәм 35 яшьтән югарырак яшь категориясендә сыналды. “Профессионаллар” һәм “үзешчәннәр”не жюри аерым бәяләде.
  
– Хәния апаны мәңгелеккә югалту кисәк булды.  Барыбыз да шок хәлендә калдык, гаиләбез дә, әниебез дә, шулай ук аны яраткан тамашачы да. Суга төшкән кебек югалды бит ул. Тамашачылары апабызны бик сагынып, юксынып яши. Социаль челтәрләрдә, аның истәлегенә булдырылган төркемдә, Белоруссиядән Владимир дигән ир-ат көненә бишәр шигырь яза. Бу фестиваль - тугры, яраткан тамашачыларының сагыну, югалту ачысы, үзебезнең ярату белән бергә кушып уйланылган проект. Башта без аны болай гына уйлаган кебек булдык. Ул тормышка ашты, Аллага шөкер. Апа үзе дә изге күңелле, уңай кеше булгангамы икән, бөтен юллар ачык булды. Республика хакиме Рөстәм Хәмитовка мең рәхмәтлебез. Безгә йөзе белән борылып, фестивальне үткәрү өчен 90 мең сум грант бүлде. Шулай ук үзебезнең Тәтешле районы башылыгы Рушан Гәрәевка мең рәхмәтләр ирештерәбез. Идеябезне бер сүздән күтәреп алды ул, - диде Фирүзә Ибәтуллина. - Конкурска килгән бер генә кешене дә кире борып җибәрмәдек. Тормыш дәвам итә. Һәркемнең Ходай биргән тавышы, таланты бар. Җырласыннар. Хәния апа исән чагында да кысаларда яшәмәде, “минем җырларым яшәргә тиеш” диде.

Хәния Фәрхине якын күреп, хөрмәт итеп, бәйгегә кайлардан гына килмәгәннәр иде! Башкортстан республикасының Аскын, Балтач, Краснокама, Бишбүләк, Туймазы, Благовар, Белорет, Миякә районнарыннан, Нефтекама, Дүртөйле, Яңавыл, Ишембай, Октябрьск, Бәләбәй шәһәрләреннән, Татарстанның Сарман, Ютазы районнары, Түбән Кама, Чаллы, Казан шәһәре, Самара өлкәсе, Удмурт республикасының Ижау каласы, Пермь краеның Барда районыннан, Чернушка, Оренбург өлкәсеннән, Екатеринбург шәһәре, Ханти-Манси һәм Ямал-ненец автоном округыннан кадәр килгәннәр.

Шунысын әйтергә кирәк, “Татар-информ”- фестивальгә Татарстаннан килгән бердәнбер мәгълүмат чарасы булды. “Татар-информ” хәбәрчесе, бәйгенең сайлап алу этабы барганда, конкурсантлар, жюри әгъзалары һәм җырчының якыннары белән аралашты.

Мәдәният йортының һәр почмагыннан Хәния Фәрхи сулышы сизелә иде бу көнне. Аның фотосурәтләре, кигән киемнәре, аның турында матбугатта чыккан язмаларга тыныч күңел белән карап булмый. Бина конкурсантлар, оештыручылардан гына түгел, Хәния Фәрхинең җырларына сусаган гади тамашачы белән кайнап торды. Барысының да күзендә яшь...




“Хәния апа биргән бүләкләр һәрвакыт аерылып торды”

Конкурстантлар арасында игътибарымны нәкъ Хәния Фәрхи тавышы белән җырлаучы кыз җәлеп итте. Җан тартмаса да, кан тарта диюләре шулдыр. Бу ханым – Миләүшә Гыйлемханова – Хәния Фәрхинең мәрхүм абыйсы Нурисламның кызы икән. Миләүшә Уфада яши, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Хәния Фәрхи репертуарыннан “Мин түгел шул” һәм “Утыр әле, әни, яннарыма” җырларын әзерләп килгән ул.



– Хәния апа минем өчен иң якын апа иде. Әтинең бертуганы буларак та, җырчы буларак та нык якын кеше иде ул минем өчен. Ул безне үзенең кызлары кебек яратып, борчылып торды. Аның ярдәме зур булды безгә. Бер концертыннан да калмадык. Казанга кунакка да бара идек. Хәния апа шулай тиз китәр дип бөтенләй уйламадым. Шул арада гына Тәтешлегә кайтып киттек без. Әмма күрешергә җай чыкмады. Соңгы тапкыр концертта күрешкән идек. Аның юклыгына мин ышанмыйм да әле. Еш күрешмәгәч, ул һаман Казанда гынадыр кебек. Монда да ничектер аны күрү өчен ашкынып килдем”, – диде Миләүшә.

Ул балачак хатирәсе буларак, Хәния апасының бүләкләрен аеруча кадерле бүләк итеп кабул итүләрен искә алды.

- Бүләк биргән кешеләр күп булды. Әмма аныкылар үзгә. Ул биргән күлмәк, кофталары һәрвакыт иң матуры, иң модалысы була иде. Балачакта без ел саен Хәния апаның Яңа ел бүләкләрен көтеп ала идек, – ди сеңлесе.

Миләүшә Хәния Фәрхи җырларын башкаручылар артуына да сөенә. "Аның кебек җырлап, җырның мәгънәсен биреп бетерә алмасалар да, мин бу фестивальгә сөенәм генә. Аның җырларын күтәреп алалар, җырлыйлар, онытмыйлар", – ди ул.

“Аерылышуыбызга өч көн үткәч, үлем хәбәре килде”

Хәния Фәрхинең йөз-кыяфәтен берәү белән дә бутап булмый. Аның үзенә генә хас төс-сурәте бар. Дөрес, сеңлесе Фирүзә ханым белән нык охшаш алар. Әмма фестиваль кунаклары арасында Хәния апаны хәтерләткән тагын бер ханым бар иде. Ханты-Манси округының Нягань шәһәреннән кайткан Әнрүсә Хәлимова – Хәния апаның туганнан-туган сеңлесе, аларның әтиләре Малик һәм Фәрхи бертуган.

- Без балачактан бертуганнар кебек, бер гаилә булып үстек. Үсеп җиткәч, төрле якларга таралыштык.

Фирүзә миңа: “Хәния апа истәлегенә шушы фестивальне үткәрик, Әнрүсә, кайтырга тырыш”, – диде. Күп уйлап тормадык, иптәшем белән җыендык та кайттык. Хәния апаны беркайчан да онытып булмый.

- Нягань шәһәрендә “Ватан” татар-башкорт оешмасының ансамбле бар, мин шуның солисты. 26 майда Хәния Фәрхи истәлегенә кичә була. Бүген инде аңа әзерлек эшләре бара. Сценариен үзем яздым, – диде Әнрүсә ханым.



Хәния Фәрхигә охшагансыз дип еш әйтәләр икән аңа. Чыннан да, ул җырчыга йөз-кыяфәте белән генә түгел, хәтта прическасы белән дә охшаган. “Чәчемне дә Хәния апа кебек ясыйм, элек тә шулай эшли идем”, - ди үзе.

Әнрүсә ханым туганнан-туган апасы – Хәния ханым белән соңгы күрешүләрне дә искә алды.

- 2017 елның мартында Нягань шәһәрендә соңгы концертын куйды. Шул вакытта безнең туганнан-туган Шамил абыебыз үлеп китте. Шундый авыр вакытында да ул концертларны өзмәде. Әмма аның күзендә яшь, йөрәгендә моңнар иде. Нягань халкы белән шулай елый-елый саубуллашып китте ул.

Июль аенда Тәтешлегә кайттым. Аның мине җибәрәсе килмәде. Икенче көнне китәргә билет алынган иде минем. Хәния апа әйтә: “Мин дә Казанга китәм, отпуск бетте, бәлки, син дә иртәгә генә китәрсең”, - диде. “Минем билетлар алынган бит, китәрмен инде”, - дидем. Шулай итеп мин икенче көнне киттем, алар мине озатып калды. Өйгә кайтып кына кердем. Саубуллашуыбызга өч көн иде, артымнан ук үлгән хәбәре килеп җитте. Җирләргә кайтырга өлгерә алмадым, шунысы үкенечкә калды”, – ди Әнрүсә ханым.

Әнрүсә Хәлимова җырчының 40 көнен Няганьда дин кардәшләребезне чакырып үткәрүен дә искә алды.

- Хәния апа беркайчан да авырлыкларын кешегә сөйләмәде. Ул көчле кеше иде. Ничек кенә әйтсәң дә, аңардагы көч тауларны күчерерлек. “Хәлең ничек?” дип сорасаң да, һәрвакыт елмая иде бит ул. “Аллага шөкер”, - ди иде. Аның һәрвакытта кешегә нинди дә булса ярдәм итәсе килә иде. Иртәрәк китте, – диде сеңлесе Әнрүсә апа.

Әнрүсә ханым Хәния Фәрхинең балачагына да кайтып килде.

– Балачактан җырлый иде ул. Гармун уйнатып, безне дә җырларга өйрәтте. Балачактан шигырьләр язгалады. Шуларга көйләр язарга да тырыша иде. Балачактан талантлы артист булды ул.

Мин, аңа карап: “Бу арымыймы икән?” дип аптырый идем. Аның һәрвакытта йөзе курчак кебек иде бит, арыганлыкның эзе дә юк анда. Энергиясе ташып торды, көчле кеше иде.

Әнрүсә Хәлимова Хәния Фәрхи тирәсендә йөргән гайбәтләргә карата да үз фикерен әйтте.

- Танылган кеше тирәсендә һәрвакыт гайбәтләр була. Кем генә нинди генә гайбәт сөйләмәсен, алар дөрес булса, Хәния апа йолдыз була алмас иде. Бу көнчелек дип атала. Ул үзен ничек сөйләүләрен белмәгән, белсә дә игътибар итмәгәндер аларга, – диде ул.

Әнрүсә апа Хәния Фәрхинең тормыш иптәше – Габделхәй Биктаһиров белән дә сөйләшеп торуын әйтте.

- Габделхәй җизни белән шалтыратышып, сөйләшеп алам. Ул бик борчыла. “Әнрүсә, үземә урын таба алмыйм, кая барып утырырга да белмим. Икәү йөргән урыннарның барысын да йөреп чыгам. Әнием үлгәч тә шулчаклы авыр булмаган иде”, дип борчыла, – диде Әнрүсә Хәлимова “Татар-информ”га.

“Хәнияне яратуым мине монда китерде”

“Татар-информ” хәбәрчесе конкурска килүчеләр белән дә аралашты. Чаллыдан Илсөяр Зарипова бәйге турында интернеттан укып белгән.



- Килергә, катнашырга дигән дәрт туды. Хәния Фәрхине бик ярата идем. Чаллыга килсә, бер концертын да калдырмый бардым. Шул хөрмәт мине монда алып килде. “Гомер юлы”, “Иркәң буласым килә” дигән җырларын җырладым бүген. Гомер буе “КамАЗ” заводында эшләдем. Әмма үзешчән сәнгатьтә, Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортына йөрдем. Җиңәргә дигән теләгем дә бар. Чөнки конкурсларда беренче генә катнашуым түгел. Дулкынлану бар, әлбәттә, чөнки катнашучылар бик күп”, – диде Илсөяр ханым.
Аның теләге Ходайның “Амин” сәгатенә туры килгәндер. Ул 35 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә, үзешчәннәр арасында беренче урынны яулады.

Туймазы районы Кандра авылыннан килгән Айгөл Шакированы күпләр Хәния Фәрхинең туганы дип уйлады. Чыннан да, йөз-кыяфәте белән ул аңа охшап тора.

– Кандра район үзәк хастаханәсендә хирургия шәфкать туташы булып эшлим мин. Шулай да җырларга яратам. Хәния Фәрхи белән үзебезнең сәхнәбездә җырлаган чагыбыз да булды. Кушаматым “Хәния Фәрхи”, мине аңа охшаган диләр. Безгә концерт белән килгәч, запискага язып әйттеләр аңа бу турыда. Ул: “Күрсәтегез әле аны миңа” дип сорады. Шунда бергә җырладык. Аның үлемен без якын кешебезне югалткан кебек кабул иттек. Нык тетрәндергеч хәбәр булды ул. Хәния Фәрхи мәңге дә онытылмаячак, - диде Айгөл ханым.

“Әнинең җырларын тетрәндерерлек итеп башкаручылар бар”

Хәния Фәрхинең икенче кызы – Алсу Валик бүген ире белән Уфада гомер итә. Ул жюрида булмаса да, сайлап алу турының башыннан ахырына кадәр карап утырды.



– Күңелнең иң нечкә кылларына үткәреп, тетрәндереп җырлаучылар бар. Күз яшьләрен тыеп булмый хәтта. Әнинең җырларын һаман яратулары, үз репертуарларына алулары сөендерә. Әле менә уйлап утырам, әни ничек сөенәдер. Әнине уйламаган бер генә минутым да юк. Көн дә җырларын тыңлыйм. Бигрәк тә берүзем калганда. Кеше булганда тыңларга тырышмыйм, чөнки елата. Сагынуга чик-чама юк, – диде Алсу.

“Иягеңдәге чокырлар да минеке бит синең”, ди иде”

Хәния Фәрхинең яшьлеге кызы Алиядә, ди күпләр. Мин аның балалык, яшьлек матурлыгы күчкән тагын бер кызны күреп кайттым. Хәния апаның сеңлесе – Фирүзә ханымның кызы Галия – Хәния апаның яшьлеге.



– Хәния апа кебек кеше башка юктыр. Ул минем яраткан апам иде. Серләребез уртак булды. Аның миңа гына сөйләгән сүзләре бар, минем серләремне ул үзе белән алып китте. Хәния апа Тәтешлегә кайтса, мин гел аның белән булдым. “Син минем киләчәгем, миңа охшагансың. Иягеңдәге чокырлар да минеке бит синең”, ди иде. Мине артист итәргә теләде, ди – Галия Ибәтуллина.

Тәтешледә Хәния Фәрхинең иң газиз кешесе – әнисе Фәния апа яши. Фестивальне ул да тамаша кылды.

- Кызымның башкалар тарафыннан башкарылган җырларын мин Хәния җырлый дип кабул итәм. Авыр булса да, ишетәсе килә. Җырларын гел тыңлыйм, телевизордан да яратып карыйм. 3 яшеннән җырлый башлады бит ул. Сагынам, нихәл итәсең” - диде ул “Татар-информ”га.



Конкурсантларны Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закиров һәм Хәния Фәрхинең олы кызы Алия Гәрәева бәяләде.

"Хәния белән ике тапкыр таныштык"

“Катнашучылар арасында "Хәния җыры булган өчен генә", артык тавышы, әзерлеге булмыйча чыгучылар да бар. Җиренә җиткереп җырлаучылар сирәк булды. Без инде үзебезчә гадел бәя бирергә тырыштык. Быел әле бу фестиваль – зур фестивальнең башлангычы гына. Алга таба барлык көчләрен куеп, җиренә җиткереп җырлаучылар килер, – диде Фән Вәлиәхмәтов "Татар-информ"га.



Фән Вәлиәхмәтов Хәния Фәрхи белән ничек итеп танышуларын да искә алды.

– 80 елларның башында Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин гастроль белән килгән иде. Кичне көтеп тормаган, район мәдәният йортына көндез яшь кенә, матур гына кыз килеп керде. “Мине тыңлап карагыз әле, минем җырчы буласым килә", ди. Тыңлап карадык, тавышы искиткеч инде, җырчы булырга кирәк сиңа дип, киңәшләр бирдек. Еллар үтте. Берзаман Уфага “Бәйрәм” ансамбле килде. “Шундый матур җырлыйсың, сокланабыз, син кайсы як кызы?” дидем Хәниягә. “Әй, Фән абый” дип кычкырып көлеп җибәрде дә мине кочаклап алды. “Фәлән вакытта мине сез тыңлаган идегез бит, сез фатыйха биргән Хәния Фәрхи бит мин”, диде. Шулай итеп, ничә еллардан соң өр-яңадан таныштык без. Аннары тыгыз элемтәләрдә тордык, концертлар белән бик күп йөрдек. Бик кешелекле, кече күңелле кеше иде Хәния. Сиңа кушылып елап алырга да мөмкин. Кешегә ярдәм итәргә атлыгып яшәде ул. Әмма концерт артыннан концерт эшләп, үзен яндырды. Нык талкыды аны тынгысызлык. Бүген аның җырларын тыңлаганда күңел тулып утырды. Ә колакта үз тавышы яңгырап тора. Кайберәүләр аңа охшатырга да тырышып җырлады. Янымда гына кызы Алия дә елап утырды. Авыр чаклары әле аларның. Аларга һәрьяклап ярдәм кирәк. Конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт, дәвамлы булсын иде фестиваль. Хәния моңа 100 процент лаек. Аның җырларын аннан ким итеп түгел, аннан арттырыбрак, күңел һәм тавыш байлыкларын жәлләмичә салып җырласыннар иде, – диде Фән Вәлиәхмәтов “Татар-информ”га.

Фән Вәлиәхмәтов үзе Хәния Фәрхинең иң яраткан җырын, әтисе яратып башкарган “Мәк чәчәген” тальянга кушылып сузды.

“Хәниянең шәп чагы, минем җегет чак иде”

Тәтешле районының Бүлкайпан авылы мәдәният йорты мөдире булып эшләүче Камил Зыятдинов Хәния Фәрхинең әле яшь чагын, кыз чакларын яратып искә алды.

– Миңа 21 яшь вакыт. Хәниянең чибәр чагы, минем дә шәп чаклар. Шул елны ул 8-10 чакрым ераклыктагы Салаюа авылыннан безнең авылга кунакка килде. Коммунистлар заманында басуларга агитбригада булып чыгу гадәте бар иде бит. Хәния белән матур итеп концертлар куеп йөри идек. Ул җырлап җибәрә, мин аның артыннан тырышкан булам. Аның тавышына кызыгып, Салаюага матай белән йөри идек. Ул үзе дә мотоциклда рульдә йөрергә ярата иде. Без аңа рульне берсүзсез бирәбез, егет чак бит, артына утырып, аны кочаклап барабыз. Нык чибәр иде Хәния. Халыкның күзе тигәндер аңа. Язмыштан узмыш юк”, – диде Камил абый күз яшьләре аша.



Камил Зыятдинов салкын тидереп чирләү аркасында, конккурсның беренче турына җыр әзерләп җибәрә алмаган. Шуңа күрә фестивальне ул, бик теләсә дә, тамашачы буларак кына күзәтте.

– Якын кеше ул миңа Хәния. “Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә” җырын яшьлек кайтавазы итеп кабул итәм. Андагы гадилек. Ул бервакытта да: “Мин зур, талантлы” диеп масаймады. Концертлар белән килсә, һәрвакыт чакыра, үзе каршы ала иде, – ди Камил абый хатирәләргә чумып.

Ул шулай ук конкурсантларга карата да үз фикерен җиткерде.

- Катнашучылар арасында төрлесе бар. Әмма күп җырларны Хәния Фәрхигә җиткерә алмагач, эчем поша. Хәнияне беркем дә алыштыра алмый. Яңадан Хәния туса да, андый булмас”, - диде ул яшьлек дусты турында.

Ирләр дә елый...

Инде хәзер фестивальнең концерт өлешенә күчик.

Концерт шактый соң, Башкортстан вакыты белән кичке сәгать 8дә башланды. Залда алма төшәр урын да юк. Һәм беләсезме нәрсә: тамашачыларның 60 проценты ир-атлар! Гадәттә, бездә ирләр концертка йөрми. Барганы да шул, хатыны иярткәнгә генә килә. Мондагы ирләрнең исә килеп утырулары бер хәл - аларның һәркайсы диярлек костюм-чалбардан. Концерт вакытында анда-монда йөрү түгел, селкенми дә утыралар. Ул алкышлар, ул чәчәкләр! Әле шуңа өстәп әйтәм, күпме күз яшьләре! Хатын-кызларның балавыз сыгуы аңлашыла да кебек - ирләр, имәндәй ирләр елап утырды. Чыннан да, бу концерт шундый итеп оештырылган, аны тыныч кына карарга мөмкин түгел. Телисеңме-теләмисеңме, бәгыреңне сытып, ташкын булып коела күз яшьләре. Экраннан күрсәтелгән бихисап фотосурәтләр, “татар Примадоннасы”ның җырлары күңелләрне айкый, бәгырьләрне телә.

Ә сәхнәгә Хәния Фәрхинең кызы – Алия Гәрәеваның чыгуы, нәкъ әнисе тавышы белән “Китәсең” җырын сузуы – җанны иң сызган өлеше булгандыр, мөгаен.

“Әнинең иң популяр җырлары ул - бренд”

Сәхнәдән кергәч, Алиянең үзе белән сөйләшеп алдык.

– Әнинең җырларын башка кешеләр башкару минем өчен шатлык кына. Димәк, бу җырлар яшәячәк. Аларга яңа язмыш, яңа тормыш языла дигән сүз. Шатланып утырдым, каян гына килмәгәннәр. Алар бит әнинең иҗатын яратучылар. Бу аларның тырышлыкларын күрсәтә.



- Дөрес, минем күңелемә бик якын җырлар бар. “Әлдермешкә кайтам әле”, “Утыр әле, әни, яннарыма” - болар Хәния Фәрхинең визит карточкасы. Аларны җырлау бик авыр. Әнидән соң ул җырларны җырлаучы конкурсантлар бик батыр дияр идем. Бик зур җаваплылык бу. Билгеле, бүген аларны әни тавышы белән чагыштырып утырдым. Башка кеше башкарса да, әнинең тавышы яңгырый колакта. Бик популяр булмаган җырларны башкарганда, конкурсантлар үзләренчә җырлап, ничектер икенче төрлерәк тыңлана. Әмма иң популяр җырларында әнинең тавышы чыңлый. Чөнки алар бренд һәм аларны әнидән уздырыбрак җырлаучы булмас инде. Алар бит халыкның күңелендә яңгырый, колагында чыңлый. Әнинең матур җырлары бик күп. Конкурсантларга киңәшем шул: әнинең артык популяр булмаган җырларына яңа сулыш өреп, яңача популярлаштырырга кирәк, - диде Алия Гәрәева.

Хәния Фәрхи исемендәге беренче төбәкара вокал фестиваленең Гран-При иясе булып, Тәтешле кызы, бүген Казан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләүче Нәфисә Назарова танылды.



Нәфисә җырлады – ә тамашачы экраннан күзен алмады. Анда “Ак чәчәкләр” фильмыннан өзек һәм Хәния Фәрхи уйнаган Сәхибҗамал җиңгинең авырып, урын өстендә яту күренешләре күрсәтелде.

Бу минутларда минем кебек йөзләгән тамашачының күңелендә: “Эх, Хәния апа, авырып та тормыйча китеп бардың бит”, - дигән уй булгандыр.





P.S. Татарстандагы һәм Башкортстандагы район үзәгендәге концертларны чагыштырырга кушсалар, һичшиксез, Башкортстанда беренче урында ихласлык дияр идем. Гади генә сәхнә, әллә ничә төсле ут та, лазер шоулары да юк. Әмма сәхнәдән дә, залдан да, һәр тамашачыдан да ихласлык бөркелә. Һәр концерттан шоу карарга өйрәнгән тынгысыз җаныма әлеге концерт чын мәгънәсендә ял булды.

P.P.S. Хәния Фәрхинең әнисе, сеңлесе һәм кызлары белән интервьюларны тиздән “Интертат” электрон газетасы сайтыннан укый алырсыз